Халит Әбделмән

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Халит Әбделмән Мин Әбделмәнов Халит Хәмит улы 1974 елның 12 декабрендә Башкортостанның Чакмагыш районы Яңабирде авылында бу фани дөньяга беренче аваз салганмын. Каръяуды урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, армия сафларына алынганчы Яңабирде мәдәният йортында худрук вазифасын башкардым. Армиядән соң үзебезнең “Волга” авыл хуҗалыгында компьютерчы булып эшләдем. Югары белем алу нияте мине Бөре дәүләт педагогия институтына алып килде һәм мин анда филология факультетын тәмамладым. Институттан соң Яңакарьяуды урта мәктәбендә балаларга белем бирдем. Мин үзем иҗади шәхес. Мәктәп елларыннан ук район гәзит битләрендә мәкаләләрем, хикәяләрем, шигырьләрем дөнья күрделәр. “Өмет” гәзитендә “МУЗКҮЗ” дигән музыкаль дөньяга бәйле шәхси рубрикам да бар иде. Әлеге вакытта күбрәк мистик яки фэнтези жанрында иҗат итәм. Авыл хуҗалыгында компьютерда эшләгәндә хуҗалыкның газетасын чыгара башлаган идем. Бу газета 7 ел буена, даими рәвештә, урып–җыю эшләре вакытында чыгып килә. Әлеге вакытта Башкортостанның Чакмагыш районы Яңа Карьяуды авылындагы мәктәптә укытучы булып эшлим. Шэхси сайт: Халит сайты Әсәрләр:

Шайтан коткысына бирелеп.

Гали, Вәли һәм печән.

Гали, Вәли һәм чыршы

Гали, Вәли һәм марсияннар-1

Гали, Вәли һәм марсияннар-2