Шиһаб хәзрәт (Тукай): юрамалар арасында аерма
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 25: | Юл номеры - 25: | ||
}} |
}} |
||
{{Шигырь-баш|Шиһаб хәзрәт }}<poem style='margin-left:5ex'> |
{{Шигырь-баш|Шиһаб хәзрәт }}<poem style='margin-left:5ex'> |
||
Һәрбер имам бездә койрык булган чакта, |
|||
Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, |
|||
— Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, — дип, |
|||
Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта, — |
|||
Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше, |
|||
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше; |
|||
Татарда да гыйрфан уты кабынганны |
|||
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше. |
|||
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт, |
|||
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт, |
|||
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, |
|||
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт. |
|||
Ул итсә дә хәдис, аятьне күп нәкыль, |
|||
Булып бетми аның гакълы нәкыльгә кол; |
|||
Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул |
|||
Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл. |
|||
Дәлил итә "Тәзәккәрү!" аятьләрен, |
|||
Раушан итә шул аятьнең һәр якларын; |
|||
"Тәфәккәрү!" аятьләрен таяк итә |
|||
Тик белгүче муллаларга тамакларын. |
|||
Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр, |
|||
Үз-үзеңнән агаралар дини керләр; |
|||
Бу эшләргә Шиһаб хәзрәт сәбәп диеп, |
|||
Даһи кулын үбә башлый күп мөнкирләр. |
|||
— Кемнән алдык дин фикрендә истикълялне? |
|||
Кем ташытты ушбу бәхет, бу икъбальне? |
|||
Ничек өздек "уйлауда да" коллык җебен? — |
|||
"Хәзрәт"тән ул безгә мирас булып калды. |
|||
Чыкты, әлбәт, бу даһигә сәфил дошман; |
|||
Чыккан дошман мәгълүб булып чыкты эштән. |
|||
Олугълыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт |
|||
Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән. |
|||
Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм, |
|||
Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм; |
|||
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне |
|||
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм! |
|||
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
||
8 июл 2011, 18:39 өчен соңгы юрама
Шиһаб хәзрәт АВТОР Габдулла Тукай |
|