Чабышмак табышмаклар (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

ЧАБЫШМАК ТАБЫШМАКЛАР[үзгәртү]

(Шигъри табышмаклар)


1

Мыеклы да койрыклы,

Мендәр өстендә йоклый.


2

Кәләпүштән зур түгел,

Чәнечкеле сюртугы.


3

Су астында сытык баш,

Баш белән гәүдә тоташ.


4

Кешнәп-пошкырып чапкан,

Тимер туганын тапкан.


5

Ат кадәрле килендә

Сөт заводы билендә.


6

Безелдәвек мушкетёр

Биш килер һәм биш китәр.


7

Мөгезле йонлач шайтан

Яр буен урап кайткан.


8

Таң патшасы таҗ кигән,

Иртән: «Күкри күк!» - дигән.


9

Ике канатлы комган

Мамык шәлен ябынган.


10

Булмаса да ул аксак,

Бара суга аксаклап.


11

Нәни поезд шуыша

Үзе тишкән куыштан.


12

Гәүдәсе гуя сорау,

Томшыгы очлы борау.


13

Кәнфит кәгазе оча -

Чәчәкләргә кодача.


14

Урманда мең пәһлеван

Чүмәлә өеп куйган.


15

Бәйләнмәгән оеклар

Болында ятып йоклар.


16

Юлга чыккан иртән үк

Дүрт канатлы вертолёт.


17

Сөтле хайван - яртысы,

Яртысы - таң тамчысы.


18

Куак астында, абау,

Аунап ята тере бау!


19

Һәрвакыт алдан чабар

Иң сәләтле эзтабар.


20

Ширбәт-балга күргәзмә

Оештырган кәрәздә.


21

Сигез күзле Шәкүрә

Ефәк парашют үрә.


22

Артка таба тота юл

Ишкәк койрык, келәшчә кул.


23

Кочып камыш камылын,

Бакылдый су маймылы.


24

Дүрт аяклы себерке

Аучылардан элдертте.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.