Эчтәлеккә күчү

Тәүбә вә истигъфар (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Тәүбә вә истигъфар
АВТОР Габдулла Тукай

Тәүбә вә истигъфар


(Пушкиннән үзгәртелде)

Йа илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә,
Әмритәсең син кызыкмаска кешенең милкенә.

Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә;
Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхтенә.

Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә,
Бер дә янмый күзләрем атлар, сыер һәм үгзенә.

Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы,
Әйдә тик сөрсен сафа! дим, иткәч ихсан алласы!

Йа ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүҗәсен?
Торса ул яд иттереп җәннәт сарае раузасын?

Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур?
Көнләшәм... (әстәгъфирулла!) йа шәкүр вә йа гафур!

Дөньядук нишләп ача ул сигез оҗмах капкасын?!
Ник тәнавелли гүзәл, тәмле, матур оҗмах ашын?

Ярлыка, мәүлам, мине, мин — инде көнче күбәләк,
Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?!


?