Эчтәлеккә күчү

Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Абдулла Алиш

Тулы исеме Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев
Һөнәре язучы
Сайт alish.ru


Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?

Абдулла Алиш әкияте.


Элек заманда этнең хуҗасы булмаган, берәү дә аның тормышы өчен кайгырмаган. Ул ялгызы гына яшәгән, берәү дә аңа: "Минем этем син!"- дип дәшмәгән. Тора-бара эт болай яшәүнең җайсыз икәнлеген төшенгән, үз-үзенә: "Дөньяда иң көчле берәүгә хезмәт итәргә кирәк!" - дигән. Үзенә хуҗа эзләргә керешкән, шул теләк белән юлга чыгып киткән.

Ай киткән, ел киткән, бара-бара, бер куе урманга барып җиткән. Урманда аңа көрән бүре очраган. Үзен берәүгә дә җәберләргә ирек бирмәүче усал бүре эттән сораган:

- Кая барасың болай?- дигән.

- Менә үземә хуҗа эзлим, рөхсәт итсәң, синең хезмәтчең булыйм,- дигән.

Бүре риза булган. Бергәләп, алар алга таба киткәннәр. Бара торгач, бүре кинәт туктаган, тын калган, борынын күтәреп иснәнергә тотынган. Йонлач койрыгын аяклары арасына кыстырган да аланлыкны читләтеп кенә качарга тотынган.

- Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың син?- дип сораган эт.

- Аланлык уртасында кемнеңдер бал ашап утырганын елле курмисецме? Аның кем икенен де әллә белмисеңме? Аю бабаң тотса, икебезне дә хур итсә! Әйдә, сызыйк моннан, ул безнең өчен бик хәтәр,- диген буре.

- Ә, алай икән, аю синнән көчлерәк икән. Алай булгач, сау бул, усал бүре, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән эт, үз юлына киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән.

Аю янына барган да эт үзен хезмәтче итеп алуын үтенгән, аю күнгән:

- Ярый, мин синең хуҗаң булырмын, син минем хезмәтчем булырсың! - дигән.- Тик хәзер минем бик ашыйсым килә, әйдә, икәүләп, умарталыкка барыйк, рәхәтләнеп, бер туйганчы бал ашыйк! - дигән, этне үзе белән ияртеп киткән.

Алар, бара-бара, бер көтүгә очраганнар, ләкин ниндидер тавыш ишеткәннәр дә туктаганнар, шул тавышны ныклап тыңларга керешкәннәр. Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. Ләкин аю агач артына гына посып караган да кире урманга таба борылган, ә эткә бу хәл гаҗәбрәк булып тоелган, ул түзмәгән, карт аюдан сорап куйган:

- Хуҗам нәрсәдән курыктың син?- дигән.

- Күрмисеңмени, анда арыслан хуҗалык итә, ишетмисеңмени, ничек бөтен дөньяны дер селкетә,- дигән аю.

- Ә кем соң ул арыслан?- дип сораган эт.

- Аннан да көчле, аннан да куркыныч ерткыч бөтен дөньяда да юк,- дигән аю.

- Алайса, сау бул, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән дә эт аюны ташлап киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. Эт арыслан янына килгән, аңа узенең йомышын сөйләп биргән. Арыслан да аны якты чырай белән кабул иткән, этнең әйткәне белән килешкән.

Эт арысланга күп еллар буе хезмәт ит­кән. Аңардан көчле берәүне дә курмәгән, арыслан этне берәүгә дэ рәнлҗетергә ирек бирмәгән. Бер дә беркөнне алар, бергәләп, ауга чыкканнар. Күп көч куймыйча, шәпләп туйганнар. Кайтырга чыккач кына, арыслан кинәт туктаган, коточкыч көчле итеп үкереп җибәргән: таулар дер селке-неп киткәннәр, һавадагы кошлар җиргә төшкәннәр, башка ерткычлар кайсы кая качып беткәннәр. Арыслан тырнагы белән җирне тырный-тырный арып беткән, ан­нан кире борылып киткән.

- Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың?- дигән эт.

- Әнә, курмисеңмени, зур адымнар белән атлап кеше килә. Аңардан да көчле дөньяда берәү дә юк, безгә тизрәк моннан китәргә кирәк,- дигән арыслан.

- Ә, алай икән, синнән дә көчлерәк зат бар икән, мин шуны белми йөрим икән. Алайса, сау бул, бүгеннән син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, - дигән дә эт киткән, алар арасында дуслык менә шулай беткән.

Шул көннән башлап, эт кешенең хезмәтчесе булып киткән, ул аңа инде күптән, бик күптәннән бирле тугры хезмәт иткән, дөньяда кешедән дә көчлерәкне әле дә булса күргәне юк икән.