Хөррият хакында (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Хөррият хакында
АВТОР Габдулла Тукай

Хөррият хакында


Кайда китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карасак борлып,
Ерак анлар калдыя.

Тигез булды законда
Татар, урыс, япон да;
Ак алъяпкыч, зипун да
Там азатлык алдыя.

Барча цензур ябылгач,
Дәрткә дәрман табылгач,
Кызыл кара ясаган
Кярханәләр бөлдия.

Күп яшь егетләр үлде,
Мәетләр дөнья тулды,
Намнаре бакый булды
Та кыямәт тидия*.

Шәкерт, студент — бары,
Дарга асылганнары, —
Сез бу арысланнары
Онытмагыз тидия.

Кызганмады малларын,
Корбан кыйлды җаннарын,
Җан биргәндә, шатланып,
Көлә-көлә үлдия.


?