Шиһаб хәзрәт (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Шиһаб хәзрәт
АВТОР Габдулла Тукай

Шиһаб хәзрәт


Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,
Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта,
— Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, — дип,
Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта, —

Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Ул итсә дә хәдис, аятьне күп нәкыль,
Булып бетми аның гакълы нәкыльгә кол;
Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул
Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл.

Дәлил итә "Тәзәккәрү!" аятьләрен,
Раушан итә шул аятьнең һәр якларын;
"Тәфәккәрү!" аятьләрен таяк итә
Тик белгүче муллаларга тамакларын.

Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр,
Үз-үзеңнән агаралар дини керләр;
Бу эшләргә Шиһаб хәзрәт сәбәп диеп,
Даһи кулын үбә башлый күп мөнкирләр.

— Кемнән алдык дин фикрендә истикълялне?
Кем ташытты ушбу бәхет, бу икъбальне?
Ничек өздек "уйлауда да" коллык җебен? —
"Хәзрәт"тән ул безгә мирас булып калды.

Чыкты, әлбәт, бу даһигә сәфил дошман;
Чыккан дошман мәгълүб булып чыкты эштән.
Олугълыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт
Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән.

Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,
Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!


?