Әнә-менә

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Әнә чүлмәк: анар катык тутырган;

Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган.


Әнә карга: мәчет өстенә кунган;

Менә шәкерт: указлы мулла булган.


Әнә чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе;

Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе.

Аңлатмалар[үзгәртү]

Мантыйк — формаль логика.

"Тәхрире мәрьәт" — «Хатын-кыз азатлыгы» дигән китап, гарәпчәдән З.Камали тәрҗемә иткән. Тукай аның тәрҗемәсен чагыштыра.