Хәстә хәле (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Хәстә хәле
АВТОР Габдулла Тукай

Хәстә хәле


Көн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм;
Күз йомалмыйм төн буе, йомсам — коточкыч төш күрәм.

Юк янымда чын кеше, булганда да — мин чит күрәм;
Белмәдем капшап, фәкать һәр йөздә кәгазь бит күрәм.

Бетте иман мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам;
Бәйле корбанлык кеби, алда кызыл кан, ит күрәм.

Бар хәятым салкыныннан туңды җан, катты күңел;
Һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән чик күрәм.

Кышта очкан күбәләк төсле гүзәл кызлар миңа;
"Ник йөриләр?" — дим, кирәксез бер чуарлык дип күрәм.

Җиргә нык басмыйм — аяк астымда йомшаклык күрәм;
И үлем! мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм.

Акмый тышка мәгънәләр — кипкән күңелнең чишмәсе;
Калган урнында һәлакәт чокры, баткаклык күрәм.

Юк нәҗат, фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә;
Козгын — ислам гәүдәсендә, кәгъбәсендә пот күрәм.

Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломов тамы?
Көн саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм?!

Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!


?