Шигърият һәм нәсер (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Шигърият һәм нәсер
АВТОР Габдулла Тукай

Шигърият һәм нәсер


«Ямьле кичтә күл буенда ултырам.
Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята».
   — Бай абый! Бирче хәер! бик ач торам,—
   Йөз чытып, бай бер тишек акча ата.

«Күк йөзендә нурлы ак йолдызлары
Ялтырыйлар: шау-шусыз, тып-тын кичә».
   Җиңгәчинең төн буе бар кызлары
   Хаҗи байны сый итәләр төрлечә.

«Якты кичтән айрылалмый җан минем;
Сандугач сайрый турымда, моңлана».
   — Бәдбәхетләр! Сез талап, дөньям минем
   Гүр кебек,— дип, бай малайдан шомлана.

«Сайрый кош иркен гомер, хөр дөньяны;
Мин аның җыр, моң-зарын нәкъ аңлыймын».
   Иске корсактан килә өн: мин яңы!
   «Әссәлам!» берлән тотам ислам динен!

«Мәңге шул төн булсачы! ямьле ничек!
Җанкәем дә килсә — бит оҗмах була!»
   Акчага мөмкин «сыйрат» күпрен кичеп,
   Акчага Гыймуш та хур кочмак була.

«Күлнең артында берәү моңлап көйли:
Җыр белән су каушалар — китте үбеш!»
   Бер тәрәкъкыйче имам фикрен сөйли:
   — Ишмиләр юкка түнәр, булса сугыш!

«Төн буе мин аллага әйтәм хәмед,—
Тын галәмне бар кыйлучы тәңремә».
   Мактана Ишми: «Кидердем бит камыт!
   Күп җәдитне мин җибәрдем кабренә».

«Күп тә тормый, атты әкрен якты таң,
Нурлы йолдызлар берәмләп сүнделәр».
   Бер «кара көч» әйтте: «Аклыкны ватам!»
   Бәндәләр «төнгә» ахырда күнделәр.

«Каршылады таңны сайрап сандугач;
Башка кошлар да кушылды, сайрыйлар».
   Хаҗитарханда Камил булган агач;
   Сәйяр «артистлар» да корсак кайрыйлар.

«Күктә шаулап кошлар үтте бер көтү,
Тиз булыр күл һәм кояшның каушуы».
   Бетмәде шул «Мөхбире» дә, «кых, тефү!»
   Һәм Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.

Хаҗитархан — Әстерхан.
Тәрәкъкыйче — прогресс дип йөрүче.
Хәмед — мактау сүзе.


?