Өй иясе (миф)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Өй иясе өйләргә ияләшә торган, идән астын бик сөя торган, идән астындагы тормышны бик ярата торган, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, карт төсле, озын чәчле, бик игелекле яранты (мәхлүкъ) ул.

Өй иясе өйне киләсе бәлаләрдән, киләсе казалардан саклый, йортка киләсе афәтне алдан белә, бәла киләсе булса, төннәрдә йокламый үткәрә, төн буе пошынып йөри, ут казасы буласы икән, ул бер дә тик тора алмый, аһ-ваһ килеп өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; төнлә белән ут казасы булса шунда йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, ди.

Өй иясе төнлә торып йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; җыласа, бакырса — яманлыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса. Өй иясе кай чагында җеп җерли, тик үзен бер дә күреп булмый. Өй иясе кабада җерләп бетерелмәгән түтәм калса гына җерли, ди. Өй иясе җерләп киткән кабада аннан калган түтәмне берәү җерләсә, аңа авыру йога, ди. Шуңа күрә дә түтәм калдырмаска кирәк икән, ди. Кичкә бетерми калдырсаң, кабаның аркасына әйләндереп салырга кирәк, ди. Ул чагында өй иясе килеп ябышмый, ди.

Өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, кайбер чакта аның күңелен табу бик файдалы да була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк, ди. Ул шуннан күп хезмәт итә, ди.

Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: аның күңеленә ошамаган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, чир, төрле авырулар йога, ди, өйдә тора торган хайваннар мәче шикелле үлә башлый, ди. Идән астына шакшы су түккәнне өй иясе бер дә яратмый, ди. Бик күңеле кала, ди. Шакшы су түккән кеше шеш авыруына мобтәля була икән, ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк, ди, шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән, ди.

Өй иясе үзенә каршы килгәнне бер дә яратмый. Ул берәүнең йә чәчен, йә сакалын үрсә үзе сүтелгәнгәчә сүтмәскә кирәк, әгәр сүтсәң, кыркып ташласаң, йә үләсең, йә зәгыйфь булып каласың, йә бүтән бер бәлагә юлыгасың, ди.

Башка чыга башласаң (аерыла башласаң) да, өй иясен хәтердән чыгармаска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Башка чыккан угыл яңа өйгә чыккач игелек күрим дисә, бер дә ансыз ярамый. Башка чыккан угыл яңа өйдән икмәк алып, атасыннан ризалык сорап, иске өйгә кереп идән астына төшәргә тиеш; анда өч шәм яндырып өй иясеннән яңа йортта тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чыгып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайвандыр затына очрамастан кайтып җитәргә кирәк.

Әгәр юлда кеше очраса, йә хайван очраса, кулындагы туфракны ташлап, яңадан кайтып туфрак алып, кешедер, хайвандыр очрамастан өенә алып кайтып яңа өйнең идән астына сибәргә кирәк. Туфрак алып кайтканда берәү юлда очраса, туфракның игелеге тими, ди. Әгәр берәү дә күрмәгәндә алып кайтып яңа өйнең идән астына сипсәң, яңа тормышың тыныч була, ди; байлык килә ди; бәхет ишеге ачыла ди. Өй иясен бик аз кеше генә күрә ала икән. Ул берәүгә дә күренмәскә тырыша, әллә ничек аңсыздан гына күрүчеләр була икән. Моны Балтачәви Лаиш өязе авылының түбән очның Мөхти бабай сөйли торган иде.

— Үз күзем белән күрдем,— ди торган иде.— Бер тапкыр — ди,— аяз кичне йокымнан уянып китсәм, ни күзем белән күрим — алдымда берәү тора, гәүдәсе адәм гәүдәсе, мин моның өй иясе икәнен белеп алдым да, үзем ул сизмәсен дип йокламышка сабыштым. Өй иясе бу чакта эскәмиядә киерелеп утырган, җырлый да җырлый, орчык тавышы бөтен өй эченә ишетелә, үзе бөтенләй киенгән күк ак, башы озын чәч белән булырга кирәк, бөтенләй томаланган, битен күпме күрәсем килсә дә күрә алмадым, миңа аркасы белән утырган иде. Шуннан соң минем уянганны сизде булырга кирәк, тиз генә урыныннан торды, орчык кабасын күтәрде дә китеп мич артына кереп югалды. Картлар күп сынаган, күпне күргән була; бер сизенсә икенчеләп тә бик тиз төшенеп алалар. Шул ук кеше сөйләгәне бар:

— Безнең,— ди,— бер ак мәче бар иде. Ул бик яхшы торды, бик иркен йөрде, тук иде, гамь-гасәсе юк иде. Аннан соң кара мәче алдык. Өйгә чыккач менә кара мәчемез көннән-көн арыклана, көннән-көн сыкырана, көннән-көн сыза башлады; ит ашатып карыйбыз — юк, симерми, ни белән генә сыйлама, алга бармый, ак мәче кебек көрәйми, без моңа исемез китә иде. Шуннан соң, моны өй иясе борчымыймы икән дип, күңелемезгә килә иде.

Менә бер тапкыр төн уртасында басудан кайтып керсәм, мич башында нидер кыштыр да кыштыр кыштырдый. Аннан карадым, моннан карадым, беркем дә юк. Идәнгә карасам, мәчем идәндә изелеп ята, тын алыр хәле калмаган, өй иясе борчып бетергән. Шуннан соң кара мәчене күршеләргә бирдек, үземез ак мәче алдык. Шушы ак мәчемез бөтенләй башкача булды: тукланды, симерде, бер дә борчылмый, шат уйнап кына торды...