Ярдәм:Яңа мәкалә язу
Яңа мәкалә язу
[үзгәртү]Яңа мәкалә төзү өчен, аста булган тәрәзәгә мәкаләгезнең исемен языгыз. Шундый мәкалә булса, Сез аны төзәтә аласыз, ә булмаса, аны яза аласыз.
Теманың исемен дөрес сайлагыз. Теманы Сез, әлбәттә, яхшы белергә тиеш түгел, Сезгә кызык булган темаларны сайлагыз.
Теманың исеме баш килештә һәм берлек санында булырга тиеш.
1 адым: Дөрес итеп башлагыз
[үзгәртү]- Викикитап мәкаләләре мәкалә исемен кабат язу һәм билгеләмә белән башланалар. Мәсәлән: "Татарстан Республикасы – Рәсәй Федерациясе белән берләшкән һәм Рәсәй Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт".
- Җәяләр эчендә Сез сүзнең килеп чыгышы турында яисә башка телләргә тәрҗемәсен яза аласыз, мәсәлән: "Татарстан Республикасы (рус. Республика Татарстан) – Рәсәй Федерациясе белән берләшкән...".
- Кешеләр турында язылган мәкаләләрдә аларның туган һәм үлгән даталары булырга тиеш, мәсәлән: "Эратосфен (иске грекча – Ἐρατοσθένης; 276 ел–194 ел безнең эрага кадәр) – Греция математигы, астроном, географ һәм шагыйрь.".
- Исемнәр язган вакытта, башта Исем, аннары, ата исеме белән Фамилия куелырга тиеш, мәсәлән: "Минтимер Шәрип улы Шәймиев" (тулырак мәгълүмат өчен шәхес исемнәре язу кагыйдәләре битен карагыз).
2 адым: Мәкалә языгыз
[үзгәртү]Мәкалә һәркемгә аңлаулы булырга тиеш. 500 символдан ким язмаска тырышыгыз. Ике төп кагыйдәне онытмагыз:
- Объектив булу;
- Автор хокукларын бозмау;
Сайланган мәкаләләрдә иң яхшы мәкаләләр җыелган. Аларны карап, үрнәк алыгыз.
3 адым: Кулланылган әдәбият
[үзгәртү]- Мәкаләне тәмамлагач, ахырда "Кулланылган әдәбият" бүлеген эшләгез. Анда Сез нинди әдәбиятны кулланганыгызны языгыз.
- "Моны да карагыз" бүлегендә якын темалы мәкаләләргә сылтамалар куя аласыз.
4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез
[үзгәртү]Википедиядә бөтенесе бик җиңел:
- Калын язылышлы булсын өчен өч тапкыр куш тырнакларны
( ' )
куегыз, мондый рәвештә:«'''Калын язылышы'''»
. Калын шрифт мәкаләнең исеменә һәм иң әһәмиятле терминнарга куела. - Авышлы язу өчен ике куш тырнак куярга кирәк:
«''курсив''»
. Курсив авыр укыла, шуңа күрә аны күп куймагыз. - Мәкалә бүлекләре исемнәре аерым юлда языла, һәм = символы белән күрсәтелә. Бүлекне билгеләү өчен = тамгасы икешәр мәртәбә бүлек исеме алдыннан һәм бүлек исеменнән соң куела, ә бүлек эчендә бүлек эшләр өчен = тамгасы өч тапкыр куела, мәсәлән ===4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез===
- Абзац эшләр өчен бары тик буш юлны калдырырга кирәк.
- Басым билгесе – ́. Бу үрнәктәге́ сыма́н.
- Исемлек эшләр өчен * символын куегыз. Нумерацияләнгән исемлек ясау өчен # символын куярга кирәк.
- Эчке сылтамалар (Википедиянең башка мәкаләләренә) болай эшләнә: «[[Мәкалә исеме|Сылтаманың күренгән өлеше]]». Сылтама тексты мәкаләнең исеме белән бер үк булса, болай эшләгез:
[[Австралия]] - кыйтга һәм дәүләт
. - Тышкы сылтамалар (Башка сайтларга) болай эшләнә:
[http://URL-адрес Күренгән текст]
. Мәсәлән,[http://www.azatliq.org/ Азатлык радиосы]
. Түләүле ресурсларга сылтамалар бирергә ярамый! Википедиядә реклама тыела!
5 адым: Мәкаләгезне категорияләгез
[үзгәртү]Җиңел эзләү өчен Википедиядә төркемнәр бар. Мәкаләне төркемгә теркәү өчен, мәкалә ахырында буш урын калдырып, [[Төркем:Төркем исеме]] язырга кирәк, мәсәлән [[Төркем:Китаплар]].
6 адым: Башка телдәге мәкаләгә сылтама куегыз
[үзгәртү]Викикитап – Халыкара китаплар җыентыгы, шуңа күрә Сез язган мәкалә тагын башка йөз телдә була ала. Башка телдәге шул ук мәкаләгә сылтама эшләр өчен мәкаләнең иң ахырында [[телнең коды:мәкалә исеме]] языгыз. Мәсәлән: [[ru:Си++]]. Бу сылтама Русча Викикитапның Си++ мәкаләсенә алып барыр.
Тел кодларын сез бу биттән карый аласыз.
Файдалы сылтамалар: