Җиде туган-тумача (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

ҖИДЕ ТУГАН-ТУМАЧА[үзгәртү]

(Такмак-табышмак)


Атнада җиде туган -

Берсеннән-берсе уңган.


Базга төшеп, Дүшәмбе

Алып менгән бәрәңге.


Урап кайтып чишмәне,

Су китергән Сишәмбе.


Тырышкан Чәршәмбе дә:

Бәрәңгене әрчегән.


Пәнҗешәмбе табага

Аны ваклап тураган.


Чыралар телеп, Җомга

Ут кабызган утынга.


Кыздырып майда, Шимбә

Бәрәңгене пешергән.


Таба төбен кырдылар,

Мине дә чакырдылар.


Истән чыккан Якшәмбе,

Ә ул нәрсә эшләде?


Әзерләгән Якшәмбе

Табышмакның иң шәбен.


- Исемнәребездән, - ди, -

Уртак хәреф эзлә, - ди.


Ишеткәнемне сезгә

Түкми-чәчми җиткезәм.


Шул хәрефне табыгыз,

Миңа хатлар языгыз.


Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.