Эштән чыгарылган татар кызына (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Эштән чыгарылган татар кызына
АВТОР Габдулла Тукай

Эштән чыгарылган татар кызына


Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:
Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Атылган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?

Аз шул бездә байлар, кайсысы кем
Фәрештәдән канат каермас;
Алсын гына шайтан иманыңны,
Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас!

Күрдем әле синең залимеңне:
Һаман кәеф сөрә, типтерә;
Рәхәтләнә, кяфер! Сине шулай
Баганага сөяп киптерә.

Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңелле шагыйрь узганын,
Синең болай мискинләнгән хәлең
Аның күңлен ничек өзгәнен!

Мәэюс — өметсез.


?