Чуар Тавык (рус халык әкияте)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Чуар Тавык

(Рус халык әкияте)


Бер бабай белән әби яшәгән, ди. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган —'вата алмаган. Әби ватып караган — вата алмаган. Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп тә төшкән, урталайга ярылган да. Бабай да елый, әби дә елый икән. Ә чуар тавык шунда болай дигән:

— Елама, бабай, елама, әби, сезгә әле мин тагын салырмын, алтынны түгел — гади йомырка!