Һәр ялтыраган алтын түгел Һәркемнең ашыйсы килә (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Һәр ялтыраган алтын түгел Һәркемнең ашыйсы килә
АВТОР Габдулла Тукай

Һәр ялтыраган алтын түгел Һәркемнең ашыйсы килә


Төнлә берлән бакчада бер аллы-гөлле Күбәләк,
Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп,

Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый,
Нурлана, җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый.

Күбәләкнең бер дә чик юк һәр матурга гыйшкына:
Тиз генә ул барды да кунды матур зат өстенә.

Ул матур зат юлчылардан сүнми калган ут иде:
Күбәләк булды һәлак шунда кунып — янды, көйде.


?