Wikibooks:Балалар өчен әдәбият
![](http://upload.wikimedia.org/wikibooks/tt/thumb/9/9c/%D0%9B%D0%BE%D0%B1%D0%BE_%D2%BB%D3%99%D0%BC_%D0%91%D2%AF%D0%B7%D0%BA%D3%99%D0%B9.jpg/270px-%D0%9B%D0%BE%D0%B1%D0%BE_%D2%BB%D3%99%D0%BC_%D0%91%D2%AF%D0%B7%D0%BA%D3%99%D0%B9.jpg)
Нью-Мексиканың терлекчелек белән шөгыльләнгән төньяк өлкәсе Куррумпо дип атала. Керсәң чыга алмаслык яшел печәнлекләр, биек-биек калкулыклар һәм чиксез зур көтүләр иле бу. Шушы илнең күкрәгеннән аз санлы булса да, ләкин саф көмеш сулы тармаклары белән Куррумпо елгасы ашкынып ага — өлкәнең исеме дә әнә шул елга исеменнән алынган иде.