Чатан пират (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

ЧАТАН ПИРАТ[үзгәртү]

(Шигъри башваткыч)


Әллә инде тимер казык,

Әллә чатан атаман,

Әллә пират бер аяклы

Басып тора тактада.


Хисмәт чүкеч белән бәрә

Аның эшләпәсенә,

Суккан саен чатан пират

Һаман тирәнрәк сеңә...


Нинди эш башкара Хисмәт,

Нәрсә икән ул пират? -

Әйтеп бир әле шуларны,

Әгәр булсаң син ир-ат!


Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.