Уянмас йокы (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Уянмас йокы
АВТОР Габдулла Тукай

Уянмас йокы


Фатима күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем:
— Әнкәем, бу кем?— диеп сурды, кочаклап әнкәсен.

Әнкәсе бирде җавап:— Әүвәлге угълым бу минем,
Дөньяда юк ул хәзердә, бер туган абзаң синең.

— Әнкәй, әнкәй! Нишләгән ул, кайда соң ул? Әйтсәнә!
Мин аны күрмәк телимен, зинһар, әнкәй, тапсана!

— Юк, җаным, юк, күз нурым, абзаң хәзердә йоклаган;
Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган.

— Ә, алайса, син агамны, бар, уят, торсын, әни;
Бергә уйнарбыз, үзенең сеңлесен күрсен, әни!

— Юк, җаным, син белмисең, юктыр уятырга мәҗал,
Ул уянмас бер йокыдыр, аһ, аның исеме — әҗәл!


?