Яңгыр илә кояш (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Яңгыр илә кояш
АВТОР Габдулла Тукай

Яңгыр илә кояш


Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».

Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».

Кояш каршы диде: «Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне.

Суыңнан анда баткак, монда баткак,—
Синең бар белгәнең җир былчыратмак.

Юешлектән иген, ашлык черидер,
Мужиклар яумасайде дип телидер».

Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың,
Игенне яндырасың һәм кырасың».

Ачуланды Кояш бу сүзгә, кызды,
Ачудан эсселектә хәдтән узды.

Диде: «Мин бит җимешләрне пешергән,
Нурымнан җанлы-җансыз файда күргән».

Диде Яңгыр: «Аларны син пешерсәң,
Ә мин бит үстерәм һәм су эчертәм.

Әгәр мин яумасам, багълар шиңәрләр,
Болынлыклар, яшеллекләр кибәрләр».

Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач,
Бере-берсен яманларга тырышкач,—

Татулашты, килештеләр ахырда
Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә.

Шулай бетте боларда сүз вә тартыш,
Күрергә булдылар нәүбәт белән эш.

Кояш әйтте: «Кызам үз нәүбәтемдә,
Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә».

Кояш, Яңгыр әле бу көнгә чаклы
Бозып эш кыйлмыйлар бу иттифакъны.


?