Үз-үземә (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Үз-үземә
АВТОР Габдулла Тукай

Үз-үземә


Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңлем тәгали биттәвали.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?

Кырылмасмы вавы — сүз уйнату: «вәгъдәм» дигән сүзнең баштагы
«в»сы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге «әгъдәм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә
күп булса да, бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә.


?