Эчтәлеккә күчү

Тормышмы бу?

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

ТОРМЫШМЫ БУ?

«Бер шәкертнең хатирәләре» дигән исем берлә кулыма төшкән шул дәфтәр безнең тормышымызның иң жәрәхөтле җирләрене ачканга, бик күп яшьләремезнен тереклегенә охшаган бу бәхетсез шәкертләрнең буш, мәгънәсез гомеренә карау минем күңелемдә дә шул: «Тормышмы бу?» дигән сөальне китергәнгә, үзем хәл кыла алмаган шул мәсьәләне, бәлки, укучыларым хәл кылыр, мин жзвап таба алмаган сөальгә, бәлки, анлар табар дип, шул «Тормышмы бу?»ны китап итеп бастырырга уйладым. Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый

1[үзгәртү]

Без хәзер әти берлә чәйдән кайттык. Чәй эчкәндә, бербуйдан бүлмә ярыгын кайчылар, чыралар берлә зурайтып, кызлар карап тордылар. Мине быел карчыклар да: «Зураеп кайткан, егет булган»,—диләр. Булганмын шул! Элгәре мине маңка сарыгы дип мыскыл итә торган күрше кызлары, минем берлә су буйларында бәпкәләр саклаучы Миңлебай кызлары бары да миннән качалар. Күрше хатыннары да, мине күргәч, яулыкларының очларын тешләренә кабып, минем берлә исәнләшмичә китәләр. Карчыклар да: «Зур булды инде, Алла хәерле бәхет бирсен, атаң урыннда картай»,— сүзләренә, әни алдында мине кызартып: «Матур бикәч бирсен!» — диләр. Урамнардан үткән вакытта да кешеләр: «Нинди зурайды, әле генә малай иде, шәһәр суы килеште»,— дип сөйләп калалар. Мине күрү берлә тәрәзәләргә кызлар атылалар. Чыннан да, мин шул хәзер кызлар кызыгырлык егет булганмын, ахры. Кызлар карый башласа, үземнең йөрәгем сирәк сикерә башлый. Бик якыннан карасалар, колакларым, битләрем ут кеби яна башлый. Бүлмә ярыгы аркылы «фәлән» кызлар күзе берлә күзем очраса, никадәр карыйсым килсә дә, ихтыярсыз күзем түбән төшә. Мин аларнын күз карауларына каршы, әллә нәрсә эрегән кеби булып, йомшарып-изрәп китәм. Әллә нәрсә оят кеби була, үземне үзем били алмый башлыйм. Тәннәрем калтырый башлый, аяк өстеңдә басып торырга хәлем калмый. Шуның өчен мин кызларны үзләре караганны белмәгәндә яшеренеп карарга яратам. Ул вакытта мин озак иттереп, айларның һәр гьзаларын карап бетерәм. Айларның йөзләрен, күзләрен, кашларын, керфекләрен, авызларын, иреннәрен, билләрен, күкрәкләрен җентекләп карыйм. Айларның шул авызларыннан үбәргә, билләрен кочарга фаразына чумам. Айларның хыяллары берлә кочына, уйнаша башлыйм. Ләкин айларның минем каравымны сизүләре минем бөтен кәефемне боза. Мине башына салкын су койган кеби итеп, баягы фараз кыз урынна исән, терек, селкенә вә хәрәкәтләнә торган кызны китереп бастыра. Мине, тагы айлардан оялыпмы, куркыпмы, күземне алырга, яисә анлар күрми торган кечкенәрәк ярыктан карарга мәҗбүр итә. Мин кайвакытта шул кызлар берлә күзем күзгә очрашкач, күз кысарга да яисә бармак селкергә дә уйлыйм. Ләкин вакыты җиткәч, күземнең кабаклары кадаклап куйган кеби селкенми, бармагым урынннан кузгалмый. Мин үземнең булдыра алмавым өчен үземне шелтәли башлыйм. Ахырдан: «Ярый әле, селекмәү яхшы булды, ул әнисенә әйтер иде. Әнисе минем әнигә әйтеп, мине оятлы ясар иде»,— дип шатланам да. Тагы, шуның өстенә, кызлар берлә уйнашу бит яхшы эш түгел! Әти берлә безнең мөнәсәбәтебез яхшы. Әти миннән әллә ничә сүз сорады. Мин һәммәсенә җавап бирү генә түгел, әти берлә моназарә кылышып китеп, әнине куркыттым да. Ләкин җәй көне өйдә бер эш тә булмау уңайсызрак. Күңел берлә әллә ниләр эшләсе килә. Нишлисен, эш юк! Йөрешергә-нитәргә дә кеше юк. Мужик малайлары берлә уйнап йөрергә миңа килешми дә инде. Мин — Казан шәкерте. Егетләре берлә йөрергә тагы килешми. Анлар сон ни беләләр! Анлар шул бик җамидләр. Кызлар берлән йөрергә тагы шул баягы бер... 28 нче май, 1895 нче ел

2[үзгәртү]

Ягъмурдан соң көн матураеп китте. Мужиклар бары да эчләреннән бәйрәм итәләр. Бүген көн буе кулларына таяк тотып, мужик картлары ашлык карарга баралар. Сабан ашлык кырында хәзер кара җирләр бер дә калмады. Бөтен кыр ямь-яшел күренә. Арыш кыры азрак дул-кынылана да башлады. Безнең бакча да матурланып киткән. Мескен агачлар бу арада бик моңаеп торалар иде. Бүгенге һавалылыкларын күрсәң, исен китәр! Кичәге тузан берлә буялып беткән яфраклар бүген зөмрүд кеби ямь-яшел торалар. Кичә үләм-үләм дигән кеби тора торган агачлар бүген, яшь егетләр кеби, яшел яфраклары берлә шаулашып торалар. Тәмле иттереп юеш исе килә. Мин ындырга барып кайттым. Андагы үләннәр дә бик матураеп үсәргә хәзерләнеп торалар. Күрше ындырда Шакирның ике кызы ындыр табагы ябып маташалар иде. Мин килгәнне күреп, бүре кеби, куышка керделәр. Безнең якка чыга торган читәнне шытыр-шытыр сын-дырып тишекләр ача башладылар. Мин куыш янына бик киләсем килсә дә, бара алмадым. Яхшы түгел, йә шунда аналары бардыр, яисә күрше ындырдан, йә авылдан бер-бер кеше күрер. Үзләренең куышта икәнлеген белдерер өчен кеби кычкырып көлешәләр. Мин анлар чыгып киткәч кенә куыш янына килеп, ярыктан карый башладым. Эчемнән анлар берлә сөйләшергә уйладым. Ләкин ничек сүз башласы? Ничек? Тагы бит алар — икәү! Исеме берлә: «Фәхриҗамал!» — дип дәшсәң, берсенең хәтере калыр. «Миңлесылу!» — дип дәшсәң, икенчесенке. Миңлесылуы куышка керде дә минем тарафка сәнәге берлә чүп ыргытты. Әллә белеп, әллә белмәенчә, ләкин мин куркып киттем. Мин бик озак уйлап торганның соңында: «Миңлесылу җаным!» — дип дәштем. Ләкин үз тавышыма үзем куркып, теге ишеткәнне-ишетмәгәнне белмәенчә дә торып, ындырның теге ягына киттем. Менә анлар үзләре сөйләшә башласалар иде! Фәхри карт зияраттан кайтышлый минем яныма туктап кәефне изде. Кызлар ындыр табагын ябып бетереп кайтып киттеләр. Мин дә Фәхри карт берлә, аның киленнәрен яманлаганын тыңлый-тыңлый, өйгә кайттым. Бүлмәдә әни янында әллә нинди хатыннар чөй эчәләр. Менә элгәрерәк булса, мин дә шунда сәке янына утырып кына чөй эчәр идем. Хәзер шул инде юк. Мин менә шундый хатыннарның бертуктамаенча гайбәт сатуларын яратам. Бүген тагын көн үтә. Эш юктан, ичмасам, намазга барып килим. Анда да буш, әллә нәрсә тулмаган кеби күренә! Берәр көннән, булмаса, әбиләргә кунакка барып килергә кирәк. 3 нче июнь, 1895 нче ел

3[үзгәртү]

Көтмәгән җирдән мулла җизниләр килеп төште. Өй бераз җанланып китте. Кичә кунаклар янына дип авылның байгураларын ашка чакырдык. Мин хуҗа кеби булып ашлар ташыдым. Мулла җизни берлә түбән оч мулласы саилченең сәламен алу тиешме-түгелме хакында бик каты моназарә кылыштылар. Ахырдан, аш уртасында, әти китап киштәсеннән «Ибне Габидин»не алдырып, шуннан сәлам алуның тиеш түгеллеге хакында гыйбарә күрсәтте. Ул шуннан соң үзе дә көлеп куйды. Эченнән үзенең шул яшь муллаларның бәхәсләрен тиз хәл кылуына бераз һаваланды булырга кирәк. Байгуралар да бер-берсенә карашып, акрын гына: «Бу бүтән шул, бүтән!» — дип, әтине мактый башладылар. Берсе акыртын гына: «Тирә-якта бер инде!»—диде. Яшь муллалар да, әтигә бик кызыккан кеби, әллә нинди бик олуг кешегә караган кеби карыйлар кеби күренде. Безнең әти шәп инде. Ул нәхүне белә, мантыйкны белә, фикъһен белә, гарәпчә бик оста, фарсыча бик оста. Шуның өстенә бик динле, бик ихласлы, бик яхшы. Яшь муллалар кеби, базардан базарга йөреп вакытын уздырмый. Әллә ниләрне хәйлә итеп, авылдан авылга кунакка йөрми. Өч тәңкә акчага бөтен динен сатып, теләсә кемнең хатынны аерып җибәреп, теләсә нинди хатынга никях укымый. Аның бар белгәне — мәсҗед берлә мәдрәсә. Шуның өчен шул аны мәхәллә халкы да ярата, тирә-як халкы да олылый. Мине дә әтисе төсле булыр диләр. Аштан чәйгә калган кешеләр арасында мин, туп атып болыттан ягъмур яудыруларны һәм дә Төрек берлә Англия политикасын сөйләп, үземнең мәгълүматым күплегенә исләрен китәрдем. Ахырдан солтанның, гакыллылыгы берлә Викторияне алдап, Мисырны кайтарып алуын сөйләдем. Муллалар, мужиклар мөселманның кяферне җиңүенә бик шатландылар. Әти шуннан соң мөселман мәмләкәтләренең таралуы, Бохараның китүе, Шамилнең җиңелүе, Төрекнең мәгълүб булуы хакында фикерләрен сөйләде. Айларның барысының да сәбәбе «низам» дигән булып, башка падишаһларга ияреп китеп, шәригатьне аяк астына таптау, имеш. Мин кич берлә, әтиләр намазга киткәч, әниләр, Шәрифә абыстайлар берлә чәй эчтем. Айларга мәдрәсәнең ниңдилеген, шәкертләрнең ничек торуларымы сөйләдем. Сөйләгәндә, әлбәттә, үземезнең мәдрәсәнең шәкертлә-рсне, хәзрәтен мактап, башка мәдрәсәләрне яманлап сөйләдем. Иңде безнең мәдрәсәдә дә усал, начар шәкертләр бар барын да, мин иңде айларны башка мәдрәсәләргә багышлап сөйләдем. Ахрысы бит үз мәдрәсәңнең исемене сату ярамый инде. Әни шунда: «Соң, анда тәмәке тартучылар булмыймы, син тартмыйсыңмы? Мин бер дә тәмәке тартуны яратмыйм»,— дип куйды. Мин, әлбәттә, тартмыйм, мин андый эшне яратмыйм, мин эчмим, тәмәке тартмыйм, башка китап кушмаган эшләрне эшләмим. Алай гына ярамый бит, кыямәт бар. «Вәлбәгъсу бөгьдөл мәүти хак». 5 нче июнь, 1895 нче ел

4[үзгәртү]

Мин тышка чыккан җирдән, тәһарәтханә ярыгыннан, күрше кызы Галимәне карап тордым. Әни аны кунак-төшем булганга кул арасына керешергә чакырган. Ул мунчаның идәнен юып кайтышлый йорт уртасында, яшел чирәм өстендә, яланаяк көенчә чиләкләр, савытлар юа иде. Аның сызганган җиңе астында калын, тулы, былт-былт итеп тора торган беләге күренә иде. Юешләнгән күлмәге дә күкрәгенә ябышып, аның күкрәгенең кайсы төше биек, кайсы төше чокырлы идекен тәмам ачык күрсәтә иде. Ул кулы берлә ышкып-ышкып агач савыт юганда, аның күкрәкләренең лып-лып итеп селкенүе дә күренеп тора иде. Мин бик озак үземне үзем онытып шуны карап тордым. Башымнан әллә нинди уйлар үтте. Әй буның шул тулы кулларын кысып торып, таза тәнен кочакларга! Әй шуның сулаганда бер күтәрелә, бер төшә торган имчәкләренә башымны куеп торырга! Мин шуны үбәргә, кочакларга төрле уйлар кордым. Бердән хәзерлән чыгып шуны кочакларга уйладым. Ләкин, Алла сакласын, ул кычкырса яисә кеше күрсә, харап буласың бит! Шуннан ул лапас астына кермәсме дип, шунда керсә, өстенә керергә уйлый башладым. Анда да керде. Янына чыгарга вакыт җиткәч, әллә нәрсә аякларым калтырый башлады. Ихтыярым бетте, чыга алмадым. Мин тагы план корганча, ул кереп китте. Ярый әле, андый-мондый җиңелчә уйлап ташлап, кунаклар алдында оятлы булмадым. Ни уйласаң да, кызлар берлә уйнау бит гөнаһ инде! Минем болай да гөна-һым бик күп әле. Менә хәзер баягы күңел гөнаһым өчен намаздан соң тәүбә кылдым. Ләкин Галимәнең үтеп китүе тагы нәфесемне кузгатты. Усал бу каһәр суккан шәйтан, мөселманның тәүбәсен карап кына тора! 6 нче июнь, 1895 нче ел

5[үзгәртү]

Кунаклар килү файдадан хали булмады. Без инде өч көннән бирле иртәдән кичкә кадәр ашка йөримез. Минем кесә дә шактый файда итте. Кайтканга ике атна вакыт үткән, мин инде бер сум сиксән тиен акча җыйдым. Җәй шулай үтә. Казанга киткәнчә ун төнкә акча җыям. Баргач та, Аллаһе теләсә, чалбар, камзул тектерәм. Бүген түбән оч мулласына ашка төшәмез. Мулланың балдызы бунда диләр, күреп булса ярар иде. Матур, ди. Минем сәгать юклыгы кәефсезрәк. Мулла җизнинең дә, түбән оч мулласының да сәгатьләре бар. Минеке юк. Бүген көн бик эссе! Коенырга барырга бик шәп булыр иде... Унайсызрак. Ничек итеп малайлар берлә коенып йөрергә кирәк. Менә монда Казандагы кеби купальнялар булса, һәйбәт булыр иде. Юк шул. Иртәгә кунаклар китәмез диләр. Күңелсез булып калыр. Әле мулла җизниләр мунчада. Бик кызык, кунак килдисә, безнең әни мунча ягарга тотына. Кунакларны иртүк уятып, мунчага җибәреп, мазаларын китәрә. Мин шуны бер дә яратмыйм. Алай да, мунчада кызарып-пешеп беткән мулла җизни берлә лимон йә бал берлә чәй эчәргә яратам. Бүген дә мулла җизни берлә чәй эчтем әле. Йа ул күп эчә! Ничек карын ярылмый! Утыз чынаяк эчкәндер! Әнә бер мужик ат җигеп ашка алырга килде. Тизрәк хәзерләнергә кирәк. Безнең әти кеше көттерүне яратмый. Бүген тагы сигез җиргө ашка барырга. Корсак кына чыдасын инде. Акчасы күпме булыр икән? Менә бар да Очешәр тиен бирсә, кырык тиен булыр иде, ләкин күбесе өч тиен бирә яисә ике тиен. Мулла бер тиен дә бирми инде. Минем кара бүрекне әти яратмаса да, шуны киям инде. 9 нчы июнь, 1895 нче ел

6[үзгәртү]

Кунаклар киткәч, өйләр ташландык йорт кеби буп-буш калды. Кунаклар, анарның балалары берлә шау итеп, куәтле умарта кеби гөрләп тора торган өй тыныланды, монланды. Бу көннәрдәге ягъмур да, соңгы матур ачык һава да кунаклар берлә бергә китте. Кичә кичтән бирле оллә нинди, яз көне бик сирәк була торган вак ягъмур болыты бөтен дөньяны каплаган. Болытлар, башка төшәм дигән кеби, түбәннән генә акыртын гына агып, матур кук күкне, ялтыраган кояшны каплап, бөтен дөньяга моңлык, ялкаулык йоктыралар. Мин, бик озак йоклап, сәгать тугызда гына көчкә уяндым. Өй түбәсенә шыбыр-шыбыр яуган ягъмур танышлары йокы арасына кереп, әллә нинди төшләр күрсәттеләр. Чәйнең дә тәме булмады, әти, әни берлә дә сүз сөйләнмәде. Чәйдән соң нишләргә белмәенчә тышка чыктым. Тавышсыз яуган ягъмур, йокы арасында баса торган албасты пәрие кеби, мине акыртын гына һәр ягымнан кочаклый, изә башлады. Мин, үземнең нишләргә теләгәнемне белмәенчә, нишләргә дә кирәклеген уйлый алмаенча, келәт янына утырдым. Ихтыярсыз күзләрем суга туеп бетеп өстләре каралган җиргө текәлде. Җир йотып бетерә алмаган өстендәге су бөртекләрен, анлар остенә вак ягъмур төшеп, айларның төрле төсле селкенеп китеп, өстләренең шәүләләр берлә каплануларын карап торып, башымдагы фикеремнең шул ягъмур шәүләләре берлә каплануыннанмы, айларны сузып, артык алга җибәрә алмадым. Мин башымның уйсыз-нисез туктап торганын хис итеп, шул эшсезлеккө каршы нишләргәлекне уйлый алмадым. Менә әллә кайдан бак-бак дигән тавыш чыкты. Бер үрдәк артыннан берникадәр үрдәк балалары сөйләшә-сөйләшә почмакка җыелган суга таба барып, суда былчырана, быкырдый башладылар. Мин шунларнын быкырдауларын күреп, минем өчен шулкадәр кәефсез көннең анлар өчен бәйрәм булу ихтималы барын уйлап, төрле хайванның төрлечә яратуларын, төрлечә шатлануларын вә төрлечә кайгыруларын уйладым. Менә хәзер бу үрдәкләр кычкырышып-кычкырышып бәйрәм итәләр, сөйләшәләр, шаулашалар, шул ягъмур өчен Аллага рәхмәт укыйлар. Мин шул ягъмурдан туеп, үземне үзем кая куярга урын таба алмый торам. Шулайдыр шул, һәртөрле үзгәрүдән төрле халыкка, төрле хайваннарга файда була торгандыр. Корыдан кирпеччегә файда була, игенчегә зарар була. Иген уңудан ярлыга файда була, байга зарар була. Тагы әллә ниләр, әллә ниләр. Никадәр йокласам да, йокы туймаган төсле күренә. Ахрысы тагы аштан соң бераз йокларга кирәк. Түбәгә шыбыр-шыбыр итеп ягъмур яуганны тыңлап бераз ләззәтләнергә кирәк. 12 нче июнь, 1895 нче ел

7[үзгәртү]

Кичә ягъмур туктаганга, бүген кояш бик күптән бирле шул дөньяны яктырта алмаганы өчен, шул көннәрнең казасын кылган кеби яисә аның яктылыгыннан пәрдә булып каплап торган болытларны җиңгәнгә «җиңү бәйрәме» иткән кеби, аның дөньяга сыймый торган яктылыгы, һәр караңгы нәрсәне яктырта торган нуры берлә бөтен нәрсәләрне йомшак кына иттереп кочаклаган, бөтен дөньяны нуры берлә тутырган иде. Аның ямь-яшел кырларга, моңлы-куркынычлы урманнарга, сузылып яткан ялтыраган суларга күз кысулары, айларга төрле мәгънәләр аңлата торган елмаюлары, яшел кырларның, чәчәкләр берлә бизәлгән болыннарның, һавалы урманнарның аңар каршы башларын акыртын гына иеп, аңар каршы нәфис исләре берлә сәлам җибә-рүләре; кыр тургайларының, шул сәламнәрне алып тизрәк хуҗасына бирергә ашыккан кеби, җырлый-җырлый, борылып-бормаланып кояшка таба очулары; аллы-гөлле төстәге күбәләкләрнең хәтфә кеби йомшак канатлары берлә шул саф һаваны яшелле, сарылы, кызыллы, аллы йолдызлар берлә бизәкләүләре; төрле бал кортларының матур тавыш берлә кызуланып, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчеп бал җыюлары — һәммәсе бу көнгә бик зур бәйрәм төсе бирә, бу көнне гади көннәрдән аера иде. Авылларның урамнарыңдагы яшел чирәмнәрендә бертуктамаенча ат-ат, куян куышы, ат карагы уеннарын уйный торган балалар һәм дә, яшел чирәмнәргә корсаклары берлә сузылып ятып, елның матурлыгыннан, яхшылыгыннан шатланып, иске елларны, иске эшләрне, авылларның януларын, атларның үлүләрен, казна өчен әйберләр сатуларын, солдатка китүләрен еойләп, иске хатирәләрен яңарта торган агайлар; урамнарда көтү-көтү тавыкларның әтәч әфәнденең командасы астында сузып-сузып кырлаулары; әтәчнең авылның башка урамындагы әтәчләр берлә кычкырышып сөйләшүләре — бу манзарәне тагы матурлата, аңар тагы күбрәк могьнә бирә иде. Мин дә, шул матурлыкка хәйран калып, шул матурлыктан ләззәтләнеп озак кына карап торганның соңында, әбиләргә барыр өчен тарантасны майлап, ат җигәргә тотындым. Ат та, бу матур көннең гади бер көн түгел икәнлеген белгән кеби, шул матурлыкның әллә нинди тулмаган җирен хис итеп, шуны тутырыр өчен кеби, бик матур итеп кешнәп җибөрде. Саф һава калтырап китеп, атның кешнәве тавышы колаклардан китәргә өлгерә алмады, авылның тагы бер тарафыннан җавап кешнәве килде. Ат, минем җигәргә маташканыма илтифат итмәгән кеби тагы башын күтәреп, тагы кешнәп куеп, шул кешнәүләрдә әллә нинди вәгъдәләр бар кеби, аягы берлә тыпырчынып китәргә тсләгөнен белдертә башлады. Мин дә, утырып чыгып, кояшка каршы шул матур кырлар, урманнар арасыннан, йомшак кына йөгерткән тарантас селкенүе берлә әллә нинди уйларга чума-чума, әбиләргә киттем. Авылны чыктым, яшел игеннәр эченнән диңгездән ярып бара торган көймә кеби, шул яшеллекне кара атым, кара арбам берлә ярып бара башладым. Кырның хуш исләре, мине каршы алыр өчен хәзерләнгән кеби кошларның оркестрлары, мин үткәндә ике тарафтан да ашлыкларның, баш иеп, миңа сәлам биреп калулары мине тәмам исертте. Мин, үземнең шатлыгыма чыдый алмаенча, үземнең кәефемне нәрсәгә сарыф кылырга белмәвенчә, шул шатлык, матурлык галәмендә йөзә идем. Әллә нинди берсеннән-берсе матур фикерләргә чума идем. Шул фикерләрне, шул фаразларны хакыйкатьтән аермаенча ләззәтләнә идем. Менә тагы ат кешнәп җибәрде. Мин йокыдан уянып киткән кеби булып алдыма, артыма карый башладым. Күктән төшкән кеби, күз алдымда француз күлмәк, француз яулык, ап-ак оекчабатадан бер хатынга җиткәнне, аның мине уздырыр өчен кырыйга басканын күрдем. Минем бөтен әгъзаларым хәрәкәткә килде. Әллә нинди зур бер эш көткән кеби, битләрем кызара, кулларым калтырый башлады. Хатынның тугрысына барып, мең төрле фикерләргә күмелеп, хатынга туп-тугры карый башладым. Хатынның матур төсле таза тәннәре минем күңелемдә тагы әллә нинди фикерләр уятты. Ул да туп-тугры карап, нидәндер көлде. Мин иреннәремне кыймылдатып, әллә ни әйтмәкче булдым. Иренм кыймылдамады, авызымнан сүз чыкмады. Мин башымны анар каерып карап уза башладым. Күңелемдә: «Утырырга чакырыйм, фәлән итим, төгән итим»,— дигән мен төрле фикерләр йөри башлады. Ләкин берсен дә мәйданга чыгара алмаенча, һаман ерагая башладым. Кыз, минем күңелемдәге бөтен фикерләремне аңлаган кеби, минем шул булдыксызлыгымнан көлгән кеби, шаркылдап көлде. Мин кызардым. Миннән көлүе өчен ачуым килеп, атны сугып чаба башладым. Ләкин тагы башымны борып карарга тотындым. Кыз кесәсеннән яулык алып селки башлады. Мин дә тагы гайрәтләнеп, атны сабырлатып, кызны көтәргә карар бирдем. Ләкин кыз якынылаша башлагач, тагы әллә нинди курку фикерләре берлә, тагы артыма карый-карый, тагы кызның көлүләреннән хурлана-хурлана киттем. Шул очрашу минем күңелемдә кырык төрле фикер уятты. Бердән, шул кыз берлә сөйләшәсем, уйнашасым килүе бөтен башымны каплады. Шуның берлә бергә үк курку фикере, «кеше күрер, кеше ишетер, яхшы түгел» фикере сугыша башлады. Шуның өстенә карарсызлык һәм дә кызның көлүеннән ачу килү кушылып, минем башымда зур сугыш ачылды. Шул фикерләрнең иң соңында үземне үзем шелтәләү уе, үземнең шундый форсаттан да файдалана белмәү уем куәтләнеп, үземне үзем: «Син нинди егет, син нинди яшь! Син кай вакыт егетлекнең, яшьлекнең ләззәтен күрәчәксең»,— дип шелтәли башладым. Шунларга җавап таба алмаенча: «Икенче тугры килсә, болай калдырмам»,—дип, үземә үзем сүз биреп, үземнең шул начар хәлемнән чыгар өчен кеби, атны куалый башладым. Менә биек тау өстендә әбиләрнең ялтырап ята торган авылы күренде. Мин, баягы фикердән тизрәк котылыр өчен, тиз-тиз авылга ашыга башладым. Моң гына тора торган җил тегермәннәре, ямьсез уйлар гына уята торган ташлар берлә тулып беткән зияратлар яныннан үтеп, авылга да кердем. Теге фикеремне авылның тышында калдырып, иске генә, моң гына бер йортның калкасын ачтым. 15 нче июнь, 1895 нче ел

8[үзгәртү]

— «Вә рөтбәттә» тәртип кылдым мин аны, «галә мөкаддәмәт» бер Мөкаддәмә үзәренә, «вә -сәлясә мәкаләт» өч мәкалә үзәренә, «вә хатимәт» бер хатимә үзәренә,— дигән, күрше өйдән ишетелә торган әби берлә бер кыз тавышы мине йокымнан уятып җибәрде. Өй түбәсенең ярыкларыннан гына сузылып-сузылып кергән яктылык, башка бер тәрәзәсе булмаган караңгы чоланда һәм дә мантыйктан бик ерак торган әбиләрнең чоланында «Вә рөтбәттә галә мөкаддәмәт вә сөлясә мекаләт вә хатимәт»не ишетү, бердән, бер мине әллә нишләтеп җибәрде. Мин, бер яктан, мәдрәсә вә мәдрәсәдәге иптәшләр, дәресләр, сәлясә моназарәләре вә, бердән, шул күрше өйдән ишетелә торган, чыкыр-чыкыр майда пешә торган пәрәмәч тавышы, коймаклар исе арасында калдым. Күңелем дә буйларның берсе бер-сен истисна кылганга: «Йә чыкырдап пешә торган коймак хәкыйкать, сөлес мәсьәләсе хыял яисә мин мәдрәсәдә ятам, сөлес — хәкыйкать, бу коймак, пәрәмәч исләре ашыйсы килгәннән булган бер хыял»,— дип төшенә башладым. Ләкин кызу табага яңадан салынган суык май-ның тагы бик зур куәт берлә чатыр-чотыр итеп китүе вә шуның соңындук яшь кенә бер тавышның сузып кына: «Во рөтбәттә» тәртип кылдым мин ул китапны, «галә мөкаддәмәт» бер Мөкаддәмә үзәренә, «вә сәлясә мәкаләт», «вә сәлясә мәкаләт» дип сөаль тарызында сузып торуыны, әбинең шуның сузган «вә сөлес мәкаләт»енә «өч мокалә үзәренә» дип җавап бирүен һәм дә: «Нәрсә күзеңне акайтып торасын? Укы!» — дип кычкыруы, аның артыннан «әгузе бисмилла» әйтеп: - Гайсә иңгәй тәмам төгәл тугыз йөздә, Дәҗҗалны үтергөйләр белен анда...—дип сузып көйләве минем әбиләрдә идекемә аз гына шөбһә калдырмады. Мин тиз генә сикереп торып, киенеп, юынрга чыктым; һәм дә кереп, чәй эчәргә утырган бабай һәм оби янында теге өйдәге сабак кызлары хакында, айларның китаплары хакында сораштым. Әби: «Яңа бер китапка керт дип маһирәсе йөдәтте, шуңарга керттем, бер дә күргән китабым түгел»,—диде. Мин ул китапның «Шәмсия» икәнлеген әйткәч, карт мулла бабай да исе китеп: «Кертеңез әле шул китапны»,—дип, китапны керттерде. Китапның «Шәмсия» булуы бабайның әчен катырды, һәм дә аның берлә минем арамда сөлес хакында бер моназарө ачылды. Бабай минем сүзләремнән разый калды булырга кирәк: «Бу китаплар мәрхүм Габдулланыкы. Ул бик һәйбәт Казан шәкерте иде, үлеп китте. Менә шул аның агасының кызлары, башка кызлардан узар өчен, айларда булмаган китапларны укырга маташалар»,—диде һәм дә анда минем өчен дә яраклы китаплар барлыгын сөйләде. Мин, чәй эчәр-эчмәс, ул үлгән Казан шәкертенең китапларын карар өчен, шул кешеләргә киттем. Кайнап торган самавыр янында ике сумка китапларны актара башладым. Әллә никадәр дәрес китапларына башка, төпләмәгән, таралган төрекчә бер китап таптым. Бөтен сумкага таралган бу китапны җыя башладым. Җыя-җыя аның «Тарихы госмани» дигән бер китап икәнен белеп, ул тарих-фәләнне бер дә белмәгәнгә һәм дә теле дә бик үк аңлашылмаганга гаҗәпсенеп, башка китаплар берлә шуны да алдым. Алып кайткач ук тарихы ислам кыйсьмен укып чыктым. «Алты бармак» кеби китаплардан тарихы исламны бераз белгәнгә, буны андау да авыр булмады; акрын гына тегеләрен дә андый башладым. Менә хәзер кунактан кайтканыма ике атна булды. Тарихны өч мәртәбә укып чыктым. Бу тарих әллә нинди уйлар уятты. Кечкенә бер халыкның зураеп падишаһлык ясавы, ул падишаһлыкның дөньяның иң зур падишаһлыклары арасына керүе, соңыннан аның акрын-акрын гына җимерелүе күз алдымнан кичте. Мин шуның сәбәпләрен эзләдем. Ачык бернәрсә таба алмадым, әтидән сорадым. Ул да: «Соңгы заманада «низам-интизам» дип, шәригать ташлап, аурупалану»,—диде. Бу җавапка мин бохараиларның, «низам-интизам»ны кабул итмәенчә, «шәригать»тән аерылмауларын, айларның изелүләрен сөйләдем. Әти дә аптырап: «Әләмрү лиллаһи, Алланың бер хикмәте бардыр»,—диде. Булса бардыр, ләкин мин дә шул хикмәтне беләсем килә. Казан беткән, Әстерхан беткән, Кырым беткән, Бохара беткән. Тагы әллә нинди гарәпләр беткән. Истанбул начарланган. Бунлар минем башымда бик күп фикерләр, бик күп кайгылар ачтылар. Мик беткән? Ник бетә? сөальләре башымны ваттылар. Мин бик күп уйладым, бик күп уйлыйм... 26 нчы июнь, 1895 нче ел

9[үзгәртү]

Тарихтагы Әңдөлес гарәпләре хакындагысын әти берлә бергә укыдык. Әндәлеснең кайда икәнлеген белә алмаганга, тегеннән алып кайткан кечкенә «Асәре Сәлим Габит» дигән җәгърафия хариталарыннан эзләп таптык. Отинең дә буның хакында мәгълүматы юк икән. Анлар гыйлемнең бик алга китүенә, шулай булса да, әллә нигә бетүләренә мин тагы гаҗәпкә калдым. Чыннан да, ник бу ислам халыкларының башына һәммә җирдә бәла туган? Бунлар һәммәсе дә миндә әллә нинди, шул киткән момләкөтләр өчен матәм кайгысы уятты. Мин, шунларны укыган саен, үз йортым җимерелгөн кеби кайгырдым, хәсрәтләндем. Кичә бер иптәштән хат алдым. Җәйне кызык үткәрү хакында, күрше кызлары берлә шури-мурилар ясавы хакында язган. Миңдә дә шул фикерләрне уятты. Хат мчарга карар бирдем. Язам. Быел да җәй үтеп китә. Үткән гомер кайтмый! Яшьлек бер килә. Язам, язам! 30 нчы июнь, 1895 нче ел

10[үзгәртү]

Күңел әллә ни тели, эч поша. Кәеф юк, төрлелек юк. Көннәр бары да берсенә берсе охшап үтеп бара. Күңелсез, мәгънәсез! Әллә ни эшлисе килә, әллә ни тудырасы килә. Берни дә эшләп булмый. Иртәдән кичкә кадәр Йортта йөреп, ындырга барып вакыт уздырдым. Үземнең нчмышымнан үзем разый түгел. 1 нче июль, 1895 нче ел

11[үзгәртү]

Тагы төрлелек: авылга ишан килде. Без тагы ишан берлә кунакка йөримез. Мужиклар бик иелеп ишанның кулын үбәләр, аннан фатиха үтенәләр. Ишан да, чыннан бер зур эш эшләгән кеше кеби, бик зур иттереп кулын күтәреп, озын иттереп дога кыла. Ишан һәрвакыт итәгенә карап утырганга, мужиклар аны: «Алла берлә юллаша»,—диләр. Мөҗчестә чыккан сүзләрне һәммәсен дә ишаннан хәл кылдырмакчы булып: «Хәзрәт ни әйтер әле!» — дип куялар. Ләкин хәзрәт һаман астка караган көенчә дәшми-тынмый тора. Кич берлә ишанга мөрид булыр өчен өем-өем хатыннар җыелалар. Анлар кайсы сөлге, кайсы ашъяулык, кайсы әбисеннән калган бөтен тәңкә, кайсы җәмәгатеннән урлаган акчаны күтәреп килеп, ишанны шул әйберләр берлә күмәләр. Өшкертүченең исәбе-хисабы юк. Пәри сукканнан, каршы орынганнан, сихердән, күз тиюдән, зыяндаштан, бизгәктән, бабасырдан, баш авыруыннан, күз авыруыннан, йөрәк авыруыннан, катудан, чәнчүдән, очкылык тотудан, тел бәйләнүдән, белмим, тагы нинди чирләрдән өшкертәләр. Ястүдән соң яшеренеп кенә картлар, карчыклар кызларының яхшы тормавыннан, киленнәренең угылларын кулларына алудан зарланырга, угыллары солдатка китмәсен, солдаттагысы исәнлектә-саулыкта кайтсын дип нәзерләр китерәләр. Бала таба алмый торган хатыннар, балалары булмый торган ирләр бала табу дарулары сорарга, балалары үлә торганнар балаларын үтерми торган догалыклар алырга, ире сөйми торганнар сөйдергечләр алырга, байыйсы килгәннәр байлык догалары, байлык бөтиләре алырга киләләр. Бунлар барысы да җанлы-җансыз хайваннар, анларнын тиреләрен, айларның йоннарын, тулаларын, айлардан булган акчаларын китерәләр. Алладан булган теләкләренә ишан хәзрәткә пошлиналар түлиләр. Ишан мәс-җедтә мужиклар берлә зикер укый. Бик озак итәгенә карап торганның соңында, пошкырырга тотына. Мужиклар аның пошкыруыннан бик зур «мәне» (мәгьнә)ләр чыгаралар. Ишан да шул пошкырулардан шактый күп акча чыгара. Безнең әти ишанны яратмаса да, анар мөрид булу-фөлән кеби ваклыкларга риза булмаса да, анын шунда, мәсҗедтә пошкыруларына каршы тормый. Ишан килгәндә шактый файда булгангадыр, ахрысы, ишан тугрысында ләм-мим дип сүз сөйләми. Мин ишанның шактый кәефен җибәрдем. Ул: «Бо-хараи шәриф...» — дип сөйләргә тотынган иде, мин: «Шәриф инде!» — дип, Бохараньвд начарлыкларын саный башладым. Икенче көнне: «Аксак Тимер хәзрәтләре әүлия булган»,— дип тотынган иде, теге төрек тарихыннан анын мөселманга никадәр зарар иткәнлеген сөйләп, тагы каршы төштем. Әти мин сөйләгәндә көлеп кенә торды. Ишан бер җавап кайтармый тагы башын бөкте. Мин, шул халыкның ишанны әллә кем дип йөрүеннәнме, әллә ишанның, һәрнәрсәне беләм дигән булып, халыкның барын-югын җыюыннанмы, аңар дошманлык били башладым. Ишан килүдән кесә файда итсә дә, күңел файда итмәде, тагы элгәреге кеби бушлык биләде. Тагы күңел төрлелек сорый башлады. 3 нче июль, 1895 нче ел

12[үзгәртү]

Кем бу хатыннар? Шәйтанмы? Фәрештәме? Кеше түгел, улсын беләм. Ләкин шәйтанмы, фәрештәмеле-ген аера алмыйм. Минем бөтен күңелем шунларны күрәсе, шунларның эченә керәсе, шунлар берлә рәхәтләнәсе, шунлар берлә сөйләшәсе, уйнашасы килә. Шунлар мине әллә нинди куәт берлә үзләренә таба өстериләр. Ләкин шунлар янына килгәч, шунлар берлә әллә кайчаннан бирле уйлап йөргән уйларны мәйданга чыгарырга вакыт җиткәч, миндә шунларга әллә нинди дошманлык, айларның матурлыкларына, анларнын сөйли белүләренә, үзләрен тота белүләренә каршы көнләү хисе уяна. Минем күңелем айларның шул сабырлыклары, айларның шул салкынканлылыклары, үзләрен тота белүләренә протест ясый. Айларны шул салкынканлы-лыктан чыгарасым, айларның кызган күңелләрен, кайнаган бөгырьләрен япкан шул пәрдәләрен ертасым килә. Мин айларны хайван кеби уасым, изәсем килә. Миндә әллә нинди ерткыч хисләр уяна. Шунларны мәйданга чыгарырга карар бирүем берлә, айларның йомшак сүзләре, матур көлүләре, йөзләренең ай кеби ялтыраулары, эчләрендәге хиссиятне саклаудан яңакларының ахак кеби янулары, мин сөйләргә сүз таба алмый торганда анларнын йөрәкләренең леп-леп тибү тавышлары мине изәләр, эретәләр, мине әллә нинди көчсез бер чүпрәккә әверәләр. Мин тагы, бер яктан, шунларны оллә нинди олуг нәрсә иттереп, айларга баш ию, анлар ни кушса, ни теләсә шуны булдыру, бер яктан, үземне шулкадәр изүләре өчен, үз-үземне югалттырулары, оныттырулары өчен айларны әллә нинди дошман күрү, шунларны бетерү хисләре арасында кысылам, уалам. Тагы бер якка да хәрәкәт итә алмаенча, аягы-кулы бәйләнгән батыр кеби, үземә, үземнең шулай булуыма сәбәп булучы кызларга, ниһаять, дәрәҗә ачуым килә. Ачуым эчемә сыймый, колакларымны кыздырып, битләремнән яндырып тышка чыга. Аннан тагы тәнемә, җаныма тәэсир кылып, мине тагы эчемнән вә тышымнан яндыра Мин шул ике ут, ике хис арасында янам. пешәм Менә бүген дә шулай булды. Иртүк торып үземезнен кечкенә өйгә чыктым. Әниләр, әтиләр йокласа да бу арада бездә куна торган түбән оч кызы Фатыйма кечкенә өйдә күптән торып, чебешләр-фәләннәр ашатып бетереп, тегүенә ябышкан иде. Мин. әүвәл керүемдә аны күргәч тә аптырап китеп, юынр өчен комган гына алып чыктым. Юынган вакытта әллә никадәр уйлар корып, шуның янына кереп сөйләшергә, уйнашырга шуның берлә дустлашырга карар бирдем. Акыртын гына кердем. Ул миннән яшь хисабыннан зур булганга миннән качмый, миндә андый-бундый уй барлыгын да белми торгандыр. Үземне үзем көчләп кенә аның янына барып утырдым. Аның бик гади: «Ник бик иртө тордың?» — дигән сүзенә әллә нинди мәгънәле җаваплар бирергә теләсәм дә, тавышларым калтырый, иреннәрем кыймылдый, битләрем ут кеби яна башлады. Мин калтыраган тавыш берлә әллә нәрсәләр мыкырдадым. Ул, минем нинди халәттә идекемне белүдән булырга кирәк, көлде дә: «Кандала ашадымыни?» — диде. Мин тагы ни җавап оирергә аптырап калдым. Теккән вакытта энә чәнчеп җеп тартудан килгән бөтен тәненең хәрәкәтләрен сәер итә башладым. Ул тагы көлде дә, миңа карап: «Әллә авырыимсың?» — диде. Мин тагы бу сөальгә: «Сине сөям фәлән»,— дигән кеби сүзләр әйтергә уйласам да, үземнән «юк» дигән сүзгә башка нәрсә чыкмады. Минем болай торуым бик мәгънәсез булганга, акыртын гына кызның янына шуып-шуып килеп кулымны муенына салмакчы оулдым. Әллә ничә күтәреп, әллә ничә төшергәннән соң, кулымны акыртын гына муенына куйдым. Кыз бер сүз дәшмәенчә, минем тарафымнан башка хәрәкәтләрне көткән кеби, миңа карамаеңча тегүеңдә дәвам итте. Минем йөрәгемнең лепелдәве бөтен өйгә ишетелә башлады Кыз мине бераз батырайтыр өченме, бик күп мәгънә аңлатырлык бер караш берлә миңа карады. Мин бу карашта әллә никадәр дәрт аңласам да, буннан соң да кулымны селкетеп яңа бер хәрәкәт ясый алмадым. Кызның муенындагы минем кулым җансыз кеби хәрәкәтсез калды Кыз, табигый уларак, минем бу ярым-ярты хәрәкәтемнән риза булмадыгыннан, үз тарафыннан миңа таба бер-бер эш эшләргә үзен җиңә алмаудан булырга кирәк, тагы бераз шулай торгач, тагы минем күземә: «Һаман шулай торасыңмы, йә әле, мәми авыз»,—дип караганның соңында: «Алай ярамый...»—диде. Миннән тагы бер-бер хәрәкәт көткән кеби, тик калды. Мин тагы бер эш эшли алмадым. Ул: «Ал кулыңны»,—диде. Мин кулымны алдым. Үзем кып-кызыл булып, үземне үзем сүгә башла-дым. Кыз тагы тегәргә тотынып, мине юк кеби иттереп эшенә дәвам итте. Бераздан сон күзенең очы белән генә карап, миндә артык куәт юклыгын хис кылып булырга кирәк: «Бар, чык, кешеләр керә башлар»,— диде. Мин, никадәр чыгасым килмәсә дә, никадәр шул кызны кочаклыйсым, үбәсем килсә дә, торып чыгып киттем. Бакчада утырып бик озак үземне үзем сүктем. Авызга чәйнәп салган ашны ашый алмавыма, үземне үзем тота алмавыма хәйранга калдым. «Буннан соң икенче кат тугры килсә, болай ясамам»,— дип, бик нык үземә суз бирдем Иитәр, әле дә бик күп форсат югалттым!.. 5 нче июль, 1895 нче ел

13[үзгәртү]

Кичә шәһәрдән бер әллә нинди китап алып кайттым. Теле минем тарих теле берлә язылган булса да, тырышып укый торгач, аңладым. Китапта бер Ташкентлы мулла Габбас дигән кешенең кырык газизләр зиярәтен эзләп йөреп, Испаниягә барып чыгып, минем теге Әңдәлес тарихында укыган гарәпләрнең калдыкларыннан гизле бер атауда яшәүче мөселман гарәпләргә барып очравын һәм дә айларның хәзерге тормышларының ничек икәнлеген тасвир иткән. Бу китап дөрест булса, чыннда шундый җир булса, ул оҗмах инде. Анда фәкыйрь юк, ач-ялангач, теләнчелек иткән зәгыйфь юк, актык сулышында авызына су салырга кешесе булмаган авыру юк, золым юк, җәбер юк, һәр җирдә тигезлек, һәр җирдө гадәләт. Тормышлары шулкадәр уңайланган, анда безнең кеби начар атлар берлә йөрүне, дөяләр, үгезләр берлә шәһәрдән шәһәргә килүне әллә кайчан онытканнар. Айларның бөтен шәһәрләре, авыллары арасында күз ачып күз йомганча күз күргән җиргә җитә торган пыраклар кеби электрик вагоннары йөри. Анда бездәге кеби мелт-мелт итеп, ярлы кешен сүнәм-сүнәм дип куркытып тора торган табагач лампалар урынна һәр өйдә, һәр бүлмәдә әллә нинди матур, пөхтә электрик лампалар төнне кичтән аермаслык иттереп яктырталар. Анда, бездәге кеби ирләр теләсәләр, йомычканы йомыш итеп, хатыннарын кыйнау, кечкенә генә эшләрне сәбәп итеп, айларны аеру урынна хатыннар үзләре үзләрен идарә кылалар үз эшләре өчен үзләреннән хатыннар сайлап, үзләренең низагъларын үзләре күрәләр. Анда, бездәге кеби, муллалар бот күтәреп, һәрнәрсәне инкяр кылып: «Шәригатькә сыймый!» — дип тормыйлар Айларның мәдрәсәләре, бездәге кеби, чүплек башында чүплек оясы кеби булмаенча, безнең падишаһларымызның сарайлары кеби зиннәтле, пөхтә, зур эшләтелгәннәр Айларның падишаһлары, төрекнеке кеби, йөзәр, меңәр җарияләр берлә чормалып-чуалып ятмаенча, гади кеше кеби эш итә, гади кеше кеби мәмләкәтенә хезмәт итә Хасыиле, андагы эшләр һәммәсе мондагының киресе Чын, бездә дә шулай булса, нинди кызык булыр иде һәммә кеше рәхәтләнеп яшәр иде, һәммә кеше әллә нинди кирәкмәгән тамак кайгылары берлә йөдәмәс иде Ьар да эшләр иде, бар да ашар иде. Ник бездә шулай булмаган? Әнә ул гарәпләрдә шулай булган, ник бездә булмаган? Без дә мөселман ич! Ник айларда уку ул кадәр алга киткән дә, бездә наданлык шулкадәр падишаһлык сөргән? Ник бездә шулкадәр золым-җәбер җәелгән дә, айларда ул беткән? Ник бездә бөтен урамнар хәерче, карак берлә тулган да, айларда ул беткән? Ник бездә хатыннар җарияләр кеби калган да ан-ларда падишаһлар булганнар? Буның сәбәбе ни? Тәкъдирдер шул! Әй! Безгә дә Ходай аларныкыча тәкъдир иткән булган. 7 нче июль, 1895 нче ел

14[үзгәртү]

Бүген карабогдайларны карарга дип, кырга чыккан идем. Ни күзем берлә күрим: түбә өстендә, бер борай иире кырыенда, шәйтан таягына ил сарган. Мин әллә ни тапкан кеби, йөгерә-йөгерә өйгә кайтып әнигә сөйләдем. Әни, бер кешегә дә сөйләмә дип, бик тиз корт тубалын, битлеген миңа бирде дә, кечкенә генә шәл ябынып, кеше күрми торган җирдән су буйлап кына киттек. Судан кайта торган хатыннар минем тубалымны күреп: «Абыстай, әллә ил таптыңызмы?» — дип әйтергә теләсәләр дә, әни: «Юк, Миңлекол абзыйларга тубал төзәтергә генә илтәмез, умартамыз уйнаткалап тора»,—дип җавап бирә дә кызу-кызу китә иде. Хатыннар әнинең сүзенә ышанмыйчарак аптырап калдылар. Менә без авылдан чыгып та киттек. Мин эчемнән: «Таба алырмын микән? Урынны онытмадым микән? Ил үлмәде микән?» — фикерләре белән мәшгуль булсам да, канатлы кош кеби очам гына. Менә түбә өстенә менеп җитә башладык. Мин алтын тау тапкан кеби, тиремә сыймый барам. Әни дә, минем арттан калмаска тырышса да, арыды, мине еш-еш: «Кызуланма! Кызуланма!» — дип туктата башлады. Менә барып җиттек. Менә теге борай, әнә теге ягы солы, аның күршесе — карабогдай. Әнә шәйтан таягы һаман сыгылып тора, ә, китмәгән икән. Менә мин хәзер барып та җиттем. Әнине көтеп торам. Әни илне күргәч, аның зурлыгына исе китеп, тирә-ягына «бисмилла» әйтеп, «күз тимәсен» дип төкерде. Үзенең битләреннән кызыл тир чыкканга, акыртын гына утырып хәл җыярга тотынды. Мин шул вакыт тубалларны хәзерләдем. Ул битлек киеп, кулларына бияләйләр киеп, җыярга хәзерләнде. Минем өчен битлек булмаганга, казакием берлә томаланып кына әнигә ярдәм итә башладым. Менә әни, «бисмилла» әйтеп, әүвәлге чүмечне алып состы. Кортлар бердән кузгалып китеп уылдый башладылар. Ул тагы берне салды, тегеләрнең уылдаулары тагы куәтләнде. Шәйтан таягыңда калганнары казан кеби кайнарга башладылар. Тубалга кергәннәре тагы кырык төсле музыка уйный башладылар. Чүмечтән очып киткәннәре әнинең башы, минем башым тугрысында әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар. Шул арада берсе быж иттереп килеп, минем борынмның очына утырды. Мин төшерергә өлгерә алмадым. Борынма бик очлы, бик ачы утын тыкты. Мин кинәттән сикереп китеп кортларны куркыттым. Анлар тагы тавышлырак җырлый, тагы безнең башлар өстендә күбрәк әйләнә башладылар. Әни кызу-кызу тубалга сала башлады. Әни салган саен, тубалда гөрләү куәтләнә башлады. Шәйтан таягыннан корт шактый кимеде. Аның сыгылып яткан бер ботагы бераз башын да күтәрде. Кортлар үзләреннән үзләре дә, күпердән чыга торган хайван кеби, тубалга таба керә башладылар. Әни: «Анасы керде, хәзер бетерәмез!» — дияргә өлгерә алмады, әллә кайдан арба тавышы ишетелә башлады, һәм дә бик тиз безнең тугрыга килеп җитеп: «Ил тапканнар, ил тапканнар! Уртак!»—дигән тавышлар ишетелә башлады. Мин ул тарафка өйләнеп карап, ямь-яшел чапкан печән өстенә ат тотып утырган бер ир, ак эшләпәләр, кызыл күлмәкләр киеп утырган ике хатынны күрергә өлгерә алмадым анлар бары да бердән атларыннан сикереп төшеп «Уртак!» дип йөгереп килә башладылар һәм дә әни янына килеп, җыю мөштәрәк булып, биләү дә мөштәрәк булсын өчен, куллары берлә берәр корт салган төсле кылана башладылар. Ирләре, салыйм дигәндә манлаены бер корт чагудан кулы берлә нишләгәнен белмәенчә тубалның эченә бөтен кулын тыкты. Кортлар бердән дулый башддылар. Бер минутта әнинең бөтен башы-өсте корт оелән тулды. Бик зур тавыш күтәрелде. Теге мужик вә хатыннар кулларымы селки-селки кортлардан кача башладылар. Әни тубалны ябарга өлгерә алмады бөтен корт чыгып бетте. Анлар югарыда тагы әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар һәм бер-ике әйләнгәннән сон урманга таба ага башладылар. Теге мужиклар, үзләренең ни кылганлыкларын хәзер белсәләр дә, калган-поскан кортлар айларны куып-куып йөгертеп чакканга анлар акырып-бакырып йөрергә тотындылар. Атлары элгәре-рөк тик торса да, берничә корт барып чаккач та ул да сикерә-сикерә чабып, арба артын чыгарып юл буйлап авылга таба китте. Мин, алтын тау югалткан кеше кеби, ил артынан бераз чапсам да, күземнән югалгач әни янына кайттым. Әнинең битләре, маңлае тирләп-пешеп беткән, куллары да корт угы берлә шешенеп оеткән иде. Йөзенә дә әллә никадәр ачу килү төсе чык-кан иде. Теге мужиклар, хатыннар һәммәсе дә безгә күренмәс өчен арбаларын калдырып, ашлыклар арасыннан киткәннәр иде. Без әни берлә бераз карашып торганнан соң, әни: «Каһәр сукканнар! Нинди зур илне әрәм иттеләр!»- диде дә, торып кайта башлады Миңа бу юлы буш тубал, буш битлекне күтәреп кайту, бердән, авыр, икенчедән оят төсле тоелды Кеше күрсә: «Илеңез кая?» дияр кеби булды. Курка-курка яшеренә-яшеренә генә, буш тубалны күтәреп өйгә кайттык.

15[үзгәртү]

Тагы эш җитә, тагы җәй үтә. Мин тагы җәйдән бер файда итә алмаенча калдым. Кичләрен, иртәләрен бөтен авыл чалгы кайрау тавышы берлә яңгырый. Чалгылар хәзерләнәләр. Кызлар кызу-кызу киндерләрен агартып бетереп, тукмаклап сандыкларга җыеп, янмый торган балчык келәтләргә кертеп куярга ашыгалар. Яшь киленнәр, кызлар, урак, печән өчен яңа эшләпәләр бастыралар, искеләрен буяталар. Аркаларына тагар өчен сач такмаларын яңадан тезәләр, кулларга җиңсәләр тегәләр. Хәзерләнәләр, елыңда бер килә торган зур эш бәйрәменә хәзерләнәләр. Озак үтмәй печәнгә төшәрләр. Аның артыннан уракка, аның артыннан орлык җитәр; аның артыннан тагы урак. Авыл халкы тәмам кыр кешесе булып китеп, өйләренә ашарга-эчөргә генә кайтырлар. Авылларда бөкре картлар, чебеш ашатырга калган карчыклар, өй сакларга калган балаларга башка безнең кеби эшсез халык кына калыр. Ул вакытта эшләргә теләсәң дә бер эш эшли алмассың. Шуның өчен, бу елны ичмасам әрәм итмәс өчен, мәдрәсәгә баргач башка шәкертләр арасында сөйләргә минем дә сүзем булсын өчен, кызларга хат язарга кирәк. Кичә бик озак кемгә язарганы уйладым. Күрше кызы Сәгыйдә бик матур булмаса да, анда кереп-чыгып йөрү уңай булганга, аңар язмакчы булдым. Ләкин ул язу таныймы, анысын белмим. Ни дип языйм? Мужик егетләренке төсле иттереп, читләрен чуарлап, бәетләр язарга миңа килешми. Шәкертчәрәк иттереп, гарәпчә кушып язсаң, аңламас. Үземнән бертөрле иттереп языйм ахрысы. «Җаным, Сәгыйдә... мин сине сөям...» Инде нәрсә язарга?.. «Кавышыйк, җаным...» Тагы нәрсә? «Гыйшык тоту Йосыф, Зөләйхадан калган». Бу килешеп бетми. Йә тагы нәрсә?.. «Мине яндырма!..» Шул гынамы? Укып карадым, бердән бик аз була, икенчедән бер дә аңлашылмый. Бу ярамый, зуррак кәгазьгә һәйбәтләп язарга кирәк. «Алтын бармагым, көмеш тырнагым»,— дип язсаң, тагы матур төсле күренми. «Сезгә газизелвөҗүд вә кәсирелсөжүд» дип башласаң, әтигә, әнигә язган хат төсле була. Юк, берсе дә ярамый, яңадан язам. «Җаным Сәгыйдә, сиңа бик чук-чук сәлам бәгьдендә сүзем шулдыр...» Инде нәрсә языйм? «Сине сөям...» Тагы?.. Сөю берлә эш бетми бит, миңа тегесе кирәк! «Кавышыйк, җаным Сәгыйдә, син кая ятасың?» Бусы килешмәс! Минем ни эшем бар кая ятуында? Шулай бетерим ахрысы. Үзе дә белә инде. «Сине сөйгүче...» Укып чыккач, бу хатны да яратмадым. Ни булса булсын, мәкъсуд — хат язу бит. Шуны җибәрәм. Ләкин ничек җибәрәм? Бербер бала аркылы җибәрергә, баласы юк. Тагы ул балага ышанырга ярыймы? Карчыклар аша җибәрергә, ул карчыкны кайдан табасың? Үзем бирергә кирәк. Таптым, мәчеләренең муенына бәйләп җибәрергә кирәк. Ләкин аны әллә кем алса, ул вакыт нишләрсең! Юк, әүвәл йортларына чыкканны саклап торырга кирәк тә ташка төреп ыргытырга кирәк. Хәзер печәнлектән аның чык-канын саклап торырга киттем. 10 нчы июль, 1895 нче ел

16[үзгәртү]

Өч көн бербуйдан саклап торып туеп беттем. Һич тугры китерә алмадым. Яисә чыкмый иде, яисә чыкса да, кеше берлә була иде. Менә бүген тегүен алып безнең печәнлеккә каршы ышыкка чыгып утырды. Мин әллә кайчаннан бирле карап торам. Мин аның шул тулы битләрен, шул кызыл авызын үбәрменмени? Аның шул йомшак куллары берлә кочаклатырмынмыни? Ыргытам... Ләкин ул хатны алмаса... нишләрмен? Яки әнигә бирсә! Ай элгәре үзе язса шәп булыр иде соң! Тукта әле, читәнне азрак шытырдатыйм. Ишетми... тагы... Кара... ишетте... күзе берлә ззли... Ташлыйммы? Юк, куркынч! Ул, шул, читән шытырдагач үзе килсә иде. Юк, килми! Тукта, тагы бер шытырдатыйм әле... һаман ззли... үзе килми! Ыргытыйм, хәзер кеше юк. Күңел курка!.. Кул бармый!.. Йөрәк леп-леп сикерә!.. Ыргытыйммы?.. Юк, булмый... Ник булмасын... Ул кыз түгелмени?.. Аның егетләр белән йөрисе килмимени?.. Килә, килә!.. Алай булса, ник үзе мина хат язмый?.. Йә, ярар... Фәлсәфә сатар вакыт түгел, ыргытам. Уф... Тагы кулым үземнең әмеремне тутырмады. Тагы ыргыта алмадым! Менә инде Сәгыйдәнең әнисе дә чыкты! Инде ни була? Әнә Сәгыйдә әнисе белән көлеп сөйләшә. Миннән көлә торгандыр!.. Миннәндер!.. Иә, менә, әнигә әйтерләр!.. Китим тизрәк!.. 14 нче июль, 1895 нче ел

17[үзгәртү]

Йокыдан иртә тору сәбәпле җир күрсәтергә барганда мин башымны җыя алмасам да, кайтырга чыкканда кәеф тәмам ачылып беткән иде. Ййрнең кырыеннан чыгып килә торган зур кызыл кояшның, шул чык юешлегеннән котылыр өчен кеби, тырышып-тырмашып өсткә чыга баруын карый-карый, атны авылга таба борып кайта башладым. Кырга уракчылар килеп беткәнгә юл буп-буш булса да, бөтен җир тулы халык иде. Бөтен юл буенча озын арканнар берлә бәйләнгән атлар, киләсе көннең эсселегенә кадәр тамакны туйдырып калыйк дигән кеби, шатыр-шотыр ашыйлар иде. Арбалар янындагы көлтәләрдән ясаган куышларда лагун-лагун сулар, тырыс-тырыс катыклар, зур-зур икмәкләр уракчыларның сусауларын кайтарыр, тамакларын туйдырыр өчен хәзерләнгән иде. Өчаякларда кечкенә генә балалар, киләчәктәге елларда шул аталары, аналары, агалары кеби күш-күш урак урыр өчен мыш-мыш йоклап хәзерләнәләр, шул саф һавада әллә ничә төрле саф чәчәкләр исен иснәп, киләчәк хезмәтләргә көч җыялар иде. Җирләрнең эчләреңдә хатын-кызлар, ирләр, егетләр алын-алын алып игеннең уңганлыгына шатлана-шатлана кеби иштереп-иштереп уралар иде. Егетләрнең калын беләклэрен та-мат ябыштырган ак җиңсәләр, кулларында үткен ураклар оста сугышчының кулындагы кылыч кеби тиз-тиз селкенеп, күз ачып күз йомганчы артларында зур-зур көлтәләр калдыралар, атлаган саен шул иген гаскәрен җиңә-җиңә алга таба баралар иде. Кызларның, хатыннарның алъяпма бавы берлә нечкәләнгән билләре өстеннән язгы ак су кеби агып төшкән озын сачтакмалары, айларның ике кырыеннан озын-озын итеп, шуның кара ярлары-якалары кеби томырап-караланып, елан кеби түгәрәкләнеп сузылып яткан сач толымнары, айларның кулларындагы нечкә үткен уракның селкенүе берлә селкенеп, кояшка каршы елтыр-елтыр уйныйлар, аңарга каршы шул куе, озын, тулы башаклы арышларны үстергән өчен үзләренең рәхмәтләрене җибәрәләр, аңарга башларын иеп-иеп дустлык сәламе сөйлиләр иде. һәр кешенең кулыңда чаж-чож итә торган ураклар да үзләренең елтыраулары берлә бу тәңкәләрнең рәхмәтләренә, тәбрикләренә катнашалар иде. Кыр тургайлары, кырдагы әллә ничә йөз төрле кошлар, кортлар, күбәләкләр дә кешеләрнең фикерләрен бүлешәләр, анлар да шул игенне уңдырган кояшка үзләренең шатлыкларын, сөенүләрен мең төрле авызларыннан мең төрле аваз чыгарып сайрыйлар, шул кояшның олуглык җырын җырлыйлар иде. Бөтен кыр эшли иде. Бөтен кыр шул эшнең барлыгына- шатлана, шул эшнең бәйрәмен итә иде. Кай тарафына карасаң да, шул сач-такмалар, ураклар ялтыравы берлә кошлар сайравы күрелә, кай тарафына баксаң да, бөтен кешеләрнең эшкә чумганлыклары, шул эшнең күплегеннән шатлана-шатлана эшләүләре, шул эшнең бәйрәменә тагы эш берлә бәйрәм итешкәннәре хис ителә иде. Бу эш диңгезеңдә, эшчеләр тулкын арасында, атымны акыртын гына атлатып бара торган эшсез мин дә, шул эшчеләрнең бәйрәмендә үземнең эшсезлегемне белеп, үземнең шунларның матур эш бәйрәмнәрендә йөрергә хакым юклыгын уйлап, мине сизмәсеннәр дигән кеби, урланып кына, акыртын гына китсәм дә, күңелемнән һаман үземне үзем гаепли идем. Үземне үзем әрәмтамак дип исемли идем. Шулкадәр күп эш бар вакытта, шулкадәр эшнең кадере зур вакытта үземнең эшләмәвемне хаклы ясар өчен бөтен башымнан әллә никадәр дәлилләр эзләсәм дә, таба алмыйм, шул уйларда тирәнләнгән саен үземне үзем шелтәли бара идем. һәммә халык эш эшләгәндә, һәммә халык табигатьнең биргән байлыкларын күбәйтергә тырышканда, һәммә халык бөтен бәни бөшәрнең киләчәге өчен икмәк хәзерләгәндә ничек бер эш эшләми торырга кирәк? Ничек шул хезмәткә катышмаенча шул хезмәтнең җимешләреннән файдаланырга кирәк? Колагыма ишетелгән бала тавышы мине фикеремнән чөерде. Мин тавыш тарафына карый башладым. Бер баланың әнисенең эре куллары өстендә сыгылып-сыгылып, суырып-суырып имчәк имүен, анасының да шул баласының имчәк имүенә карап ләззәтләнүен күреп, мин дә шатландым. Им, бала, им! Имдекең сөтләр хәлаль! Им, бала, им! Имдекең сөтләрне түләргә уйлап, имдекең сөтләрдән булган куәтне шул киң кырларда, шул бетмәс-төкәнмәс эшләргә тотарга уйлап им! Им, бала, им! Анаң кеби таза, нык, матур, эш сөя торган кызлар, атаң кеби эштән арымый, байлык ясый, байлык җыя торган угыллар тугдырыр өчен, айларны үстерер өчен, анлар берлә шул киң кырларда, шул эш диңгезендә колачлап-колачлап йөзәр өчен им! Им, бала, им! Шул кырларны гөл бакчаларына әверер өчен, шул кырларны алтын таулар ясар өчен, белем өйрәнергә, зиһен ачарга көч ясар өчен им! Имез, ана, имез! Эш арасында туган, эш арасында үскән, эш өчен яратылган балаңны имез! Имез, ана, имез! Балаңның әрәмтамак булмаенча, эшче булачагына ышанып, аның эшләячәк куллары, эшкә йөриячәк аяклары, эшне уйлаячак башлары үссен өчен имез! Имез, ана, имез! Син, үзеңнең имчәгеңнән аккан хәлаль сөтләрең берлә эш эшләп тамак туйдырачак, эш эшләп әллә никадәр әрәмтамакларның корсакларын туйдырачак балаңны имез! Шул баланың әрәмтамак булмавына шатлана-шатлана, бәйрәм ясый-ясый имез! Имез, ана, имез! Шул матур көннәрдә, шул иген диңгезендә, шул мең төрле кошлар, кортлар шатлана-шатлана сайраганда син дә, эшче ана, балаңны сөя-сөя имез! Син дә, ана, шул матурлыкка аналык мәхәббәтен дә кушып, шул бәйрәмнең тулмаган җирен тутыр. Яшә, эшче ана! Яше, эшче бала! Бөтен дөньяның кыйммәте, бөтен дөньяның сәгадәте синең эшлекле кулында икәнлеген бел дә, яшә! Яшә! 21 нче июль, 1895 нче ел

18[үзгәртү]

Урак бетте. Халык бер яктан бик кызу-кызу көлтә ташый, икенче яктан орлык суга. Җәй көне бушсызлыктан моңаеп тора торган ындырлар хәзер җанланды. Кара токлар янына өем-өем кечкенә чүмәләләр өелә, ындырның кырыйларына бик матур иттереп очлаңдырып бетерелгән кибәннәр куела башлады. Хатыннар, кызлар ындырга кайттылар. Анлар кояшта пешкән, кызарган битләреннән тирләр агызып, уҗым өчен орлыклар суга башладылар. Зуррак ындырларда дөбт-дөбт итеп көйләтеп алты берлә сукканның тавышы бөтен ындырдагыларга музыка кеби тәэсир итә башлады. Авылның бөтен тормышы, кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. Шундагы чүмәләләрдә, шундагы кибәннәрдә, шундагы сары ука кеби сузылып яткан салам өемнәрендә, шундагы кап-кара ындыр табагының уртасында өелгән кибәкләрендә (борыкларында) буйларның меңәр-меңәр өметләре саклана, буйларның менәр төрле планнары яшеренә башлады. Бу ел кызлар шул озын-озын, авыр-авыр эшләр бетеп, бөтен эш кырдан кереп, көзге моң-лы-ягьмурлы озын төнле көннәрдә, үзләренең хәлаль хезмәтләреннән булган ашлыклардан, көзге вак ягъмурның йоклатасы килә торган тавыш берлә акыртын гына салам башлы келәткә явып торган вакытында, үзләре сөйгән, үзләре кеби эштә ныгыган кияүләре берлә ашап-сыйланып, айларның кочакларында ятасыларын уй-лыйлар иде. Егетләр, эшләр беткәч, казлар йолкыр вакытлар җиткәч, Алла кушып, солдаттан да котылып кайткач, шул ашлыкларны сатканнан алган акчага бикәчләренә күлмәкләр, читек-кәвешләр, балдызларына сабыннар, иннекләр, каен энеләренә пәкеләр, кәнфитләр алып кайтып, мылтыклар атып, скрипкәләр уйнатып кияү булып кыз катына керергә уйлыйлар иде. Йорт хуҗалары, эшләр бетеп, ашлыклар сугылып келәткә кереп, кызу-кызу җыела торган казна бирелеп беткәч, шәһәргә барып яңа сабан алырга, кара атка яна сбруй алырга, угылны, кызны өйләңдерсәк-нитсәк кирәк булыр дип, тимер ход алырга уйлыйлар иде. Киленнәр, эшләр беткәч, тавыклар йомырка салудан туктагач, бәрәңгеләр алынып беткәч, казлар, үрдәкләр су буеннан җыелып алынгач, курыккан кеби генә җылыта торган көзге җылы кояшлы көннәрдә яшел уҗым араларыннан үтә торган юллардан, кашка алашаны җигеп, арбага кызыл ястыкны салып, күчтәнәчкә төче, ачы күмәчләр пешереп, сандык төпләреннән алган, бикәч вакытта китерелгән читекләрне киеп, ире берлә әниләренә кунакка барырга, аңда өч-дүрт көн кунак булып һәр иртәне мунча кереп, кареңдәш-кабилә, дуст-ишкә ашка барып йөрүне уйлыйлар иде. Яшүсмер балалар, шул ашлыкларны эшләп бетергәч әтисе берлә базарга баргач, үзенә матур кара казаки,' кара чалбарлык алдыруны, шунларны киеп, мәктәп ачылгач та букчага тыгып барыр өчен яңа китаплар, кызыл яза торган карандашлар, карандаш очлый торган пәкеләр алуны шатлана-шатлана уйлыйлар иде. Буйларның һәммәсенең дә уйлары дөрест иде. һәммәсенең дә шул теләгәннәрен булдырырга, үзләре аңлаганча кәефләнергә хаклары бар 29 нчы июль, 1895 нче ел

19[үзгәртү]

Безнең дә эшләр бетте. Миңа мәдрәсәгә китәргә вакыт җитте. Әниләр күлмәк-ыштаннар тегәләр, миңа чәкчәкләр, майлар, баллар хәзерлиләр. Әти дә, төрлечә уйлап, мина күпме акча бирергәлегенең очына чыга алмый. Үзем дә күпме акча барлыгын, җәй буе күпме җыелдыгын хисапладым. Баргач ук һәйбәт трико казаки берлә чалбар тектерәм. Сәгать алсаң да яхшы булыр иде, ләкин акча җитеп бетмәс. Берәр атнадан китәм. Мәдрәсәгә барасы килсә дә, әллә нигә авылдан да китәсе килми. Әллә нинди хис шунда үземне бәйләп тота. Мәдрәсәдә бик кызык була инде. Бөтен шәрикләр җыелалар, һәммәсе әллә никадәр яңа хәбәр китерәләр. Әллә никадәр шатлык була. Мин, әүвәле харчевняга барып төшеп, хәзрәт берлә күрешеп килеп, харчевняда бер-ике көн торып, дуст-ишләрне, Шәрикләрне харчевняга алып килеп, пәрәмәч, сумса берлә сыйлап кына барып керәм. Кызык була. 20 нче сентябрь, 1895 нче ел

20[үзгәртү]

Бүген китәм. Әйберләрем һәммәсе җыелган. Китаплар, күлмәк-ыштаннар, күчтәнәчләр һәммәсе дә букчаларга тыгылган. Торырга дигән 25 сум берлә, әти казакилар алырсың дип биргән 10 сум берлә, үземнең җәйли җыйган 8 сум 38 тиен дә кәгазьгә алыштырылып, ки-таплар эченә куелган. Китәм, тагы киләсе җәйгә кайтырга булып китәм. Кыш буе, белмим, нинди үзгәрүләр булыр. Җәй буе берни булмады. Нә кызлар берлә йөрдем, нә башка бер эш эшләдем. Хәер, теге төрек тарихын, теге китапны биш-алты кат укып чыктым. Баргач та тагы шундый китаплар укырга кирәк әле. Китүне уйлагач, күңелләр йомшарып китә, елыйсы килә. Киткәндә еламасам ярар иде. Бүген иртүк мунчага кереп, яңа күлмәкләр киенеп чыктым. Әни минем чыгуыма коймаклар пешереп, бал берлә чәй хәзерләгән иде. Бик тәмле иттереп эчтем. Әни миңа хәзер кунак иттереп карый. Минем берлә сөйләшкәндә яшь чыкмасын дип көчләнеп кенә сөйли. Хәзер малай ат җигеп маташа. Әти аштан кайткач, китәм. Хуш, авыл! Хуш, миңа кызларыңнан бер файда бирмәгән, минем эчемне генә пошырган авыл кызлары! Хуш, иген тулы ындырлар! Хуш, җырлый торган тавыклар! Хуш, кичке авылдагы тынчлык! Хуш, авыл-ның моң-кайгысыз тормышы! Хуш, авылның майлы бөлешләре, тәмле итләре! Хуш, яшьтәш егетләр! Хуш, урамнарда туңып уйнап йөри торган балалар! Хуш, бу елгы җөем! Хуш, мәңгелеккә кайтмый торган бу елгы гомерем! һәммәсе, хуш! 1 нче октябрь, 1895 нче ел

21[үзгәртү]

Парахутта бару миңа һәрвакыт үземнең бик күп кимчелекләремне хәтеремә төшерә, әллә нинди үземнән үзем риза түгеллек хисләрен уяңдыра. Менә хәзер бөтен па-рахут тулы кеше арасында мин ялгыз барам. Танышым юк, дустым юк, ишем юк. Башкалар ду килеп шаула-шып, шатланышып барганда, мин моңаеп барам. Менә минем берлә кергән укучы рус егете, кергәндә ялгыз булса да, өч-дүрт сәгать булмады, шундагы никадәр ирләр, кызлар берлә танышып алды. Шунлар берлә гомер буе дуст кеби йөри. Мин һаман тик торам. Татарлар берлә танышып, бергә барырга мөмкин. Ләкин айлардан ни файда итәсең? Анлар һәммәсе үз эшендә: берсе сатуын сөйли, берсе алуын. Миңа буйларның берсе дә сөт тә бирми, май да бирми. Руслар берлә катышып китәргә тел юк. Тел белсәң, менә шул марҗалар берлә рәхәтләнеп сөйләшеп йөрер идең бит. Менә кара, шул студент берлә шул марҗа кызы никадәр сөйләштеләр, белмим, никадәр тирән таныштылар. Әнә шул ябык сары хатын берлә теге сары төймәле рус кайчаннан бирле бергә йөриләр, кайчаннан бирле аерылыша алмаган кеби сөйләшәләр. Әнә тагы теге кечкенә генә кызлар берлә кечкенә генә рус малайлары нинди кызык иттереп уйнап йөриләр. Әнә тагы теге бармагы саен алтын йөзек кигән, корзинасына әллә никадәр ашамак-эчмәк әйбере төягән марҗа берлә танышкан таза егет, аерылмас дуст кеби, бергә ашап, бергә эчеп, кичләрне парахут өстендә бергә үткәрәләр. Әнә тагы бүтәннәр... Мин һаман ялгыз! Әллә мин так туганмы? 3 нче октябрь, 1895 нче ел

22[үзгәртү]

Йа Раббии Казан никадәр зур! Никадәр матур! Бу кадәр халык кайдан җыелган? Бу кадәр мал кайдан килгән? Бер Устиясендә генә әллә ничә мен кеше бар. Бер Устиясендә генә әллә ничә мең, бәлки йөз меңнәр кешегә ашарга-эчәргә җитәрлек ашамак-эчмәк, йөз мең кешегә сыйланырга җитәрлек тәмле нәрсәләр бар. Буадагы карбызлар, кавыннар, йөземнәр, дүләләр, айвалар, оливалар әллә ничә авылның игенннән ар-тык; әллә ничә авылның бәрәңгесеннән артык. Кем шулкадәр тәмле нәрсәләрне ашый! Каян бу кадәр тәмле нәрсәләргә акча җитә! Бу кадәр көтү-көтү эшчеләр ашыгып-ашыгып парахутка ташый торган маллар кая китәләр? Буйларны нишлиләр? Имут-имут өелеп куелган тиреләрне нишлиләр? Биек таулар кеби өелеп куелган шикәр мичкәләре кая китәләр? Белмим, белмим! Шул нәрсәләрне күргәч тә минем күңелем тиз-тиз Казанга барып җитәргә ашыга. Менә мине ямщик алып бара. Әнә Хан мәсҗеде манарасы күренә, әнә башка мәсҗедләр. Мин бөтен эчем-күңелем берлән тизрәк шул Казанга барып керәсем килә. Бөтен ихласым берлә шул Казанның киң, зур урамнарыңда йөрисем килә. Мин шул Казанга килеп нитүемә шатлыгымнан тиремә сыймаенча ярылырга җитешәм. Менә Казанга кердек. Кара, нинди матур кыз, пөхтә киенгән дә нинди матур атлап бара. Менә бу егетне кара, ут сүндерергә ашыккан кеби әллә кая ашыга. Кара, бу хатын ничек тирә-ягына карый-карый, әллә кемне көтә-көтә бара. Шунлар һәммәсе дә нинди бәхетле, нинди! Шунлар бит һәммәсе дә шул Казанда торалар, шул Казанның матур урамнарында, матур бакчаларында йөриләр. Шунлар бит һәммәсе дә шул әле гайре ниһайә кавыннар, карбызлар, алмаларны ашыйлар. Һәммәсе бәхетле, һәммәсе бәхетле! Менә харчевняга килеп җиттем. Мин дә Казан кешесе булдым. Мин дә бәхетле! Бәхетле, бәхетле! 5 нче ноябрь, 1895 нче ел

23[үзгәртү]

Мәдрәсәгә килгәнгә бер атна үтсә дә, һаман әле сабак башлаган юк. Көн дә шәкерт килә, көн дә иске иптәшләрдән берсе килеп, әллә ничә айлар аерым үткәргән хәлләрне сөйләшәмез. һәммәсе кап-кара булып кояшка пешеп, тазарып, зураеп, ирләнеп киләләр. Кайсыларының киткән вакытта шоп-шома мыеклары яңа гына бөркеп чыккан җоннар берлә бизәлгән була. Һәммәсендә дә әллә никадәр гайрәт! Әллә никадәр куәт! Әллә никадәр дәрт! Барсы да бу елны аерым бер ел ясап, әллә никадәр укырга, әллә никадәр алга китәргә, әллә никадәр үзгәрергә уйлыйлар, һәркөнне кич берлә бер-бер иптәшнең өеннән алып килгән «маддә»ләре берлә сыйланамыз, чәй эчәмез, уйныймыз, көлешәмез, җырлыймыз, бәйрәм итәмез. Казанда калганнарда да бу ел бер үзгәлек бар. Барсы да кеби җәй буе русча укыганнар. Кайсылары хәзер дә русчаны туктатмаганнар. Кайсылары җәйләрдә рус кызлары берлә танышканнар. Кайсылары мөселман кызлары берлә дә дустлашканнар. Кайсылары Мәкәрҗә өстлә-рендөге вакытларын да буш үткәрмәгәннәр. Кыскасы гына: торганнар, яшәгәннәр. Минем кеби лыгырдык булып, бер эш эшли алмаенча вакыт үткәрмәгәннәр. 13 нче октябрь, 1895 нче ел

24[үзгәртү]

Кояш әллә нинди: инде сезне җылыта-җылыта аптырадым, арыдым дигән кеби, зәгыйфь кенә нурларын чәчеп, акыртын гына тирә-ягын җылыта, йомшак кына итеп яктылыгын тутыра. Ул инде, җәйге көн кеби, башларыңнан миләреңне эретеп чыгарырлык булып мәрхәмәтсез кылынмый. Аның хәзер шәфкатьле нуры мәрхәмәтле. Ул киң Кабан күле өстендә дә, элгәреге кеби, ялтыр-йолтыр иттереп, яшь батырның кылычын уйнатуы кеби кылынмый. Аны да кызганган кеби, аны да киләчәк суыкларга чыдарга димләгән кеби, үзенең йомшак җылысы берлә кочаклап, елмая-елмая гына бәхилләшә, саубуллаша. Ул хәзер, элгәреге кеби, агач-ларның яфракларын да, айларның матурлыгына көнләп, кыздырып корыттырырга теләми. Ул айларның соры йөзләренә көлемсерәп карап, айларга дустлык галәмәте күрсәтә, һава да бүген тып-тын. Әллә никадәр очып йөри торган үрмәкүч җипләре, җиддән дә, эсседән дә курык-маенча, әллә кая таба китәләр. Иске коймалар янындагы кызыл-кызыл «марҗа»лар да бик һаваланып кына кояшның җылысында рәхәтләнәләр, туйлар ясыйлар. Бөтен һава әллә нинди алма, кавын, карбыз, кабак исе берлә тулган. Өйләрдән әллә нинди туклык исе чыга. Кешеләрнең йөзләреңдә эшлеклелек балкый. Без, бөтен иптәшләр берлә сөйләшә-серләшә туеп беткәнгә, укырга башлыймыз. Бүген беренче мәртәбә хәзрәт дәрескә керә. Әнә эслиләр. Хәзрәт керде. 20 нче октябрь, 1895 нче ел

25[үзгәртү]

Дәресләр бик шәп китте. Бик кызу укыймыз. Бер-ике атнадан моназәрәгә йөрергә вакыт җитә. Мин хәзер «Тәрҗеман» гәзитәсе укый башладым. Кызык, дөньда әллә ниләр бар. Әллә кая бер Мәһди чыккан. Әллә кая агачтан кәгазь ясыйлар икән. Америка дигән җирдә егерме җидешәр катлы өйләр салалар икән. Ничек салалар! Кяфер шул! Намазы укыган, рузасы тоткан. Эше дә, шул, шунларны уйлап тору гына! 75 нче ноябрь, 1895 нче ел

26[үзгәртү]

Дуңгызлар, шул ишан малайлары һәммә җирдө эчеп йөрүдән бүтәнгә ярамыйлар! Теге башкорт ишанының угылы да мәдрәсәнең исемен сатып эчеп йөри икән. Кирәген бирдек. Ике көн исереп кайтканын көтеп торып, авызын иснәп бик пешерергә теләсәк тә, тугры китереп булмаган иде. Бүген юри артыннан китеп, бөтен фахешханәләрне ззләдек, таба алмадык. Ул фәхешханә гаҗәп икән! Минем беренче керүем булганга, дер-дер калтырый-калтырый кердем. Әгәр шул мәдрәсәнең исемен былчыратучылардан үч алу фикере булмаса иде, һич керә алмый идем. Ул кызлар, ул хатыннар! һәммәсе безне чормап алып: «Утырыңыз, уты-рыңыз!»— дип йөдәтә башладылар. Күңелгә әллә нинди хис төште. Бердән, тизрәк чыгасы килү, бердән, каласы килү. Әлбәттә, әүвәлге хис җиңде. Без теге малайны таба алмаенча бөтен фахешханәләрне йөреп бетердек. Кич берлә кайткач, капкаларны бикләтеп, сакларга тотындык. Кайтты, дуңгыз, бөтен авызы сыра исе берлә тулган. Аның өстенә тагы канәфер кадагы ашаган булган. Үзенең дә кирәген бирдек. Бөтен авызы-борын кан булды. Шулай кирәк ул, сабак укымаенча, мәдрәсә исемен сатып йөрүче малайларны! Сабак булыр! 13 нче гыйнвар, 1896 нчы ел

27[үзгәртү]

Кыш үтеп бара. Мин бер мәртәбә дә яза алмадым. Чөнки язылачак нәрсә булмады. Бу кыш былтыргыга караганда да мәгънәсез үтте. Моназарөләр азайды. Һәммә җирдә «аның базары төште» диләр. Мантыйкка тырышучылар кимеде. Мин дә былтыргы кеби тырышмадым. Әллә нәрсә күңел буйлардан бернәрсә чыгарыр төсле тормый. Йә инде, гыйлем мәсьәләсе берлә угьраш, имеш. Үзең надан бул да, гыйлемнең хәкыйкате ни идекен бел, имеш. Тагы ул гына җитмәгән, «Ваҗиб-ел-вөҗуд»нең гыйльме нинди, ничек, имеш. Мин кайдан белим! Ул моназарәләр кылышып беленә торган эшмени? Гакаиды тагы, әллә кайчан улеп беткән, сөякләре көлгә әйләнгән рәвафыйзлар берлә моназарә кылыш. Шигыйләр берлә: «Хәзрәти Әбүбәкер хәлифә булырга тиеш идеме, хәзрәти Галиме?»— хакында шәм яндырып кычкырыш, имеш! Тарихтан Хәзрәти Әбүбәкернең хәлифә булганлыгын беләм. Хәзрәти Галигә хәлифәлек тиешлеген белмим. Ул булса, фәлән булыр иде, төгән булыр иде, ул хак хәлифә дигән сүзләргә тагы: «Бәлки булыр иде, бәлки булмас иде»,— дип ждвап бирми ни хәлем бар! Тагы, һич башыңда гакылы бар кеше шулай дими нишләсен? Ни дип мин хәзер 1300 ел моннан злек булган вакыйга өчен башымны ватып кычкырышып торыйм! Ихлас кайтты. Бу арада кулга төшкән вак-төяк китапларны укып маташам. Әле менә рөдде нәсаридан бер китап төште. Кызык. Менә безгә белергә кирәк булса, шуны белергә кирәк. Рәвафыйзлар терелеп кайтмаслар. Христианнар күз алдымызда басып торалар! 18 нче март, 1896 нчы ел

28[үзгәртү]

Яз булды, көннәр җылынды. Мәдрәсәнең һавасы искиткеч бозылды. Иртә торганда башның эченә кургашын эретеп тутырган кеби булып, башны күтәреп булмый. Укыйсы килми, сөйлисе килми, орышышасы гына килә. Шуның өчен мин хәзер өйлә намазы укыгач та, чәй эчеп, йөрергә чыгып китәм. Урамнар былчырак булса да, һава бик матур булганга, рәхәтләнеп йөрим. Хәзер урамдагы халыкның төсе бөтенеләй башка, һәммәсендә әллә нинди шатлык әсәрләре бар, һәммәсе дә шул озын салкын кыштан туеп, матур җәйнең якынылашуына сөенәләр кеби күренә. Урамнарда, крепость артларында әллә никадәр мөселман хатын-кызы, араларында нинди матурлары бар. Безгә дә кайчан гына шул хатыннар берлә, дустлашырга түгел, сөйләшергә генә дә насыйп булыр икән? Зур урам бүген искитәрлек. Ул марҗа, ул марҗа! Кайдан бу кадәр җыелган? Кайдан бу кадәр матур, пөхтә, бай киемнәр тапканнар? Ничек бунлар бу кадәр бай була? Әнә, студентларын кара. Анлар да нинди киенгән. Без дә шунлар кеби студент. Ник сон без йөрергә чыга башласак, бөтен мәдрәсә буе берсеннән чалбар, берсеннән бүрек, берсеннән бишмәт җыямыз? Ник соң бунлар шул матур кызлар берлә рәхәтләнешеп сөйләшеп йөриләр дә, без айларның артларыннан авыз суымызны гына агызып йөримез? Буның сәбәбе ни? Без кеше түгелмени? 29 нчы март, 1896 нчы ел

29[үзгәртү]

Русчадан башка бер эш эшләп булмаганга, мин бу ел җәй калып русча укырга карар бирдем. Укыйм, шул руслар, марждлар берлә сөйләшерлек булырлык укыйм! Авылга да кайтмыйм. Укыйм! 12 нче май, 1896 нчы ел

30[үзгәртү]

Хәзер без мәдрәсәнең түбән өендә солдаттан калыр өчен аягын бозып ятучы Салих берлә икәү генә тора-мыз. Мин Әндридән, аена өч тәңкә түләп, русча укыйм. Ул, мескен, көн дә күкфараз мае берлә аягын яндыра. Ул ике атнадан бирле маташа-маташа эштән чыкты инде. Әүвәлләре көн буе ятып тора иде, аякка баса да алмый иде. Хәзер азрак йөри башлады. Ашау-эчүне, әлбәттә, мин хәзерлим. Акча азрак булса да тормыш кызык түгел. Русча бик авыр. Аның нәхүе, әллә нәрсә, безнең гарәп нәхүенә бер дә охшамый. Мин көненә ике сәгать укып кайткач бөтенеләй буш. Эч пошканнан бакчаларга чыгып йөрим. Кабан күленә төшеп коенам. Ләкин һәммә җирдә бер бушлык табам. Халык берлә шыгрым тулган бакчада мин ялгыз! Бөтен кешенең көлешүе, тавышы күкләргә күтәрелгән вакытларда мин моң! Бөтен кеше үзенчә кәефләнгәндә мин кәефсезлеккә чумган. Минем күңел утырткан бер эшем юк. Күңел сөйгән бер кешем, бер дустым юк. Мин һәрвакыт үзбашыма калып, үземнең фаразларым берлә генә яшим. Менә шул бакчада кызлар берлә көлешә-көлешә сөйләшеп йөри торган егетләр кеби йөрисем килә. Агач төпләренә утырып китап укып туйганның соңында, янына килеп утырган егет берлә сөйләшә торган ак киемле кыз берлә мин дә сөйләшәсем килә. Ул егеткә таба аның елмаеп карап сөйләгән сүзләрен минем дә ишетәсем, шул сүзләрне сөйләгәндәге аның йөзендәге үзгәрүләрне минем дә укыйсым килә. Әнә шул агач төбендә утырып тора торган ике татар кызы берлә сөйләшәсем, күрешәсем, дустланасым килә. Ләкин әллә нинди чылбырлар, әллә нинди мин анламаган богаулар мине шул кызларга якын җибәрми, анлар берлә мине сөйләштерми, дустлаштырмый! Мин эчемдәге әллә нәрсәне, әллә нинди куәтне җиңеп шунлар берлә барып сөйләшә башлый алмыйм. Шулай итеп көн үтә, көн үткән саен минем кәефем китә бара. 17 нче июнь, 1896 нчы ел

31[үзгәртү]

Салих терелә төште. Ул хәзер аксап кына йөри Ул авыруыннан зарар итмәгән. Миннән яшерсә дә, аңладым. Ул күрше Садыйк байларның асраулары берлә мөнәсәбәт башлаган. Бүген мәдрәсәнең коймасы аша төшеп, асрау берлә сөйләшеп кайтты. Күзләре, йөзләре — бары да көлә. Мин аның ул асраулар берлә маташып иөрүен яратмаган кеби сөйләсәм дә, ахырдан буның бер көнләү икәнен генә тасдикъ иттем. Ул, минем күңелне дә алыр өченме: «Әйдә, сине дә алып барам Кече атна көнгә тагы хуҗалары дачага китәләр. Бөтен өй бер карчык берлә ике асрауга кала. Карчык сүз дәшми Ьерсе сиңа булыр»,— диде. Мин элгәре «ваклык, фәлән-төгән» дисәм дә, ахырдан риза булдым. Гомердә бер мәртәбә кызлар берлә уйнашырга, сөйләшергә кирәк Хәзер мин әллә ни көткән кеби җомганы көтәм. Тизрәк килсен дә, мин дә кеше төсле булыйм. Ләкин кызлар берлә ничек сөйләшергә? Анлар бик борып-борып сөйләшергә яраталар диләр. Тырышырмын инде. 21 нче июнь, 1896 нчы ел

32[үзгәртү]

Кече атна иште. Мин юындым, киендем, нишләргә белмәенчә йөрим. Шул эш хәтеремә төшсә, калтырарга тотынам. Кич булды, вәгъдә кылынган вакыт җитте Без Салих берлә чыгып, койма янына килеп җиттек. Салих гади бер эш кеби, коймага менеп тә китте. Мин бизгәк тоткан кеше кеби калтырыйм! Йарабби, нишлим! Сөйләргә телем ачылмый. Салихка: «Тукта, бераз сабыр ит»,— димәкче булам. Булмый! Ничек кызларны күрермен? Ничек сөйләшермен? Бу калтырауны ничек туктатырмын? Коймага мин дә менә башласам да, тәнем калтыраганга, егылып төштем. Салих теге яктан: «Тизрәк, тизрәк!»—ди. Бөтен куәтне җыйдым, тагы мендем. Ни күз берлә күрим, караңгыда Салих яныңда ике кыз тора. Кызларны күрү минем тагы калтыравымны арттырды. Мин: «Бу кызлар берлә безне күрсәләр, хәзрәткә әйтерләр, хәзрәт күрсә, авылга беленсә, никадәр исемсезлек булыр, Алла сакласын!»— дип курка башладым. Ул ара да булмады, Салих: «Тизрәк!»— диде. Кызлар минем акыртынылыктан көлә башладылар. Мин кызардым, бүртендем. Эчемнән кайнар су акты. «Буйлардан ничек үземне мыскыл иттереп торыйм?»— дидем дә мәдрәсә ягына сикереп төштем. Менә ике сәгатьтән бирле Салихны көтәм. Ул кайтмый, ул кызлар янында, мин бунда үземә үзем ачуланып, көеп-янып ятам. Ник мин бер эшне эшләргә вакыт җиткәч кенә эшли алмыйм! Сәбәбе нәрсә? 26 нчы июнь, 1896 нчы ел

33[үзгәртү]

Кичә Сафа бутышник кереп: «Билетларыңыз бармы? Билетсыз кеше тормыймы?»— дип сорап, казыйны эзләп йөрде. Ярый әле байларның приказчиклары тугры килеп: «Билетлы, бары да билетлы! Бездә билетсыз берәү дә тормый. Әле шуны әйтергә йөри идем, Сафа абый, сезгә зәкяттән тегелгән читек күптән магазинда эленеп тора, юлын тугры килгәндә кереп чык әле»,— диде дә, билет мәсьәләсе хәл кылынды. Югыйсә, без шүрләгән идек. Шул билетсызлык чыннан да бик мазаны китәрә. Алыр идең, әллә канларга барып, әллә ниләр кылып йөреп эштән чыгып бетәргә кирәк. Мәдрәсә бик туйдырды. Ахыры, кайтырга кирәк. Аз гына булса да авылда торып хәл җыярга кирәк. Быел ел буе мәдрәсәдә торып ни файда иттем? һич! 19 нчы июль, 1896 нчы ел

34[үзгәртү]

Авылның бөтен урамыннан, өйләреннән, бакчаларыннан, ындырларыннан, кырларыннан көйгән ис килеп тора. Урамнардагы үләннәр дә көлгә әйләнеп аяк астында шытыр-шытыр ватылалар. Агачларның яфраклары сап-сары булып, сирәклекләре берлә ботакларын да яшерә алмаенча, үзләренең зәгыйфъдекләреннән зарланган кеби, үзләренең ямьсезлекләреннән оялган кеби берсенә берсе бәрелешеп, сөйләшеп, коры-көйгән тавышлар чыгаралар, һаваланып кына йөзеп йөри торган казлар, бокыр-бокыр сөйләшеп моназарә кылыша торган үрдәкләр, иртәдән алып кичкә кадәр чыкмый торган коенучы балалар берлә гөрли торган су буе да былтыргьгча түгел. Көтү-көтү казлар урыныңда бер-ике канаты йолкынган каз берлә зәгыйфь, авыру каз бәбкәләренең моңлы тавышлары ишетелә. Коенып чыккач та тәне кибеп беткәч суга төшәргә хәзерләнеп торыр өчен ыштаннарын кими торган тук, таза, ачык малайлар урыннда моң гына, тавышсыз гына өч-дүрт малай гына уйнашып маташалар. Су да, үзенең хуҗасызлыгыннан курыккан кеби, үзенең былтыргы көмеш кеби төсен яшелгә буяган, үзенең фәкыйрьлеген, үзенең кадере оеткәнен күрсәтмәс өчен, ямьсезлеген яшергән хатын кеби, йөзенә бака ефәгеннән ясалган пәрдәләр япкан Былтыргы матур, җанлы үрдәк-каз тавышын ишетмәгәнгә күңеле моңаеп, җырчы бакаларга урын биргән былтыргы, яныннан үтеп киткәндә тазалык, исәнлек хис ителә торган өйләр дә үзгәргән. Айларның ватык-ватык тәрәзәләреннән чыга торган яңа икмәк май ит исләре, айларның эчләреннән ишетелә торган куәтле умарта гөрләве кеби көчлелек тавышлары һәммәсе дә Авылларның кешеләре дә былтыргы кеби таза былтыргы кеби нык төсле күренмиләр. Айларның хәрәкәтләреңдә, айларның эшләрендә әллә нинди бер өметсезлек сизелә. Айларның күз карауларында, сөйләшүләрендә «булмады иңде, беттек» дигән уй тоела. Былтыргы нык, таза, пөхтә киенгән кызлар да быел үзгәргән. Айларның да киемнәре былтыргы кеби үк яңа түгел. Айларның да төсләре былтыргы кеби ачык түгел Айларның да күңелләре былтыргы кеби көр түгел Анларның да кияүгә чыгып рәхәтләнеп тору өметләре былтыргы кеби үк көчле түгел. Хайваннар да үзгәргән. Былтыр су коендырып кайткач йонының өстеңдә кояш уйнап йөри торган, сыртлары беленми торган атларның да кабыргалары юлланып-саналып тора. Айларның сыртлары да каләм кеби сузылып тора. Былтыр имчәкләреннән сөт ага-ага кайта торган сыерлар да быел ачлыктан зарланган тавышлары берлә бөтен дөньяны шаулаталар, һаваланып кына көтүнең артыннан гына килә торган, бүген төнлә нинди бакчага урларга барырганы төшенә торган хәйләкәр кәҗәләр дә былтыргы вөкарьләрен бетереп, йөгерә-йөгерә кайтып, калган кычытканнарны ашарга ашыгалар. Ындырлар да, үзләренең кечкенә, вак, чалыш-чолыш куелган чүмәләләре берлә кеше күзенә күренргә оялган кеби, моң гына торалар. Кырлар да, яу үткән кеби, кап-кара булып, шул бәхетсез, җансыз авылны үзләренең каралыклары берлә кочаклап алып, айларны киләсе өметләреннән дә мәхрүм итәләр. Урамнарда уйный торган бала тавышы, кичләрен җырлый торган егетләр тавышы да әллә кая киткән. Беткән, һәммәсе тынган, һәммәсе моңайган. Бөтен авыл тын, бөтен авыл моң. 10 нчы август, 1896 нчы ел

35[үзгәртү]

Тагы көз, тагы мин мәдрәсәдә. Ләкин быел шәкертләр былтыргы кеби ачык-шат килмиләр. Һәммәсе ачлыктан шрлана, һәммәсе авыл хәленең начарлыгын сөйли. Быел мәдрәсә дә фәкыйрь булыр төсле күренә. Башка елларны (әллә ничәшәр букчалар, сандыклар, савытлар берлә маддә төяп килүче шәкертләр быел кечкенә-кечкенө төеннәр күтәреп кенә киләләр. Акча да сыек. Харчевняларга төшеп тә кунак булып ятмыйлар. Мәдрәсәдә дә ачлык. Көйгән ис чыга. 18 нче октябрь, 1896 нчы ел

36[үзгәртү]

Бу ел кыш буе мәдрәсәдә ысулы җәдид, ысулы кадим низагысы берлә вакыт үтте. Шәкертләр икегә бүленде. Картрак, укымаганраклар — ысулы кадим тарафдары, яшьләр, тырышып укучылар — ысулы җәдид тарафдары. Әүвәлге ваҗибелвөҗүд, хөдүсе галәм моназарәләре урынны хәзер ысулы җәдид моназарәсе алды. Ысулы җәдид дингә муафикъмы? Пәйгамбәр заманасында булганмы? «Ля» күктән иңгән хәрефләр арасында бар идеме? Әбҗәд, һәүвәз көтүбе сәләфтә бармы, юкмы? Нәхү, сарыф укытуны үзгәртергә ярыймы, юкмы? Бу мәсьәләләр тирәсендә көне буе кычкырышамыз. Кызурак табигать-леләремез орышыша, талаша да! Хәзер бөтен мәдрәсә шул ике фикер берлә бүленде. Арадагы элгәреге мәдрәсә хәмияте дә бетте. Ысулы җөдидчеләр башка мәдрәсә ысулы җәдидчеләре берлә дустлата башладылар. Ысулы кадим хәзрәтләрдән, хосусән үземезнең хәзрәтемездән көлә башладылар. Бу эш ике арада яңа дошманлык арттырды. Мин — ысулы җәдид. Мине хәзер хәзрәт тә яратмый. Быел русча укучылар тагы күбәйде. Мантыйк дәресләренең базары бик төште. Моназарәгә бары ике мәртәбә генә килделәр. Замана үзгәрде. 18 нче гыйнвар, 1897 нче ел

37[үзгәртү]

Бүген өйләдән соң югары урамга йөрергә чыгып киттем. Көн шактый соң булса да, урамда шактый халык бар иде: һәм дә Пассаж ягыннан ике яшь кенә хатын да үтеп бара иде. Мин кызу-кызу айларның артыннан куып җиттем һәм дә күзләренә карап үтеп киттем, бераз киткәч, артыма да борылып карадым. Хатыннар артык илтифат итмәсөләр дә, мин, бер магазин яныңда әйбер караган булып торып, айларны тагы үземнән уздырдым. Тагы артларыннан җитеп үттем. Яннарыннан үткәндә берәр сүз әйтергә теләсәм дә, бер сүз дә әйтә алмаенча, тагы вакыты тугры килер әле яисә үзләре дәшәрләр әле дип, чатта игълан укып айларны үткәрдем. Тагы бер сүз әйтә алмадым. Тагы артларыннан китим дип торганда, лом-бард буеннан кызу-кызу килә торган бер хатын күреп, ашыга-ашыга урамның теге ягына чыгып, хатынга каршы тордым. Хатынга бик тугры карап торсам да, бер сүз дә эңдәшмәенчә кызу-кызу үтеп киткәнгә, мин дә еш-еш атлап артыннан киттем. Хатын бер кондитер янында туктаганга, мин күземне бик тутырып карап үтеп киттем, һәм дә берничә мәртәбә артыма борылып карадым. Хатын, минем артымнан килмәенчә, урамның теге ягына чыкты. Мин дә, аңда аулаграк дип, минем берлә сөйләшү өмете берлә чыккандыр дип, артыннан чыктым. Ләкин хатын һич илтифат итмәенчә түбән таба төшеп китте. Мин дә, кызу-кызу атлап күземнән югалтмыйм дип ашыксам да, бер йортка кереп киткәч, билгеле, борылырга мәҗбүр булдым. Кәефсезләнеп кенә, авын югалткан эт кеби, кайгырып килгәндә, часть буе тавыннан бер бик таза хатын берлә бер әбинең килүен күрдем. Мин, әллә нинди зур бәхеткә очраган кеби, бөтен эчем-тышым берлә шатлана-шатлана, тегеләрнең тау менеп нитүләренә чамалап, акрын-акрын гына атлап теге тарафка юнәлдем. Тегеләр менеп иштеләр. Мин, күзем берлә ашарга теләгән кеби, теге хатынны сөзә башладым. Хатын, азрак елмаеп, янындагы карчыкка бер сүз әйтте. Тегенең елмаюыннан минем бөтен эчем шатлык берлә тулды. Мин, үземә үзем сыймаенча, шатлыгымнан ярылырга нитешеп, акрын гына алдыларына чыгып, тагы теге хатынның күзенә карадым. Теге хатын бу юлы ап-ачык көлде. Мин урынмда эредем. Аякларым калтырый, бөтен тәнем үзенә бертөрле хәрәкәткә килә башлады. Битләремә кызыл йөгерде, колакларым ут кеби яна башлады. Мине тагы әллә нинди бер зур куәт артыма әйләнеп карарга кушкан кеби, әллә нинди бер куәт тыйган кеби булды. Минем эчемдә тартышу башланды. Ахырдан чыдый алмадым, әйләндем. Ни күзем берлә күрим, теге хатыннар урамның теге ягына чыгып баралар. Нишләгәнемне белмәенчә дә, борган машина кеби, мин дә айларның артыннан киттем. Айларны узганда тагы теге хатынга карадым. Теге хатын тагы тулы битле майлы күзе берлә миңа таба көлде. Мин әллә нинди сүз әйтергә теләдем, ләкин нинди сүз әйтергәлеген кистерә алмаенча үтеп киттем. Тагы артымнан әллә нинди ук кадалган кеби күз кадалганын күреп, артыма борылдым. Тагы теге хатынның көлгәнен күреп, бер чатта туктап, сүз кушарга кистердем. Менә киләләр, менә хатын көлә, менә нинди якын, мин ни дип сүз кушыйм? Җаным, сине сөям диимме? Ул килешерме? Менә килеп җитте. Әнә миңа күзен тутырып карап үтеп бара. Мин тагы бер сүз әйтә алмадым. Менә карчыгы да: «Ни телисең?» дигән кеби, сөальле карау берлә карап китеп бара. Мин туктадым. Үземнең эш булдыра алмавыма ачуланып, ни булса булыр дип, кызу-кызу атлап хатын янына барып җиттем. Аның янына җиткәч, йөрәгем леп-леп тибеп, бөтен тәнемне калтырата башлады. Мин никадәр узарга теләсәм дә, куәтем җитмәде. Ахырдан бөтен куәтемне җыеп уза башладым. Тагы күзенә карадым. Тагы ул көлде. Тагы мин бер сүз әйтергә теләдем, тагы авызым минем әмеремне тутырмаенча, мин үтеп киттем. Менә хәзер бер магазин янында туктап торып көтәм. Бу юлы әйтмиче калмыйм. Әнә килеп иштеләр. Хатын әллә нигә бу юлы көлми. Аның көлмәве бердән минем ачуымны китерде, бердән дәртемне арттырды. Мин тагы артларыннан киттем. Барып җитәр-җитмәс, теге карчык борылды да: «Ни эт эчәгесе кеби кеше артыннан йөрисен! Сөйләр сүзең булса, сөйлә»,—диде. Мин кызардым, бүрттем. Башыма суккан кеби, борылып, түбән урамга төшеп киттем. Бер капка төбендә утырып, бик озак хәл җыеп, тагы зур урамга мендем. Тагы күзем берлә татар хатыннары ззли башладым. Әнә бер кибет алдындагы урындыкка икәү утырып торалар. Тукта, шунда китим. Берсе шактый матур күренә. Карап кына яннарыннан үтеп киттем. Тегеләр бер дә илтифат итмәгән кеби булдылар. Тагы бераз киткәч, борылып, тагы яннарыннан үттем. Бу юлы берсе азрак карап куйды. Аның каравы мине батырайтты. Мин, эш пешә дип, аз гына киткәч тә борылып карадым һәм дә тагы бик тиз борылып яннарыннан үтеп киттем. Мин үткәч тә, хатыннар тордылар. Мин акыртын гына артларыннан киттем. Хатыннар бер дә карамаганга, мин бер җирдө узып киттем; һәм дә туктап торып, теге берсенең күзенә карап уздым. Күз каравыннан бернәрсә дә аңла-масам да, хикмәт чыкмасмы әле дип, артларыннан калмадым. Часть тавыннан төшә башлагач, бераз туктап, төшимме, юкмы дип уйласам да, ахырдан төшәргә карар бирдем. Менә Проломныйдан үттем. Бер чаттан борылганда элгәреге бер хатын, аннан ары берсе борылып карады. Мин тагы батырланып яннарыннан үтеп китсәм дә, берсе дә: «Җаным, сине бик сөям!» — дип сүз катмады. Мин тагы артта калдым. Шулай итә-итә Болак күперенә җиттем. Мин бунлар артыннан баруда файда юклыгын белеп калдым. Көн караңгыланып, фонарьләр яндырыла башлаганга, мин Болакның караңгырак җир-ләреңдә йөри башладым. Менә күземә берсе артлы берсе әллә нинди сәләмә, былчырак киемнәрдә марҗалар очрый башладылар. Барысы да төрлечә иттереп дәшә башладылар. Мин буйларның кабахәтлекләреннән җирәнеп, Проломныйга чыктым. Проломныйны тагы бер-ике мәртәбә әйләндем. Очраган бер марҗа, татар хатынна күземне тутырып-тутырып карадым. Ахырдан арып бетеп, кайтырга уйлаганда, бер чаттан борылып китә торган ике марҗаның күзләренә бик туры карадым. Марҗалар борылыр-борылмас миңа баш иделәр. Мин әүвәл узып китсәм дә, мин борылып караганда тагы кул изәгәнгә, мин акыр-тын гына тегеләр артыннан киттем. Күңелем никадәр курыкса да, нәфесем бик барасы килгәнгә, калтырый -калтырый борылдым. Тегеләр янына барганда, бизгәк готкан кеби, тешләрем берсенә берсе бәрелешеп сөйләшәләр иде. Ниһаять, барып җитеп: «Здрафстуй!» — дидем. Кул бирделәр. Мин икесен дә күздән кичереп, бер матуррак төслесен кулыннан тоттым. Тегесе борылып китте. Без караңгы гына урамда икәү калдык. Мин теген култыклап, әйдә, дип, сөйләшә-сөйләшә киттем. Бер җиргә барырга карар бирдек. Мин никадәр калтыранам да, очраган бер кешедән качып урамның теге ягына чыксам да, марҗамны югалтмадым. Менә бер мунчага барып кердек. Мин ут яктысында марҗамны күрдем. Күңелемдә ике бик зур куәт сугыша башлады. Керергәме, юкмы? Керергә дип карар бирергә өлгерә алмадым. Кермәскә кистердем. Ул фикеремдә дә нык тора алмаенча, керергә уйладым. Кердек. Мин нумира алырга киттем. Марҗа калды. Актык минут килеп җитте. Минем бөтен тәнем калтырый, тешләрем шыкылдый башлады. Аяк өстенә басып тора алмый башладым. Кулымдагы портмонетым җилдә селкенә торган агач ботагы кеби кулымда селкенә башлады. Менә ишек ачыла башлады. Бу керүченең минем таныш кешем булу ихтималы күңелемә килеп төшеп, яна торган өйдән качкан кеше кеби, каршы ишектән чыктым. Саф һаваны сулый-сулый, бүгенге эшләремне уйлап, арып-изелеп, үземнән үзем туеп, үземне үзем суярлык булып кайтып киттем. 10 нчы февраль, 1897 нче ел

38[үзгәртү]

Кичә мин, безнең мәдрәсәдән чыгып, Истанбулга китеп, төрек мәктәбендә укыган бер бай баласы берлә таныштым. Аның бик күп төрек китаплары бар икәнен ишетеп белгәнгә, шунларны сорадым. Ул килеп алырга кушты. Бүген әллә никадәр романнар, төпләгән гәзитәләр, рисаләләр төяп кайттым. Хәзер укырга тотынам. 13 нче февраль, 1897 нче ел

39[үзгәртү]

Төрек китапларьтны укыйм. Айларны су урынна эчәм. Романнары әллә нинди, хикәяләрне бик сөям. Ләкин ник бу романнарның кешеләре барсы да Жор, Альфред, Карл, Эмма, Катрин кеби ят исемнәр? Төрекләрнең үз тормышларыннан ник язылмаган? Укыйм-укыйм да, шул романнардагы тормышка кызыгам. Нинди рәхәт тормыш! Ире-хатын бергә, качу-нитү юк. Сөйләшәләр дә шатланышалар. Матур хатлар язышалар, еглашалар да кавышалар, аерылышалар. Кызык тормыш! Ләкин минем гакылым җитмәгөн бер җир бар. Бунлар һәммәсе әллә нинди кыйммәтле әйберләр алалар, зур бүләкләр бирәләр, күп-күп акчалар оттыралар, оталар. Әллә кайларга сәяхәтләргә китәләр. Шулай эшләргә акча каян табалар? Каян җиткерәләр? 21 нче март, 1897 нче ел

40[үзгәртү]

Кичә өйдән биш тәнкә акча килгән иде. Бүген чыгып пальтә алып кердем. Альфредлар шулай киенә бит, миңа ник киенмәскә! Иңде аякка ботинка алырга, чалбар алырга, башка яхшырак бүрек алырга гына калды. Аннан ары мин дә, анлар кеби, шул ачык тормышта хатын-кыз берлә катнашып йөрим. Бакчаларга барам. Аңдагы шул матур кызлар берлә теге романнардагы кеби сөйләшәм. Анлар ничек, берсе, мәсәлән, яулыгын төшереп калдыра, мин илтеп бирәм. Шуннан китә! Нинди кызык! 9 нчы апрель, 1897 нче ел

41[үзгәртү]

Мин, толып, самавырны ломбардка салып, казаки, бүрек эшләттем. Теге пальтәне бер да бар киеп булмый әле. Безнең халык надан әле. Ул Альфредларны-ниләрне белми. Хәзер һәркөнне кичкә таба һәйбәтләп киенеп-ясанып бакчаларга чыгам. Шундагы кыалар, хатыннар берлә сөйләшергә, дустланышырга йөрим. Йарабби, нинди матур кызлар бар! Мин шунлар берлә йөрерменмени? Шунлар берлә шул романнардагы кеби сөешерменмени? Нинди кызык! 1 нче май, 1897 нче ел

42[үзгәртү]

Ике атна булды, һәркөнне Бакыр бабай бакчасына барам. Бер кыз да килеп сөйләшә башлаганы юк. Әллә теге романнардагы кеби үк булмадымы дип бик уйлагач, исле маем берлә кершәнем юклыгын белеп, кичә хәзрәттән бурычка алган өч тәңкәдән һәйбәт исле май, сабын, кершән алып кердем. Менә бүген шунларны ягынып чыктым. Һаман кызлар килмиләр. Бу ник болай? 21 нче май, 1897 нче ел

43[үзгәртү]

Бүген бер кыз миңа бик көлеп карап үткәнгә, барып утырганын көтеп торып, мин дә яныш утырдым. Азрак карап торгач, теге романнардагы кеби, сүз башладым. Кыз бик тиз сөйләшә башлады. Мин, романдагы кеби, ничек китәргә аптырап торганда, кыз үзе: «Әйдә, мороз (туңдырма) ашыйк»,— диде. Мин, әлбәттә: «Әйдә», — дидем. Ашаган морозга да түләдем. Шуннан бакча буе бер мәртәбә әйләндек. Мин төрлечә иттереп, романдагыча сөйләргә тырыштым. Кыз мине бик тиз сөюеннәнме, белмим, нидән, бераз йөргәч тә: «Әйдә, бер җиргә барыйк»,— диде. Мин шатланып: «Кая?» — дидем. Ул: «Теләсәң мунчага, теләсәң безгә»,— диде. Мин буның бу кадәр тиз мине сөюеннән, бер яктан, шатланып, бер яктан, гаҗәпкә калсам да, кесәмдә акча азга, бара алмадым. «Иртәгә барырмын»,—дигән идем, кыз миннән борылып китте. Ахрысы, теге романнардагы кеби, мин сүзен тутырмаганга үпкәләгәндер! 27 нче май, 1897 нче ел

44[үзгәртү]

Кичә вагунга, безнең өсткә ике татар хатын килеп керде. Без, анлар берлә сүз эләктереп җибәреп булмасмы дип, теге романнардагы кеби, кытайларның тәрәкъкыйсе, Әндәлес гарәпләренең мәдәнияте хакында сөйләргә тотындык. Әлбәттә, ул хатыннар теге романнарны укыган булсалар, андагы Катрин кеби, безнең сүзгә катышып китәргә тиеш иде. Менә шунысы начар шул, анлар берни укымаганнар. 2 нче июнь, 1897 нче ел

45[үзгәртү]

Кичә циркка бардык. Нинди кызык! Ул хатыннар атлар өстендә нинди шәп йөриләр, тимерчыбыкта нинди кылыналар! Бу урыслар бигрәк тәрәкъкый иткәннәр, без бигрәк артта. Кайчанга безнең дә шундый циркла-рымыз булыр икән? Кайчанга безнең дә кызларымыз, бөтен халыкның исен китәреп, тимерчыбык өстендә йөрерләр икән? Кайчанга безнең кызларымыз да шундый атлар берлә уйнарлар, маймыллар биетерләр икән? Ул көнне күрергә ерак әле, ерак! 15 нче июнь, 1897 нче ел

46[үзгәртү]

Минем шул бакчадагы хатыннар, кызларга әле бик ачуым килде. Ничә атна, ничә айдан бирле йөрим, ичмасам берсе килеп дәшсен? Бу урыс халкы надан шул. Анлар шул теге романнарны укымаганнар. Югыйсә, әлбәттә, минем кеби, романнар укыган, чиста киенгән, исле майлар сөрткән, кершән ягынган, Әндәлес гарәпләренең мәдәниятен белгән бер егет берлә ник сөешмәскә? Наданнар, наданнар! Бунлар шул, ни сөйләсәң дә, урыс әле! Анлар шул, ничә әйтсәң дә, сары урыс шул! 4 нче июль, 1897 нче ел

47[үзгәртү]

Көненә әллә ничәшәр мәртәбә битне сабынылап юганга, битем ярылып беткән. Су тиерер хәл юк, әрни (авырта). Ләкин чиста булсын өчен юынмый хәл юк. Бакчаларда андый-бундый булып йөрергә ярамый бит! Ләкин иртәдән кичкә кадәр бакчада йөрүдән арып беттем. Бер мәгънә чыкмый. Бер кыз килеп танышмый, сөйләшми! 18 нче июль, 1897 нче ел

48[үзгәртү]

Мин авырыйм. Башым авырта, начар йоклыйм, төш күп күрәм. Дуктыр авылга кайтып китәргә һәм дә сөт эчәргә кушты. Шулай ук быел укыган романнарымнан аз гына да файда итмәенчә Казанны ташлап китиммени? Хәер, романнарда авыл кызлары берлә сөешүне тагы мактый; айлардагы сафлык, тазалыкны ярата. Мин дә шулай итәрмен. Хәзер инде мин элгәреге кеби мәми авыз түгел, роман укыган кеше. 22 нче июль, 1897 нче ел

49[үзгәртү]

Әти берлә без бозылыштык. Мин роман галәмен мактадым. Ул үзенең искедәге сәләфләренең тормышы- ны мактады. Аныңча, бөтен сәгадәт — каткан икмәк ашащ камыш намазлык өстендә ятып, китап карап, зикер-тәсбих берлә мәшгуль булуда, имеш! Юк инде, мин андый әкиятләргә ышанудан үткән. Мин хәзер фикерле шәкерт. Мин хәзер милләт кайгыртам, дин кайгыртам. Үземезнең татарларны шул романнарда укыган кеби итәргә тырышам. Мин — ысулы җәдид. Мин мәктәпләрнең рәтләп укытуларын телим. Мин гәзитә укыйм. Бөтен дөнья мөселманнары арасындагы артка калуны беләм, аның сәбәпләрен ззлим. Мин киләчәктә әллә ниләр эшләргә планнар корам. Мин фанатик түгел. Мин кием низагьларын яратмыйм. Мин романнарда киенгәнчә киенәм. Хасыйле, мин — яңа фикерле тәрәкъкый пәрвәр, әти — иске фикерле! 29 нчы июль, 1897 нче ел

50[үзгәртү]

Авылда гомер үткәрү бик авыр. Бунда нә бакча бар, нә музыка бар, нә матур киенгән фәрештә төсле кызлар бар, нә иптәшләр бар! Кая карасаң, кап-кара мужик, салам башлы (түбәле) өй, каткан киемле ирләр, хатыннар. Бөтен авыл тып-тын. Шәһәрдәге музыка урынна кичләрендә бунда бака тавышы берлә әтәч тавышы гына ишетелә. Мәдрәсәдәге кеби, милләт кайгысы урынна мужиклар үзләренең сары алашаларының корчаңгы булуын, чуар сыерның бозаулавын, караколак сарыкның йоны кыркылуын, каз бәпкәсенең югалуын, үрдәкнең икенче мәртәбә сала башлавын, тавыкларның йомырка салу-дан туктауларын сөйлиләр. Дөньяда шуннан башка эш юк кеби, буннан ун ел элек Кашка биянең югалуына, Кара сыерның вабадан үлүенә, Рәхилә әбинең кәҗәсен бүре ашавына кадәр барып җитәләр. Шуннан тагы аз гына үтеп, быелгы ашлыклар, быелгы каты сука, быелгы печәнгә барып төртеләләр. Шул сүзләрнең тәменнән туймаган кеби, бөтен мәҗлес буе шуннан үтә алмыйлар. Мин сүзне зуррак мәсьәләләргә, ысулы җәдидкә, җир-нең түгәрәклегенә әйләндерергә телим; ләкин айларга һич илтифат итмиләр. Минем эчем поша, бунлар берлә орышышасым, сүгешәсем килә. Шул зур авылда үземне үзем ялгыз хис итәм. Әйе шул, салам башлы өйләрдә салам, ашлык, ат, сыер, кәҗә, сарыктан башка нәрсә хакында уйлый белмәгән авыл эчендә, мин — француз селкенә торган һәр әгъзаларына карап, мин буйларны н хәзер шул вакытта мәсгудлекләренә шатлана вә шул мәсгудлекләре өчен анларны көнли, үземне үзем шулай күрә алмавыма кайгыра идем. Чыннда никадәр мәсгудләр Үзләренең яшьлекләренең кадерен нинди беләләр до, шул яшьлекнең вазыйфасын нинди матур иттереп тутыралар! Нинди гөнаһсыз иттереп, яшел үләннәр, тулы ашлыклар эчендә бер-берсенең эчендәге янган утларын сизешеп, бу табигый утка каршы килмәенчә, авыз-ларыннан алышкан үбешүләр берлә айларның куәтләрене арттыралар, айларның ләззөтләрен киңәйтәләр. Нинди матур иттереп үзләренең эшли-эшли ныгып беткән куллары берлә бер-берсенең нык-таза муеннарын кочаклыйлар. Нинди ихлас берлә кызудан кызарган битләрен кайнар авызларының үбүләре берлә бизәкләп-бизөкләп бетерәләр. Нинди иттереп, үзләренең икелекләренә протест ясаган кеби, бер минутта берләшергә теләгән кеби, ничек бер-берсенө сарылышып-сарылышып кочаклашалар. Йарабби, никадәр рәхәт, никадәр сәгадәт! Яшәңез, егетләр, кызлар! Яшәсен бу гадәтеңез! Яшәсен яшьлек! 18 нче август, 1897 нче ел

54[үзгәртү]

Әтиләр мине чынылап мулла ясарга телиләр. Әни, ул мәсьәләне тәмам хәл иткән кеби итеп, миңа кызлар эзли, һәркөнне чәй яныңда: «Фәлән мулла кызы бик чибәр, имеш. Әле Нәсыйхә абыстай килгән иде. Шул айларның авылларына барган икән, юри барып күрдем, сезне сораштылар, ди. Фәлән байның кызы да бик укымышлы, ди, җиһазы-фәләне бик күп, имеш. Әле миңа хатын Хәерниса абыстай аркылы, дога кылсын дип, күкрәк җибөргән иде. Фәлән кеше кызы фәлән, имеш»,— дигән сүзләр берлә башны әйләндерәләр. Мин элгәре бундый сүзләрне көлкегә әвереп бе-тергәләсөм дә, кичә мәсьәләне бик җитди иттереп алдыма китереп бастырдылар. Мәхәлләнең байгураларыннан берничәсе кереп, шул мәсьәләне алга куйдылар. Мин хәзер бу мәсьәләгә чынылап җавап бирергә мәҗбүр калдым. Әти мулла булмаска дигән фикеремне белә, ләкин ул фикер төпле бер уй дип ышанмаганга, аңар артык әһәмият бирми кеби күренә. Әни минем мулла булмавым уены күңеленә дә кертеп чыгара алмый. Ул мулла булмаенча тору мөмкин икенчелегенә дә шөбһә итә. Чыннда, ничек мулла булмаенча, иртәдән кичкә кадәр ашка йөрмәенчә, руза гаетендә фитыр җыймаенча, корбан гаетендә тире алмаенча, иген өлгергәч гошер җыймаенча яшәргә кирәк? Хәтта мине мулла итәргә теләүләреннән мужиклар һаваланалар да: «Безнең авыл шәһәр кеби. Фәләннәр бик булырлар иде дә, әлхәмделиллаһ, әле хәзрәт фатихасыннан чыгып без эш итмимез»,—дип, куәт үзләре тарафында икәнлеген дә күрсәтеп куялар. Миңа килсә, минем аз гына да мулла булырга исәбем юк. Ничек мулла булырга кирәк? Мин әле, әүвәл, шулай итеп — биш вакыт намаз укып, атнасына бер мәртәбә, җомга көнне, беркем аңламый торган телдә хотбә укып, әллә нидө бер бала исеме кушып йөрүдә һичбер мәгънә тапмыйм. Буннан кемгә булса да файда була дип ышанмыйм. Тагы, шуның өстенә, шул әтинең гомере буена сөйли торган вәгазь китапларына, андагы ике тиен садака бәрабәренә җиде оҗмахның җиде капусы ачылуы вәгазьләренә ышанмыйм. Шунларны кылудан, сөйләүдән халыкка файда түгел, зарар була дип игьтикад кылам. Шуның өстенә, безнең авыл кеби, карт муллаларны тәгъзыйм кылырга, анлар ни сөйләде шуны Коръән сүзе кеби тыңларга ышанган халыкка минем яшь уйларым, яңа фикерләрем аңланыр дип, айлардан бер мәгънә чыгар дип аз гына да ихтимал бирмим. Анларны үзем теләгән бер фикергә бора алуыма, айларның шул иске уйларын, черегән гадәтләрен җимерә алуыма ышана алмыйм. Тагы иң авыр җире — һәр нәрсәне сөйләгән вакытта дин ноктаи нөзарыннан сөйләү. Уку кирәк, чөнки дин шулай куша; игеннәрне яхшы эшләргә кирәк, чөнки дин куша; баерга тырышырга кирәк, чөнки байлык берлә дин саклана. Ләкин русча укырга кирәк, хатыннарны качырмаска кирәк, динне дөньядан аерырга кирәк мәсьәләләрендә ничек итеп дин куша диерсең? Дөньядагы бөтен эшләрне, мәсьәләләрне ничек иттереп кагып-сугып дин эченә тутырырсың? Ничек һәр нәрсәне айларның башларына, уйларына муафикъ итеп үзгәртерсең? Шуның өстенә, мин, тагы, дингә ул кадәр ышанмыйм да. Шунларны ничек иттереп халыкка сөйләрмен? Үземчә булса, анлар мине аңламаячаклар, мине кяфер диерләр. Айларча булса, ул вакыт минем мәгълүматымнан бер файда булмаячак, мин үземнең халкыма тәэсир итмәячәкмен. Шуның өчен мин мулла булмаска тиеш һәм булмыйм. Кеше кешен һем үзен алдамаенча гына гомер үткәрергә тырышырга кирәк. 21 нче сентябрь, 1897 нче ел

55[үзгәртү]

Әти берлә безнең арамыз шактый салкынылашып, мин мәдрәсәгә китәм. Ләкин һич уку фикере берлә түгел. Шул авылдан, шул, көн дә бертөсле муллалыкның файдасына китерелә торган дәлилләрдән, мулла булып торуның манзарәләрен ишетүдән котылыр өчен генә китәм. Мәдрәсәдә бернәрсә укый да алмаячакмын, укымаячакмын да. Укырга теләсәм дә, нәрсә укыйм! Укырлык әйберләр бармы? Мөмкин булса, русча укыйм, төрек әдәбияты укыйм! Нишлим сон, безнең кеби укыйсы килгәннәргә мәдрәсәсе, мәктәбе юк. Халыкның бәхетсез егетләре ни очраса шуны укымый ни хәле бар! Хәерче кеби, кемнән ни калса шуны миенә тутырмый ни юлы бар! Менә мин дә шулай итәргә тиеш. Шул фәннәрне, шул гыйлемнәрне беләсем килгәндә — калдык-постык берлә башымны тутырырга, дөрестлеге шөбһәле мәгълүматлар берлә миемне зәһәрләргә тиешмен. Бу ник болай? Шулай ук минем вә минем кеби әллә ничә мен, йөз мең татар балаларының шулай укырга, башкалар белгәнне белергә, башкалар кеби, белмәгәннәрне өйрәтергә хаклары юкмыни? Буңар ничек чыдарга кирәк? Ничек шул ак, якты мәгариф гасырында күрәләтә надан булып калырга кирәк? Ник без бу чикле бәхетсез туган! Ник без мәктәбе, китабы, акчасы бар бер кавемнең балалары булмаган! Яисә ник безнең мәктәбемез, , китапларымыз, әдәбиятымыз булмаган? 1 нче октябрь, 1897 нче ел

56[үзгәртү]

Мәдрәсә мәдрәсә хәленнән чыккан: бик күп шәкерт, мәдрәсәне буш өй хисап итеп, русча укырга йөриләр. Мәдрәсәдә ашау-эчү, яту-кунудан башка бер эш тә эшләмиләр. Хәзрәт берлә шәкертләр арасындагы мөнәсәбәт тә бик начар. Хәзрәтне һич эшкә алмыйлар, аның сүзене тыңламыйлар, анын фатихасыннан курыкмыйлар. Мин дә русча укырга тотынам. Мәдрәсә бозылды! Ләкин сәбәбе, хәзрәт әйткәнчә: «Фатихадан курыкмау» гына! 13 нче гыйнвар, 1898 нче ел

57[үзгәртү]

Мин, русча укысам да, хәзрәткә дәрескә дә утырам. Хәзрәттән яхшы түгел. Дәрестә аз гына ихласым булмаса да, исәпкә тулсын өчен утырам. Инде хәзрәт тә хәзер шулай булса да утыруны ярата. Һәркөнне: «Мәдрәсә бозылды»,—дип зарлана. Менә үзең теләгәнчә, торырга яңа бер юл ачылды. Мине Сибириядә бер шәһәргә мөгаллимлеккә чакыралар. Вазыйфәсе дә шактый яхшы. Шәһәрдә торырга. Үзеңне үзең тәрбия кылып булачак, русча укырга да мөмкин булачак. Минем өчен зур бәхет. Әлбәттә, барам. Әле әтиләрдән рөхсәт сорап хат яздым. Җавап көтәм. 8 нче февраль, 1898 нче ел

58[үзгәртү]

Ялтыраган ай яктысы берлә нурга коенган, ап-ак кар диңгезе кеби Кабан күленең кар бөртекләре шул матур түгәрәк айга, шул Кәндилләр кеби сирәк-сирәк күренә торган йолдызларга җем-җем иттереп, елтыранып көлемсерәшәләр, анлар берлә уйнашкан кеби, күз кысышкан кеби елмаешалар. Кабан күленең теге тарафыңдагы фонарьлар да, тәрәзәләрдәге утлар да бу көннең матурлыгына кызыккан кеби, аның көмеш кеби саф елтырауларына, сөт кеби аклыгына көнләшкән кеби; аның шул ай, йолдызлар берлә күз кысышып уйнаш итүенә гаҗәпкә калып каткан кеби вә шул матурлыктан, ләззәтләнүдән аерылудан куркып, бер минутка да күзләрен аера алмаган кеби, туп-тугры ак карларга тегөп карап торалар. Анлар да, ул матур ак диңгезнең кырыйларын үзләренең моң гына төшкән яктылыклары берлә челтәрләп-бизәкләп, шул зур Кабан күленең бөтен итәгенә төрле-төрле печемнәрдә кружевалар, челтәрләр ябыштыралар. Уртадан үтеп китә торган зур юл, аңар кушыла вә аерыла торган вак-төяк юллар да, көндезге иксез-чиксез атларның, йөкләрнең, кешеләрнең үтүеннән арыган кеби, юлчының, юлаучының юклыгыннан шатланган кеби, бөтен кулларын, аякларыны җәеп сузылып ятып хәл җыя, бабалардан мирас калган, безне суы берлә, бозы берлә сыйлый торган, матурлыгы, гүзәллеге берлә бөтен шәһәрёмезне бизи торган шул зур күлнең тынчлыгына, анын шул зур, озын, арыла торган хезмәтләреннән соң хәл җыюына ригайә кылган кеби, аны татлы тирән йокысыннан уятырга кызганган кеби, бөтен тирә-янда тавышсыз-тынсыз тик тора. Минем кайный торган күңелем, эчемә сыймаенча ташып чыгарга тора торган йөрәгем, бөтен башымны биләгән уйларым әллә нигә шул матурлыкны җимерәсе килә; әллә нигә шул матур айның көмеш нурлары берлә коена торган ак күлнең тынчлыгын бозасы килә; аның каршысында бу кадәр баш игән бөтен шәһәргә каршы килеп, аны аяк астымда таптап, аның йоклаган тәннәрен уятып, шыгыр-шыгыр өстеннән үтәсем килә. Минем мәдрәсәдән ясап чыккан начар фикерем, ямьсез уем шул мине кочаклаган матурлык берлә тартыша, сугыша. Үзенең начарлыгы берлә, үзенең былчыраклыгы берлә шул матурлыкны җиңәсе килә; үзенең фикеренең гөнаһлылыгы берлә шул айдан, йолдыздан бүләкләр, сәламнәр китерә торган фәрештәләрне оялтасы килә; ахырдан, шул матурлыкка илтифат итмәенчә, акыртын гына атлап, шул матур күлне аяк астында калдырып, теге тарафка чыгасы килә. Үземнең гөнаһсызлыгымны, үземнең егетлегемне мәңгегә шул ай, йолдызлар берлә зиннәтләнгөн күлнең бу тарафыңда калдырып, үземне үзем теге якның былчырагына чумдырасы, йөздерәсе килә. Тагы үземне үзем җиңә алмаенча, тагы шул матурлыкка каршы бер хәрәкәт тә итә алмаенча тора идем, күңелемдә зур бер карар килде. Зур иттереп аягымны атладым. Аяк астымдагы карларның шыгыр-шыгыр еглап калуларына илтифат итмәенчә, үземнең кара гәүдәм берлә кара күләгә булып шул ак сөт диңгезе аша атлый башладым вә кара .фикерләрем берлә ак кар диңгезен каралта башладым. Йөрәгемнең дөп-дөп тибүен ишетмәс өчен, кызу-кызу атлап ашыга башладым. Менә каршы тарафтан соңга калган бер барабыз атын суга-суга миңа каршы килә башлады. Минем күңелемдә әллә нинди курку, үз-үзенең гаебен белү хисе уянды. Мин күрше бакчадан кыяр урлаганда тотылган бала кеби тетри, калтырый башладым: «Теге мине күрер, мине таныр, фәлән итәр»,—дип, аңар каршы очрамас өчен, икенче юлга борылдым. Күңелемдә тагы өйгә борылып кайту, барасы юлыма бару фикере сугыша башлады. Тагы җиңдем, тагы киттем. Тар урамнар үттем. Әллә нинди тәбәнәк кенә бер өйнең фонарь таккан ишегенә килеп кердем. Бер тар гына бүлмәгә кереп утырып, яныма җыелган әллә никадәр карт вә яшь хатыннарның күзләре берлә мине сөзүләре астында торганның соңында, берсен дә яратмасам да, шул күз караулардан котылыр өчен, үземне үзем калтыравым тетрәвем берлә көлдермәс өчен, берсен алдым. Ишекне бикләп, калтырап тишенеп, тупас кына, дорфа гына карт кына бер хатынны беренче мәртәбә кочакладым' Үземнең сөттән саф егетлегемне, алмастан кыйммәтле яшьлек хатирәмне шул сасы өйдә, сасы хатынның сасы караватыңда калдырдым. Фикерем кунарга булса да шул минутта бунда куна алмавымны, бунда, түгел куну тагы бер-ике минут тора алмавымны белеп, бик тиз киенеп чыгып киттем. Тышка чыкканда күңелемдәге моңынча һич күрмәде-гем, хис итмәдегем бер хис мине биләгән, әллә нинди бик каты хөкем итә торган хаким мине үзенең мәхкәмәсенә чакырган иде. Мин, нишләргә белмәенчө үземнең кылган эшемнең бик былчырак, бик кабахәт идеке фикереннән аерыла алмаенча, үземне үзем йоларга юл таба алмаенча, үземне үзем коткарырга җавап була алмаенча, сүгө-сүгә мәдрәсәгә борылдым. Тагы баягы минем җинаятемнең шаһите — ап-ак Кабан күле каршыма чыкты. Әллә ничә меңнәр, йөз меңнәр минем кеби кабахәт эш эшләгәннәрне күргән-оныткан Кабан күле минем дә кабахәтлегемне эченә йоткан, минем былчыраклыгымнан да чирканмаган кеби, мине дә эченә йотты. Зур ай да минем кара күңелемне үзенең яктылыгы берлә юа башлады. Мин әллә нинди эч изелүләре берлә атлыи-атлый, үземнең теге сасы өй, сасы хатыннан алган хиссиятемне артымда калдырырга тырышкан кеби, ашыга башладым. Үз тарафыма чыгып җиткәч тә, Кабан күленең теге тарафына, аның соңында ак Кабан күленә айга, йолдызларга карадым. Үземнең бу җина-ятемнең шәһитләре алдында аякларым калтырый, тәннәрем тетри башлады. Күземнән ике бөртек яшь мөлдерәде. Егетлегемнең шулай мыскыл булуына, шулкадәр еллар шулкадәр мәшәкатьләр берлә сакланылган сафлыгымның бер минутта чүплек башына ыргытылуына күңелем протест ясый башлады. Мин балалар кеби егларга үземнең 15 нче февраль, 1898 нче ел

59[үзгәртү]

Әтиләрдән хат килде. Әти каргый, әни еглый. Нишләсәң дә рөхсәт юк: «Әтиең карт, фәлән-төгән, мулла бул», — дип яза. Белмим, ни булыр. Буннан китә алмыйм ахрысы. Әллә нигә айларның сүзләренә каршы килә алмыйм. Бәлки, ничек тә ризаландырып булыр әле! Хәзергә калды. 28 нче февраль, 1898 нче ел

60[үзгәртү]

Мин хәзер русча бераз сукалыйм. Гәзитәләрне, ачыграк язылган китапларны аңлыйм. Ләгать китабын кулдан төшермәенчә, бербуйдан рус китаплары укып утырам. Әллә ниләр хакында укып бетердем. Бал корты асрау хакында, йогышлы авырулардан саклану, бала тәрбия кылу, Бәйтелмөкаддөсне зиярәткә бару, әллә кайдагы телсезләр мәктәбендә укыту, диңгездә баткан бер көймәдән котылган бер кешенең вакыйгалары, матур язу өйрәнү ысулы, байлыкның юлы, тагы, белмим, ниләр-ниләр укыдым. Барысын да аңладым. Әлбәттә, бу зур тәрәкъкый! 14 нче март, 1898 нче ел

61[үзгәртү]

Мин беркөн, кайткач, никадәр үземне үзем шелтәләсәм дә, үземнән үзем җирәнсәм дә, әллә ничә көнгә кадәр борынмнан шул сасы бүлмәнең сасы исе чык-маса да, вөҗдан газабымнан эчемнән көйсәм дә, тагы бардым. Тагы кайткан вакытта үземне үзем үтерәсем килде. Тагы, үземнән үзем качарга теләгән кеби, кайтканда ашыга-ашыга эштән чыктым. Тагы әллә ничә көннәр күңелемнән шул вөҗдан газабы, шундагы сасы исләр чыкмады. Ләкин күңелемне дә әллә нәрсә шул галәмгә зәгыйфь кенә җеп берлә булса да һәрвакыт өстери башлады. Мин, гакылым берлә уйлап, шул галәмгә никадәр дошман булсам да, шул эшләрне никадәр сөймәсәм дә, хисем берлә шунда барудан үземне үзем тыя алмадым. Буннан соң да тыя алырмын дип уйламыйм. 6 нчы апрель, 1898 нче ел

62[үзгәртү]

Тагы бер ел мәдрәсәдә мәгънәсез үтте. 12 нче май, 1899 нчы ел

63[үзгәртү]

Мин хәзер аз гына русча, аз гына төрекчә, аз гына гарәпчә, фарсыча, аз гына үз телем татарча беләм. Бу телләрнең барсында да, ләгать китаплары берлә, китаплар, рисаләләр андый алам. Шуның өстенә, тарихтан аз гына, җәгьрафиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында, аз гына өй тәрбия кылу, бала тәрбия кылу, бала укыту, мәктәп идарә кылу хакында, аз гына дин вә игътикад хакында, аз гына тәфсире хәдис хакында, аз гына мантыйк вә хикмәт хакында — кыскасы гына, һәр нәрсә хакында аз гына мәгълүматым бар. Буйларның һәммәсен өсттән генә белсәм дә, берсен дә чынылап белмим. Барсы хакында да сүз сөйли алсам да, берсе хакында ап-ачык мәгълүмат бирә алмыйм. Берсен дә дөрест иттереп укыта алмыйм һәм күз алдымда анлар хакында ап-ачык бер фикер хасил итә алмыйм. Минем фикерем дә мәгълүматым кеби. Аңда да аз гына вөҗдан, аз гына шәфкать, аз гына эшкә мәхәббәт, аз гына халкын сөю, аз гына үзен корбан кылырга хәзерлек, аз гына шөһрәт сөю, аз гына байлык сөю, аз гына үзен үзе сөю, аз гына тормыш сөю, аз гына ялкаулык, аз гына эш яратмау бар. Шуның өчен минем белмәгән эшем юк, кинәндергән төшем юк! Хәзер инде менә шул мәгълүмат берлә, шул фикер берлә дөньяга чыгарга кирәк. Шунлар берлә дөньяда торырга кирәк. Шунлар берлә тормышны мәгънәле үткәрергә кирәк, тормышның буш җирләрен тутырырга кирәк. Үзеңне, үзеңнең торганыңны белер өчен, үзеңнең соңында тормышта бер эз калдырыр өчен әллә нәрсә тудырырга кирәк. Ләкин бу мәгълүмат, бу фикер берлә чуалган, бер яктан шул мәгълүмат берлә тулган, шул хиссият берлә ашланган баш берлә нинди эш эшләргә кирәк? Ничек иттереп тормышны тулы мәгънәле, картайгач артка әйләнеп караганда: «Үлсәм үләм, гомерем әрәм китмәде»,—диерлек ясарга кирәк? Ничек шул чүп-чардан кулга алырлык бер нәрсә өйдерергә кирәк? Мин менә шул белемем берлә нигә ярыйм? Нәрсә беләм дип дөньяга чыгып эшкә тотынйм? Итекчелекне булдыра алмыйм, чөнки мин мулла угылы мәхдүм булып, эш эшләмәенчә үскән. Сатучылык юк, чөнки миндә сатучыга кирәк гайрәт, сатучыга кирәк акча сөю һәм дә алган юлын ташламаенча карлы бозда хезмәт итү юк. Кала мөгаллим булырга, йә мулла булырга! Сөеп, рәхәтләнеп мөгаллим булыр идем; әллә никадәр мәгълүматым булмаса да, бала тәрбия кылу хакында да башымда чүп-чардан башка нәрсә булмаса да, тырышып, сөеп укытыр идем — әтиләр, әниләр разый булмый! Мулла булырга күңелем, вөҗданым разый булмый. Мулла булуны үзем өчен, үземнең мәхәлләм өчен зур җинаять дип хисап итәм. Соң нишләргә? Минем кеби бер эшкә дә ярамый торган, һәр эшкә ярый торган кешеләргә нишләргә? Шунда бер урын алган булып тора башлаган булып, тагы үзең кеби эшкә ярамый торган ярым-ярты мәгълүматлы балалар тудырып, шунларны үстерергәме? Бу туачак балаларга каршы һәм дә айларны ашатачак, эчертәчәк бөтен адәм балаларына каршы җинаять түгелме? Менә бу мәсьәләләрнең мин берсенә дә җавап бирә алмадым һәм җавап бирә алуымда шөбһәм бар. Ләкин гомер тик тормый, көн дә көн үтә. Мәсьәләләрне йә алай, йә болай хәл кылу мәсьәләсе һәр минутта якынылаша. Мин, хәзер үземнең әти кеби, укыган нәрсәләремә иманым булса, аның кеби, шул, шул укыган китапларындагы «һәммә нәрсә дөрест инде» дигән игътикадым булса, әти кеби, һәр зур мәсьәләгә: «Фәлән китапта шулай дип әйткән, фәләндә болай дип әйткән»,— дип җавап бирә алсам, шуның берлә вөҗданымны котылдыра алсам, үземне үзем чорнап алган мәсьәләләргә һәммәсенә дә үзем ышанган җавапларым булып: «Тәкъдир шулай, әл-әмер әмрелиллаһ»,— дип канәгать итә торган булсам, табигый, рәхәтләнеп-рәхәтләнеп әти кеби мулла булып торыр идем. Яисә мин, шул үземне чолгаган мәсьәләләргә, тормышның алдына көн дә килеп баса торган эшләргә фән күз карашыннан җавап бирерлек фәнни мәгълүматым булса, һәммә нәрсәгә дә фән күзе берлә: «Тарихта шулай булган, болай булган, хәзер дә шул сәбәпләр бар, шулай булырга тиеш, йә сәбәпләре шундыйлар, нәтиҗәдә шулай чыгарга тиеш»,—дия алсам, шул фән үлчәве берлә үземә күз карашлары ясый алсам, рәхәтләнеп бер яңа дөньяның яңа кешесе булып торыр идем. Ләкин миндә әүвәлгесе дә юк, ахыргысы да юк. Һәр нәрсә бар, бер нәрсә юк! Шуның өчен мин — ул да түгел, бу да түгел! Тәвә дә түгел, кош та түгел! Ат та түгел, ишәк тә түгел! Мин — иске мулла гыйлеме, иске мулла фикере берлә яңа фикерләр, яңа гыйлемнәрдән катыштырып начар иттереп ясалган мулла азгын! Менә шул мулла азгын үзенең шул чуалчык башы, чуалчык фикере, начар тәрбиясе берлә нишләсен? Сез дә җавап биреңез?! Буның шулай калуында үзе генә гаеплеме? Нигә көлеп торасыз?! Буның шулай, бер элгәреге игъ-тикадын бозып, яңа игьтикадсыз калуында сез дә, аны чолгап алган бөтен татар тормышыңыз да гаепле түгелме? Искедәге кеби, һәр яңалыкны кертмәс өчен меңәр-меңәр фәрештәләр саклый торган мөдрәсәңез булса, бу егет, бу укырга сөя торган үткен егет, карт муллаларыңыз кеби, динле, игьтикадлы, үз даирәсендә галим булмас идемени? Әгәр мөкәммәл иттереп ислях ителгән мәктәпләремез булса, һәр фәнне кирәгенчә укытылса, яшь башларга кая таба хәрәкәтләнергә юл күрсәтелсә, бу, хәзерге чүпрәк, эшкә ярамый торган егет, һәр нәрсә хакында фәнни фикер ясап, тормышка каршы гыйлем коралы берлә коралланып, хәзер баһадир кыяфәтендә басып, тормышның буңа куярга теләгән ауларына» каршы көлеп тормас идемени? Шулай булса, миннән көлмәңез! Мин еглыйм, сез дә еглаңыз! Минем генә түгел, минем кеби меңнәр-меңнәр егетләреңезнең, ике агым арасында, йомычка кеби, бер тарафка китәргә хәле булмаганын, бер тарафның да куәтен арттырырга да көче җитмәгәнен — үзенә үзе ышанмаганын күреп еглаңыз! Шунларга таза, нык аяк басар урын табарга уйлап, шунларны хәзерге хәлләреннән коткарырга теләп еглаңыз! Буйларның харап булган гомерләре өчен, шул әллә никадәр яшьләремезнең харап итәчәк гомерләре өчен егланыз! Үзеңезне чолгаган дөньянызнын шул егетнең башы кеби идеке өчен егланыз! Егланыз! 15 нче июнь, 1899 нчы ел

64[үзгәртү]

Ике атнадан бирле өемез тәмугка әверелде. Иртә-кич тавыш, иртә-кич мулла булу мәсьәләсе. Әти мулла булуның кыямәт өчен яхшылыкларын, имамлыкның са-вапларын; өни мулла булып торуның тынчлыгын, рәхәтлеген, эшсез-нисез тик ятуның кәефлеген сөйләүдән башлады. Миңа, саваплар, тынч кына бот күтәреп ятулар берлә кызыктыра алмагач, еглап-еглап: «Әтиең картайды, мин картайдым. Без нишлик? Ничек дөнья үткәрик?»—дип зарланырга, ялынрга, аның соңында каргарга тотынды. Әти дә: «Имамлыктан тартыну игьти-кадның зәгыйфьлеген күрсәтә, синең иманыңда шөбһә бар, имеш, фәлән»,—дип тиргәргә тотынды. Бу гына җитмәде, аңлар-аңламас: «Балам, апкаем, бул инде, бул!» — дип егларга тотындылар. Башым тегермән кеби әйләнә башлады. Нишләргә дә белмәенчә, аптырап кал-дым. Бу тормыш упкынннан чыгарга юл таба алмадым. Нишлим? Ничек буйларга сүз аңлатыйм! Ничек үземнең зәгыйфь мәсләгемне көчсез, куәтсез игътикадым берлә саклыйм! Бу тавыштан, бу кычкырыштан, бу мәгънәсез моназарәдән шулкадәр туйдым — бөтен эчем-тышым буңар протест ясый; бөтен эчем-тышым әллә кайларга, бу тавышлар ишетелми, бу мәгънәсез күз яшьләре күренми торган җирләргә, еракка-еракка китәсе килә! Әй шул бу авылны, бу үзләренең кечкенә даирәләреннән чыга алмый торган әтиләр, әниләрне күрмәскә; әй айларның шул тормыш упкынна батырыр өчен ясый торган ауларына кертер өчен сөйли торган матур сүзләрен ишетмәскә, шул упкын янына сибелә торган җимнәрне күрмәскә, белмәскә! Китәргә! Китәргә! Башны алырга да кая булса да китәргә! Ләкин кая китәргә? Мин нишли алам? Егерме өч яшенә кадәр салам селкетмәгән бер әрәмтамак, әрәмтамак булып бушка ашап ятудан башка ни эшли алам? Кыргыз эченә мөгаллим булып китәргә, Сибириягә приказчик булып китәргә? Ләкин мин шунларны эшли аламмы? Тагы, эшли алсам, шул кыргызның җир өеңдә тары өйрәсе ашап, көпе киеп сасып яту, яисә биш тиен көмеш өчен җанын кызганмый торган бер сатучыга хезмәтче булу — шул авылдагы тормыштан артыкмы? Икесендә дә, бертөрле «ирек»тән мәхрүм калып, гадәткә, йолага, карендәш-кабиләгә, ил-күршегә кол булынмыймыни? Шулай булса, минем кеби үз иреген үзе саклый алырлык булмаган кешеләр коллыктан чыга алмаса, әллә кая өйрәнмәгән, белмәгән җирләрдә кол булудан бунда үз йортында, үз тирә-яныңа кол булсаң артык булмасмы? Чынылап караганда, шул авылның наданлыгы, гадәтләре, йолаларының колы булсаң да, ерактан караганда хуҗасы, авылның юлбашчысы кеби күренә торган «кол мулла» булу артык түгелме? 18 нче сентябрь, 1899 ңчы ел

65[үзгәртү]

Кичә тамга җыйдьшар. Күңелем муллалык фикере берлә аз гына оеша алмаса да, үземне үзем мулла итеп уйлый белмөсәм дә, мин мулла булам. Нинди мулла булу, ничек яшәү, ничек хезмәт итү хакында, әлбәттә, аз гына да планнарым юк. Ничек тугры килсә, шулай яшәячәк, тормыш кай тарафка акса, шул якка китәчәкмен! 19 нчы ноябрь, 1899 нчы ел

66[үзгәртү]

Кеше өметсез, идеалсыз яши алмый. Чахутка берлә үләргә яткан, үлгәнчә зинданда калырга хөкем ителгән кешеләр дә киләчәкләре тугрысында озын-озын планнар коралар; киләчәктә шулай булыр, болай булыр уйлары, өметләре берлә яшиләр. Мин дә рухан үтерелергә, мәңгегә шул гадәт — йола зинданында калырга хөкем ителгән булсам да, үземнең муллалык тормышымны әллә нинди идеаллар берлә бутыйм, чолгыйм; мулла булып, мәгънәлерәк, тулырак иттереп торуга төшенәм, планнар корам! Мин мәктәп ачарга, мәктәптә рәтләп укытырга, мәчеттә халыкның фикерен ача торганрак вәгазьләр сөйләргә уйлыйм! Шулай итеп, бөтенеләй буш тормаска, әрәмтамак булып гомер әрәм итмәскә юллар табам. Үземнең киләчәк хезмәтләрем өчен сөенәм; киләчәгемдә якты көннәр күреп: «Бетмәдем әле, бетмим әле»,—дип шатланам. Эшлим, шөбһәсез эшлим! 28 нче декабрь, 1899 нчы ел

67[үзгәртү]

Мин өйләнәм. Кичә күрше авыл мулласының кызыны килешеп кайттылар. Тормыш мине хәзер кызу-кызу үзенең кочагына ала бара. Мин мулла булып бетмәгән, хатынылы булдым. Гомеремдә күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән бер кызны үземә гомерлеккә иптәшкә алам. Шуның берлә бергә гомер үткәрергә, шуның берлә кайгыларның ачысын бергә татырга, тормышның матур-лыкларыннан бергә сөенргә, шатланышырга сүз бирәм. Мин бу кызны сөячәкме? Мин анын табигатен, холкын яратачакмы? Ул мине аңлаячак, мине сөячәкме? Минем өйләнү хакында фикерем ни иде соң? Мин элгәре өйләнүне кешеләрнең тормышының иң мокаддәс бер бәйрәме иттереп уйлый идем. Өйләнүдән элек озын-озак, матур иттереп сөюне, сөелүне, сөешүне иң зур шарт иттереп исәпли идем. Үземнең өйләнүемне һәрвакыт мәгънәле күз караулары, хатлар берлә башланышып, качышып күрешүләр, ерактан сөешүләр, бергә кушылыр өчен әллә нинди каршы килә торган куәтләр берлә тартышулар, озын-озын тартышудан соң җиңүләр вә шул мәшәкатьләр аркасында кыйммәте тагы арткан сөю вә сөешүнең мөкаддәслекләре вә сөелешүнең ләззәтенең куәтләре, вә шул кушылуның мәңгелек бер рухани кушылу булуын уйлый идем; шулай булуына инана идем; шулай булачак дип, киләчәк өчен шатлана, сөенә идем. Менә ул «киләчәк» «хәзер»гә әверелде. Аның бөтен матурлыклары, миңа әллә никадәр ләззәт биргән, әллә никадәр дәрт биргән кызыклыклары һәммәсе берьюлы җимерелде. Хәзер туп-тугры иттереп ждучы җибәреп, акча салдырып, бирнә алып, белмәгән, күрмәгән, аңлама-ган, сөймәгән бер кыз килә; аңлатылмаган, күрелмәгән, сөелмәгән фәлән авылның мулласы угылы, мулла булачак егете булып өйләнәм, идеалымның иң зур бер баскычын җимерәм! 7 нче гыйнвар, 1900 нче ел

68[үзгәртү]

Туй булды. Мин кыз катына кердем. Туйның шартларыннан һичберсе калдырылмады. Мин, гадәт буенча, балдызлар, каен энеләргә пәкеләр, кершәннәр, сабыннар, көзгеләр; кодача-кодагыйлар, каенаталар, каенаналарга бүләкләр; мунчага салырга, ишек тоткасына бирергә бүләкләрнең берсен дә онытмадым. Анда да һәркөнне ике мәртәбә ягыла торган мунчага баруны да, намаз укыган кеби, бер тәртип берлә үтәдем. Бикәчемә дә тиешле бүләкләрне бирдем. Гадәттә ничек кылынрга тиеш, һәммәсен кылдым. Бикәчем шактый гына матур, яшь кенә, пөхтә генә, гакыллы гына бер кыз. Табигатьләре-ниләре дә, һәммәсе дә яраталмаслык түгел. Миңа мөнәсәбәтләрендә дә риза булмаслык бернәрсә юк. Матур сөйли, ачык көлә, күңелләрне хәрәкәтләндерә торган иттереп йөри, сөелергә, сөешергә ярата. Табигый, уйнадык, көлдек, дустлаш-тык, сөйләштек, серләштек, сөештек.. Ләкин һәрвакыт арамызда бер аңлашылмаган нәрсә — яшерен бер куәт хис иттек. Бер-беремезгә сарылышып, бөтен эчләремезне актарып салмадык. Сөйләшкәндә, көлешкәндә, сөешкәндә вазыйфа үтәгән кебирөк кылыныштык. Күңелләремездән әллә нинди бер-беремезгә ышанмауны бетерә алмадык. Бер-беремезне онытып, икемез бер кеше кеби кылынша, икемез бер кеше кеби бер хис берлә яна алмадык. Арамыздагы икемезнең дә әчен пошыра торган, икемезнең күңелен рәнҗетә торган бер суыклыктан котыла алмадык. Шуның өстенә, ул да, мин дә, шул суыклыкны икенчемезгә аңлатмас өчен, әллә нинди хәйләләр, алдаулар корып, аны тагы ямьсезрәк иттереп мәйданга чыгардык. Мин киткәндә, бик сөешеп, тизрәк килергә вәгъдәләшеп аерылыштык. Ләкин теге хис һаман бетмәде. Мин кайткан вакытта, кыңгырау тавышының моңлыгы берлә уйлый-уйлый, ул хиснең нәрсә икәнлеген аңладым. Без, сөешсәк тә, дустланышсак та, эч күңелемездән бер-беремезне сөймимез икән! Бу хәкыйкать минем күңелемә агулы очлы ук кеби барып утырып, тагы бер зур җәрәхәт ачты. Минем идеалымның тагы иң зур почмагын җимерде. Тормышымның тулы төсле күренә торган җирләренең дә буп-буш икәнлеген күрсәтте. Мин моң кыңгырау тавышлары берлә күземне йомып, уйларга тотындым. Күзләремнән ике түгәрәк күз яшьләре мөлдерәп, битемне юып, кулыма төште. Күңелемдә «бетте» дигән фикер туды. Бетте! Һәммәсе бетте! Бөтен идеал, бөтен тормыш бетте! Мәңгелеккә кайтмаска бетте! 12 нче февраль, 1900 нче ел

69[үзгәртү]

Кичә ясигьдан соң авылның могьтәбәр картларыннан, безнең өйнең дустларыннан Әхмәт абзый кереп утырды. Аның керүе һичбер вакыт бушка булмаган кеби, бу юлы да бушка түгел иде. Ул, авылның бөтен кешесенең нинди уйда, нинди фикердә икәнен белгән кеби, иртәгә нинди уйда булачагын, мәгълүм эшкә нинди күз берлә караячагын да —һәммәсен дә белә. Авыл ирләренең генә түгел, хатыннарының нинди фикердә-лекләрен, ил эшләреннән нәрсәне яратуларын, нәрсәне сөймәүләрен һәммәсен белә. Шуның өчен ул безнең авылның уеның, теләвенең көзгесе. Шул авыл көзгесе, бик күп чынаяклар чәй эчкәч, бик күп сүзләр сөйләгәч, мине дә яшь мулла дип бик мактагач: — Авыл халкымыз да ярата-фәлән итә, ләкин менә әле, көз көне мәдрәсәне тау астыннан күчертергә тели икән, аннан ары, Суфи абзыйны кертмәенчә, әллә кайдан мөгаллим китертергә тели икән, дип яратмаенчарак сөйлиләр. Кайсыберсе: «Хәзрәт исән булганда, Алла теләсә, бернәрсә булмас», дип берсен берсе бастырышсалар да, кайсылары: «Юк, болай ярамый, бик тиз әле баш булырга тели, атасы укыткан ярамаганмы? Менә, Аллага шөкер, барымыз да шуның шәкерте, Аллага шөкер, кирәгемез кадәр беләмез бит», дип әйтәләр, ди.— Шуның артыннан үз башыннан чыгарып:—Минемчә, бу елга шулай калдырырга кирәк. Әле менә, яңа мулла дип, җир дә бирелгәне юк. Анысы да кирәк бит, хәзрәт? Анлары үтсен әле. Бик яхшы гына җир алыйк. Бу елга син әле кыз катына йөре, аннан ары киләсе елга карарсың. Бик кызулап җибәреп, халыкны дулатып җибәрмик димен. Без бит мужик халкы, бер кызсак, сыер дулаган кеби буламыз,—дип сүзен бетерде. Әти дә, миңа карап: — Менә мин күптән әйттем бит, мине тыңламый идең,— диде. Әни дә ишек артыннан гына: — Кирәкмәс, зинһар, мәдрәсәләре. Үзләре теләсәләр нишләсеннәр, тавыш чыгармаңыз. Йә ары якка мәсҗед сала башларлар,—диде. Мин үземнең әүвәл мәктәп төзетеп, шул мәктәптә укытып буш гомеремне тутыра алмавыма, ул яктан да алдануыма ияләшеп бетә алмадым. Әхмәт абзый тагы бер-ике чынаяк чәйдән соң: — Яшь мулланың вәгазьләрен бик яраталар, ләкин китап сүзе азрак диләр. Шуның өчен, мулла, син китап сүзен күбрәк ычкындыргаласаң, тагы яхшырак булыр, — диде. Аның өстенә әти дә: — Мин һәрвакыт «Дөррәтеннасыйхин», «Тәрбиятел-гафилин» кеби мәгъруф китаплардан сөйлә, дим. Ул, әллә каплардан тапкан үзенең китапларыннан сөйли,— дип, сүзен бетерә алмады, әни: — Китап булгач барыбер түгелме? Бик яхшы сөйли диләр ич!—диде. Әхмәт абзый анар каршы: — Яхшысын яхшы, абыстай, ләкин әле кара халык -кара сарык диләр бит. Анлар берлә яшәргә кирәк бит. Шуның өчен әле яна вакытта анлар теләгәнчәрәк кы-лынрга кирәк димез,—диде. Әти дә шул фикер хакында озын сүзләр сөйләде, дәлилләр китерде. Ләкин мин буйларның берсен дә тыңламадым да, каршы жавап та бирмәдем, һәм җавап бирергә урын да юк! Бу сүзләр минем тагы бер кат алданганымны беркетте, авылда бер-бер эш эшләүдән бөтен өметемне өзде, хезмәт итәргә дәртемне бетерде. Мин, бөтен өметләрдән яп-ялангач көенчә калып, игьтикадсыз, имансыз яшәргә, яшәргә дә түгел, гомер үткәрергә мәҗбүр идекемне белдем. Башымда буңар каршы бик зур протест уянса да, күңелем эченнән еглау-дан башка бер эшкә тотына алмады, үземне үзем коткарырга бер юл булмады. Мин иртә берлә бернәрсә дә уйламаенча, мин аны сөйми, ул мине сөйми торган авылдан ул мине сөйми, мин аны сөйми торган бикәчемә киттем. 15 нче март, 1900 нче ел

70[үзгәртү]

Мин, зинданга ябылган кеше кеби, үземнең яшьлек гайрәтемне кая куярга белмәенчә, эчемне кайната торган гайрәт көчен бастырыр өчен, үземне үзем арытыр өчен иртәдән кичкә кадәр идән буенда йөрим. Уйланам, уйлыйм. Әллә ничәшәр катлы «иске гадәт» диварлары берлә чолганган, үземнең мәгънәви зиндандагы тормышымны төшенәм; шуның богауларын өзәргә, үземне үзем азат итәргә юллар ззлим. Буннан качып китәргә, кая булса да китәргә уйлыйм. Ләкин тагы күз алдыма әллә нинди киләчәкнең ямьсез күреншләре килеп басып, мине куркыта. Мин үзем дә, шул «гадәт» богауларын өзәргә көч юклыгын хис итеп, язмышка риза булып, шул тормышны мәгънәләтә төшүдән башка юл габа алмыйм. Ләкин ничек мәгьнәләтим? Үзем ышанмасам да, ичмасам үземне азрак алдарлык эш кайдан та-Зыйм? Мәдрәсәгә керимме? Ләкин аңда кереп, ничек эялмаенча «Төхфәтелмөлек», «Мораделгарифин» укыгып торыйм? Мәсҗедкә барыйммы? Анда барып, тагы -шчек иттереп, «Дөррелмәҗалис»тән хур кызларының матурлыгы хакында, канәгать кылу тиешлегендә үзем зарарлы дип ышанган сүзләрне сөйлим! Соң, нишлим? Бу озын кышкы төнне ничек үткәрим! Бу үгез йөреше берлә йөри торган төнге сәгатьләрне ничек уздырыйм? 19 нчы декабрь, 1900 нче ел

71[үзгәртү]

Кышкы төнне үткәрә-үткәрә арып бетеп эштән чыккач, өстемә киенеп йортка чыктым. Бераз һава алыйм дип, йорт буенда йөрергә тотындым. Суык һавада башым сафланып, күңелем куәтләнеп, тагы үземнең эш-сезлегемә кайгыра башладым. Башым тагы әллә ниләр төшенә башлады. Шулай уйланып, моңланып йөргәндә, лапас астында аз гына ялтырый торган хезмәтче өенең утына күзем төште. Шул өйнең эчендә әллә никадәр рухани җылылык бар кеби, әллә никадәр рәхәт бар кеби тоелды. Мин шуның тәрәзәсе тугрысына туктап, кырыйлары ачык калган пәрдә ярыкларыннан өйнең әчен карый башладым. Сәкенең янына утырып тегү тегә торган хезмәтче хатынны күрү минем күңелемә әллә нинди уйлар уятты. Минем күңелемдә шул ят хатын берлә сөйләшәсе килү, шуның берлә бергә кичнең үтмәгән сәгатьләрен үткәрәсе килү, үземнең шул берсенә берсе охшаган көннәремне үзгәртәсе килү фикере туды. Мин акыртын гына лапас астына кереп, хезмәтченең бозлар берлә каткан ишеген куәт берлә ачып, өйгә кердем. Хезмәтче хатын миннән качмаса да, минем берлә эш тугрысында сөйләшсә дә, минем төнлә килеп керүемә исе китеп калган кеби булып, башындагы арттан бәйләгән яулыгын тишеп, муен астыннан бәйләде. Үзе бер сүз әйтмәенчә, минем бер-бер йомышымны көтеп торган кеби көтә башлады. Мин: «Йортка чыккан идем дә, эч пошканга сөйләшеп утырырга дип кенә кердем»,—дигәч, тегенең бөтен йөзенә тагы таң калу галәмәте чыкты. Мин, бер дә илтифат кылмаган булып, узып утырып: «Күңелсез, эч поша»,—дип зарланырга тотындым. Теге хатын аз гына ачыла башлагач: «Миңнулла кая?» —дип, иренең каялыгы хакында сорадым. Ул да: «Иген төяп базарга китте»,—диде һәм дә, аптыраганын бетерер өчен кеби: «Ул булса, менә мин самавыр куяр идем, чәй эчерер идек. Хәзер яхшы түгел, йә берсе-берсе күрер»,—диде. Бу «берсе-берсе күрер» сүзе миндә икенче уй уятты. Чын, берсе-берсе күрмәсә, буның берлә төн үткәреп, шул берсенә берсе охшаган мәгънәсез тормышны үзгәләштерсөң ни булыр иде? Шул фикер башымда бер карар алып җитә алмады, мин: «Шәйтан күрсенме, һәммә кеше йоклый»,—дидем. Хатын сөальле иттереп самавырга карады. Мин көлеп җавап биргәч, куыштан ярып куйган чыралардан бер зур уч алып, урталай шатырдатып сындырып, самавыр куя башлады. Самавырны куеп, урыңына утырыр өчен минем янымнан үтеп барганда, мин кулыннан тоттым. Хатын әллә нинди төрәддед аңлата торган бер хис берлә: «Кирәкмәс, мулла абзый, кирәкмәс!» — диде һәм дә, мине шул фикердән кайтарыр өчен кеби: «Бер-бер кеше күрер»,— диде. Мин бу сүздән тагы бик күп мәгънә аңлап, хатынны тәмам кочаклап яныма утырттым. Хатын, оялганга, башын теге тарафка борды. Минем кулларым берлә бөтен тәннәрендә кылган сәяхәтемә бер сүз әйтмәсә дә, күземә таба борылып карамады. Мин буның оялганын белеп, ерак түгел лампаны өреп сүндердем. Хәзер өйнең тынчлыгын самавырның челтәрләреннән чыккан яктыга башка бернәрсә дә бозмый иде. Мин хатынны кочаклап урынна яткыра башладым. Ул да, азрак тартынган кеби, азрак риза түгел кеби иттереп, «кирәкмәс лә» дип, артык бер сүз дә әйтмәде. Самавырның кайнавына да карамаеңча, түшәгенең катылыгына, урынның уңайсызлыгына да илтифат итмәенчә, мин кичне хезмәтче хатын янында үткәрдем. Иртә берлә хезмәтче хатын миңа очраганда күзен миңа таба күтәреп карый алмаса да, өч көннән, соң ире урыска киткәч, тагы кереп кичнең күп вакытын үткәрдем. Хәзер шул эш минем тормышымның программасына кереп китте. Ләкин бу да туйдыра башлады, бу да тор-мышымның буш җирләрен тутыра алмады. 8 нче гыйнвар, 1901 нче ел

72[үзгәртү]

Менә мә! Кичә волостной судтан хөкемгә чакырып кәгазь китерделәр. Авылның ике тиенелек бер кешесе, мулланың бозавы ындырыма кереп кибәгемне ашады, дип өстемнән күрсәткән. Бундан элгәре ике күрше хатын, тавык йомыркасы өчен орышышкан вакытларында берсе берсен мыскыл итте дип, мине шаһит итеп хөкемгә биргәннәр иде. Уясында алдап-йолдап бер йомырка ни-загысының шаһиды булудан котылган идем. Бунсыннан, белмим, котылырмынмы? Бар, сөйлә! Шунлар берлә бер йомырка өчен, бер тубал кибәк өчен, биш тиен акча өчен судлашып йөре! Шуның өчен дуст бул, дошман бул! Орышыш, кычкырыш, хөкемләш! Менә шул кешеләр берлә чолган да, шул тормышта яшә! Мин шул йомырка өчен, бер тубал кибәк өчен, бер кочак салам өчен, биш-алты кисәк утын өчен дустлата, бозылыша, сүгешә, сугыша торган кешеләр дәрәҗәсенә төштеммени? Минем тормышым да шундый вак мәсьәләләр берлә тулыр, минем башым да шунлар берлә мәшгуль булырмыни? Мин дә шулкадәр вакландым, изелдем, беттеммени? 9 нчы апрель, 1901 нче ел

73[үзгәртү]

Күрше Сафа абзыйның яшь килен, Миңнесафа, һәрвакыт безгә кереп-китеп йөргәндә тәрәзәгә күзенең очы берлә карап үткәнгә, мин, йортта тугры килгәндә дә күземез каршы-каршыга очрашып киткәнгә, бу хатын хакында төрле фикерләрем бар иде. Хосусән, аның көязлеге, шактый пөхтә киеме өстенә, чибәрлеге, сынның килешлеге күңелемә дә бераз тәэсир итә иде. Алай булса да, аның артыннан йөрми, аны кулга төшерер өчен бер-бер эшкә керешми идем. Беркөн, хатынм ашта вакытта, мин ялгыз идән буенда аптырап йөри идем, бүлмә ишеге ачылды. Мин, мәче-фәләндер дип, илтифатсыз гына бүлмәгә чыктым. Ни күзем берлә күрим, Миңнесафа басып тора! Мине күрү берлә: «Абыстай өйдә юкмыни? Иләк сорый идем»,—диде. Мин дә: «Әнә шунда чоланда, ал»,—дидем. Ул да, ишекне рәтләп яп-маенча гына, чоланның ишеген «чыгыр» иттереп, караңгы чоланның шүрлегендә шатыр-шотыр әйберләр шо-тырдатып, иләк эзли башлады. Аньщ килеп алдыма басуы ук теге фикеремне уятканга, мин, буның таба алмавын хәйлә иткән булып: «Таба аямыйсыңмыни?»— дип, чоланга иләк эзләшергә кергән булып, киленне тоттым. Ул тотуымда «әһик» дип көлеп, чоланның теге тарафына киткәч, мин, тагы гайрәт җыеп, кочаклап алдым. Килен минем берлә тартышкан кеби тыпырчына, селкенә башлады. Ләкин кулымнан котылырга аз гына көч тә сарыф итмәде. Мин, аның таза биленнән кочаклап, өйгә алып керә башладым. Ул, әллә нидән курыккан кеби: «Кеше күрә, валлаһи, кеше күрә»,— диде дә тыпырчына башлады һәм дә бик тиз минем кулымнан котылып, кыр кәҗәсе кеби сикереп, ишек янына барып басып, мина бармак селкеп чыгып китте. Шуннан бирле ул хәзер, һәр көн кеби, минем хатын китте исә — керә, элгәреге кеби тыпырчынмый, тиресләнми! 24 нче июнь, 1901 нче ел

74[үзгәртү]

Мин икенче ел мулла булып торам. Язарга эш булмаганга, тормышта үзгәрү булмаганга, күптән бирле бернәрсә язмадым. Нәрсә языйм? Нәрсә бар? 28 нче июль, 1902 нче ел

75[үзгәртү]

Ыж-ыж итеп сызгырып, тәрәзә капкачларын шакылдата, морҗалардан кереп, озын иттереп сузып, моңлы, куркынчлы улый, тәрәзәнең элгечләренә килеп бәрелеп, айларны чат-чот шалтьщата торган кышкы җилнең тавышына уянып киттем. Җилнең ыж иттереп ячулы сызгырулары, көтмәгәннән тәрәзә капкачларының дөберт-дөберт итеп барабанлап куюлары, кинәттән генә моржага кергән җилнең моңлы, кайгылы көй берлә уу-уу дип, авыру кеше кеби, җәрәхәтләнгән ерткыч хайван кеби еглавы бөтен тамырларымнан йөреп чыкты. Әллә нинди куркынчлы уйлар уятты, башымда ямьсез тә шенмәләр тудырды. Үземнең каялыгымны хәтеремә ки-термәенчә, үземне чолгаган өйләр, авыллар, кешеләрдән, җөмөгатьләрем-хатыннарымнан аерып, яп-ялангач кеби иттереп, шул куркынчның алдына китереп бастырды. Мин шул куркынчлы ыжылдый торган тавышлар, шул, бөтен дөньяны туңдырам дигән кеби, өйләрне, агачларны, авылларны каплаган кар арасында, һәрнәрсәдән аерылган, һәр ярдәмчедән мәхрүм булган көенчә, үземне үзем япа-ялгыз күрдем. Үземне үзем шул куркынчлы җилләр, шул мәрхәмәтсез суыклар, шул котны ала торган ялгызлыклардан саклар өчен, үземне үзем шул һәлакәттән коткарыр өчен, үземне үзем үземнең эчке җылыларым берлә җылыта, үземне үзем үземнең эшләрем берлә каплый, чолгый, шунлар берлә юата башладым. Гүя күңелемә үзем мөрәҗәгать иткән кеби: «Күңел! Тор! Күрәмсең, нинди ямьсез куркынчлы җилләр каплады? Күрәмсең, мине нинди котны ала торган, тәмугларны хәтергә китерә торган суыклар чормады? Күрәмсең, мине ничек куркынч галәмдә ялгызлык биләде? Уян, күңел! Үзеңнең дөньяларны җиңә торган, тауларны тишә торган, диңгезләрне корыта торган, тарихларның көпчөкләрен теләгән тарафка әйләндерә торган көчеңне, гайрәтеңне сарыф кыл да, мине шул куркынч диңгездән коткар! Уян, күңел, уян! Үзеңнең Сибирия суыкларын эретә торган, каткан-кипкән кальбләрне майга әйләндерә торган, бөтен дөньяның бөтен эшлә-рен изгегә сөйри торган, бөтен дөньяның матурлыкла-рын үзеңнең йомшак матурлыгың берлә бизи торган сөю хисен уят та, мине шуның җылысы берлә җылыт! Мине шул биек мәхәббәт сараеннан алынган кечкенә генә, иске генә бер кием берлә өрет! Уян, күңел, уян! Шул менеңәр-миллионнар адәмнәр берлә тулган, меңнәр-миллионнар фикерләр берлә кайнаган, меңнәр-миллионнар мәсләкләр берлә чолганган кешеләр диңгезендә уйсыз, фикерсез, мәсләксез, идеалсыз, ялгыз калган мине дә кечкенә бер идеал, иске бер мәсләк берлә булса да иптәш яса да, мине дә шул ялгызлык, шул моңлык, шул мәгънәсезлектән коткар! Уян, баш, уян! Шул эшсезлектән селкенргә өйрәнмәгән, хәрәкәтләнергә оныткан миләреңне селкет тә, мине дә шул бушлык, тормышның шул мәгьнөсезлегеннөн коткар! Мине дә «мин» дип әйтерлек, «мин» дип телгә алырлык яса! Бу сүзләр, бу уйларга каршы чыдый алмаенча, башым да, күңелем дә уянган кеби булды. Анлар да күңелемнең катлы-катлы амбарларыннан, башымның бор-малы-бормалы, керделе-чыктылы чокырларыннан мине сакларга, мине җылытырга, мине «мин» иттерергә хәзер-ләнергә тотындылар. Күңелем яшьлегемнән бу көнгә кадәр үткән тормышымның кәгазьләрен берәм-берәм ача башлады. Менә мин — яшь, матур, маңкалы, таза-нык, ыштансыз, укырга дәртле, хикәя сөюче малай! Менә мин— мәдрәсәдә «дараба ядрибу, нәсара янсару» сарыфлый торган, каты икмәк берлә чәй эчә торган вә шул мәдрәсәдәге хәлфәләр кеби хәлфә булуны, әти кеби мулла булуны, пәйгамбәр кеби яхшы булуны идеал иткән бер шәкерт! Менә мин — мәдрәсәдән мәдрәсәгә барып, мо-назарә кылышып, «вөҗүд-ваҗибләр, хөдүс-галәмләр, гадәм-заманлар»ны исбат кылып йөрүче, бөтен мәшһүр Кышкар, Казан моназирләре кеби булырга тырышучы, динле, суфый, эчми-тартмый тырыша торган кара бүрекле, озын чалбарлы, дәһри Казан шәкерте! Менә мин — бу китаплар, бу моназарәләр, бу тәртип-ееч укуларның дошманы, мәдрәсәләр, мәктәпләр исля-чыпың тарафдары, гәзитә укучы, төрек китаплары укучы, җәй көннәре русча укучы, киләчәктә бөтен халыкның фикерен үзгәртүне төшенүче яшь шәкерт, фикерле егет! Менә мин — әллә нинди ялгыш-йолгыш аңлаган фикерләрем берлә Аурупаның тормышына гашыйк Пултон, аурупаланыр өчен актык биш тәңкәсенә пальтә алган, бурычка алган акчасына исле майлар, кершәннәр нлган, үзен француз романнарының каһарманы иттереп хисап иткән бер Дон Кихот! Менә мин —башымдагы фикерләр берлә тирә-янымны чолгап алган дөньяның аерым-аерым идекләрен аңлаучы, миңем идеалымның дөньяда юклыгын күреп кайгыручы вә шул идеал дөньямны тудырыр өчен, тирә-янымны шул идеал дөньяма әверер өчен тырышырга юл таба алмаучы ярты өметле, ярты өметсез бер яшь егет! Менә мин— үчемнең җиңүемә шөбһә иткән, үземнең фикеремне мойданга китерә алуыма шикләнгән, үземнең мәгьлүб булуыма ышанып, игьтикадым-иманымнан мәхрүм калган, тормыш сугышына кергәнче җиңелгән бер гаскәр! Менә мин —шул иске тормышка әсир алынган, аның кергән саен чыга алмаска иттереп ябыла торган унике ишекле зинданына куелган өметсез, имансыз бер имам! Менә мин — сөймәгән, сөелмәгән бер хатын берлә го-меремне үткәрергә, сөю-сөешү нәрсә икәнен белмә-енчә, яшьлегемне уздырырга, картлыгыма кадәр былчырак хезмәтче хатыннар, әдәпсез күрше киленнәре берлә күңелне мыскыл итә, вөҗданны газаплый торган мөнәсәбәтләрдә яшәүче, йомыркалар, кибәкләр, утыннар, саламнар, чүпрәкләр өчен судлашучы кеше калдыгы! Менә мин — хәзер шул суык көндә, шул ыжгырдый торган җиддә, шул хатынм берлә бер түшәккә яткан нйдө, үткән гомерендә бер нәрсә эшләмәгән, киләчәгендә эшләргә идеалын, иманын югалткан, күрше хатыннары берлә маташудан башка эшкә ярамый торган бер адәм калдыгы! Менә мин — шул үземнең тормышымның начарлыгын уйлап та, аңлап та, үземне үчем шул начарлыктан, шул баткаклыктан чыгара алмаган көчсез, хәлсез бер әрәмтамак. Әнә минем киләчәгем! Зур корсаклы, көненә ун бәлеш тобе ашый торган, күрше хатыннары, асраулар берлә маташа, былчырана торган мин! Әнә мужиклар берлә юк нәрсәләр өчен ялган шәһитләр яллап-яллап хөкемнәргә йөрүче мин! Әнә мужик хатыннары берлә каз бәпкәләре өчен орышышучы мин! Әнә тагы мин! Әнә тагы мин! Тышкы җилнең ышылдавына минем күңелемнең ыж-гылдавы, аның суыклыгына минем күңелемнең суыклыгы кушылды. Мин эчтән-тыштан туңа, калтырый, дерелди башладым. Үткән гомеремнең, үтәчәк гомеремнең начарлыгы өчен кайгырырга, егларга, шул беткән идеалымны озатырга, бәхилләшергә бер тамчы кайнар яшь таба алмадым. Мин туңдым, мин каттым, мин беттем! 21 нче декабрь, 1902 нче ел

76[үзгәртү]

Әллә кайда яшеренеп яткан шул кәгазьләрне кичә, өй юар өчен җыештырганда табып алдым. Башыннан ахырына кадәр укып чыктым. Тагы иске тормышлар күз алдымнан үтте. Тагы бун-лар минем йоклаган йөрәгемдә зур бер җәрәхәт ачты. Мин төн буе йоклый алмаенча уйладым. Үземнең нишләгәнемне, нишләвемне, нишләячәгемне төшендем! Бик озак уйлаган, төшенгәннең соңында күңелемә: «Шулмы гомер? Тормышмы бу?» — дигән сөаль килде. Шул «Тормышмы бу?» сөале, үлгән кешенең өрәге кеби, алдыма килеп басты! Мин җавап бирә алмадым. Сездән сорыйм: «Тормышмы бу?» 3 нче май, 1908 нче ел