Тузганак

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Тузганак

(Светлана Гыйльметдинова әкияте)


Яшәгән, ди, бер Тузганак. Аягы аның бик төз һәм бик озын булган, ди. Башы хәйран да купшы, сырлы-сырлы ямь-яшел яфраклары, җилпәзәдәй булып, җиргә үк җәелгәннәр, ди.

Тузганакның матурлыгына барысы да соклана икән.

Бервакыт Каз үләне:

— Бигрәк күркәм инде сезнең бүрегегез! — дип куйган. Тузганак үзенең матурлыгын үзе дә белә икән, бу сүзләргә исе дә китмәгән аның. Берни дәшмәгән.

Каз үләне исә аның купшы бүрегенә тагын бер генә мәртәбә күтәрелеп караган да җиргә иелгән. Гарьлегеннән елыйсылары килгән аның. Бигрәк инде, сөйләшмәгән дә була...

Якында үсеп утырган Әрекмән дә, үзенең олы-олы салпы яфракларын рәтли-рәтли, Тузганакка сокланып карап торган.

— Әйе, бүрегегез бик килешле,— дигән ул калын тавышы белән.

Карт Әрекмәнне кем генә белми икән! Аның турында бик зирәк дигән фикер таралган, һәм күпләр олылыйлар икән. Шуңа күрә Тузганак та аның сүзләрен илтифатсыз калдырырга батырчылык итмәгән.

— Әйе шул! Бүрегем бик матур шул!—дигән.— Ансыз яши дә алмас идем мин,— дип тә өстәгән.

Бу сүзне ишеткәч, Әрекмән елмаеп әйткән:

— Юкка кайгырасыз. Бүрексез яшәве читен түгел, менә башсыз яшәве кыенрак.

Тузганакның моңа хәтере калган — калуын, тик озын-озак сүз көрәштереп тормаган. «Әйдә, лыгырдасын шунда»,— дип кенә куйган. Әрекмәннең сүзен санга сукмаган.

Нәкъ шул чакны җил күтәрелгән, һәммә үлән куркудан күзен йомган. Бераздан керфекләрен ачып карасалар... ни күрсеннәр— һавада җиңел-җиңел парашютлар очып йөри, ә Тузганак яланбаш калган. Аның шәрә башы майлы кабартма төсле ялтырап тора, баш тирәли ямь-яшел сакаллар салынган. Тузганак үзенең матур бүрегеннән күтәрелгән парашютларга моңсуланып карап тора, ләкин бу хәлнең ничек булганын, ни рәвешле бүрексез калуын аңларга башы җитми аның. Бик тә инде кызганыч булып калган Тузганак. Каз үләне аңа берәр җылырак сүз әйтмәкче, күңелен күтәрмәкче булган.

— Бер дә кайгырмагыз. Без сезгә икенче бүрек табарбыз,— дигән ул.

Карт Әрекмән генә дәшмәгән.