Тәрәддөд вә шөбһә (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Тәрәддөд вә шөбһә
АВТОР Габдулла Тукай

Тәрәддөд вә шөбһә


Бер шытырдауны ишетсәм, аузыма җаным килә;
Уйлыймын: «Шелтә кыйлырга әллә вөҗданым килә?»

Аптырый: юк изге эш ятканда да, торганда да;
Эш кушарга каршыма һәрдәмдә шайтаным килә.

Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем? Уйласам:
Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә.

Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
Бер мәләктән яки шәйтаннанмы илһамым килә?

Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук аурыйм бугай:
Бер-бер артлы рәтләнеп, мәйданга диваным килә.

Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа;
Бер шигырь язсам гына, җәннәт вә ризваным килә.

Һәр каралткан кәгазем дә санки багъ, бостан була;
Һәр хәрефтән каршыма вилдан вә Гыйльманым килә.

Шигъреми яздым: басылды; мин тагын зур кайгыда:
Фикремә юк-бар белән исмемне игъланым килә.

Һич риза булмыйм үземнән, язганымнан соңра мин;
Һәр заман күз алдыма кимлек вә ноксаным килә.

Кайвакытлар һәр сәгадәттән өмидемне өзәм, —
Әллә кайдан шунда икъбал атлы чулпаным килә.

Ялытырый ул күкләремдә, күп өмидләр арттыра:
Күз яшем сөртергә гүя назлы җананым килә.


?