Хуҗа белән хезмәтче
Хуҗа белән хезмәтче
(Югослав халык әкияте)
Бер Останың Петар атлы ярдәмчесе булган.
– Менә сиңа акча, – дигән бервакыт аңа хуҗасы. – Базарга барып, борчак алып кайт.
– Яхшы, хуҗам, – дигән аңа Петар. – Борчак булмаса, хәлвә алырга ярыймы?
– Борчак булмаса, ясмык алырсың, – дигән Оста.
– Тыңлыйм, хуҗам, – дигән Петар. – Ә ясмык булмаса, аның урынына хәлвә алырга буламы?
– Ясмык тапмасаң, тары ярмасы ал, – дигән хуҗасы.
– Шулай эшләрмен, хуҗам, – дигән Петар. – Тары ярмасы да булмаса, бераз гына хәлвә алсам, ярар бит?
– Тары ярмасы булмаса, бераз он булса да алырсың!
– Йөгердем, хуҗам! – дигән Петар. – Инде он да булмаса, хәлвә алырмын, әйеме?
Останың ачуы чыккан:
– Калдык-постыкны булса да алып кайт! – дип кычкырган ул хезмәтчесенә.
– Ярый, ярый, хуҗам! Ничек әйтсәң, шулай эшләрмен! Сиңа калдык-постыкны алгач, калган акчага үземә хәлвә алсам буламы соң?
Бу әсәр югослав халык әкияте яисә риваяте булып тора һәм ул бернинди дә автор хокукларына ия түгел. |