Өзелгән өмид (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Өзелгән өмид
АВТОР Габдулла Тукай

Өзелгән өмид


Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;
Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,
Яшь Һилал урынында анда тулган айның яктысы.

Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,
Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.

И мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,
Барсы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы.

Булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минек
Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,—
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!


?