Әби авылының Ак әбисе

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Фәния Хәй кызы Аскарова
Һөнәре Лениногорск районы Сарабикол мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы


Әби авылының Ак әбисе.

Әле кайчан гына карлы-буранлы кыш иде. Инде баксаң, шомырт чәчәкле май ае да җиткән. Табигать яшеллеккә күмелгәндә, Әби авылында Мөнәззәһә исемле кыз дөньяга аваз сала. Бу хәл моннан 90 ел элек була.

Гомерне юкка гына агымсу белән чагыштырмыйлар. Ул ага да ага. Ә олыгайгач, тагын да тизләнә кебек... Мөнәззәһә әбинең дә гомере бер мизгел кебек аккан да киткән.

Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтиләре Әгъзәметдиннең, сугышка китеп өч ел үткәч, үлгән хәбәре килә. Әниләре биш бала белән тол кала. Авырлыклар күп булса да, Бисал апа балаларын ач-ялангач итми. Балалар да кул арасына керәләр, әниләренә булышалар. Мөнәззәһә әби 13 яшеннән колхозда эшли. 1951нче елда ул Минзәки абый белән гаилә коралар. Тормыш тагын сыный Мөнәззәһә әбине. 1981 елның мартында ире, ә җәй көне кызы Тәнзилә дөньядан китеп баралар. Соңрак өч туганын да соңгы юлга озата. Ләкин авырлыкларга бирешми, дүрт баласын аякка бастыра ул.

Яшьли намазга укырга өйрәнә Мөнәззәһә әби. Догаларны яттан белүе соңыннан бик ярап куя. Аның моңлы тавышы яңгырамаган йорт юктыр авылыбызда. Әби авылының Ак әбисе булып, авылдашларының хөрмәтен тоеп, кызы Тәгъзимә белән кияве Мөхтәр белән гомер кичерә. Мөнәззәһә әби янына хәзерге көндә дә олысы да, кечесе дә киңәш сорап килә. Энесе Мөхәмәтшәрип абый да хәлен белергә еш төшә. Ул авылның аксакалы, хөрмәтле карты.

Мөнәззәһә әбинең дәвамчылары – оныклары, оныкчыклары үсеп килә. Инде оныгының оныгы бар. Якты көнгә шатланып, туачак таңнарны көтеп, балаларының, оныкларының игелеген күреп яши ул. Әби авылының Ак әбисенә туган көнендә ныклы сәламәтек, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телисе килә.