Җәйге таң хатирәсе (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Җәйге таң хатирәсе
АВТОР Габдулла Тукай

Җәйге таң хатирәсе


(Федоровтан мокътәбәс)

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;
Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.

Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.

Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,
Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.

Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.

Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.


?