Әсаф Үтәшев

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Үтәшев Әсаф Шәрәф улы
Дәү әти Алмаз.jpg
Туган телдә исем Үтәшев Әсаф Шәрәф улы
Туган 27 май 1924(1924-05-27)
Урта Балтай, Апас районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 2016(2016)
Борнаш, Coat of Arms of Apastovsky rayon (Tatarstan).gif Апас районы, Татарстан республикасы, Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:ССРБ байрагы -> Калып:RUS
Һөнәре учитель средней школы, гимназии, офицер
Бүләк һәм премияләре Калып:I дәрәҗә Ватан сугышы орденыКалып:Кызыл Йолдыз ордены

Калып:Башка мәгънәләр/фамилия

Wikipedia-logo.png
Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар:

Әсаф Шәрәф улы Үтәшев (27.05.1924, Урта Балтай - 2016, Борнаш, Апас районы) — Бөек Ватан сугышы чоры Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре разведчигы. Совет армиясеннән отставкага чыгуга, алман теле укытучысы булып эшли.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

1924 нче елның 27 нче маенда Апас районы Урта Балтай авылында укытучы гаиләсендә туган. 7 яшьтә ата-аналары белән Казанга күченә. Мәктәпне бетерүгә, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә урнаша.

Гаиләсе[үзгәртү]

Оныклары белән

1967 елда Әсаф Шәрәф улы өйләнә һәм Апас районының Борнаш авылына кайта. Немец теле укыткан, хатыны Рокыя Апас районы Борнаш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныгы бар.

Бөек Ватан сугышында катнашуы[үзгәртү]

документ

Сугыштан соңгы хезмәте[үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Әсаф Шәрәф улы армиядә хезмәт итә. Башта Германиядә совет гаскәрләре составында, аннары Чита шәһәрендә Байкал арты хәрби округында була. Монголиядә дә. 1949 елда Австриядә хезмәт итәргә туры килә. Хәрби хезмәт тәмамланганнан соң ул отставкага китә, Казанга кайта.

ДӘҮ ӘТИЕМ СОВЕТ ОФИЦЕРЫ[үзгәртү]

“Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” - дип язган   Н.А.Островский. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә  Батыр - куркусыз, кыю, уңган, булган кеше, баһадир буларак аңлатыла. Минем дәү әтием Утяшев Әсаф Шәрәф улы да  шундый батыр йөрәкле кешеләрнең берсе иде.
   Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт  ветераны булган дәү әтием Апас районының Түбән Балтай авылында 1924 елның маенда укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Язмыш җилләре аларның гаиләсен Казан  шәһәренә күчәргә мәҗбүр итә. Бабамның яшьлек еллары Казанда үтә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1943 нче елга кадәр  ул 22 нче заводта самолетлар җыя. 1943 нче елның февралендә аны Казан шәһәренең Молотов РХК чакыралар һәм  разведчиклар хәзерләүче хәрби уку йортына барырга тәкъдим итәләр.  Әлеге уку йортында дәү әти  бер ел белем ала һәм кече лейтенант дәрәҗәсен алып 1нче Белоруссия фронтының разведка штабына җибәрелә. Аларның төп бурычы - диверсия:  разведка төркемен оештырып,  дошман тылына  чыгу була.  Дәү әтиемә күптапкырлар дошман тылына 150-200 километрлар үтеп кереп,  йөкләнгән хәрби бурычны үтәргә туры килә. Әлеге төркем белән  ул Берлинга кадәр  барып җитә. 
     Аз  сүзле дәү әтием сугыш чоры хакында  бик  аз сөйли торган булган. Балалары  хәтерендә разведкага кагылышлы  түбәндәге вакыйга   калган. “Әсаф  дәү әтиемнәр өч  төркемгә бүленеп  дошман  тылына үтеп  керәләр. Мөһим бурычны үтәргә группалар хәзерлиләр. Беренче  төркем  фашист тылына  җибәрелә, ләкин әйләнеп кайтмый. Чират  бабамнар  төркөменә  җитә,  тик алар ике  фронт сызыгы уртасында нейтраль полосада артелерия  утына  эләгәләр. Бабамнар  төркеменең  бөтен кешесенең  исемен-фамилиясен, званиясен, бүләкләрен атап  немецлар  әсирлеккә  бирелергә  чакыралар. Артка чигенергә дә, алга барырга да  мөмкинлекләре  юк. Бар яктан  да  аларга  ут ачыла. Һөҗүм туктаганнан соң  төркемнән  бары тик  ике кеше  командир һәм дәү әтием  исән кала. Шушы төндә дәү әтиемнең чәчләре агара. Үзебезнекеләр ягына  чыгып  җиткәч, алар өстеннән  тикшерү эше  башланып китә. Тикшерү эшләре барышында  беренче төркемдә диверсант булуы ачыкланган. Шуннан соң алар кабат үз хезмәт урыннарына кайтарылалар.” 
   Сугышчан юлында  Әсаф бабама  концлагерь тоткыннарын азат итәргә дә туры килә. Әлеге вакыйгаларны сөйләгәндә ул һәрчак зур тетерәнү кичерә иде,  дип  искә ала аның балалары һәм  якыннары. Шулай ук  дәү әтием Будёныйның ат зоводын фашистлар кулыннан азат итүләре хакында да  әйтеп үтә торган булган.
       Сугыш төгәлләнгәннән соң башта  аларны күпмедер вакытка Германиядә калдыралар. Аннары Читада хезмәт итә. 1953-1955 елларда Австриягә - разведка идарәсе  үзәк төркеменә  җибәрелә. Ике арада солых төзелгәч, Львов шәһәре хәрби округына чакырыла . 
      Дәү әтием сугыш барышында  үзенең  маршал  Жуков белән очрашуын да горурланып   искә ала иде. 
     Отставкага  чыкканнан дәү әти  Апас районы Урта Балтай мәктәбе директоры Нәби Гыйззәтов чакыруы буенча немец теле укытырга кайта. Монда ул  дәү әнием Рокыя Шәрәфетдин кызы белән тормыш кора. Соңрак аны  Борнаш урта мәктәбенә җибәрәләр һәм 1974 нче  елда  шушы авылда  йорт төзеп төпләнеп кала.  Мәктәптә 1984 елга кадәр немец теле, хезмәт дәресләре  укыта.  Лаеклы ялга  чыккач та  дәү әти  тик  тормый.  1984-1994 елларда авылның шәхси хуҗалыкларыннан сөт жыя. “Җәен  20 шәр, кышын 6-7 шәр бедон  май чималын ат белән Зур Күккүз сөт кабул итү пунктына илтә идек,”-  дип  искә төшерергә яраткан  бабам .
    Үз  Ватанын  нык яраткан дәү әтием авлдашлары хәтеренә  аз ләкин  туры сүзле булып кереп калган.  Борнаш авылы китабын чыгарган вакытта сугышчан  юлы хакында  сөйләүен  үтенгән журналистка  ул “Мин отставкага киткәндә  бернинди дә серне чишмәячәкмен дип кул куйдым”-, дип  җавап кайтарган. Журналист  Хәмзә Бәдретдинов: “Хәзер бит инде  архивлардан бик күп мәгълүмәтләрне ачтылар, җитәкчеләр үзләре дә күп  серләрне халыкка  җиткерделәр.” - дигәч,“Без  менә шуның  аркасында кабат авыр хәлдә калдык та инде ”-, дип җавап кайтарып,  сугыш темасына кагылышлы  әңгәмәне  туктаткан. 
     Дәү әтиемнең батырлыгын илебез бәясез калдырмаган. Ул ” Кызыл Йолдыз”ордены (1945) кавалеры.  “За боевые заслуги”, “За освобождение Варшавы”, “За взятие Берлина”,     “ Жуков” медальләре белән бүләкләнгән. Тыныч тормыштагы тырыш  хезмәтләре өчен күп санлы мактау грамоталарга  һәм “Хезмәт Ветераны” медаленә һәм исеменә  лаек булган. 
      2016  елның маенда  Апас районы делегациясе составында Герой шәһәр Волгоградка теплоходта сәяхәткә барып кайта. Шул ук елның 7 маенда  Г. Камал театрында Ил башлыгы Р. Миннеханов белән очрашуда була.  
     Гомеренең соңгы елларында дәү әти кызы Гөлүсә кияве Илсур тәрбиясендә яшәде. Ул  92 яшендә  2016 елның 16 январендә дөньядан китеп барды. Дәү әтинең матур, батыр тормыш юлы безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр!
                          Апас районы "Сәләт" БИҮ каршында эшләүче "Яшь журналистлар" түгәрәге әгъзасы Җәләлиева Исламия Илсур кызы.
                          Түгәрәк җитәкчесе Мозаффарова Сания Әбрар кызы.

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]


Җиңүчеләр

Халык батырлыгы