Хат ташучы көнгерә (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

ХАТ ТАШУЧЫ КӨНГЕРӘ[үзгәртү]

(Шигъри башваткыч)


Сикергәләп көнгерә

Җилдән җитез йөгерә -

Почта ташып көн күрә.


Бар хатларны көнгерә,

Калдырмыйча төнгегә,

Таратырга өлгерә.


Ял иткән вакытында

Сорадым аннан:

- Кода!

Ничә хат бар сумкаңда?


Болай диде көнгерә:

- Хатлар саны бүленә

Төгәл итеп җидегә.


Ансат юлны сайласак

Һәм дүртәрләп санасак,

Бер хат артып калачак.


Башка төрле барласак,

Бишәрләп чутлап барсак

Шулай ук арта бер хат.


Әгәр дә инде кабат

Санасак алтышарлап,

Сыңар хат артып кала.


...Китеп барды көнгерә,

Хатлар санын тик менә

Әйтеп бирер кем генә?


Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.