Эчтәлеккә күчү

Гали, Вәли һәм чыршы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

юмореска

Вәли эшсезлектән интегеп, түшәмгә төкереп ята иде Гали дусты килеп керде. Керү белән:

- Вәли, дускай! Хатын, балалар җанга тиде бит инде. “Чыршы кирәк тә, чыршы кирәк!”, диләр. Урманга гына барып кайтыйк инде. Вәли торып утырды.

- Ә, берәр нәрсә алдыңмы соң? Дусты аның “берәр нәрсәсен” шундук аңлады.

- Алдым, кәнишне! Вәли киенә башлады:

- Вәт минем шәп: ун ел элек ясалма чыршы алып куйган идем, ел саен шуны бизибез дә куябыз. Шәп, рәхәт!

- Минеке юк шул, - дип мыгырданды Гали. – “Җылыткыч” бар, чыршы юк. Шулай “җылыткыч” белән җылына – җылына ике дус карлы урман эченә кереп киттеләр. Урманда көрт ерып, озак кына чыршы эзләделәр. Тик күңелләренә охшаганын гына таба алмый интектеләр. Я берсенең энәләре аз, я берсенең ылыслары бер якта гына күбрәк.

Эзләгән вакытта да “җылынырга” онытмадылар. Инде “җылыткычлары” бетеп килгәндә генә үзләренә охшаган чырышыны күреп алдылар. Бу матур чыршы ялгызы гына зур аланда үсеп утыра иде. Янында кеше эзләре дә күренә. Гали балтасын гына күтәргән иде, колагына йомшак кына хатын – кызлар тавышы ишетелде:

- Кисә күрмә, мине берүк! Галинең кулындагы балтасы аягына төшеп китте. Гали “Ух!” итте дә, аптырап калды. Ике дус та як ягына карандылар. Аланда бер кеше әсәре дә күренми үзе.

- Кем бу? – дип сорап куйды Вәли.

- Мин бу – чыршы! – дигән ягымлы кызлар тавышы аңа җавап кайтарды.

- Бәррәч, чыршылар да сөйләшә мени хәзер? – Гали арт ягы белән карга утырды.

- Әйе, бу мин. Әгәр сез мине кисмәсәгез, сезгә бер сер ачам... Ике дуска кызык булып китте.

- Нинди сер? – диделәр икесе бергә. Яшел зифа чыршы аларга серен ачып та салды:

- Кичә кичке якта минем яным урманчы Сәгди килде. Үзе бер чирек су да күтәргән. Суын әзрәк эчте дә, минем яныма күмеп тә куйды. Ә бүген иртән килеп, тагын әзрәк эчте дә китеп барды... Ике дус чирекне бик тиз чокып та чыгардылар. Чиректә туксан градуслы, җаннарны яндырырдай сәмәгун иде.

Вәт шатландылар ике дус, хәтта, “ур-ра!” кычкырдылар. Икенче көнгә, урманчы Сәгдинең йөрәгенә приступ ясаячакларын да аңламыйча, ике дус чиректәге “җылыткыч” белән җылынырга тотындылар. Җылынып, чыршы төбенә сузылып та яттылар. Бераз шулай яткач Вәли:

- Дус, яшел шайтаннарыңны миннән ал әле, бәйләнмәсеннәр миңа, - дип кулы белән як –ягына селтәнде.

- Юк, алар минеке түгел. Минекеләр әнә, чырышы тирәли әйлән – бәйлән уйныйлар, - дип елмайды Гали.

Бер – ике сәгатьтән шайтаннар да юкка чыкты, салкынайтып та җибәрде. Чиректәге “шайтан суын” эчеп бетереп барганда алар бу урманга нигә килгәннәрен дә онытканнар иде инде. Бер – берсен кочаклап, кайтыр юлга чыкканда урманга караңгы да төште.

Өйләренә кайтышлый ике дус, әллә нигә, урманчы Сәгдигә кереп чыгарга булдылар. Гали белән Вәлинең инде чирекләре бушап, күңелләре йомшап киткән иде. Чиректәге “җылыткыч” өчен рәхмәт әйтергә дип кергәннәр иде дә, Сәгди генә өйдә юк булып чыкты. Сәгдинең ишек төбендәге карга кадалып куелган чыршыны күргәч кенә ике дус урманга нигә барганнарын исләренә төшерделәр. Гали белән Вәли чыршы урынына буш чирек калдырып, арткы яктан чыгып та сыздылар. Берсе дә ике дусны һәм урланган чыршыны күрми калды.

Урманчы Сәгди өенә кайту белән чыршы урынына билгесез чирек утыруына аптырап калды.

Ә инде икенче көнне, урмандагы сихри чыршы төбендә берни дә тапмагач кына, бу чирекнең кайдан килеп чыгуын аңлады. Аңлады да, тик соң иде инде.

Ә сихри, җанлы чыршы эндәшми генә, урманчының елап утырганын күзәтеп торды.

Бу вакытта Гали өендә шау – гөр килеп чыршы бизәп яталар иде.