Эчтәлеккә күчү

Төлке белән бүре

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Төлке белән бүре

(Татар халык әкияте)


Борын заманда бер авылда бер карт белән бер карчык торган. Карт карчыгына:

— Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм,— дигән.

Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт, балыкларны чанага төягән дә, өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан бер төлке күргән... Төлке үлгән кебек булып ята икән: карт бик шатланган. «Менә карчыкның тунына яхшы якалык та булды бит!» — дигән. Шуннан соң ул төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган.

Бу төлке тере булган. Ул як-ягына каранган да, чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлый башлаган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән.

Безнең балыкчы бабай йортына кайтып җиткән. Чанасына карамыйча гына өенә ашыгып кергән дә:

— Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар,— дигән.

Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган!

Төлке юл буена ташлап калдырган балыкларны җыеп алган , да утырып ашый башлаган. Шул чагында аның янына бер бүре килеп чыккан. Бүре төлкегә:

— Исәнме, дускай. Ничек хәлең? — дигән.

— Бик яхшы,— дигән Төлке.

— Миңа да балык бирче!

— Үзең тот!

— Мин тота белмим шул.

— Су буена бар да койрыгыңны бәкегә тыгып тор. Балык үзе койрыгыңа ябышыр. Ләкин бик озак утыр, яме!—дигән төлке.

Бүре елга буена барып, бәкегә койрыгын тыгып, төн буе утырган.

Кышның бик салкын көннәре була. Бүренең койрыгы бәкегә ябышып ката. Ул урыныннан кузгалып китмәкче булып карый, әмма койрыгын боздан кубарып ала алмый. Ул эченнән генә: «Уй-уй, бик күп балык эләккән икән»,— дип уйлый.

Таң аткач, хатыннар суга килә башлаганнар. Алар. Бүрене күреп: «Бүре бар, бүре!» — дип кычкырырга тотынганнар. Алар, барысы бергә җыелып, кайсы көянтә, кайсы таяк, кайсы башка нәрсә белән бүрене кыйнарга керешкәннәр.

Бүре сикергәли торгач, койрыгын өзеп, артына да карамыйча, урманга чапкан.