Хале хазир (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Хале хазир
АВТОР Габдулла Тукай

Хале хазир


Белми үзсүзле мәрыйз имләт дигән сүз кадрене,
Аңламас беткән сәфил гыйззәт дигән сүз кадрене.
Белми хайваннар да инсият дигән сүз кадрене,
Һәм тупаслар белми шигърият дигән сүз кадрене.
Белми хикмәтсез кеше хикмәт дигән сүз кадрене,
Таш күңелләр аңламас рикъкать дигән сүз кадрене.
Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене,
Һәм түбән рухлар да — кодсият дигән сүз кадрене.

Күрсәтә һәрбер җаһил милләткә золм вә җәбрене,
Таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрыне.
Бер генә милли бәхетнең безгә көлгән вакты юк,
Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене.


?