Тәртипсез малай

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галимҗан Гыйльманов

Тулы исеме Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы
Һөнәре язучы


(Хикәя)

Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде. Дөресрәге, аны кемдер төртеп кертеп җибәрде. Малай артыннан ук кызарынган-бүртенгән Самига Гариповна күренде.

— Марат Кәримович!.. Бүгеннән китәм, китәм!.. Үтерәләр болар мине. Кара син аны!.. Дәрес буе астан әдәби китап укып утырган бит... Егерме ел укытып, минем дәрестә беркемнең дә кулы парта астына төшкәне булмады. Ә бу китап укып утыра! Китәм!.. Йә мин, йә ул... Кара, кара, кызармый да бит үзе...

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Самига Гариповна, кулына килеп кергән беренче урындыкны эләктереп, Маратның каршысына ук килеп утырды.

Мәктәп директоры завучның болай тузынуын беренче тапкыр күрә иде. Хәер, уку елы башланганга да бер генә ай бит әле... Марат белә, директор таләпчән булырга һәм танавын мышкылдатып торган менә бу малайга берәр җәза уйлап табарга тиеш. Тик нидән башларга соң сүзне? Әти-әниеңне чакыртабыз, дип янаргамы? Хәниф абый бу вакытта басуда булыр... Әнисә апа да көнен-төнен сарык фермасында уздыра. Юк, аларны борчымыйк әле. Мәктәп эчендә генә берәр хәл кылып булмасмы? Әйтик, мәктәп линейкасында кыздырып алырга мөмкин. «Кармак» дигән стена газетасына карикатурасын төшерергә була. Алай дисәң, ул газетаның рәссамы Илһам үзе түгелме соң әле? Җәй көне оештырыла торган турпоходтан калдырыргамы? Юк, бу да барып чыкмаячак. Илһам болай да җәй буе әтисе комбайнында ярдәмче булып эшли ич! Лагерьга да, сәяхәтләргә дә барганы юк. Җиде балалы гаиләгә аның эшләве дә ярап куядыр шул... Нишләргә соң әле?.. Әмма болай гына да калдырырга ярамый. Уңган булса да, тәртипсезлеккә дә тәртипсез инде анысы. Әнә бит, директор каршында торган килеш тә артына нәрсәдер яшереп маташа...

Тынлык озаккарак сузылды. Ни дә булса эшләргә кирәк. Әнә, Самига Гариповна да өнәп бетерми бу паузаны...

— Илһам бит әле синең исемең?

Озаккарак сузылган тынлыкка инде күнегеп, балалык кызыксынуын яшерә алмыйча як-ягына карана башлаган Илһам директор тикле директорның шулай йомшак эндәшүен көтмәгән иде, ахры. Бермәл тын торганнан соң гына:

— Ыһы... — дип сузды.

— Биология дәресендә нигә чит китап укып утырдың? — Марат сорауның артык рәсми, ясалма чыгуын аңлады. Ләкин малайны ачыктан-ачык әңгәмәгә алып керергә нәрсәдер комачаулый иде аңа.

Яшь директор, үзе дә сизмәстән, күз карашы белән бүлмә эчен йөгереп үтте һәм... завучның җанны өшетердәй салкын карашы белән очрашты. Бераз сынаулы, бераз шелтәләүле шушы караш күңеленең, теленең ачылып китүенә ирек бирми икән.

Самига Гариповна Маратны аңлады. Карашларын тәрәзәгә күчереп, бермәл тын калып торды да, урыныннан дәррәү кузгалып, чыгып китте.

— Димәк, сиңа Самига апагызның дәресе ошамый инде? Малай җавап кайтармады.

— Нигә ошамый?

— Нигә дип... Сания Гариповна этләрне акылсыз ди, ә аларда кешедәге кебек үк акыл бар. Минем Акбай әйткәннең барысын да эшли. Былтыр кош оясыннан карга баласы егылып төшкәч, янына беркемне дә китермичә саклап торган. Мин менгереп куйдым...

— Кайсы дәресләр ошый соң сиңа?

— Тарих белән физкультура.

— Ни өчен?

— Тарих... Анда Спартак турында язалар... Аннары герой малайлар хакында да... Ә физкультура көчле булырга өйрәтә.

Директор урыныннан торды. Чишеп булмаслык катлаулы мәсьәләгә юлыккан кеше төсле, күңеленнән нидер исәпли-исәпли, бүлмә буйлап йөреп китте. Аннары кызу-кызу атлап Илһам янына килде, аның артына яшереп тоткан китабын кулына алды.

Бу — Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты?» исемле китабы иде.

Менә сиңа мә! Мәктәпнең иң тәртипсез малае Павкага гашыйк икән ләса! Әгәр шулай булса, бу бер дә начар түгел...

— Ничек соң?

— Нәрсә?

— Китап, дим, ошыймы?

— Ыһы!

Сүз китапка күчкәч, Илһамның күзләре очкынланып китте. Ул башын күтәрде, кыюланып, тураеп басты.

— Укып чыктыңмы соң?

— Юк, менә география дәресендә...

— Болай килешик без синең белән, Бариев. Бүген үзеңә каты шелтә эләкте дип уйла. Моннан соң дәрес вакытында китап уку бетсен. Очкыч ясап утырганыңны да ишетмим. Нәсим урындыгына кнопка да куйма...

— Нигә, әләкләмәсен башка...

— Ә син әләкләшергә юл калдырма. Кыскасы, шулай килешсәк кенә без Павка Корчагинның үлемсез тормышына лаек булырбыз. Ну, килештекме?

— Килештек, абый!..

— Ә хәзер бар... Тик онытма, китапны укып чыгу белән туры минем янга кер. Сөйләшәсе сүзләр бар, ярыймы?

— Ярый, абый!

Илһам күңеленә мөлдерәмә тулган сөенечен башка яшереп кала алмый иде инде — бүлмәне балкытып елмаеп җибәрде. Аннары, китабын куенына кысып, ишеккә йөгерде. Малай артыннан ачылып-ябылган ишектән мәктәп завучының ачулы йөзе генә күренеп калды.

15 сентябрь, 1990 ел.