Халкың сине исән килеш мәңгеләштерде

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Ләйлә Заһитова


1998 нче елның 25 нче мае Азнакай районы Әлкәй урта мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының күңел сандыгында күп төрле тарихи вакыйгалар шаһиты булган Һ. Такташ, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, С. Хәким, Г. Кутуй, С. Садыйкова, Ф. Яруллин кебек шәхесләр белән фән-әдәбият-сәнгать дөньясында бергә кайнаган мәшһүр якташыбыз, авылыбыз горурлыгы – Вәли ага Хаҗиев белән очрашу шатлыгы булып саклана. 92 яшьтә булуына карамастан, ул әкияттәгедәй төз буй-сынлы, киң җилкәле кеше булып истә калды. Гөрелдәвек тавышы белән сөйләгәндә, без аның үткен телле, җор күңелле, саф акыллы, ныклы хәтерле, тирән белемле булуына сокландык. Үзе исән чакта Азнакай районының 65 еллыгы уңаеннан хакимият башлыгы Ә. Исхаков карары белән Әлкәй урта мәктәбенә Вәли Хаҗиев исеме бирелде. Мәктәбебезгә аның исемен мәңгеләштереп язылган мәрмәр такта эленде. Шундый олы хөрмәт күрсәткән өчен сугыш һәм хезмәт ветераны, галим-мәгърифәтче безнең мәктәпкә үзенең мирасын—шәхси китапханәсен бүләк итте. Ул китаплар аерым шкафларда китапханәнең, олы хәзинәсе булып сакланалар.

Вәли ага исән чакта мәктәпкә газета-журналлар яздырды. Яхшы укучыларга, ана телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләргә, каләм тибрәтүчеләргә шәхси премиясен булдырды.

Бу дөньяда мәңгелеккә кала торган кыйммәтләр күп. Җирдә моңлыдан-җыр, фикерледән-сүз, галимнән-акыл кала. Вәли Хаҗиев исеме фән-әдәбият-мәгърифәт күкләрендә мәңгелек ай булып балкый. Татар теле яшәвен дәвам итә. Димәк, милли мәгърифәтебезнең йөзек кашы Вәли ага Хаҗиев та һаман яши!