Туган авылым – Чокалым

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Туган авылым - Чокалым

Минем Ватаным-Россия, әмма һәр кешенең үз "кече Ватаны"бар-ул туган һәм үскән урын. Минем өчен бу Иске Чокалы авылы. Иске Чокалы Чүпрәле районының аерым авыл җирлеген тәшкил итә. Чүпрәле районының урнашуына килгәндә, ул республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан, Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш. Район 19 авыл җирлегеннән тора.

Туган як турында сөйләгәндә, Чүпрәле районы-ил һәм республиканың татар дөньяви шигъриятенә нигез салучы Габделҗаббар Кандалый, аның бабасы Каракитә авылыннан булган ; бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани, Иске Чокалыдан әнисе ягыннан бабасы булган бөек татар галиме; тарихчы һәм педагог Һади Атласи – Түбән Чәкедә туып – үскән; Яңа Задур авылыннан танылган мәгърифәтче Шиһабетдин Әхмәров кебек күренекле шәхесләренең туганлык элемтәләре булган урын. Биредә Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Шамил Рәкыйпов, Кыям Миңнебаев, Роберт Рәкыйпов һ.б. кебек татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре, артистлар-Ринат Таҗетдинов, һидият Солтанов, Алсу Гайнуллина, эстрада - җыр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр – Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Илсур Сафин (Илсаф), Рәфыйк Таҗетдинов, Алсу Әбелханова һ.б туган.

Районыбыз Советлар Союзы Геройлары- Зариф Алимов, Семен Уганин, Нурулла Фазлыев, Исмәгыйль Хәкимов, Петр Юхвитов һәм Дан орденының тулы кавалерлары Зиатдин Арсланов һәм Григорий Семенов белән горурлана. Россия Герое- Газинур Хәйруллин.

Югары хезмәт уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Геройлары Лазарь Дергунов, Әхмәтгәрәй Абдреев, Усман Алиев, Абдулла Сабирҗанов, Александр Мокшин, Сергей Немасев, Равил Низаметдинов булдылар. СССР авиация сәнәгатенең элекеге министры Петр Дементьев ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Җиребездә булган бар нәрсә миндә хөрмәт һәм горурлык хисләре уята. Әмма Ватанга булган тирән мәхәббәтне аның янәшәсендә яшәүче кешеләргә битараф кеше кичерә алмый. Үз илеңне ярату , ә аны яратырга кирәк. Нәкъ менә аңа үз Ватанының чын уллары, күп кенә бөек кешеләр гомерен багышлаган. Халык-ул минем районымның төп байлыгы. Мин бигрәк тә тынычлыкны, дуслыкны, үзара аңлашуны, җиребездә хакимлек иткән татулыкны һәм боларның барысы да үзебездән торуын аңлыйм.

Әгәр без кече Ватаныбызны ихлас күңелдән яратсак, ул безгә шулай ук җавап бирә: туган урыннарыбыз күңелләребезгә шатлык һәм тынычлык өсти, ышаныч бирә, бөек эшләргә рухландыра. Туган якта барысы да матуррак, чиста кебек тоела. Нәкъ менә туган табигать безгә иң якты хисләр бүләк итә, кырлар, урманнар һавасын суларга, үтә күренмәле елгаларның төзелеше белән сокланырга, кабатланмас күк йөзе белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Туган яктагы кояш та иң якты, кыш көне кар да иң күркәм, җәйге яңгыр да иң җылы. Туган авылым! Син нинди якын һәм кадерле йөрәккә. Синдә бит безнең туган йортыбыз, нигезебез урнашкан. Һәр авылның үзенә хас булган урыннары кебек, безнең Иске Чокалының да шундый урыннары күп. Сокланып туймаслык болыннар, челтерәп ага торган чишмә суы, камыш белән капланган сазлыклар, куе әрәмәләр, елга үзәннәре, авылыбызның кырлары-басулары, җәйләрен чәчәккә һәм җиләккә күмелгән аланнары-бары да күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга, аның туфрагына мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, кайларда гына йөреп, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, үзебезнең туган авылыбызның гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый. Туган авылыбызның һәр сукмагы, агачы, кешесе күңелгә якын.

Иске Чокалы авылы Чүпрәле районы үзәгеннән көньякка таба 9 км ераклыкта, табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан. Кайбер тарихи чыганаклар буенча, авылга беренче нигез салучы булып Төмәнчилце бабай исәпләнә. Алтын урда таркала башлагач, күп кенә мишәр кабиләләре мөстәкыйльлеккә омтылганнар. Алар яңа җирләр эзләп тапканнар, бигрәк тә Төмән тирәләреннән күченеп , безнең якларга килеп чыкканнар. Шуңа күрә безнең авыл нигезенә беренче урнашучы бабайны Төмәнчилце, ягъни Төмәннән килгән кеше дип йөрткәннәр. Казан ханлыгы чорында ук инде “авыл” дип әйтерлек торак пункт булган. Авылга Чокалы исеме бирелүгә карата карт бабайларның телдән- телгә сөйләнеп килгән дәлилләрен китерә алабыз. Чик буе ныгытмалары акрынлап авылга әйләнә. Ул “чик буе авылы”, “Чик авыл” дип атала башлый. Күршедә яшәгән чувашлар аны “Чик ял” дип йөрткәннәр. Соңга таба ул гомумиләшеп Чокалы дип атала башлый һәм хәзергә кадәр шул исеме белән сакланган. Кайберәүләр сөйләве буенча авылыбызга беренче нигез салучы Чокалый атлы кеше була. Авылның каберлекләренең күп булуы да аның күп гасырлык тарихына дәлил. Иң борынгы зиратны “Ташлыкай бабай” зираты дип атаганнар. Аны “Изге кабер” дип ихтирам итәләр. Ул авыл башланган җирдә, тау итәгендә урнашкан. Бәлки, бу Ташлыкай бабай беренче күчеп утыручы булгандыр. Икенче зират-Караңгы оч зираты. Өченчесе-Урталык, дүртенчесе-Югары оч зираты. Бишенчесе-чуашныкылар очында булган.

Ш.Мәрҗани дә үзенең китабында әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсен Иске Чокалы авылына бәйли. Аның әнисең әтисе безнең Иске Чокалыдан, шушы авылда җирләнгән. Шуңа да безнең як халкы, “гәрчә монда тумаса да”, нәселенең кендек каны тамган безнең җирләрне якын итеп, бабаларының каберләренә кайтып дога кылуларын белеп, аны үз якташлары итеп күрә. Мона дәлил булып, 2013 елның 27 августында, Иске Чокалы авылында- гомерендә төрле хәлләр күргән, күп вакыйгалар башыннан кичергән, киләчәк буыннарга гыйбрәт һәм үрнәк булырлык, һәм дә мактаулы, горурланырлык күп эшләр эшләгән Мәрҗани хәзрәтләрен искә алу көне үткәрелде. Мәрҗанинең анасы тарафыннан бабасы мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек Чокалы авылыннан була. Бу көнне авылыбыз мәчете бакчасына ташһәйкәл куелды. Анда мондый юллар язылган: Хөрмәтле газиз авылдашыбыз мәгърифәтче татар галиме Һарун бин Баһаведдин (Шиһабеддин Мәрҗәнинең) әнисе Хөбәйбә ягыннан бабалары Габденнасыйр бин Сәйфелмөлек бин Мозаффар бин Мортаза бин Гали бин Йосыф әс-Сөмбери әл-Чокали нәселенә хатирә ташһәйкәле Рухларына “Фатиха”. Бу көнне авылыбыздан читтә яшәүче авылдашларыбыз, нәселләре Мәрҗанигә барып тоташкан кешеләр, бик күп кунаклар кайтты. Башкалабыз Казаннан да бик күренекле вәкилләр катнашты. Шулардан: Камил хәзрәт Сәмигуллин, Разил Вәлиев, Рабит Батулла һ.б. Шулай ук районыбыз җитәкчеләре, башка авыллардан да хәзрәтләр килделәр. Бәйрәмнең икенче өлеше корбан ашлары белән дәвам итте. Теләге булган күп кенә авылдашларыбыз корбан чалдылар. Ш.Мәрҗани безнең якларга ике мәртәбә кайта. Беренче мәртәбә 1848 елда Бохарадан кайткач, икенче кайтуыннан соң болай дип язган:”1860 елда бөтен гаиләм белән икенче тапкыр Тау ягына сәфәр кылып, Чокалы авылында бабабыз мелла Сәйфелмөлек бине Мозаффар һәм әбиебез Бибирәбига Мөслим кызы, Бизнә авылында бабабыз мелла Мозаффар бине Гали һәм башка якыннарыбызның каберләренә зиярат кылдык” (“Мостафадел....360 бит)

Авылыбыз елгасының сул як ярында инде күп еллар бик борынгы чишмә бар. Чишмәгә элек-электән җирле халык яратып йөри. Чишмәгә якын киләсең - синең күзеңә искиткеч табигать пейзажы ачыла. Бу авылыбызның төрле яшьтәге кешеләрен үзенә тартып торучы уникаль почмагы. Аның суы гаҗәеп чиста. Безнең барыбыз да яраткан бу чишмә суы шул ук вакытта файдалы да, шифалы да. Ата-бабаларыбыз сөйләвенчә, бу су һәрвакыт йомшаклыгы белән аерылып торган. Чишмәләр табигатьнең стратегик объектлары булып тора. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта алар халык өчен эчә торган суның табигый чыганаклары булып хезмәт итә алачак. Ш.Мәрҗани ике тапкыр әнисенең авылында (1848 һәм 1860 елларда) туганнарының каберләрендә булганда шул чишмә суын эчә. Чишмә-ул су чыганагы гына түгел, ул-искиткеч мирас, барлык буыннар өчен искиткеч бүләк. Шуны күздә тотып без авылыбыз чишмәсен төзекләндереп, яңартып , чистартып җибәрдек. Аңа “Мәрҗани чишмәсе” дигән исем бирдек. Бу-патриотизм, гүзәллек, табигатькә сак караш тәрбияләү чарасы. Яңартылган, төзекләндерелгән чишмә янында авыл халкы белән төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Башкарылган эш мисалында үсеп килүче буында туган якка карата мәхәббәт, экологик культура тәрбияләнә. Иске Чокалы бик борынгы авыллардан саналып, мәдәният, сәнгать, әдәбият һәм мәгърифәтчелек хәрәкәтеннән һич тә читтә калмаган.

Туган авылыбыз халкы акыллы, талантлы, эшчән, авырлыкларны җиңеп, алга баручы батыр ул һәм кызлар үстергән. Монда туып үскән зур галимнәр, хәрби, промышленность, авыл хуҗалыгы, культура, мәгариф ,сәламәтлек саклау, спорт һ.б. тармакларда эшлиләр яки эшләгәннәр. Шундыйлардан: Гафуров Руханил Кадыйр улы, Туктамышев Кадир Загретдин улы, Гайнетдинов Марс Лотфулла улы, Айметдинов Әсәт Мөхетдин улы һәм бу исемлекне тагын да бик озак дәвам итеп булыр иде.

Авылыбызның өлкәннәре риваятьләр сөйләве буенча, бик борынгы заманда Алып батыр(40 аршинлы) кешеләр яшәгән булганнар. Басу уртасындагы юлда үр-марлар дип йөртелә. Икенче төрле бүгенгесе көндә дә бу юл “марлар юлы “дип атала. Бу мар шул 40 аршинлы кешенең чабатасыннын кагып калдырылган туфрактан өелгән. Ул ял итергә утырган да, чабатасын каккан диләр. Ул вакытлар үтү белән ,әлбәттә җәелә барган. Аның адымы шул кадәр зур булган, икенче чабатасының туфрагы күрше авыл очына кадәр җиткән.

Авылның җир биләмәләре калкулыклардан тора. “Чынлы башы”-дип аталган калкулык бар. Чынлы елгасы башланып киткән урын булганга шулай аталган. Авылның төн ягындагы калкулык-“карамал “дип йөртелә. Монда уңыш бик уңган диләр. Уңыш , димәк- мал. “Сәмүк мулла” исемле күл булган. Бу күлдән Сәмүк исемле мулла гел печән чаба торган булган. Һәм бу күл шул исем белән аталып калган.

Бер тау “чия тавы” яки “чияле тау” дип атала. Тау битендә ике чия куагы сакланып калган. Бик борынгы заманнарда монда йортлар булган диләр. Авыл халкының иң электән килгән балта остасы, итек тегүче, кием тегүче осталары булган. Шулай ук сирәк очрый торган осталар скрипка һәм гармун ясау. Бу осталар бөтен тирә-якка билгеле булалар. Алар- Низамов Хисаметдин һәм Низамов Афзал. Авылның көнчыгышына урнашкан ике урам кешеләре самовар төзәтү-ремонтлау, калайдан чиләк ясау, түбә ябу, эретеп ябыштыру осталыгына ия булганнар. Татарстан, Идел буе өлкәләренә дә хезмәт күрсәткәннәр.

Авылда су тегермәннәре эшләп торган. Алар Хәйретдинов, Галиев, Әбдрәшитов тегермәннәре булган.

Сәгать, радио, телевизор, кер юу машинасы, суыткыч һ.б. ремонтлаучы, фотага бик оста булучы атаклы мастер Айнуллов Фәһимне атап китәргә була. Безнең Чүпрәле ягы урманнарга, суларга һәм болыннарга бик бай булмаса да, туган ягыбызның зур булмаган урман полосалары бар. Безнең урманыбыз, үзенең яме һәм һавасы белән зур урманнардан бер дә калышмый. Олылардан ишетеп беләбез, сугыш елларында, урманнар күпме авыл халкын ачлыктан алып калган. Ятим ач-ялангач авыл балалары урманның кып-кызыл җиләкләрен, сап-сары чикләвекләрен, татлы бөрлегәннәрен, авызга кабу белән эрегән каен җиләкләрен, балтырган –кычытканнарын ашап исән калган. Озак еллардан бирле безнең авыл халкының буыннан –буынга күчеп килгән бәйрәме бар. Ул-урман бәйрәме. Елга бер мәртәбә май аеның 28 числосында яки искечә майның унбишендә, куаклар яфрак яргач, үләннәр яшәреп, матур итеп чәчәк аткач, халык урманга барган. Олылар урманга барып, урманның саф һавасын сулап, Алладан саулык сораганнар; үзләре белән берәр каен себеркесе һәм урман үләнен җыеп алып кайтканнар. Кышын авырган вакытларда үзләрен урман үләне белән дәвалаганнар.Яшь балалар да үзләренең әби һәм әниләре белән урманга килеп, анда төрле уеннар уйнаганнар, көлешеп, җырлап, яшел үләндә тәгәрәп ял иткәннәр. Ә зур яшьтәгеләр-егетләр һәм кызлар-гармуннарда уйнап, җырлап-биеп бәйрәм иткәннәр. Төрле чәчәкләрдән букетлар ясап, өйләренә алып кайтканнар. Кыскасы, авыл халкы өчен унбишенче май саулык һәм дәвалану көне- бүгенге көндә дә - Урман бәйрәме булып санала.

Элек безнең авыл зур булган булса, хәзер инде күп урамнары бушап бара. Шулай да бүгенге көндә авылда 600 кеше исәпләнә. Авыл халкы күтәренке күңел белән эшли һәм яши. Йортлар газлаштырылган, су үткәрелгән, юллар ремонтлана. Һәрбер йортның җимеш бакчалары , умартачылык белән шөгылләнүчеләр бар. Заманага яраклашып шәхси эшмәкәрләр, күмәк хуҗалыклар акрынлап үз эшләрен, җирләрен булдырып, матур гына эшләп киләләр, халыкны эш белән тәэмин итәләр. Бәйрәмнәрдә бергә очрашып ял итү өчен мәдәният йорты эшләп тора, шунда ук күңелләргә рухи азык бирүче китапханә урнашкан. Балаларыбыз иркен, матур мәктәптә белем алалар, балалар бакчасы гөрләп тора. Халкыбыз матур, шатлыклы, мул тормышта яшәсә, авылыбыз да үсәр һәм нык булыр.

Тормыш юлларымда иң кадерле Якыным син минем-туган йорт. Һәркемгә дә туган авылы якын Йөрәкләрдә мәңге калырлык. Бер елмаеп бакчы, туган авыл! Йөрәгемә җыйдым назларың. Синдә генә өмет-хыялларым Йолдыз булып балкы, Чокалым!