Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи
АВТОР Габдулла Тукай

Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи


Төркиядә бер теләнче сухта булган Мостафа;
Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа.

Юп-юаш, муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык,—
Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа.

Шат кына, берлек белән торган шәһәрнең халкыны,.
Төрле дошманлык чәчеп, өч-дүрткә бүлгән Мостафа.

Әллә кем, чирмеш теле берлән гәзит язган булып,
Барча пакь инсанга биш ел этчә өргән Мостафа.

Торса да ул бер заманнар баш булып ялган белән,
Мисле корчаңгы көчек, читкә сөрелгән Мостафа.

Ут белән күктән сөрелгән бер усал шәйтан кеби,
Сөрдисәң мәҗлестән, ул дингә сыенган Мостафа.

Ач бозаудай тиз генә Коръән ялап та ант итеп,
Күп вакыт йозрык, таяклардан котылган Мостафа.

Дин дә файда бирмәгәч һәм деньгасы да калмагач,
Бай калошына табан һәм үкчә булган Мостафа.

Булганы хәлдә надан, тик бер кызыл башлы ишәк,
Тәртәбезгә ат булып, алдап җигелгән Мостафа.

Эзләп-эзләп тәртәбездән үз-үзенә мәртәбә,
Чын тиешле абзарына инде кергән Мостафа.

Хәйләләп монда китергән саф бер Истамбул кызын
Шәһвәте угьрында хурлыкка төшергән Мостафа.

Килсә монда кыз балаларны укытмакка сусап,
Ул килер-килмәстә, гыйрзына тукынган Мостафа.

Ул шулай хайванлыгының, шәһвәтенең пәрдәсен
Бар укыр кызлар юлына каршы корган Мостафа.

Ник саныйм гайбен аның соң? Мин түгел бухгалтеры!
Ул кабахәтлектә мильярдир танылган Мостафа!


?