Өйләнү — түгел сөйләнү (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Өйләнү — түгел сөйләнү
АВТОР Габдулла Тукай

Өйләнү — түгел сөйләнү


(Иванов-Классиктан)

— Кара, иптәш, сиңа килдем киңәшкә:
Күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә.

Ни дирсең син, әгәр дә мин өйләнсәм,
Кеше төсле урынлашсам, көйләнсәм?

— Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Матур, якты гомер бирсен ходаем.

— Шулай димсең? Шулаен ул шулай да,
Ярый ла эш барып торса уңайга.

Хатын алмак читен бит һәм мәшәкъкать,
Бер алгач, булмый бит, шәйтанны, ташлап.

Бөтенләй бәйләнә анда аяк-кул,
Җүләрлек ул — өйләнмәк, гайре мәгъкуль.

— Алайса, көчләми һичкем, өйләнмә,
«Киңәш бир дә киңәш бир»,— дип сөйләнмә!

— Шулай димсең? Шулаен ул шулай ла,
Әгәр дә охшаса ул тулган айга!

Фәрештә күк көлеп алдыңда торса,
Вә, туптай, киң кочакка ул атылса!

Шулай булгач, ничек алмый түзәрмен,—
Алам мин, бәлки, рәхәттә йөзәрмен.

— Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Сәгадәтле гомер бирсен ходаем.

— Шулай димсең? Шулаен ул шулай да,
Ярый ла эш барып чыкса уңайга:

Хатыннарны сөюче бер матур яшь
Минем ярны сөюдә булса көндәш;

Сөеп китсә хатын һәм ул җегетне,
Читен тормыш: бер айда бар да бетте!

— Алайса, көчләмәс һичкем, өйләнмә,
«Киңәш бир дә киңәш бир»,— дип сөйләнмә.

— Өйләнмим, дим, «өйләнмим» — ул матур сүз,
Читен шул дөньяда тормак хатынсыз.

Ятасың боз кебек салкын түшәктә,
Гүя син бу җиһанга килмешәк лә!

Бүленми эш тә бер мәгълүм вакытка,
Бу хәлләр бик ерак, иптәш, бәхеткә!

Кәләшкә мин бүгеннән яучы салсам,
Озак үтми аның куйнына барсам,

Җылы куллар белән ул тәнне сарса! —
Бәхет шул, эзләмим мин башка нәрсә.

— Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Җылы, якты гомер бирсен ходаем.

— Шулай ла, ул әгәр дә иркә булса?
Тәкәббер бер кабарган күркә булса?

Риза булмый минем тапкан табышка,
Сәбәп булса һаман юк-бар тавышка?

Риза булмый минем алган киемгә,
Төшерсә ул кесә якны кыенга?

Ире кем? Баймы, юкмы, белми хәлен,
«Китер!» —дип дауласа зәңгәр вә алын?!

— Шулай, иптәш, алай куркъсаң, өйләнмә,
«Киңәш бир дә киңәш бир»,— дип сөйләнмә.

— Шулай да бит ата булмак күңелле,
Бөтенләй шат итә ул хәл күңелне.

Балаң йөгреп менә алга «әти!» дип,
«Китер, әткәй, миңа мәммәм! тәти!» — дип.

Бу хәл, иптәш, җуатмасмы күңелне,
Бөтен рәхәт, хозур шунда түгелме?

— Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Әти булмак насыйп итсен ходаем.

— Шулай да, соң балаң булса биш-алты,
Өең тулса шулардай һәм каралты?

Шуларны туйдырамын дип тирең түк,
Иел җиргә, дуга төсле, билең бөк.

— Алай булса, хатынсыз тор, өйләнмә,
«Киңәш бир дә фәлән бир»,— дип сөйләнмә.

— Шулай да, ул балалар үссә бар да,
Әгәр дә җир җиләктәй пешсә бар да?

Таянып яшь гакылга һәм дә көчкә,
Керешсә һәрбере бер яхшы ьшкә;

Баеп китсә алар шул эш юлында? —
Итәрләр тәрбия картлык көнемдә.

— Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем,
Тыныч картлык насыйп итсен ходаем.

— Шулай, ләкин кирегә ишсә язмыш?
Үлеп китсә хатын, күп тормый, яңлыш?

Биш-алты яшь бала калса кулыңда,—
Менә инде чокыр тормыш юлында!

Тынычлык юк аларның борчуыннан,
Колагың тык аларның чыр-чуыннан!

Менә, иптәш, бу эшкә аптырыйм мин,
Бу уйны уйлагач та калтырыйм мин!

— Алай булгач, куша чорт, һич өйләнмә,
«Киңәш бир»,— дип йөдәтмә һәм сөйләнмә!

Диим бер сүз, бүтән бер сүз дә катмам:
«Хатын алсаң, кирәк ит көн дә батман!»

Гайре мәгъкуль — мәслихәт түгел.


?