Урманасты Шонталысы тарихы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Алексеевск районы Урманасты Шонталасы авылы тарихы.

Килеп чыгышы[үзгәртү]

Безнең ата-бабаларыбыз моннан бик күп еллар элек Идел һәм Чулман буйларына килеп чыкканнар. Урманасты Шонталысы авылының тарихыда шуннан башлана.Бер төркем болгарлар, яшәү, тормыш алып барыр өчен җайлы урын эзләп, хәзерге авылыбыздан берничә чакрым ераккарак китеп, “Иске нигез”дә төпләнәләр.Халык урман кисү, тимерчелек, ювелирлык, бронза кою, чүлмәк ясау, игенчелек, эрләү һәм туку белән шөгелләнгән.

1236 нчы елның көзендә монгол яулары вакытында Биләр шәһәре җимерелэ.Аннан соң тирә-як авылларга яу чабулар аркасында безнең авылыбызның эллеке нигезе Монгол атларының тояк астында кала.Халкы үтерелә, авыл яндырыла, терлекләрне алып китәләр. Исән калган кешеләр бу урынга яңадан урнашмаска булалар,төрлесе төрле якка китә.Бер гаилә хәзерге авылга урман төпләп нигез сала.Яңа урнашкан урын тормыш өчен җайлы була. Чишмәләре бик күп була.Менә шул чишмәләрнең берсе янында биек, калын йөзяшәр тал үскән Ул җилсез көнне дә шомландырып, шаулап торган. Аның зур гына куышыда булган. Авыл халкы шул талның куышына акчалар, балчык курчаклар,ашамлыклар куйганнар. Талдан бик куркып торганнар һәм шуңа авылыбызны “Урманасты Шомлы Таллысы” дип атап йөртә башлаганнар,ә соңрак ул “Урманасты Шонталасы” дип үзгәртелә.

XX гасыр башында[үзгәртү]

Авылыбызда революциягә кадәр ике мәчет ,ике мәхәллә була. 1907 нчы елда хәзрәт булып  Талкыш авылыннан Бигәнәев Җиһанша килә.Ул авылның уң ягында салынган мәчеттә хәзрәт була,ә сул якта Төхфи һәм Миңлевәли  исемле кешеләр мөәзинлек итәләр.  Соңгы указной мулла булып Җиһаншин Вәлимөхәммәт  тора.1917 елда аны өеннән куып чыгаралар, милкен тартып алалар.1937нче елда мәчетнең манарасын кисәләр.2013 нче елда шул мәчет урынына һәйкәл ташы куела.

Революциягә кадәр авыл халкы уртача тормыш белән яшәгән. Авылда 200 ләп йорт саналган. Староста булып Халилов Нурулла торган.Революцияне  авыл халкы төрлечә каршы алган .Кемдер шатланган, кемдер кайгырган.Чөнки халык арасында нык хуҗалыклы гаиләләрдә булган.

Мәсәлән: Исламов Хафизның үз яргычы була;  Миннеханов Миннегали кирпеч суккан, дегет кайнаткан; Павлов Андрей кибет тоткан; Мостафин Хәммәт тегүче булган; Хөснуллин Нурулланың яргычы һәм тегермәне була; Алиев Әхмәди, Исламов Әхмәтвәли, Җаббаров Степан, Степанов Фёдорлар  зур  гына умарталыклар тотканнар. Совет власте урнаша башлагач авылда беренче комунистлар барлыкка килә. Болар: Исламов Габдулла, Вәлиев Сәит, Вәлиев Харис, Сафиуллин Гыймран. Крестьяннар комитеты оеша.Председателе – Исламов Хатип. 1917 нче елда авылда ике мәктәп оешкан.Бу мәктәпләрдә башлангыч белем биргәннәр.Иң беренче укытучылар –Җиһаншин Вәлимөхәммәт, Хәкимов Фатыйх, Ислямов Гөбәйдә.

1920 ел авыл халкы өчен бик авыр ел була.Җәй буе яңгыр яумый, игеннәр уңмый. Шуның өстенә авылда ике тапкыр бик зур янгын чыгып 130лат йорт янып бетә.1921 елда халыкны тагын бер бәла сагалап тора. Ачлык башлана.  Бик күп кеше ачлыктан үлә, ә күмәргә кеше булмый. Хәзерге кибет урынында  келәт булаган ,шунда үлекләрне җыеп барганнар. 1921нче елның көзе уңыш уңа һәм халыкка “ашлык заданиесе” бирелә. Авыл бу вакытта Чистай өязе Мөслим волостенә кергән.

Колхозлашу чоры башлангач 1928-1929 елларда Урманасты Шонтала авылыннан ике гаилә - Ислямов һәм Сафиуллиннар “Татар паселкасына” күчеп урнаша. Шуңа күрә аны халык телендә “ Ислям паселкасы” дип атап йөртә башлыйлар. Колхоз исеме “Игенче” дип атала.1931 нче елда Урманасты Шонтала авылына “Эшчән” колхозы исеме бирелә. Колхозның беренче председателе булып Мәхмүтов Шакир,аннан соң Рәшид Сөнгатуллин,  Сәхәб Фәреев, Наиль Мәхмүтов була. Колхоз игенчелек, терлекчелек белән шөгельләнгән. Басуларда арпа, арыш, бодай,  солы, борчак, терлек чөгендере һәм бәрәңге устерелгән.Фермаларда сөтлек һәм итлек сыерлар, дуңгызлар, сарыклар,  куяннар үрчетәләр.1935 нче елдан алып 1963 нче елга кадәр авыл Биләр районына керә.

1937 нче елда  авылга телефон керә.