Татлы йөк (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

ТАТЛЫ ЙӨК[үзгәртү]

(Шигъри башваткыч)


Чикләвек безнең якта

Бик күп була куакта.

Бар ризыкка карата

Чикләвекне ярата

Бала-чага да, карт та...


Әнә бүген дә Гата

Атланып ак юртакка,

Урманнан кире кайта.

Чикләвек җыеп байтак,

Тутырган дәү рюкзакка.


Мактыйсың килсә, макта,

Мактарлык булган чакта:

Йөк кимесен дип атка,

Авыр рюкзакны Гата

Үз җилкәсенә таккан.


Урман урап арсак та,

Файдаланып форсаттан,

Сорап калыйм шул хакта:

Күрсәтелгән очракта

Җиңеләерме атка?


Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.