Кулланучы:Zahidulla/Баш бит

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Викикитапка рәхим итегез!

Викикитап ул ачык эчтәлекле, һәркем яза ала торган дәреслек.
Хәзерге вакытка Татар Викикитабы үзендә Викикитап һәм Викиханә проектларын сыйдыра.
Сез дә бу проектларда катнашып татар телен үстерүдә зур файда китерә аласыз.

Викикитапның Татар өлешендә 270 мәкалә бар.

Викикитап турында · Мәкалә язу · Ярдәм · Безнең турында матбугатта
Викиханә

Әкиятләр китабыннан: Шүрәле
(Габдулла Тукай әкияте)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр;
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап...(дәвамы)

Лобо
(Эрнест Сетон-Томпсон хикәясе (Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемәсендә).

Ньо-Мексиканың терлекчелек белән шөгыльләнгән төньяк өлкәсе Куррумпо дип атала. Керсәң чыга алмаслык яшел печәнлекләр, биек-биек калкулыклар һәм чиксез зур көтүләр иле бу. Шушы илнең күкрәгеннән аз санлы булса да, ләкин саф көмеш сулы тармаклары белән Куррумпо елгасы ашкынып ага — өлкәнең исеме дә әнә шул елга исеменнән алынган иде. һәм менә шушы зур өлкәгә, беләсезме, шактый гына картайган бер соры бүре патшалык итә иде.
Лобо күп еллар буе Куррумпо үзәнлегенә зур зыян китерүче бүреләрнең гайрәтле башлыгы булды. Аны белмәгән бер генә көтүче дә, бер генә терлек асраучы да юк. Чөнки ул үзенең тугры өере белән бөтен тирә-якны дер калтыратып тота, терлек хуҗаларының котын ала иде. Карт Лобо гәүдәгә дә бик зур, барыннан бигрәк көчле һәм хәйләкәр иде. Җирле халык аны улавыннан ук танып ала. Бүтән бүре җәйләү тирәсендә сәгатьләр буе уласа да, көтүчеләрнең аңа исе китми, әмма тау араларында карт юлбашчының үкерүен ишетсәләр, эчләренә шундук суык йөгерә, һәм алар терлекләрне һәлакәт көтәсен алдан ук белеп торалар иде. (дәвамы)


Эчтәлек

Авторлар: А Ә Б В Г Д Е Ё Ж Җ З И Й К Л М Н О Ө П Р С Т У Ү Ф Х Һ Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

Жанрлар: әкиятләр, бәетләр риваятьләр фантастика, хикәяләр, шигырьләр

Халык иҗаты: татар, рус ...

Тәрҗемәләр: инглиз теленнән, рус теленнән, төрекмән теленнән ...

Барлык битләр


Викидәреслек

Пешекчегә

Татар халкының кунакчыллыгын күрсәтүче иң тәмле милли ризыгы чәкчәк санала. Вак-вак итеп турап, майда пешерелгән, бал белән катырылган, бу татлы камыр ризыгын туй табынына куялар, кунакка барганда күчтәнәч итеп алалар. Әмма чәкчәкнең шундый ук дәрә­җәле игезәге барлыгын да онытырга ярамый. Ул – бавырсак.

Татарстанның Казан тирәсендәге районнарында яшәүче татарлар, гадәттә, чәкчәк пешерсә, республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы кебек ерак төбәкләрендә туйга килгән кунакларны бавырсак белән каршы алалар.

Шунысы бар: бавырсакны теләсә кем уңдырып пешерә алмый. Чәкчәкне, мәсәлән, хәзер кибетләрдән дә сатып алырга мөмкин. Аны икмәк-күмәч заводлары, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче башка шәхси ширкәтләрдә дә пешерәләр. Ә менә бавырсакка берсенең дә "көче" җитми. Бавырсакка охшатыбрак ясалган "эре чәкчәк"не сатуга чыгарганнары бар-барын, әмма ул таш кебек каты була.

Кызганыч, бавырсак пешерә белүчеләр көннән-көн кими бара....(дәвамы)


Тугандаш проектлар