Туган як (Татар Баганы)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Ләйсән Хуснутдинова


Туган як.

Туган як, туган җир! Нинди ягымлы, кадерле, җанны иркәли бу сүзләр. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, ниләр генә кылмасын, аның юллары туган ягы белән барып тоташа.

Кендек каны тамган туган җире гомер юлында аны һәрчак озата бара, яшәргә көч, дәрт – дәрман бирә. Туган җир – ул кайтсаң да, китсәң дә ак теләктә калучы ана сыман, кулларын каш өстенә куеп, күзләрен юлдан алмыйча көтә дә, каршы да ала, озата да.

Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган җирсез күз алдына китереп булмый торгандыр.

Әйе, һәркемгә якын, газиз үзенең туган ягы, туган җире. Минем туган җирем, Чистай районы Татар Баганалысы! Искиткеч матур, гүзәл безнең туган яклар! Авылым табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Тирә ягын кара урманнар, киң кырлар, болыннар, елга һәм күлләр бизи. Авылымның нәкъ уртасында Мәчет балкып тора. Иртәнге азан тавышы еракларга ишетелеп безне үзенә дәшә сыман. Мәчет белән янәшә генә челтер – челтер саф сулы Балтай бабай чишмәсе ага. Авылым янәшәсендәге урманнардан җәй буе кошлар тавышы өзелми. Авылымның кешеләре дә гүзәл! Аларга тырышлык,уңганлык, гаделлек, киң күңеллелек хас. Әнә шуңа күрә дэ туган як гел үзенә тартып тора да инде.

Кеше тормышында туган як зур роль уйный. Минемчә, туган якны хөрмәт итү һәм аны саклау – һәр кешенең изге бурычы.