Җырым сиңа булсын (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Җырым сиңа булсын
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Җырым сиңа булсын


Анаң мескен сине тудырганда
Яхшы ният белән тудырган,
Ләкин
Үкенгәндер үзе соңыннан...
Әйтче, кызый!
Болай киенергә
Нинди шайтан сине өйрәтте?
Инде
Тездән узган күлмәк итәкләрен
Ертык ясау нигә кирәкте?
Сез, хатыннар, үзегез 'иптәш' дисез,
Үзегез
Иптәшлектән качасыз;
Кызлыгыгыз күрнеп торсын өчен
Күлмәгегезне
Тезегездән ашып ачасыз.
Алай булгач, инде бер башлагач,
Ярты юлда туктап калмагыз,
Кызык булыр безгә карар өчең
Күлмәк дигәнен дә салсагыз!
Их сез,
'Иптәш' кешеләр!
Ә соң ничек булыр
Теге — сезнең
'Ирләр көчли' дигән сүзегез?
Көлеп әйтмим,
Болай киенеп,
Бик күп шулай гүләйт иттеләр,
Әз-мәз генә биллиард уйнадылар,
Бик күп трест башына җиттеләр...
Булган эшләр булды,
Ярый инде,
Ул турыда башка җырымда;
Бүген менә җырлыйм Европага
Озатылган казлар турында.

'Бәбкә ак казларның канатларын
Көзге җилләр исеп каера;
Адәмне генә түгел, казларны да
Еллар үз иленнән аера'...

Их!
Еллар сезне, дуслар, мәңгелеккә
Совет илләреннән аера...
Яшь чагында бабай казларыгыз
Дошман күрде мине күрүен,
Кайда эләксәм, шунда сезнең нәсел
Кирәгемне бирде бирүен;
Ләкин...
Еллар үтте,
Бар да онтылдылар.
Еллар алар шулай үтәләр,
Бүген менә сезне, гүя дусларымны,
Чит илләргә алып китәләр.
Сау булыгыз!
Сезне усал илгә,
Буржуйларга алып баралар,
Ләкин кайгырмагыз, —
Игелеген күрер ирекле илдә
Сездән калган бәбкә-балалар!..
Сезне сату белән, чит илләрдән
Тракторлар алып кайтырбыз,
Сезнең туып-үскән ирекле илне
Тары, ясмыкларга баетырбыз!
Сездән калган бәбкә-балалар да
Майларына түзми биерләр,
— Рәхмәт төшсен безнен бабайларга,
Пибибибип,
Совет яклы булган, диерләр.
Сау булыгыз, яшьлек иптәшләрем,
Сезне инде
Буржуйларга алып баралар;
Ләкин кайгырмагыз, —
Игелеген күрер ирекле илдә
Сездән калган бәбкә-балалар!..


?