Җил тавышы (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Җил тавышы
АВТОР Габдулла Тукай

Җил тавышы


Җилбер-җилбер йөрмәс идем,
Җил тавышын сизмәсәм;
Өзлеп такмак әйтмәс идем,
Үз халкымны сөймәсәм.

Кәйфе бик киткән урыс әйтсә әгәр: «ыжжжид!» — дисә,
Кәйфе бик киткән үрәтник: «Ах, ты, пес мужжжжжик!» — дисә,

Кәйфе киткән ихтилалчы: «Ах, ты, чорт, шшшшпик!» — дисә,
Һәм авыр штыклы солдат: «Их, тяжел шшштык!» — дисә,

Һәм дә бер исрек кеше: «Без бик кичә эччччччтек!» — дисә,
һәм табадагы коймаклар: «Инде без пешшшштек!» — дисә, —

Ушбу сызгыргыч тавышларны берәү аулап җыйса, —
Барчасыннан көчлерәк бер җил нидер даулап исә.



Җил — табигатьнең теледер; кайвакыт ул, тотлыгып,
Өч хәрефне яхшы әйтми,—бәс, буран китте чччыгып!

Ихтилалчы — бунт күтәрүче, революционер.


?