Эчтәлеккә күчү

Татар халык мәкальләре

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Кеше акылын ишет, үзенеке белән

Ата-ана, аларга хөрмәт

[үзгәртү]
  • Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
  • Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
  • Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
  • Ата-ана теләге
    Утка-суга батырмас.
  • Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
  • Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
    Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
  • Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
  • Ата аркасы — кала аркасы.
  • Ата — беләк,
    Ана — йөрәк.
  • Ата — җизнә,
    Ана — казна.
  • Ата — йортның матчасы,
    Ана — йортның өрлеге,
    Балалар — стенасы.
  • Ата йөрәге — таудан өлкән,
    Ана йөрәге — диңгездән тирән.
  • Атаның каны, ананың сөте.
  • Атаң-анаң — чын дусың,
    Дус-ишләрең — юлдашың.
  • Атаң кебек кешегә тел озайтма.
  • Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
  • Атаңны башыңда тот,
    Аңаңны учыңда тот!
  • Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
  • Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
  • Атасы барның бәхете бар.
  • Атасын алдаган илен дә алдар.
  • Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
  • Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
  • Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
  • Аю да баласын "йомшагым" ди.
  • Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
  • Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
  • Йомырка тавыкны өйрәтми.
  • Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
    Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
  • Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
  • Ымны белмәгән нине белсен?
    Атасын белмәгән кемне белсен?
  • Эт атасын танымас.

* Үги-ятимнәр, үги аналар

[үзгәртү]
  • Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
  • Анаң юктан үги ана да яхшы.
  • Аналы ятим — ярты ятим.
  • Анаң үлсә, елгаң корыды,

Атаң үлсә, таянган тавың ауды.

  • Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.
  • Ана янында бала ятим булмый.
  • Аталы бала — аркалы,

Аналы бала — иркәлә.

  • Атадан бала яшь кала,

Күп-күп эшләр башкара.

  • Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.
  • Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.
  • Җиденчели ни яман?

Җитәкләшеп ятимнәр Елый калса, шул яман.

  • Җиргә төшкән ятимнеке.
  • Кемнең газизе кемгә хур булмый.
  • Сабаксыз төймә салмаклы,

Сабаксыз төймә салмаксыз; Аталы бала ардаклы(газиз), Атасыз бала ардаксыз,

  • Үги бала үпкәчел.
  • Үги ана — яфрак,

Үз әнием яхшырак. (Үги ана яфрагы — үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була).

  • Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.
  • Үги үз булмый,

Колак күз булмый.

  • Ятим ашы ярты пешәр.
  • Ятим балага йөзем җиләге дә аш.
  • Ятим бала гарьчел була.
  • Ятим балага ярдәм ит.
  • Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.
  • Ятим баланың күңеле сынык.
  • Ятим еласа, җир-күк елар.
  • Ятим күңеле җирәнчек.
  • Ятимнәрнең бәйрәме

Яңа күлмәк кигәндә.

  • Ятим тайдан юрга чыгар.
  • Ятим ярасының ямавы өстендә.


Ат өстендә эт кабар.

  • Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
  • Баладан бәхетең булса,

Карт көнеңдә яшь итәр; Баладан бәхетең булмаса, Иртә яшьтән карт итәр.

  • Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән,

Малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән.

  • Атасы торып, улы сөйләгәннән биз,

Анасы торып, кызы сөйләгәннән биз.

  • Балалар җиткән,

Карчык урманга (утынга) киткән.

  • Бала яхшы булса — дәүләт,

Яман булса .— имгәк.

  • Бәхетленең баласы

Унбишендә баш булыр; Бәхетсезнең баласы Утызда да яшь булыр.

  • Буласы бака баштан була.
  • Булыр ат тайдан билгеле,

Булыр сыер бозаудан билгеле.

  • Булыр бала ун яшендә баш була,

Булмас бала егерме биштә дә яшь була.

  • Бүре бәйләүгә күнмәс,

Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

  • Гөл чәчәгеннән билгеле.
  • Качыр атасына охшамаса, анасына да охшамый.

(Качыр — ат белән ишәктән туган гибрид.)

  • Каршы бала үлемен карагай башыннан табар.
  • Кеше булыр баланың

Кеше белән эше бар; Кеше булмас баланың Кеше белән ни эше бар.

  • Мисез бала ата-анасын тыңламас.
  • Тырыш бала ах яхшы,

Ялкау бала фу шакшы.

  • Уңар йортның баласы

Бер-берсенә "батыр" дир; Уңмас йортның -баласы Бер-берсенә "кутыр" дир.

  • Тырыш бала талпынган коштай,

Күңеле тынмас күкләргә очмый.

  • Шәп маллар аякланып туа.
  • Юньле бала ат мендерә,

Юньсез бала аттан төшерә.

  • Яман бала атасын сүктерер.
  • Яман баланың барыннан югы.
  • Яман бала өйгә сыймас,

Өйдән чыкса, илгә сыймас.

  • Яман бала тудырганнан елан тудырганың артык.
  • Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен ким күрми.

Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү

[үзгәртү]
  • Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.
  • Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр.
  • Ата баласы кемнән туганын онытмый.
  • Ата баласы үз хатасын үзе юар.
  • Атадан бала туар,

Атасының юлын куар.

  • Атадан күреп ул үсә,

Анадан күреп кыз үсә.

  • Атаң данын онытма,

Дан яшәүдән курыкма!

  • Атаңнан борын капкынга төшмә!
  • Атасы кордашның баласы кордаш.
  • Ата юлы балага такыр.
  • Атаң кем булса, син шуның угылы.
  • Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә.
  • Аттан тай узар,

Атадан бала узар.

  • Акылсыз атка менсә, атасын танымас.
  • Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.
  • — Кем угылысың? — дигәннәр,

— Әти улымын! — дигән.

  • Ким козгындин туар козгын,

Атасыннан булыр узгын. (Кандалый шигыреннән халыклашкан мәкаль.)

  • Кырык ел кабер каравылчысы булып торган, атасы кабере кайда икәнен белмәгән.

Тел, сүз

[үзгәртү]
  • Акыллының теле күңелендә,

Тиленең акылы телендә.

  • Акылы кысканың теле озын.
  • Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!

  • Анам биргән туган тел,

Атам биргән корал тел.

  • Ана мәм биргән,

Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!

  • Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
  • Бик татлы булма кабып йотарлар,

Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

  • Аягы пычрак — өй пычратыр,

Теле пычрак — кеше пычратыр.

  • Берәүнең кулы эшли,

Икенченең теле эшли.

  • Бер телдә ун хикмәт,

Ун телдә йөз хикмәт.

  • Бит күрке күз,

Тел күрке сүз.

  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,

Иң ачы нәрсә дә — тел.

  • Әдәп башы — тел.
  • Әйткәннән тел калмас.
  • Әйтмәс җирдә авызың тый,

Кычытмас җирдә кулың тый.

  • Җабага тайның бете ачы,

Әшәке кешенең теле ачы.

  • Иле барның теле бар.
  • Иң татлы тел — туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

  • Инсафлының теле саф.
  • Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
  • Кеше күрке йөз;

Йөзнең күрке — күз; Уйның күрке — тел; Телнең күрке — сүз.

  • "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

  • Күңеле турының теле туры.

(Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)

  • Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
  • Сакауның телен әнисе белер.
  • Оста барда кулың тый,

Белгән барда телең тый.

  • Сакал сакауны үчекли.
  • Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:

Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

  • Сөяксез тел ни димәс.
  • Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
  • Татлы тел тәхет били.
  • Татлы тел тимер капканы ачар.
  • Тел — ананың теләге,

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

  • Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
  • Тел белмәгән теленнән абыныр.
  • Телгә сак бул!
  • Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.

  • Теле белән күктәге айны йөртә белгән,

Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

  • Теленә салынган,

Эшендә абынган.

  • Телең белән күңелеңне бер тот.
  • Телең белән узма,

Белем белән уз.

  • Телең белән фикер йөртмә,

Уең белән фикер йөрт.

  • Телеңне тезгендә тот,

Этеңне чылбырда тот!

  • Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
  • Телне каләм саклый.
  • Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
  • Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
  • Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
  • Теле пычракның күңеле пычрак.
  • Теле татлының дусы күп.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Теле юкны тигәнәк талар.
  • Тел күңелнең көзгесе.
  • Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
  • Телделәр халык булып дөньяга чыккан,

Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

  • Телләр белгән — илләр белгән.
  • Тылмач үз җавабын үзе табар.
  • Телне тешләп өзеп булмый,

Сөйләми дә түзеп булмый.

  • Тел өчен теш төбенә утырталар.
  • Тел ташны эретә.
  • Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
  • Телчән теленнән табар.
  • Тәмле дә тел,

Тәмсез дә тел.

  • Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
  • Төче коймак тиз кикертә.
  • Туган илем — иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

  • Туган телем — үз телем,

Туган илем — үз көнем.

  • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  • Туры телем таш ярыр.
  • Ул да яхшы, бу да яхшы,

Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.

  • Үткен тел — бәхет,

Озын тел — бәла!

  • Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

[үзгәртү]
  • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.
  • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
  • Аз эш күп сүздән яхшырак.
  • Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем.
  • Акыллы кеше сүз әйткәндә,

Әйтер сүзен чамалар.

  • Ялган сүздә чама юк,Дөрес сүздә чама бар.
  • Акыллы сүзгә ни җитә!
  • Алтын алма, алкыш ал.
  • Атка "на, на!" көч бирә.
  • Ачы әйтми төче юк.
  • Ашның мае бар,

Сүзнең җае бар.

  • Ашның тәме тоз белән,

Адәм яхшылыгы сүз белән.

  • Аш ташны эретә,

Ялган башны черетә.

  • Берәүнең утыны ут бөркер,

Берәүнең утыны корыга төтәр.

  • Бер сүз бер сүзне әйтә.
  • Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан, ди.
  • Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.
  • Бер ялган сөйләсәң — тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
  • Бәхәсләшеп Кытайга киткән, Котаймастан кире кайтыр. (Котаймас — Казан арты авылы, хәзер Кышлау.)
  • Бәхәстә — ак карга, кара карга кунган.

(Беренчеләре бу сүзне "ак кар өстенә кара карга кунган" дип укый һәм аңлый, шуңа күрә мондый хәл була дисә, икенчеләре шул ук сүзне "ак төстәге карга кошы кара төстәге карга кунган" дип аңлый һәм мондый хәл булмый дип бара.)

  • Вак яңгыр тәнгә үтә,

Вак сүз — җанга үтә.

  • Димче диңгез кичерер.
  • Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.
  • Дөрес сүзгә җавап юк.
  • "Дыр" белән "ди"не иккәннәр дә чыкмаган, ди.
  • "Дыр"га шалкан чәчмиләр.
  • "Дыр"га чебен дә кунмый.
  • "Әгәр"не чәчкәч "мәгәр" үскән.
  • Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.
  • Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.
  • Әйтү бер, эшләү башка.
  • Җайлы сүз җан эретә.
  • Юләрләрдән юләр сүз күбрәк.
  • Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.
  • Җылы сүз җан азыгы.
  • Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,

Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.

  • Ипле сүз энә саплый.
  • Иске колак, яңа сүз.
  • Ишеткән имеш,

Күргән көмеш.

  • Ишеткән күргәнгә хәбәр бирә.
  • Ишетмәсәң ишет,

Урман арты Кишет! (Кишет — Казан артындагы авыл исеме).

  • Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.
  • Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.
  • Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
  • Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
  • Кәбестә каргышы кәҗәгә төшкән.
  • Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.
  • Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.
  • Кеше сүзе кешегә тансык.
  • Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.
  • Күңелгә килгән бер нәрсәне сөйләмә.
  • Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.
  • Каты әйткән сүз каты борчак кебек, колактан кире сикерер.
  • Кошны җим белән,

Кешене татлы сүз белән ияләштерәләр.

  • Кулыннан килмәгән карганыр.
  • Өеңдәге хәбәрне күршедән,

Күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сораш.

  • Озын сүзнең кыскасы

Кара бодай боткасы.

  • Салкын йөзледән җылы сүз чыкмас,

Салкын мичтән җылы күмәч чыкмас.

  • Сезгә ялган, миңа чын.
  • "Сикер" дигәннең аягы сынмый, сикергәннең сына.
  • "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас.
  • Сөйләшмәсәң сүз чыкмас,

Чапмасаң йомычка очмас.

  • Сүз белән пылау пешереп булмый, дөге кирәк.
  • Сүздә төртү яман,

Авыруда чәнчү яман.

  • Сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар— бел дә сөйләмә; икенче төрлесе — белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе — бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе — сөйлә дә белмә.
  • Сүзең кыска булсын,

Кулың оста булсын!

  • Сүзе акның йөзе ак.
  • Сүзнең башы бозауда,

Койрыгы төлкедә.

  • Сүзне сатып алмыйлар.
  • Сүз югында сүз булсын, кодагый: ата казыгыз күкәй саламы?
  • Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.
  • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
  • Тузандайны тубалдай итмә.
  • Туры сүз башта зәһәр булса да соңы шикәр;

Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр.

  • Туры сүз бер булса да һәркемгә җитәр.
  • Туры сүзгә ант кирәкми.
  • Туры сүзгә карау юк.
  • Туры сүзне әйтергә курыкма!
  • Туры сүзнең гаебе юк.
  • Туры сүз тимерне тишәр,

Йомшак сүз кылычны кисәр.

  • "Ут" дигәннән авыз көймәс.
  • Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.
  • Үзе ахмакның сүзе ахмак.
  • Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
  • Хак сүз ачы булыр.
  • Хикмәтле сүз күп булмый.
  • Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.
  • Чын сүзгә чак кына ялгадыңмы, ялган була.
  • Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар.
  • Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың.
  • Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый.
  • Ялганның төбе юк,

Күтәрергә җебе юк.

  • Ялган уты ел янар,

Ел янса да җылытмас.

  • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.
  • "Ярар" белән эш бетми.
  • Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.
  • Яхшы сүз аркасында адәм — адәм,

Яман сүз аркасында адәм — әрәм.

  • Яхшы сүз белән елан өненнән, чыгар,

Яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.

  • Яхшы сүз җанга рәхәт,

Яман сүз җанга җәрәхәт. Акыл китсэ, кире кайтмас.

Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе

[үзгәртү]

Сәлам һәм сорашу

[үзгәртү]
  • Кәламнән әүвәл сәлам кирәк. (Кәлам — сүз.)
  • Ахмак сүзгә җавап юк.
  • Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.
  • Караган тапмый, сораган таба.
  • Ничек эндәшсәң, шундый җавап.
  • Синнән сорамаган сүзгә син җавап бирмә.

(Һәм: — Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.)

  • Соравына күрә җавабы.
  • Сорашканның гаебе юк.
  • Сорашкан тау аша,

Сорашмаган саташа.

  • Татлыга татлы җавап.
  • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.
  • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.

Сөйләшә белү

[үзгәртү]
  • Авыз эчендә ботка пешермә.

(Сүзеңне ачык сөйлә.)

  • Агачны ега белмәгән үз өстенә егар,

Сүзне сөйли белмәгән үз өстенә сөйләр.

  • Аңламый әйтмә,

Карамый бакма.Сыйфатны

  • Бар белгәнең сөйләргә ашыкма.
  • Беленеңне белеп из.
  • Бер әйткәнне ике әйтмә.
  • Белмиенчә сөйләгәнче, белгәннең сүзен тыңлау яхшы.
  • Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була,

Әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була.

  • Әүвәл уйла, аннан сөйлә.
  • Җебегән авыздан черегән сүз чыга.
  • Җеп турында сөйләгәч, энәсеннән башлау хәерле.
  • Сөйләсәң сүзнең маен чыгар.
  • Сөйли белмәгән авыздан телсез авыз мең артык.
  • Сөйли белгән балык тотар,

Сөйли белмәгәнне телсез балык йотар.

  • Сөйли белмәгән сүзенә батар.
  • Суксаң авырттыр,

Әйтсәң ишеттер.

  • Сүзең булса, түгәрәк сөйлә.
  • Сүз сөйләсәң, ашыкма.
  • Сөйләгәч пошыкмассың.
  • Сүз сүздән туар,

Сөйләмәсәң, кайдан туар?

  • Сүз сүзне таба.
  • Сүз — сүзнең ыргагы.
  • Сүз сөйләү һөнәр,

Сөйли белмәгән үләр.

  • Теле кычыткан сүз бозар,

Кулы кычыткан эш бозар.

  • Үзе күп көлүченең сүзе һичкемне көлдермәс.
  • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
  • Чабатаны катласаң, ныгыр;

Сүзне катласаң, сүтелер.

Вакытында, урынында сөйләү

[үзгәртү]
  • Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар.
  • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
  • Вакытсыз кычкырган әтәчнең башын кисәләр.
  • Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың. (Питрауда күке сакауланудан.)
  • Әйтер идем сүз,

кутем, син туз!

  • Әлеге дә баягы,

Сез үзегез каягы?

  • Яшьне ат базарында сорыйлар.
  • Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.
  • Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.
  • Өч көннән соң: "Исәнме, кодагый!"
  • Сүзгә сүз килгәндә сөйләмәсә, анасы үлә, ди.
  • Сүз уңае килгәндә,

Сүтегеңне ямап кал!

  • Тимерне кызуында сук,

Сүзне кызуында әйт!

  • Һәрбер сүзнең урыны бар.
  • Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

Кешесенә күрә сөйләшә белү

[үзгәртү]
  • Акыллыга ишарәт,

Ахмакка тукмак.

  • Акыллыга әйтсәң белә,

Тинтәккә әйтсәң көлә.

  • Акыллы сүзгә кул куй,

Акылсызга юл куй.

  • Аңлаган бер кылдан да аңлар,

Аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.

  • Аңлаганга ишарәт,

Аңламаганга бишәр әйт!

  • Аңлаганга чебен тавышы да җитәр,

Аңламаганга барабан тавышы да аз.

  • Олы сүзен бүлдермә.
  • Суны сип сеңәр җиргә,

Сүзне әйт сыяр җиргә.

  • Тинтәк белән көрәшмә,

Исерек белән сөйләшмә.

Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү

[үзгәртү]
  • Кешенең акылы сүзеннән,

Асылы фигыленнән билгеле.

  • Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.
  • Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!
  • Кеше сүз пәрдәсе астында.
  • Карамагыз үземә,

Карагызчы сүземә!

  • Сүзе төпле кешенең

Үзе башлы була, ди, Үзе башлы кешенең Авызы ашлы була, ди.

  • Сүзе яманның үзе яман.
  • Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар.
  • Һәркем үз уеннан хәбәр бирер!
  • Яхшы адәм табып сөйләр,
  • Яман адәм кабып сөйләр. (Кабып — тешләп.)
  • Яхшы әйтер: "Юл куйдым",

Яман әйтер: "Җиңдем!"

  • Яхшы — күргән яхшылыгын сөйләр,

Яман — күргән яхшылыгын да яманлык итеп сөйләр.

  • Яхшының сүзе акыл чакыра,

Яманның сүзе ачу чакыра.

Күп сөйләү һәм аз сөйләү

[үзгәртү]
  • Авызым иләк булса да сүзем бака.
  • Азрак сөйләсәң, күбрәк тык
  • Аз сөйлә, күп бел!
  • Аз сөйләр, үз сөйләр.
  • Аз сөйләү алтын,

Күп сөйләү балтун.

  • Аз сүз белән күпне әйт!
  • Аз сүзле аз оялыр.
  • Ашның тәме тоз белән,

Кешенең кадере сүз белән. Аз сөйлә дә күп аңла, Аз аша да күп чәй өч!

  • Басыйм дисәң, җир күп,

Сөйлим дисәң, сүз күп.

  • Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
  • Белгән бер әйтер.
  • Белгәнгә бер сүз җитәр,

Белмәгәнгә мең сүз дә аз.

  • Бер сүз аз, ике сүз күп.
  • Бер сүзне күп әйтсәң, күк тәмәйтә (күк тәмәйтү — күгәргән бакыр комган суы тәмәйтү).
  • Их, әйтер идем мин сезгә, үземә аз кала!
  • Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.
  • Күп сайрама, сандугач булырсың.
  • Күп сөйләгән ялгышканын белмәс.
  • Күп сөйләшкән кеше ялганчы булыр.
  • Күп сөйләшсәң күз тияр.
  • Күп сөйләшкән картаймый үләр.
  • Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.
  • Күп сөйләшсәң, карга алып китәр.
  • Күп сөйләүдә файда юк.
  • Күп сүз бер сүзгә кайта.
  • Күп сүз китапка яхшы.
  • Күп сүзнең даруы бер сүз.
  • Кыскалыкта — осталык.
  • Озын сүзнең кыскасы,

Кыска сүзнең остасы.

Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү

[үзгәртү]
  • Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.
  • Уен сүзгә мәгънә кирәк.
  • Уеныңны куеп чыныңны әйт.
  • Уйнап әйтәм — уемдагын әйтәм.
  • Уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт!
  • Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.
  • Чынлап әйтү батмаган җирдә уйнап әйтү таманга килә.
  • Юри әйтсәң, чынга юрала.

Сүзне тыңлый белү

[үзгәртү]
  • Атың ни?

Рәшит. Алайса, бер сөйлә, ике ишет!

  • Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
  • Суның башы болактан,

Сүзнең башы колактан.

  • Сүз бер, колак ике.
  • Сүзне тыңлаганга әйт.
  • Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
  • Һәр әйткәнне тыңлама,

Һәр белгәнне сөйләмә.

  • Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
  • Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә,

Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.

  • Әйткәнне тыңла,

Сөйләгәнне аңла!

  • Кешенең сүзен өзмә.

Дәшми калу

[үзгәртү]
  • Авыздагы сүзгә син ия,

Авыздан чыккач, сүз ия.

  • Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
  • Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.
  • Дәшмәү — ризалык билгесе.
  • Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.
  • Әйтмәс җирдә май кап!
  • Әйтсәң сүз,

Әйтмәсәң түз.

  • Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.
  • Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.
  • Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.
  • Сөйләргә дә бел,

Тик торырга да бел!

Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык

[үзгәртү]
  • Бу да бер дәхере рази,

Ни әйтсәң, шуңа разый.

  • Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!
  • Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара.
  • Ышанма кеше сүзенә,

Ышан үз күзеңә!

  • Этне йөгертергә ике сүз җитә:

"Чәбә!" дә "Маһ!"

  • Зур сөйләгәнче, зур телем ипи аша.
  • Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә.
  • Сагызны чәйни белмәсәң, эрер,

Сүзне сөйли белмәсәң, черер.

  • Санамый сигез димә.

Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар

[үзгәртү]
  • Авызыңнан тере саескан очырма.
  • Авызың кыек булса да, туры сөйлә.
  • Актыкта хаклык җиңә.
  • Өендә кытаклый,

Йомыркасын кешегә кереп сала (ялган вәгъдәгә мисал).

  • Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.
  • Алама кешедә сүз тормас.
  • Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.
  • Алдап алты адым да атлый алмассың.
  • Алдасаң да тозы булсын.
  • Алдау золымлык,

Алдану ахмаклык.

  • Алдыйм дигән үзе алданыр.
  • Аз-аз алдап алдакчы булырсың,

Аз-аз урлап угыры булырсың.

  • Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.
  • Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.
  • Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.
  • Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
  • Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.
  • Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.
  • Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.
  • Дөрес сөйләгән ялгышмый.
  • Дөрес эш өчен кыю басып тор!
  • Әйткән сүз — каккан казык.
  • Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.
  • Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.
  • Ирләрдә сүз бер булыр.
  • Кәкре линейка белән туры сызып булмый.
  • Кәкре таяк ерак атмас (таяк белән атып тидерүдән алып әйтелгән).
  • Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
  • Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!
  • Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.
  • Кыеш агачның ботагы туры булмас.
  • Кыңгыр утыр, туры сөйлә.
  • Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.
  • Рас сүзнең дә урыны бар (рас әйтәм дип тә урынсызга әйтергә ярамый дигәннән).
  • Суда чакта үгезе,

Судан чыккач мөгезе.

  • Сүз бирергә җитез булма,

Сүз үтәргә җитез бул. Сүз бирсәң, чыны белән бир, Пычак бирсәң, кыны белән.

  • Сүзең үлгәнче үзең үл!
  • Телсез кеше ялганчыдан артык.
  • Туры әйткән котылыр,

Ялган әйткән тотылыр.

  • Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.
  • Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.
  • Турылык иң яхшы хәйлә.
  • Турылык үлемнән коткара.
  • Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.
  • Хаклык атайдан олырак (яки хаклык картлыктан олырак).
  • Хаклык өчен утка кер, суга төш.
  • Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.
  • Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.
  • Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.
  • Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.
  • Этне күр — коллыктан җирән,

Этне күр — тугырылыкка өйрән!

  • Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.
  • Якынга ялган әйтмә,

Битең иртән кызарыр, Еракка ялган әйтмә, Кода булса, кыз алыр.

  • Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.
  • Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.
  • Ялганчыдан кояш бизгән.
  • — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.
  • Ялганчы күзеннән күренә.
  • Ялганчы калыр оятка,
  • Расчы җитәр моратка.
  • Ялганчының арканы белән коега төшмә.
  • Ялганчылык — угрылар сыйфаты.
  • Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма.
  • Ялганчының йорты янган, берәү дә ышанмаган.
  • Ялганчының рас сүзе дә зая китәр.
  • Ялганчы онытчак.
  • Ялганчы ялганчыны ышандыра алмас.
  • Яңгырдан соң кояш бар,
  • Алдаудан соң оят бар.
  • Яңгырдан соң кояш яндыра,

Ялганнан соң оят яндыра.

  • Яраксыз кешегә сүз әйтсәң,

Ярыла-ярыла йортка җәяр.

  • Яшь чак, җүләр чак, карыйм тәрәзәдән: сарык бүрене ашый.



Сер сөйләү һәм аны саклау

[үзгәртү]

Каты серле булу, үзеңә үзең ышану

[үзгәртү]
  • Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!
  • Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
  • Ачма. серең дустыңа,

Дустыңның да дусты бар, Ул да сөйләр дустына.

  • Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән.
  • Башым ярылса, бүрек эчендә,

Кулым сынса, җиң эчендә!

  • Әйтмәгәнне кем белә?

Ачмаганны кем күрә?

  • Ачмыйм, кем күрсен, сөйләмим, кем белсен?
  • Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми.
  • Ике арадагы сер икенең бере үлсә генә ачыла.
  • Иләктә су тормый,

Ахмакта сүз тормый.

  • Ишеткәнең ишеткән урында калсын.
  • Кан коссаң да сереңне белгертмә!
  • Салган шикәр күренми,

Эчтән тынган беленми.

  • Сер дусты күп булыр,

Сер тотканы дус булыр.

  • Сереңне бер генә кешегә сөйлә,

Киңәшеңне мең кешегә сөйлә.

  • Сыртың сынса да, сереңне бирмә!
  • Урам сүзсез булмас,

Урман колаксыз булмас.

  • Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә.
  • Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.
  • Урманда да сукмак бар,

Агачта да колак бар.

  • Үз-үзеңне сынатма!
  • Үлә торсаң да үрә тор!
  • Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!
  • Ятларга сереңне белдермә!
  • Яумасаң да күкрә!

Акыл һәм акыллы белән җүләр

[үзгәртү]
  • Акыл алтынны таба, алтын акылны табалмый.
  • Акыл булмаса, алтын ни эшкә?
  • Алтының белән мактанма,

Акылың белән мактан.

  • Дөнья киңлегеннән ни файда,

Аяк киемең тар булса? Буең озынлыктан ни файда, Башыңда миең аз булса?

  • Буй җитмәгән җиргә уй җитә,

Корал җитмәгән җиргә хыял җитә.

  • Бүре куйдан Туймас,

Адәм уйдан туймас.

  • Ел уйла, минутында эшлә.
  • Йөгеректән йөгерек — уй йөгерек.
  • Җитездән җитез ни җитез — уй җитез.
  • Күп уйлама, уелырсың.

Күп шыбырдама, коелырсың,

  • Кабаттан уйлаган дөрескәрәк килә.
  • Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын!
  • Уйлаган табар,

Уйламаган батар.

  • Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең.
  • Һәркемнең бер уе бар.
  • Аз булса да үз акылың булсын.
  • Акыл — акылдан үткен.
  • Акыл — алтын таҗ, һәркемнең дә башында булмый.
  • Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.
  • Акыл яшьтә түгел, башта.
  • Акыл көч бирер, көч — йөрәк.
  • Акыллы башка таяк кирәкми.
  • Акыллы авыр эштә ашыкмый.
  • Акыллы алга барыр, артына карар.
  • Акыллы ерып чыгалмаслык эш дөньяда юк.
  • Акыллының аты да армый, туны да тузмый.
  • Акыллы эт тешләми, тешләсә, юкка тешләми.
  • Акыллы ярты сүздән аңлый.
  • Акылны акчага сатып алып булмый.
  • Акылны җил алмый, карак та урламый.
  • Акыл хискә буйсынмый.
  • Акыл сакал белән бергә үсми.
  • Акылыңа акыл куш.
  • Аңкау (аңгыра) аңламас,

Үзсүзле тыңламас.

  • Аю көченә ышана,

Кеше акылына ышана.

  • Берәүнең дә сарае буш түгел.
  • Буй үстергәнче акыл үстер.
  • Кеше күрке акыл,

Акыл күрке сабыр.

  • Кешенең акылы сүзеннән билгеле.
  • Киемгә карап каршы алалар,

Акылга карап озаталар.

  • Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
  • Ике аяклы ишәкләр дә була.
  • Иләс-миләс игә килмәс.
  • Чебен дә аңгыраның авыз тирәсен чамалый (Авызы ачык була димәктән).
  • Акылсыз башта алтын бүрек тә файда бирмәс.
  • Акылсызга бармак ни, уймак ни.
  • Акылсыз әйтмәсәң бирмәс,

Ачмасаң күрмәс.

  • Акылсызның артына салам кыстыралар.
  • Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.
  • Җүләр белән бәйләнгән дә җүләр.
  • Җүләр белән җүләр булма.
  • Җүләр белән юаш бер.
  • Җүләргә акыл кирәкми.
  • Җүләргә закон язылмаган.
  • Җүләргә сүз әйтсәң, су эчәргә тотына.
  • Җүләргә талкан да бер, шалкан да бер.
  • Җүләр мактаганны ярата.
  • Җүләр мөгезле булмый, мөгезле булса, әнә килә диярләр иде.
  • Җүләрнең бүрке юләр булмый — үзе җүләр була.
  • Җүләрнең ише булмас,

Ялкауның эше булмас.

  • Җүләрнең уены-чыны бергә.
  • Җүләрне чәчкәннәр — тинтәк үскән.
  • Җүләр сукса — зур сугар.
  • Җүләр сүзен тиз сөйләр.
  • Җүләр шул — бер төшкән чокырга янә төшәр.
  • Иң акыллы кем? дигәч, җүләр туктап та тормыйча — мин! — дигән ди.
  • Ике җүләргә бер акыл да җитә.
  • Күке оя кормас,

Тиле йорт кормас.

  • Тилегә думбыра какма.
  • Тилене иркәләсәң, башыңа менеп атланыр.
  • Тилене котыртма.
  • Тиленең уены-чыны бергә, салды җибәрде булыр.
  • Тиле сүзен бирмәс.
  • Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер.
  • Тиле тилене табар.
  • Аңкау (аңгыра) уен бозар,

Тинтәк җыен бозар.

  • Ике тинтәк илгә сыймас.
  • Тинтәк әйтер дә китәр, сүзенә җавап көтмәс.
  • Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.
  • Тинтәкнең акылы төштән соң төшәр.
  • Тинтәкнең йә кулы тынмас, йә теле тынмас.
  • Тинтәк ни тормас, ни утырмас.
  • Тинтәк тик торганнан каравыл кычкырыр.
  • Ахмак белән киңәшмә,

Ашаганда сөйләшмә.

  • Ахмак борынын күтәрер.
  • Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
  • Ахмак кеше ярдәм итәм дип ярдан этәр.
  • Ахмак үзен мактар.
  • Ахмак көндез шәм ягар,

Мае беткәч, кичен айга багар.

  • Ахмакның балта сабы да аркылы.
  • Ахмак төйнәгән төенне акыллы да чишә алмас.
  • Ахмак үзе белмәс,

Белгәннең сүзенә күнмәс.

  • Акыллы аңлар, ахмак тыңлар.
  • Акыллы кешенең бер көне җүләрнең бөтен гомереннән артык.
  • Акыллының йөге һәрвакыт ахмак җилкәсендә.
  • Акыллының күңелендә,

Ахмакның телендә.

  • Акыллының теле күңелендә,

Тиленең акылы телендә.

  • Акыллының чәче уйдан агара,

Ахмакның чәче мин дә калмыйм дип юкны уйлап агара.

  • Акыллы сүздән курка,

Ахмак таяктан курка.

  • Җүләр белән бал ашаганчы, акыллы белән таш ташы.
  • Тиле акыллыны күрә алмый.
  • Тиле коега бер таш салыр, йөз акыллы аны чыгарудан гаҗиз булыр.
  • Берәүнең акылы икенче берәүнең акылы белән туры килми.
  • Кеше акылын ишет,

Үзеңнеке белән эш ит.

  • Кешегә бик күп акыл өйрәткән кешенең үзенә калмый, ди.
  • Кеше икмәге белән озак яшәмәссең,

Кеше акылы белән ерак баралмассың.

  • Үз акылын чамалаган хур булмас.
  • Үз акылың җитмәсә, кешене тыңла.
  • Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак өметенә.
  • Берәү кеше батканны күреп батмаска өйрәнә,

Берәү үзе батып карап өйрәнә.

  • Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр.
  • Үз атыңны сынар өчен кеше атына утыр.


Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында

[үзгәртү]

Белем-гыйлем

[үзгәртү]
  • Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.
  • Аю беләгенә ышана,

Адәм белегенә ышана.

  • Белем белен ашата.
  • Белемдә бәхет,

Белемсезгә дөнья ләхет.

  • Белемдә көч.
  • Белем йөрәккә куәт.
  • Белемлекнең чиге юк.
  • Белем тәҗрибәдән туа.
  • Белем һәр куркынычны җиңә.
  • Беләктән белек көчле.
  • Белем — нур, белмәү — хур.
  • Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
  • Дөньяда иң зур байлык — белем.
  • Дөнья яктыра көн белән,

Адәм яктыра белем белән.

  • Җиде йортның телен бел,

Җиде төрле белем бел.

  • Икми иген шытмас,

Өйрәнми белем йокмас.

  • Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).
  • Кул кыла алмаганны, белем кыла.
  • Акыл — тузмас кием,

Гыйлем — корымас кое.

  • Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.
  • Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.
  • Гыйлем — акылның яртысы.
  • Гыйлем алу — инә белән кое казу.
  • Гыйлем — ау,

Язу — бау.

  • Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
  • Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.
  • Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.
  • Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
  • Гыйлемнән башка гамәлең юк,

Әйләнергә дә әмәлең юк.

  • Гыйлемнән зур хәзинә юк.
  • Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.
  • Гыйлемсез бер яши,

Гыйлемле мең яши.

  • Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
  • Дөнья тулы гыйлем,

Башыңда калганы белем.

  • Адәм баласы көмеш,

Гыйлеме булса — алтын.

  • Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.
  • Син карышмасаң, гыйлем карышмый.

Китап

[үзгәртү]
  • Китап — белем чишмәсе.
  • китап белем ачкычы
  • Китапның белмәгәне юк.
  • Китапсыз өй — ишәк абзары.
  • Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

Уку-язу

[үзгәртү]
  • Безне адәм иткән — уку,

Адәмне алга илткән — уку.

  • Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
  • Ерактагы укып беленә, якындагы күренә.
  • Заман хәзер шундый заман:

Укымаган эттән яман.

  • Күп укыган күп белер.
  • Кояш җирне яктырта, уку мине.
  • Уйламый уку — аңгыралык,

Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.

  • Уку — күңел нуры,

Укымый калган — кеше хуры.

  • Уку каты булса да җимеше татлы.
  • Уку — очкан кош,

Язу — тозак.

  • Укусыз белем юк,

Белемсез көнең юк,

  • Уку төбе — туку (кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).
  • Укы да бел, уйна да көл,

Уйнавын уйна, Йомышны да уйла.

  • Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
  • Укып белү бер башка,

Күреп белү бер башка.

  • Укысаң белерсең,

Укымасаң бөләрсең.

  • Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!
  • Аюга акыл өйрәткән таяк,

Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.

  • Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.
  • Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.
  • Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.
  • Табак килсә, сабак куй,

Сабак килсә, табак куй (аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).

  • Тук корсак сабакка чукрак.
  • Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.
  • Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

Язу-хат

[үзгәртү]
  • Акка кара төшсә югала
  • Ат җитмәс җиргә хат җитмәс.
  • Бармак белән каткан җирне казып була,

Әлифбасыз (алфавитсыз) язып була (Г. Тукайдан Дурак мәкальләшкән).

  • Бирге урамда язганын аргы урамда үзе дә танымаган.
  • Әйткән сүз очар җилгә,

Кул белән кәгазь калыр илгә (язган сүз калыр илгә, диләр).

  • Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.
  • Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу.
  • Каз канаты кавырсын,

Хаты килсә алырсың.

  • Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.
  • Каләм кылычтан үткен.
  • Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр;

Каләм тоткан кешенең зиһене артыр.

  • Каләм тоткан әрәм булмас.
  • Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше (Г. Тукайдан мәкальләшкән).

  • Ун кат укы, бер кат яз.
  • Яза-яза язу остасы булалар.

Укыган белән укымаган кеше

[үзгәртү]
  • Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.
  • Бүләк зур булмас,

Укыган кеше хур булмас.

  • Күп яшәгән ни белер,

Күп укыган — шул белер.

  • Укыган ил узар,

Укымаган ил тузар.

  • Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.
  • Укыганның бите — көн,

Укымаганның бите — күн.

  • Укыган укыр,

Укымаган күрә сукыр.

  • Укыган уңар,

Укымаган туңар.

  • Укымаган бер телле,

Укыган ике телле.

  • Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.

Галим

[үзгәртү]
  • Атай гыйлеме белән галим булып булмый.
  • Галим белгәнен әйтер,

Ахмак җиңгәнен әйтер.

  • Галим булу җиңел, адәм булу читен.
  • Галим булсаң, галәм синеке.
  • Галим булып кем туган?
  • Галим кешене кадерләргә онытма!
  • Галимнең күңеле океан диңгезе.
  • Галимнең сүзе гомерең үткәнче,

Наданның сүзе ишектән чыкканчы.

  • Галим үләр — сүзе калыр,

Йөргән җирендә эзе калыр.

  • Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.

Надан

[үзгәртү]
  • Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.
  • Ишәкнең дәлиле йөгән.
  • Мескен ишәккә һәркем менә.
  • Надан белмәсә дә кычкыра.
  • Наданга фикер әйтеп бактың ни —

Эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни!

  • Надан кеше — сукыр тавык.
  • Надан кеше сукырдан яман;

Ялкау кеше барыннан да яман.

  • Надан кеше — яман кеше.
  • Надан кулыннан су эчмә,

Тере суы булса да.

  • Надан наданны сөяр,

Галим галимне сөяр.

  • Наданның аяк баскан җирендә үлән корыр.
  • Наданның сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.
  • Надан ташка утырган — таш ташка утырган.
  • Надан үзеннән башка беркемне дә сөймәс.
  • Наян кеше — төлке кеше,

Надан кеше — көлке кеше.

Галим белән надан

[үзгәртү]
  • Бер галим йөз наданны җиңәр.
  • Галим белен надан аермасы — карга белән былбыл аермасы.
  • Галим белсә дә сорый, надан белми дә, сорамый да.
  • Галим кеше үлсә дә терек,

Надан кеше йөрсә дә үлек.

  • Галимнең бер көне, наданның бөтен гомеренә тора.
  • Галим уйлар,

Надан ышаныр.

  • Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.
  • Надан булып туалар,

Галим булып үләләр.

  • Наданның тересе дә үлек,

Галимнең үлесе дә терек.

  • Наданлыкка ишәк кенә түзә.
  • Наданлык оят түгел, укымау оят.
  • Һәр нәрсәгә гаҗәпкә калу — наданлык галәмәте.
  • Ялкаулык, наданлык, фәкыйрьлек — бер туганнар.

Гыйлем өйрәнү

[үзгәртү]
  • Гыйлем күп, гомер аз,
  • Адәм камыт киеп өйрәнми.
  • Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.
  • Өйрәнгән җирдә калмас.
  • Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.
  • Өйрәнү бервакытта да соң түгел.
  • Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.
  • Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше булалмас.

Белү. Белгән белән белмәгән

[үзгәртү]
  • Азны белмәгән күпне һич белмәс.
  • "Барын да беләм" дигәнче, берен дә белмим дисәңче!
  • Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?
  • Белгән белән белмәгән бер түгел.
  • Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш:

Беренчесе белә, белә икәнен дә белә; Икенчесе белә, белә икәнен белми; Өченчесе белми, белми икәнең белә; Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.

  • Белгән бер кылдан да аңлар,

Белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.

  • Белгән белгәнен эшләр,

Белмәгән бармагын тешләр.

  • Белгәнгә унике,

Белмәгәнгә утыз ике.

  • Белгәнең утыз,

Белмәгәнең туксан тугыз.

  • Белгәнеңне сорама.
  • Белгән мең бәладән котылган.
  • Белгәннән беленмәгән күп.
  • Белгән уңар,

Белмәгән туңар.

  • Белемлене бала булса да ага дип бел!
  • Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр,

Оста үлсә, эшләгән заты калыр.

  • Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.
  • Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.
  • Белмәгәнеңне кешедән сора,

Олы булмаса, кечедән сора.

  • Белмәгәнне сорауның ояты юк.
  • Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
  • "Белмим" дип әйтмә, "теләмим" дип әйт.
  • "Белмим"нең башы авыртмый.
  • "Белмим" дию оят түгел.
  • Берәү белмәгәнен берәү белер.
  • Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә,

Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә (М. Гафуридан халыклашкан).

  • Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!
  • Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.
  • Ие шул, юкәдә икән чикләвек.
  • Ике сигез уналты икәне кем дә белә.
  • Яшьлектә белгән — ташка язган,

Картайгач белгән — бозга язган.

  • Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.
  • Утың булмаса, күршедән сора,

Үзең белмәсәң, кешедән сора.

  • Һәр фил озын борынлы булса да,

Һәр озынборын фил булмый..

  • Һәр ялтыраган алтын түгел.

Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать

[үзгәртү]

Мәкаль турында

[үзгәртү]
  • Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
  • Акылың булса, акылга ияр,

Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр.

  • Амбар төбендә икмәк бар,

Картлар сүзендә хикмәт бар.

  • Аталар сүзе — акылның үзе.
  • Атаң әйтсә алдамас,

Мыкый мәкаль аңламас.

  • Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
  • Атаң сүзенә колак сал,

Мәкаль әйтсә язып ал.

  • Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.
  • Әйтем — сүзнең бизәге,

Мәкаль — сүзнең җиләге.

  • Камчат күрсәң атып ал,

Мәкаль сүзне отып кал!

  • Картлар сүзен капчыкка сал,

Яшьләрнекен янчыкка сал.

  • Олының сүзен оекка кыстыр.
  • Картлар сүзен кар басмас.
  • Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.
  • Мәкальне бабаң чыгармый, заман чыгара.
  • Мәкаль сакалдан олырак.
  • Мәкальсез сүз — тозсыз аш.
  • Мыектан олы сакал бар,

Сүз төбендә мәкаль бар.

  • Сүзнең тозы мәкаль.
  • Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.
  • Тоз ашның тәмен китерсә,

Мәкаль сүз ямен китерер.

  • Хәлвәнең әлбәсе бар,

Картлар әйткәннең мәгънәсе бар.

  • Хикмәт бабаңның сакалында түгел, мәкалендә.

Әкият, мәзәк, табышмаклар

[үзгәртү]
  • Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.
  • Бу әле әкиятнең баласы,

Алда булыр әле анасы.

  • Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.
  • Мәзәк — күңел ачкычы,

Табышмак — зиһен ачкычы.

  • Мәзәк сүз — ашка тоз.

Җыр-көй

[үзгәртү]
  • Белгәнгә җыр,

Белмәгәнгә "дыр".

  • Әүвәл тавыш, аннан көй.
  • Җилләтми томан ачылмый,

Җырламый күңел ачылмый.

  • Җыр белгәнгә җыр һөнәр,

Җыр белү дә зур һөнәр.

  • Җыр күңеллегә куаныч,

Күңелсезгә юаныч.

  • Җырлаганның биергә исәбе бар.
  • Җыр кешенең юлдашы.
  • Җырлап ачылмаса күңел,

Елап ачылачак түгел.

  • Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.
  • Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
  • Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
  • Җырның канаты бар.
  • Җырның ертыгы юк.
  • Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.
  • Заманасына күрә көе.
  • Һәр заманның үз көе.
  • Ил җыр белән яши.
  • Илнең җыры бар,

Күңелнең моңы бар.

  • Ишәк килде — җыр бетте.
  • Көй — күңелнең моңы.
  • Карга каңгылдап каз булмас.
  • Карганыкы көн дә бер карылдау.
  • Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
  • Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
  • Сандугач сайрый,

Карга кычкыра, Бүре улый, Кеше җырлый.

  • Сүз — басу, җыр — чәчәк.
  • Сүз — көмеш, җыр — алтын.
  • Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.
  • Тукта, мин җырлыйм, миннән калса, син җырларсың.
  • Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.
  • Һәр кошның үз моңы.
  • Һәр кошның үз тавышы үзенә матур.
  • Һәр кош үз тавышыннан тәм таба.
  • Эч пошканга җыр файда.
  • Эш вакытында такмак әйтмиләр.
  • Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.

Музыка һәм музыкантлар

[үзгәртү]
  • Анысы шулай шулаен да

Тартып җибәр кураең!

  • Барабан каксалар, барабан артыннан;

Кубыз тартсалар, кубыз артыннан.

  • Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.
  • Гармунсыз клуб,

Лампасыз куык.

  • Гармунчы назлы булыр.
  • Думбыра туй төшкән өйгә килешер.
  • Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди.
  • Музыканы хайваннар да яраталар.
  • Ни думбыра белмәгән,

Ни сызгыра белмәгән.

  • Эчең пошса, музыка уйна,

Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!

  • Атам-анам биегән,

Күңел ачкан биюдән.

  • Уйнап-җырлап биемәгән — җебегән.
  • Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз.

Шигырь һәм шагыйрьләр

[үзгәртү]
  • Дәртсездән шигырь чыкмас,

Рәтсездән күп эш чыкмас.

  • Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.
  • Саескан сайрау белән сандугач булмас.
  • Сандугач булсаң, сайрый да бел.
  • Һәр шигырь язган шагыйрь булмый.
  • "Шигырь" язу кыен түгел,

Шагыйрь булу кыен.

  • Театр — күңелләрне уятыр.

Зәвык, ямь тою

[үзгәртү]
  • Берәү хөрмә сөя,

Берәү торма сөя.

  • Гөл кадерен былбыл белер,

Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.

  • Зәвык зәвыкка башка.
  • Зәвыкта бәхәс юк.

Талант һәм аны үстерү турында

[үзгәртү]
  • Бөркетнең канаты очканда ныгый.
  • Былбылны бытбылдыкка алыштырмыйлар.
  • Былбылны сайравыннан таныйлар.
  • Бытбылдык арасында былбыл сайрамас.
  • Ишәккә һөнәреңне күрсәт дигәч, бар тавышына бакырган, ди.
  • Зур урманда карга булганчы,

Бәләкәй куакта былбыл булсаңчы (М. Кәримнән халыклашкан).

  • Карга белән кәккүкнең төсләре бер дә, тавышлары башка.
  • Кошлар тумый канатсыз,

Кеше тумый талантсыз.

  • Олы талантлар берьюлы гына тумый (Китаптан таралган сүз).
  • Саескан сайрау белән сандугач булмас.
  • Сандугач үз кадерен үзе белер.
  • Сандугач үз җирендә сайрый.
  • Сандугач юк елны карга дан тотар.
  • Тавис каурые белән матур,

Сандугач сайравы белән матур.

  • Талантның бер өлеше тумыштан,

Тугыз өлеше тырышлыктан.

  • Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!
  • Талантсыз кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
  • Һәр кош үз канаты белән оча.
  • Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтмә.
  • Ялгыз чапкан ат йөгерек.

Кеше, аның рухи йөзе, холыклар

[үзгәртү]

Холыклар

[үзгәртү]
  • Агач беленә җимешеннән,

Адәм — кыланмышыннан.

  • Башта холык тап, аннан гыйлем.
  • Иркенлек турылыкта,

Күркәмлек холыкта.

  • Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштыралмассың.
  • Кешене беләсең килсә, холкына кара,

Баланы беләсең килсә, уенына кара.

  • Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
  • Күп исле гөлләр арасында бер иссез гөл исле булган,

Күп иссез гөл арасында бер исле гөл иссез калган.

  • Күркәм кием — тән зиннәте,

Күркәм холык — җан зиннәте.

  • Күркәм холык — изге юлдаш.
  • Үзе җайлының авызы майлы.
  • Үзең ятык булсаң, эчкәнең катык булыр.

Үзең кыек булсаң, эчкәнең сыек булыр.

  • Һәркемгә үз холыгы яхшы күренер.
  • Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса.
  • Яхшы холык дошманыңны дус итә.

Әдәп, оят, намуслылык

[үзгәртү]
  • Адәмне адәм иткән әдәп.
  • Адәмнең ояты битендә.
  • Акылның кадере әдәп белән,

Куәтнең кадере сәләт белән.

  • Бар барын ашар,

Оятсыз гарен ашар.

  • Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс.
  • Битсез бүркен басмас.
  • Вөҗдансыз кеше үзәксез агач кебек, үзлегеннән аварга тора.
  • Вөҗданы пакъның йөзе ак.
  • Гарьсезнең битенә төкергәннәр,

Яңгыр ява, дип торган.

  • Гарьсез кеше чебен кебек: ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.
  • Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.
  • Әдәп базарда сатылмый.
  • Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.
  • Әдәпне әдәпсездән өйрәнәләр (аның кебек булмаска тырышып).
  • Әдәп сәдәптән башлана.
  • Әрле кашык алганчы, әрсез ашап туяр.
  • Әрсез гарьсез булыр.
  • Әрсез кулым эшләде,

Әрле битем оялды.

  • Әрсезнең үзен кертмәгәч, этен ияртеп килгән.
  • Кечесендә әдәп юк,

Олысында белек юк.

  • Кешедән оял, үзеңнән күбрәк оял.
  • Кешенең йөз суын түкмә.
  • Казан карасы китәр, намус карасы китмәс.
  • Казанның капкачы китсә, этнең ояты китә.
  • Картлардан курык, яшьләрдән оял.
  • Катыра торган таракан оятсыз булыр.
  • Курыкма үлемнән,

Курык оятка калудан!

  • Намуссыз кеше — намсыз кеше (исемсез).
  • Намус үлемнән көчле.
  • Намусыңны яшьтән үк сакла.
  • Оялган тик тормас (уңайсызлануыннан).
  • Оялмаган боермаганны ашаган.
  • Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.
  • Оятка калудан да авыр җәрәхәт юк.
  • Оятлы кызарыр,

Оятсыз агарыр.

  • Оятлы тартынган, оятсыз "бу миннән курыкты" дигән.
  • Оятның теше булмаса да кимерә.
  • Оят өлеше табада калыр.
  • Оятсызга өч күмәч.
  • Оятсызның бите барабан каешы.
  • Оятсызның бите — киездер ите.
  • Оятсызның яңагына чапсаң да кызармый.
  • Ояты барның вөҗданы бар.
  • Торна оятын оятлап, ябалак урманга качкан, ди.
  • Үгет-нәсихәт бездән, әдәп белү үзеңнән.
  • Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр.
  • Үз намусың сакламаган, кешенекен сакламас.
  • Үз намусың үз кулыңда.
  • Яңа чагында киемеңне сакла,

Яшь чагында исемеңне сакла.

Рәхим — шәфкатьлек

[үзгәртү]

Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә.

  • Кечегә шәфкать ит,

Узаманга хөрмәт ит.

  • Куян елаганга карап, аучының күңеле йомшармас.
  • Миһербанлык йөрәктән,

Миһербансызлык беләктән.

  • Рәхимсез атын кыйнар.
  • Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.
  • Сикергәнне аяма, егылганны ая.
  • Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс.
  • Яралы кошка таш атмыйлар.
  • Син бүрене аясаң, бүре сине талар.
  • Рәхимле бүре рәхимсез кешенең баласын асраган.
  • Мөгрәп килгән сыерның мөгезен сугып сындырма.

Үпкәчәнлек һәм хәтер калу

[үзгәртү]
  • Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын (ишек тоткасында дигәне).
  • Күңелең калса, көлкегә бор.
  • Күңел кере әйтсәң бетәр,

Күлмәк кере юсаң бетәр.

  • Кары китсә дә, бозы китми.
  • Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
  • Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.
  • Суга салсаң, су күтәрмәс

Мыскал тимерне, Алтын биреп алып булмас Калган күңелне.

  • Сугудан төртү яман.
  • Сынык бөтен булмас.
  • Уен сүзне күтәрә бел.
  • Уты сүнсә дә кисәве кала.
  • Үзе абынган үзенә үпкәләр.
  • Үпкәләгән өлешеннән коры калыр.
  • Үпкәләсәң песи үпкәсен ашатырлар.
  • Үпкәләсәң, үкен дә кайт.
  • Үпкәне ачу белән, утны бензин белән баса алмассың.
  • Үпкәчәнлек иркәлек галәмәте.
  • Үпкәчәннең үпкәсе үсәр.
  • Һавада болыт, син аны оныт.
  • Чәпчемә, түгелерсең.
  • Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.
  • Шимбердө чыпта сугалар

Әпкәли дә Юкәли, Әпкәлиенә сүз әйтсәң, Юкәлие үпкәли (Шимбер — авыл исеме).

  • Яман кеше кинәчел.

Ачу һәм дуамаллык

[үзгәртү]
  • Акылың булса, ачу саклама.
  • Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
  • Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр.
  • Ачу арты ачыну.
  • Ачу йоту — тау йоту.
  • Ачу килгәндә аю да кечек хәтле генә күренә.
  • Ачу килсә, акыл китәр.
  • Ачулыга дәшмәсөң, ачуы кырын китәр.
  • Ачулы кешегә песи койрыгын күтәреп йөрсә дә ярамый.
  • Ачулы кеше җилкәсендә су ташыйлар.
  • Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дүрт кырлы булып күренә имеш.
  • Ачуны башта кис.
  • Ачу алдан, аклы — арттан.
  • Ачуның башы юләрлек, ахыры үкенеп үләрлек.
  • Ачуның даруы — дәшми калу.
  • Ачу саклама, намус сакла.
  • Ачу телдән ачыла,

Дәшмәү белән басыла, Тар холыклы кеше шул: Ачуы килде — асыла.

  • Ат ачуын тәртәдән.
  • Ачучанны ачуландырып серен алалар.
  • Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
  • Ачуың килсә, йөзгә кадәр сана.
  • Ачуың килсә, суык су эч.
  • Ачуың килсә, утыр, утырган булсаң, ят.
  • Ачуыңны йот.
  • Аюны җиңгән ярты ир,

Ачуын җиңгән бөтен ир.

  • Берең кызу булса, берең сабыр булсын.
  • Бер кирпечкә абынган өчен бөтен урамны сүккән.
  • Бер борча өчен юрган ярмыйлар.
  • Бүгенге ачуны таңга саклама.
  • Дөя дулап күккә менмәс.
  • Зәһәр кеше тиз картая.
  • Иске ачу истән чыксын.
  • Каты явым тиз туктар.
  • Көчсезнең ачуы көчле.
  • Кече казан ташучан, кече кеше ачучан.
  • Синең ачуың — минем кара аякчуым.
  • Ташыма, ташыган су да кайта.
  • Таракан дулап мич башын җимерә алмый.
  • Утка пычак тыкма.
  • Ташыган түгелер, шашкан көенер.
  • Тешләнмә, тешең бетәр.
  • Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя.
  • Холыксызның ачуы танау очында.
  • Ярсу кеше ярашкан су кебек.

Эреләнү, масаю

[үзгәртү]
  • Борынын чөйгән абынмый калмас.
  • Борыныңны бик күтәрмә, агач башына эләкмәсен.
  • Кәрлә кеше биек ишектән иелеп керер.
  • Күперенү күркәгә килешә.
  • Күтәрмә борыныңны,

Өзәрләр муеныңны.

  • Кабарынсаң, чәпчерсең.

Камыр булсаң, күпчерсең.

  • Сабын куыгы тиз шартлый.
  • Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр.
  • Тәкә күпме генә сикерсә дә җиргә төшәр.
  • Югарыга карап үрнәк ал,

Түбәнгә карап гыйбрәт ал.

Мактану, алдан шапырыну

[үзгәртү]
  • Алдан кычкырган кәккүкнең башы таз булыр.
  • Буш мичкә шаңгыравык була.
  • Буш тегермән җилсез дә әйләнә.
  • Ишәк колагы белән мактана.
  • Кысыр тавык күп кытаклый.
  • Күлне яндырмасам да, суын чыжлатам! (Бушка шапырыну).
  • Күп шыбырдама, коелырсың!
  • Мактанма; ат дип сыерга атланма.
  • Мактанма, каз, һөнәрең аз.
  • Мактанчык бүредән курыкмаган, тычканнан коты очкан.
  • Мактанчыкның арты ачык, авызына коры ка

Көнләшү

[үзгәртү]
  • Ач эткә аш бирсәң, тук эт шыншый.
  • Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый имеш.
  • Йөзем йөземгә карап карая, ди.
  • Кеше кулындагы калач зур күренә.
  • Көнче булган кешедә канәгать булмас.
  • Көнче көлмәс, хөсетле тынмас.
  • Көнче көне көенеч.
  • Көнчел кеше — минчел кеше.
  • Көнченең күңелен ят бәхете яндыра.
  • Көнченең күңеле тар булыр.
  • Көчсезлек көнчелек тудыра, көчлелек ярыш тудыра.
  • Күрше тавыгы күркә булып күренә.
  • Хөсет кеше үзе кылалмый, кылган кешене күрәлмый (хөсет кеше — көнчелегеннән каныгучы).

Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек

[үзгәртү]
  • Алдыннан килсәң сөзә,

Артыннан килсәң тибә.

  • Аяз-аяз көннәрдә

Алма җыя Котбетдин; Явым-явым көннәрдә Печән җыя Котбетдин.

  • Аяклыга юл бирмәс,

Авызлыга сүз бирмәс.

  • Бакасы алга, кысласы артка тарткан,

Аяк-куллары карышып каткан.

  • Бүре бәйләүгә күнмәс,

Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

  • Әйткән саен мыркылдый,

Баскан саек шыркылдый.

  • Әйтмәсәң белмәс, дәшсәң килмәс.
  • Иренчәккә чигенчәк тап булыр.
  • Ишәк алга тарта,койрыгы артка тарта.
  • Ишәк койрыгы үсми, кире дә чүкми.
  • Ишәк игә килмәс.
  • Ишәк ишәклегенә барыр.
  • Йөгәнне тискәре элмә, урынсызга түңкәрелмә.
  • Кәкренең күләгәсе дә кәкре.
  • Кире беткән кирегә сукалар.
  • Кире беткән капка бар өстеннән койма аркылы чыгар.
  • Кире кирегә саплар.
  • Кире киткән — киртә сүткән.
  • Кире киткән — кысла булган.
  • Кире киткәннең сакалы киңгердегеннән чыга, ди.
  • Кире киткән үрдәк күлгә арты белән чумар.
  • Күргәнне киреләгән җиңгән, ди.
  • Күңелләре киренең туннары тире,

Туннары тиренең йоннары кире.

  • Каршы агачка каты чөй.
  • Каршы адәм уен бозар, тинтәк адәм җыен бозар.
  • Карышканның карыны ач.
  • Кырысланган эт кырын карап йөгерер.
  • Кырык кеше бер якка, кырын кеше бер якка.
  • Кырын кеше кырыгында таз була, ди.
  • Синеке дөрес, су үргә таба ага...
  • Син сөйлисең Пирегә, Пире сөйли кирегә.
  • Син тартасың табакка, ул тарта (башын) тагаракка.
  • Стенага аткан борчак кире кайтыр да үзеңә бәрелер.
  • Тешләшкән атның артыннан үт,

Тибешкәннең алдыннан үт.

  • Тыңлаусызны җибәрсәң, тыңлый-тыңлый үзең барырсың.
  • Үҗәт белән юләр бер.
  • Үҗәт күзен бирсә дә, сүзен бирмәс.
  • Үҗәтнеке. бер элгәре, биш кире.
  • Үҗәтнең үз сиксәйе сиксән, кешенеке йөз алтмыш.
  • Үзе тискәренең йөзе тискәре.
  • Үзсүзле — үгез күзле.
  • Үзсүзле үз сүзен өскә чыгарам дип аста калыр.
  • Чөгем-чөгем дигән саен чөгем кире сикерә.
  • Юл куйган ярпайган,

Карышкан картайган.

  • Юньсезне табынга тартсаң, табакны түнтәрер.
  • Этнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.
  • Эт эткә, эт койрыкка кушар.
  • Этнең койрыгын турайталмассың.
  • Этнең чапканын да, юртканын да белмәссең.

Нәфес, азгынлык

[үзгәртү]
  • Адәм җәй булса кышны тели, кыш булса җәйне тели.
  • Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә.
  • Йөземне аша, бакчасын сорама.
  • Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысы ычкынган.
  • Кәбестәне сакларга кәҗәгә тапшырмыйлар.
  • Нәфесеңә хуҗа бул!
  • Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар.
  • Нәфес ни теләми, холык җибәрми.
  • Сәбәп сәбәптән узмый, нәфес гадәттән узмый.
  • Этнең акылсызы коймакка нәфсен сузар.
  • Эт янында сөяк ятмас.

Эш үткәч үкенү

[үзгәртү]
  • Балыкның ауга эләккәч акылы башына килә.
  • Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә.
  • Тауга менгәч сусавыңнан ни файда?
  • Терсәкне бик тешләр идең дә җитми.
  • Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела! (Г. Тукайдан халыклашкан).
  • Эч бер дә юкка пошмый.
  • Эш үткәч үкенүдә нинди файда.

Хәйлә һәм хәйләкәрлек

[үзгәртү]
  • Булма син төлке, булырсың көлке.
  • Көч җитмәсә хәйлә бар.
  • Күпме хәйләкәр булса да, төлкенең тиресе кеше өстендә.
  • Син төлке булсаң, мин койрыгы.
  • Сүз хәйләсен белмәгән үзенә сүз китерә,

Көч хәйләсен белмәгән үзенә көч китерә.

  • Хәйлә аю тота.
  • Хәйләгә каршы хәйлә бар,

Китмәнгә каршы кәйлә бар.

  • Хәйләкәр бер хәйләдән котылам дип икенчесенә батар.
  • Хәйләкәрдә таракан аягы.
  • Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас.
  • Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә.
  • Хәйләкәр төлкене хәйләсез эт тотар.
  • Хәйләле эштә хәер юк.
  • Хәйләсез батыр тиз үләр.
  • Хәйләсез дөнья файдасыз.

Астыртынлык

[үзгәртү]
  • Агачтагы яшерен ут кабынмыйча күренми.
  • Аңгармаган җирдән төлке чыгар.
  • Көл астында ут торыр.
  • Астыртын эт өрми тешләр.
  • Мыштым мәче күбрәк май ашый.
  • Песи сөтне күз йомып ашагач, үзен беркем дә күрми дип уйлый.
  • Тымызык елга көймәне алып китәр.
  • Тымызык күлдә корт уйный.

Иркәлек, кыланчыклык, нәзбереклек, вакчыллык, холыксызлык

[үзгәртү]
  • Аю ботына чуан чыккан,

Ялый-ялый җаны чыккан.

  • Бер карасаң үрәле, икенче карасаң шүрәле.
  • Еракта кешнәшер, якында тибешер.
  • Әле сиңа куян ите, ярамаган каз ите.
  • Иркенлек бозар, катылык төзәр.
  • Иркә барда клоун кирәкми.
  • Иркәгә ай эссе, көн суык.
  • Иркә кайда — юләр анда.
  • Иркәлек — кеше булу юлында киртәлек.
  • Иркәнең эше бетмәс, назлының буе җитмәс.
  • Кил, кил, дисәң, назы килер,

Килмә дисәң, үзе килер.

  • Кыланчыкның кыланышы кырга сыймас.
  • Маймыл нихәтле шыксыз булса, шулхәтле кыланчык булыр.
  • Әйрән ачы, сөт төче, салма бирсәң камыр, бәрәңге бирсәң тамыр.
  • Начар холык өчен акыллыны юләр диләр.
  • Песием, песием дигәнче, перес булып китә.
  • Талымлы дуңгызны ашату кыен.
  • Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья.
  • Тәртәңне зиректән каерма, тиз сынар.
  • Чебен тимәс — чер итәр,

Тукмак тисә тик торыр.

Ил, туган җир, ватан

[үзгәртү]
  • Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
  • Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.
  • Ата-бабам торган җир,

Кендек каным тамган җир.

  • Атаң да җир, анаң да җир.
  • Ат туйган җиренә,

Ир туган иленә тартыр.

  • Аягы яман түрне болгар,

Авызы яман илне болгар.

  • Бердә түгел, илдә көч.
  • Береккән ил бозылмас.
  • Бер төкерсә, бер була,

Ил төкерсә, күл була.

  • Болгар йорты — Идел йорт,

Идел эче — имин йорт.

  • Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.
  • Дусыннан аерылган җиде ел җылар,

Иленнән аерылган гомер буе җылар.

  • Җирсез-йортсыз ил булмый,

Ашсыз-сусыз көн булмый.

  • Җир-су дигән җирсендерә,

Йөрәкләрне җилкендерә.

  • Җир-суы бар җирен сөйләр,

Ил-йорты бар илен сөйләр, Ил-йорты юк ниен сөйләр?

  • Җир тартмаса, су тарта.
  • Зәңгәр бака үз сазын танымас.
  • Идел буе бәрәкәтле җир.
  • Идел кичми ил булмый.
  • Ил аткан таш ерак китә.
  • Ил ачуы — яман ачу.
  • Ил белән этәргәч, тау күчкән.
  • Илгә таянган — Идел кичәр.
  • Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр (Гамен җиңгән — кайгысын йоткан).
  • Илдә булса иренгә тия.
  • Илдә булса үлмәссең,

Илсез көнең күрмәссең.

  • Илдә илле төрле кеше була.
  • Илдә йөргән ил таныр,

Кырда йөргән җир таныр.

  • Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә бер күлмәк була.
  • Иле иркеннең көне иркен.
  • Илен белмәгән игелексез,

Халкын белмәгән холыксыз, Нәселен белмәгән нәсәпсез.

  • Илен белмәгән әләкче булган.
  • Илен белмәгән тиле.
  • Иле ныкның биле нык.
  • Иленнән аерылган — канаты каерылган.
  • Ил илдән калса, иргә намус.
  • Ил иле белән, бака күле белән.
  • Ил ил белән,

Тегермәне җил белән.

  • Ил илнең ит туравы башка.
  • Ил — илнең көзгесе.
  • Ил иргә, ир илгә таяна.
  • Ил йоласыз булмас.
  • Ил көче — Идел көче.
  • Ил күрү — бурыч.
  • Илле елда ил яңарыр.
  • Илнең яме иле белән,

Ватан яме җире белән.

  • Ил купса, Идел кубар,

Авыл купса, давыл кубар.

  • Ил намусы — ир намусы.
  • Илнең утына ян,

Бозына — туң!

  • Илсез кеше — телсез сандугач.
  • Ил теле им булыр.
  • Ил телен алмаган имгәккә калыр.
  • Ил эче алтын бишек.
  • Ил яхшылыкны онытмас.
  • Ипле кеше иленнән китми!
  • Иренчәк йорт ил булмас,

Ил булса да гөл булмас.

  • Ир кадере ил белән.
  • Ирләр киңәше ил корган.
  • Күлдә йөргән коңгыр каз

Чүл кадерен белмидер; Чүлдә йөргән дуадак Күл кадерен белмидер.

  • Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә!
  • Исең барда ил таны,

Көчең барда җир таны!

  • Көтү ташлаган куйны бүре алыр.
  • Кайтыр юлга чыккач, ат та елдамлана.
  • Качын китсәң дә чәчеп кит, кайтуыңа аш булыр.
  • Качыр әйткән: әти-әниемне сора, фамилиямне сорама.
  • Кардәш җыелса, кавем булыр,

Сыер җыелса, савым булыр.

  • Очырырга җил көчле,

Узышырга ил көчле.

  • Оясыз сандугач сайрамый.
  • Сыерчык диңгез артына китсә дә үз туган оясына кайта.
  • Таянма билеңә, таян илеңә.
  • Ташлама илеңне, кан басар күзеңне.
  • Туган җиргә туың (ту — байрак) тек.
  • Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

  • Туган илең — туган анаң.
  • Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
  • Туган илнең эте дә якын.
  • Туган туфракка баскан эз суынмый.
  • Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.
  • Халык йорты — туган ил.
  • Халык көе еракка ишетелер.
  • Халык көче таш яра.
  • Халык картаймый.
  • Халыкка ошаса, тәкмәч ат!
  • Халыкка хыянәт — Ватанга хыянәт.
  • Һәр халыкның бер холкы бар.
  • Үзем өчен туганмын,

Илем өчен үләрмен.

  • Үз илем — алтын бишек,

Кеше иле — үтә тишек.

  • Үз илем үземә кадерле.
  • Үз илең гөлстан,

Кеше иле гүрстан.

  • Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.
  • Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.
  • Үлсәң дә туган җиреңә ябыш.
  • Фәлән җирдә файда бар,

Үз җиреңдәй кайда бар?

  • Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.
  • Һәр илнең үз йоласы.
  • Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.
  • Чит җирнең читен минутлары күп була.
  • Чит җирдә мал да җирси.
  • Чит илнең карчыгасы — үз илеңнең каргасы.
  • Читтә йөргән тарыгыр,

Туган илен сагыныр.

  • Чыпчык та "чытырманым!" дигән.
  • Чыпчык чыбыгым, ди,

Карга каеным, ди.

  • Эт тә үз йортын белә.
  • Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.
  • Эт ыруын танымас.
  • Йә халыкка ияр,

Йә халыкны иярт!

Бәйрәмнәр

[үзгәртү]
  • Ай саен бәйрәм булмас,

Көн саен туй булмас.

  • Бер сезнең урамда бәйрәм булса,

Бер безнең урамда бәйрәм булыр.

  • Бәйрәм ашы — кара-каршы.
  • Бәйрәмдә ачка үлгән,

Челләдә катып үлгән.

  • Көн дә бәйрәм, көн дә туй,

Көн дә уен, көн дә сый.

  • Көн дә, көн дә бәйрәм булмый.

Сабантуй, мәйдан, уеннар

[үзгәртү]
  • Алышсаң, атаң булса да ек.
  • Аргамак алын бирмәс.
  • Асылсаң биеккә,

Егылсаң мәйданга!

  • Ишәк белән ат узышмас.
  • Аты яман алдан чабар.
  • Батыр батыр белән алышыр.
  • Батыр бирешсә дә, көрәшмичә мәйданны бирмәс.
  • Батыр булсаң, көрәш!

Батырлыгыңны мәйданда сынат.

  • Беләкле берне егар,

Йөрәкле меңне егар.

  • Ишәк ишәктән калса, колагын кис.
  • Егет мәйданда билгеле булыр.
  • Егылганга йодрык.
  • Егылган егылганны сөяр.
  • Егылган көрәштән туймас.
  • Егылганны екма,

Түнгәнне түнкәрмә.

  • Егылган янтайганнан көлә, имеш.
  • Егылмаган калыкмас.
  • Егылсаң җирдән түбән китмәссең.
  • Егылсаң җиргә ябыш!
  • Егылсаң җир күтәрер.
  • Җырламас идем, сабантуе җырлата.
  • Йөздән йөгерек, меңнән толпар чыгар.
  • Олы белән кечене өләшкән белер,

Көчле белән көчсезне көрәшкән белер.

  • Икәү көрәшсә, берәү егар.
  • Көрәшә белмәгән егылыр.
  • Көрәш корбансыз булмый.
  • Көрәшсәң көчлегә чык,

Егылсаң да һөнәрен отып калырсың.

  • Көчең барда көрәшеп кал,

Җегәрең барда ярышып кал!

  • Көч белән көрәшәләр,

Сол (ысул) белән егалар.

  • Көчле белән көрәшсәң,

Алдан элек көчең җый.

  • Коры көчкә ышанма, көрәшә белмәгән билсез калыр.
  • Кызыл йомырка көнендә кыйбат.
  • Мин көчле дип аю белән көрәшмиләр.
  • Сабантуе сары алтын.
  • Сабантуе бер көн,

Кырык коймак бер тиен.

  • Табаны кызганчы тай узар,

Табаны кызса ат узар.

  • Ташбака куянны узган.
  • Тимер сандалда, батыр мәйданда чыныга.
  • Чабыш аты чапмый түзә алмый.
  • Чабышкы алын бирсә, ялын кис!
  • Чабышкыга чабышкы янында камчы кирәкми.
  • Чабышкы мәйданда чапмый тынмас.
  • Чабышкыны камчы чаптырмый, көнчелек чаптыра.
  • Чабышкы сабан туен алдан сизә.
  • Чабышкы сабан туенда чапмый торса, тамактан калыр.
  • Чапкан узар, яткан калыр, йөгергән алыр.
  • Яз булгач, торна туган суына,

Адәм сабан туена.

  • Ялгыз атлы ярышчы,

Яргак тунлы көрәшче.

  • Ялгыз чапкан ат йөгерек.
  • Яхшы ат бәйгедә үләр.

Уен-көлке

[үзгәртү]
  • Ак шакмак, кара шакмак,

Оттырсаң күзең булыр шакмак!

  • Уен бер булганы яхшырак.
  • Уенда узган чынында да узар.
  • Уйный белмәгән орып качар.
  • Уйный-уйный күз чыгар.
  • Хезмәт ит тә мактан,

Уйнап көл дә шатлан!

  • Эш беткәч уйнарга ярый.
  • Көлке күп булса күңел симерә.
  • Күңелсездән көлке чыкмас.
  • Күп уйнаган бер җылар.
  • Төлкедән кал, көлкегә бар.
  • Уен-көлке яшьлек күрке.
  • Уен карын туйдырмас.
  • Уеннан уймак чыгар.
  • Уен уен булса да, муенга кундырыш уен булмас.
  • Уеныңны кайда уйнасаң, шунда калсын.
  • Уеныңны кайда уйнасаң, җылавың анда булсын.
  • Уйна да көл,

Укы да бел!

  • Уйнап көлү егетлек.
  • Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла!

Көлү-елау

[үзгәртү]
  • Аптыраган елар, үтә аптыраган көләр.
  • Бөтенләй көлеп бетермә, бәйрәмдә көләргә дә калсын.
  • Елаганда кемнең авызы кыйшаймый!
  • Елау белән бетмәсә, көлүдән яхшы нәрсә юк.
  • Елау белә көлү арасында бер борын кадәр аерма бар.
  • Кеше көлгәндә миңа да төрт!
  • Көлгән авыз күрекле булыр.
  • Көлгән елар,

Елаган көләр.

  • Көлә алмасаң, ыржайма!
  • Көләсең дә көләсең,

Ни булырын беләсең.

  • Көлкегә көлмәсәң, күңел калыр.
  • Көлке көлә җитәр, артыңнан куа җитәр.
  • Көл, көл, көлле күмәч ашатырмын.
  • Көлке сүз — төлке сүз.
  • Көлмәгәннең үпкәсе шешәр.
  • Көлмә, карчык, көлмә, карчык, шалкан күргәч көләрсең.
  • Көлсәң кызганыч, еласаң көлке.
  • Көлсәң, мин дә көләрлек итеп көл!
  • Көлү — елау кардәше.
  • Күп көлмә, авызың зураер.
  • Ун көлкенең бер еламышы була.
  • Тау еласа, кыр көләр.

Кыр еласа, тау көләр.

  • Тычканга үлем, мәчегә көлке.
  • Үзең генә көлеп бетермә, кешегә дә калдыр.
  • Һәр елауның бер көлүе бар.
  • Юкка көлгәнче юкка ела.

Күз яше

[үзгәртү]
  • Күз яше атлатмый.
  • Күз яше җиргә тамса да кипми.
  • Күз яше — көчсезләр юанычы.
  • Күз яшенең бер тамчысы бер кешенең гомерен харап итәргә җитә.
  • Күз яше тими калмый.
  • Чынлап җыласаң, сукыр күздән дә яшь чыга.

Кешедән көлү, мыскыллау

[үзгәртү]
  • Актыктан көлгән шәп көлә.
  • Баткан тайганнан көлгән.
  • Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән.
  • Кешедән көлгәнче көзгедән кара да үзеңнән көл!
  • Кешедән көлмәк — үзеңә килмәк.
  • Кешедән көләргә яратсаң, үзеңнән көлгәндә дә ярат.
  • Көлмә дусыңа, килер башыңа.
  • Көлмә кешедән, көлмәсләр үзеңнән.

Кешедә теләк, ният, батырлык һәм эшкә ихтыяр көче булу, мөстәкыйльлек һәм максатка ирешү турында

[үзгәртү]

Теләк, максат һәм аңа омтылу

[үзгәртү]
  • Кем идем димә, кем булырмын диген!
  • Кеше ни эзләсә, шуны табар.
  • Ничек итсәң ит, морадыңа җит!
  • Ничек туганыңны белү кызык түгел,

Кем булып үләчәгеңне белү кызык.

  • Омтылган зур омтылыр,

Омтылмаган — онытылыр.

  • Омтылган — ирешер,

Омтылмаган — бөрешер.

  • Теләк булса, беләк карышмый.
  • Теләсәң чарасын булдыр!
  • Тырышсаң, морадыңа ирешерсең.
  • Һәр максатка чара бар.
  • Яхшы белән юлдаш булсаң,

Җитәрсең син моратка, Яман белән юлдаш булсаң, Калырсың син оятка.

  • Яхшы ният — эш башы.

Киңәш-үңәш итү

[үзгәртү]
  • Акылны кешедән сора, үзеңнекен тот.
  • Акылсыздан киңәш сорау акылсызлык.
  • Биш җүләргә киңәш иткәнче, бер акыллыга киңәш ит.
  • Икәү булсаң, береңә киңәш ит, берәү булсаң, бүрегеңә киңәш ит.
  • Кеше акылын ишет,

Үз акылың белән эш ит.

  • Киңәшле эшнең киме булмас,

Киңәшсезнең юне булмас.

  • Мескен белән киңәшмә.
  • Үзеңнән бер яшь өлкәннән акыл сора.

Ияреп эшләү һәм корыга иярү

[үзгәртү]
  • Ат күрдем дип аксап барма,

Су күрдем дип сусап барма.

  • Атка иярсәң, ат булырсың,

Тайга иярсәң, тай булырсың.

  • Ат койрыгын тоткан Идел кичкән,

Эт койрыгын тоткан Иделгә баткан.

  • Галимнәргә иярсәң, күзең ачылыр,

Наданнарга иярсәң күзең чыгар.

  • Ияреп эшләгән җирдә мөстәкыйльлек булмый.
  • Кеше артыннан иярсәң, белеп ияр,

Шул вакытта иярүдән файда тияр.

  • Кешедән күрмәк — күчермәк.
  • Кеше көлә дип көләдер идем, кеше миннән көлә икән.
  • Кеше сикерә дип сикермә, сарык булырсың.
  • Кеше төчкерде — борыным кызды.
  • Кеше шаккатты, мин дә шаккаттым.
  • Колынга иярсәң чәчкәгә,

Дуңгызга иярсәң баткакка аунарсың.

  • Саескан йөрүе белән йөреп, үз йөрүеңне онытма!
  • Тәтәй бара, мин дә барам.

Ашыгыч-акрын хәрәкәт, сабырлык

[үзгәртү]
  • Аптырамый ашык,

Юлың булыр ачык.

  • Ашыгу — ахмаклык, кичегү — үшәнлек.
  • Ашыккан, ашка пешкән,

Йөгергән суга төшкән.

  • Ашыккан ашка төшкән, авызы калҗага пешкән.
  • Ашыккан бер эшне ике эшләр.
  • Ашыккан акча янчыгын алам дип тәмәке янчыгын алып чыгып киткән.
  • Ашыкканнан акыл сорама.
  • Ашыккан соңга кала.
  • Изге эштә ашыгу хәерле.
  • Калтыраган калыр,

Йөгергән алыр.

  • Сабыр төбе сары алтын,

Саргайган җитәр моратка, Ашыккан калыр оятка.

  • Тиз чапкан тиз арыр,

Тиз янган тиз сүнәр.

  • Үзең кабалансаң, атың да абына.
  • Чапкан узар,

Яткан калыр.

Абыну-сөртенү, хаталык, ялгышлык

[үзгәртү]
  • Абынган сөртенгәннән көлгән.
  • Бата торган кеше еланга да тотына.
  • Бер абынган чокырга ике абынмыйлар.
  • Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә,

Берәү үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә.

  • Бер хата ун хатадан саклый.
  • Суга баткан саламга ябышыр.
  • Таеп егылган таянып торыр.
  • Хаталык миннән, кичермәк синнән.
  • Хатаңны әйтүчене атаң дип бел!
  • Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.
  • Ялгышмасам үрнәк булсын,

Ялгышсам гыйбрәт булсын.

  • Ялгышын таныган кеше икенче ялгышмас.
  • Үзе егылган җыламас басып киткэне сортенмэс .

Алдан күреп эш итү, сак хәрәкәт, тәдбирлелек

[үзгәртү]
  • Агай, алдан сагай.
  • Алдындагы чүлмәккә карап, аяк астындагы түмгәккә абынма.
  • Аяк астына караган кеше базга очмас.
  • Боздан чыксаң, алдан чык,

Судан чыксаң, арттан чык.

  • Бүген "иртәгә" дигәнеңне иртәгә "бүген" дип сөйләрсең.
  • Ике тишек тишкән тычкан һәлак булмый.
  • Кергәнче чыгар җиреңне кара.
  • Кеше түгел, иртәгесен ишәк тә кайгырта.
  • Кай җирем кычытасын белсәм, алдан кашынып куяр идем.
  • Төпсез каекка утырма, төтен бавына тотынма.

Вакыт-форсатны кулдан җибәрмәү

[үзгәртү]
  • Берәү карап калды,

Берәү атып алды.

  • Бер кичеккән эш илле елга кичегер.
  • Бер югалган вакыт яңадан кайтмас.
  • Биш иртәгәдән бер бүген кыйбат.
  • Бүген эшләнәсе эшне иртәгә калдырма.
  • Вакыт акча, кадерен белмәсәң кача.
  • Вакыт — акча, кулда барда кадере юк.
  • Вакыт акча түгел, сдачасы кайтмый.
  • Вакытны бушка уздырган кеше ахмак.
  • Кайчан бер минуты дөньядан кыйбат.
  • Куян алданрак ычкынса, эт куып җитә алмый.
  • Һәр нәрсә үз вакытында яхшы икәнне әтәч тә белә.

Һәр таңның киче бар, һәр көннең үз эше бар.

  • Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый.

Кыюлык, тәвәккәллек

[үзгәртү]
  • Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә.
  • Гайрәттән яхшы дус юк.
  • Дусыңа салынма, гайрәтеңә салын.
  • Ишәк җиде төрле йөзә белсә дә, су янына килгәч җидесен дә онытыр.
  • Кыю бер үләр, куркак мең үләр.
  • Кыюдан пуля да курка.
  • Кыюлык — бәхет.
  • Кыюлык — адәмнең канаты.
  • Кыюлык тау ашыра, гайрәт диңгез кичерә.
  • Кыюсыз йөрәк теләген теләп кенә калыр.
  • Кыюсыз төлке ачка үләр.
  • Кыюсыз куәт әрәмгә китәр.
  • Тәвәккәлгә бүре тимәс.
  • Тәвәккәлләгән таш йоткан,

Таш йотмаган — аш йоткан.

  • Тәвәккәлнең көймәсе батмый.
  • Тәвәккәл таш ярыр,

Булдыксыз баш ярыр.

  • Ир егетнең юлдашы тәвәккәллек.
  • Тәвәккәл тәүдә чыгар.
  • Уйлы уйлап торганчы, тәвәккәл эшен бетергән.

Батырлык һәм куркаклык

[үзгәртү]
  • Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.
  • Аю өнендә, куркак өендә көчле.
  • Батыр баткактан курыкмас.
  • Батыр башлап җибәрә,

Артыннан мең кул иярә.

  • Батыр булсаң — йөрәктән,

Көчле булсаң — беләктән.

  • Батырга да җан кирәк.
  • Батырга таяк та ярак (корал).
  • Батырга үлем юк.
  • Батырга яра да килешә.
  • Батыр кеше бакыр өзәр.
  • Батырларга юл туры.
  • Батырлыгыңны мәйданда сынат.
  • Батырлыгыңны кулың белән күрсәт.
  • Батырлыкта матурлык.
  • Батыр үз халкын яклый.
  • Берәү үзе батыр,

Берәү качарга курыкканнан батыр.

  • Бер куркакның бәласе меңгә тияр,

Куркак белән юлдаш булсаң җаның көяр.

  • Бүре бар дип урманга бармый тормыйлар.
  • Гарьсез кеше куркак булыр.
  • Дөя кошы (тәвә) башын комга яшереп кенә аучыдан котыла алмый.
  • Ефәк билбау бил күрке,

Батыр егет ил күрке.

  • Елан чаккан киндерәдән куркыр.
  • Җанын аямаган батыр була.
  • Идел кичми ил булмый,

Куркак егет ир булмый.

  • Йөрәксездән ерак кач!
  • Кич курыккан көндез чыра яндырыр.
  • Карбыз кабыгы аркасында батыр җиргә егыла.
  • Кулдан килү — батырлык,

Телдән килү — такылдык.

  • Куркак аулакта батыр була.
  • Куркак булып яшәүдән данлы үлем яхшырак.
  • Куркаклык баганага мендерә,

Кыюлык йолдызларга мендерә.

  • Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый, кыю кош кыя башына.
  • Куркакны күп кусаң, батыр булыр.
  • Куркакның йодрыгы кесәсендә.
  • Куркакның күзе маңгай өстенә менәр.
  • Куркакның күңеле юртак.
  • Куркакның кулы кыска.
  • Куркак солдат сугышта үләр.
  • Куркактан җир җирәнгән.
  • Куркак үз борын сызгыруыннан курыккан.
  • Куркак эт корыга өрә.
  • Курыккан эт кырга чыкмас.
  • Куркак эт өреп куркуын басар.
  • Куркып гомер сөргәнче, капланып үлгәнең артык.
  • Курыккан алдан сугар.
  • Курыкканга көчек тә өрә.
  • Курыкканга куш күренә,

Тора-бара буш күренә.

  • Курыккан эт койрыгын кысар.
  • Куян үз күләгәсеннән дә курка.
  • Куркып-посып үлгәнче,

Тайчанмый тауга менеп үл.

  • Кырык каргага бер таш җитә.
  • Онытчак бүркен югалтыр,

Куркак башын югалтыр.

  • Өйдә һәркем лаф ора,

Батыр мәйданда ега.

  • Сарык булма, бүре ашамас.
  • Сарык янында бүре,

Бүре янында шүре.

  • Сугыш беткәч батыр күбәер.
  • Тайчанмаган тау җиңгән.
  • Тайчанмасның алдында тау табыныр.
  • Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.
  • Тәвәккәлсез батыр юк.
  • Черек каен бакадан да курка.
  • Чыпчыктан курыксаң, йоклама.
  • Эт батырга өрер, куркакны тешләр.

Кешедә ихтыяр көче булырга тиешлек, үзеңә үзең баш булу

[үзгәртү]
  • Зур ихтыяр җир селкетер.
  • Ике уйла, бер кистер.
  • Икеләнгән ике үләр.
  • Икеләнгән шикләнер,

Шиге белән чикләнер.

  • Ихтыярлы кеше — игътибарлы кеше.
  • Ихтыярлы кеше — бар кеше,

Ихтыярсыз кеше — юк кеше.

  • Яшь беләгенә ышаныр,

Карт белгәненә ышаныр.

  • Кешенең сүзе белән үзе бер булсын.
  • Кеше үзенә баш булса, кешегә дә баш булыр.
  • Көнен үз ихтыярына буйсындыра алмаган кеше төнлә эшләр.
  • Көчле булсаң, үзеңә көчең җитсен!
  • Каты ихтыярга күкләр буйсына.
  • Су да үзенә юл ера.
  • Үзенә баш — эшенә баш,

Эшенә баш — кешегә баш.

  • Үзенә ышанган — йокыдан торып киткән,

Әтәчкә ышанган ятып калган.

  • Үзен иркәләгәнне бер көн дөнья типкәләр.
  • Үзен үзе тыңлата алмаган — кешене тыңлаталмас.
  • Үзеңә үзең каты тор,

Чыгымчы атка йөгән ор!

  • Үз көчеңә сыен.
  • Хәлләр шөкер,

Җилкәм чокыр, Кабыргам киң, Мин кемнән ким?

  • Һәр кешенең үз нәфесенә җитсә көче,

Дәрәҗәдән коры калмас андый кеше.

  • Шикле шикләнер,

Чикмәнен бөркәнер.

  • Шомланма, шомланганыңа юлыгырсың.
  • Үзенә ихтыярсыз кеше

Кешегә игътибарсыз булыр.

  • Үзен иркәләгән ирек тапмас.
  • Үзеңә үзең каты бул,

Кешеләргә йомшак бул!

  • Һәркем үзенә үзе баш.

Эш, хезмәт сөючәнлек

[үзгәртү]
  • Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.
  • Авыр йөк беләк өстендә, авыр эш йөрәк өстендә.
  • Авыру бер үләр,

Иренчәк көн дә үләр.

  • Авырып торам димә, авырлыгымнан торалмыйм диген.
  • Авырып торам димә, иренеп торам диген.
  • Агай олы, мин зур, атка печән кем салыр?
  • Агач җимеше белән, адәм эше белән.
  • Адәм аш ашыйм дигәнче, әрәм тамак ишектән керер.
  • Аз сөйлә дә күп эшлә.
  • Акыл башта түгел, эштә.
  • Акыллы кеше шул булыр:

Кулындагын алдырмас; Кеше саен тукталып, Юк сүз тыңлап каңгырмас; Барыннан да бере шул: Бүгенге эшен таңга калдырмас.

  • Акылың булса, бер көн алдан хәрәкәт ит.
  • Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.
  • Атына күрә чанасы,

Максатына күрә чарасы.

  • Ашаганда колагың селкенеп торсын,

Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

  • Аш дигәндә — җан фәрман,

Эш дигәндә — юк дәрман.

  • Барын да беләм дигән берни дә белмәс.
  • Баскан эзеңне белеп бас,

Алды-артыңны күреп бас!

  • Башлаган эшне ташлама.
  • Башлый белсәң бетерә бел.
  • Белгән белгәнен эшләр,

Белмәгән бармагын тешләр.

  • Белмичә тырышу максатка сирәк илтә.
  • Бер эшлә, берәгәйле эшлә.
  • Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык.
  • Берәү кашыгын ясый, берәү шул кашык белән ашый.
  • Бетми калган эш — үле туган чебеш.
  • Болай утырып эш чыкмас,

Кәнфит ашап теш чыкмас.

  • Буйда түгел, солда. (Сол — сәләт, ысул.)
  • Булыр-булмас эшне алдан шаулап йөрергә кирәкмәс.
  • Вәли үз эшендә,

Гали үз эшендә.

  • Бу көнге эшен иртәгә калдырган кешенең эше һич бетмәс.
  • Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.
  • Әйтмәсен кеше,

Әйтеп торсын эше.

  • Әйттереп эшләгән — ялчы булыр,

Әйттерми эшләгән — хуҗа булыр. Әйтеп тә эшләмәгән — күсәк; Әйткәннең киресен эшләгән — ишәк.

  • Зур эштә даның чыкса да даның калыр.
  • Идел кичми ил булмас,

Эш белмәгән ир булмас.

  • Иренгәннең иренен эт ялаган.
  • Иренмәсәң оста булырсың.
  • Иренчәк ике эшләр.
  • Ир мактаныр, корал эшләр.
  • Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.
  • Иренмәгән иртәгәге эшен бүген бетергән.
  • Иртәгенең үз эше бар.
  • Йоклаган көлке алыр,

Йокламаган төлке алыр.

  • Йокы — ялкауның бәлеше.
  • Кем башлаган, шул бетерергә тиеш.
  • Кеше асыл, кеше асыл, асылында эше асыл.
  • Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.
  • Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын.
  • Кеше сүзе күп булыр, алдыңа кара да эшең белән бул.
  • Кеше яраткан эшен яхшы эшли.
  • Кәҗә суюның да рәте бар.
  • Кич башласаң кичегә.
  • Көн эшләргә, төн йокларга.
  • Күктә — кош, суда — балык, тота белсәң аша.
  • Көч белемдә, белем коралда.
  • Көчең булса, эшкә җик,

Эшкә җикмәсәң кадалып кит!

  • Көче җитмәгән зур күтәрер.
  • Күмәк күл тау түнтәрә.
  • Күмәк эш күңелле эш.
  • Күндәм кабат әйттермәс.
  • Күтәрә белмәгән күп күтәрер.
  • Калган эшкә кар ява.
  • Карама яшенә, кара эшенә.
  • Карама тешкә, кара эшкә.
  • Коралда кырык кешенең көче бар.
  • Комнан аркан ишеп күлне күккә асып булмый.
  • Кошның матурлыгы төсенә карап,

Кешенең матурлыгы эшенә карап.

  • Кул белән эшлисең, башың белән җавап бирәсең.
  • Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма.
  • Кушканны эт эшләр,

Үзе белеп адәм эшләр.

  • Кыймылдаган тау ашар.
  • Кырын ятып әвен сугып булмый.
  • Корал кемнеке — заман шуныкы.
  • Меңне сөйләгәннән берне эшләп күрсәтү мең кат артыграк.
  • Мич башында җиләк пешми,

Чалкан ятып шалкан үсми.

  • Мөмкинне һәркем эшли,

Мөмкин түгелне үткен эшли.

  • Остадан шәкерт узар.
  • Оста дөнья тоткасы.
  • Останың кулы бии.
  • Оста эшеннән билгеле.
  • Очланмаган эштән шайтан көлгән.
  • Очы юк җеп булмас.

Төгәлләнмәс эш булмас.

  • Очы юк эш — төбе юк чүмеч.
  • Өйрәнгән белгән,

Өйрәнмәгән -бөлгән.

  • Өлгергән эш өлгеле.
  • — Син нишлисең? — Тик торам;

— Ә син? — Мин аңа булышам.

  • Сине эш җиңмәсен, син эшне җиң!
  • Син ялкауга эш өйрәтсәң, ул сиңа акыл өйрәтер.
  • Суга алмаган зур күтәрер.
  • Сүз башка, эш башка.
  • Сүзең белән эшең бер булсын.
  • Сүз кирәкми, эш кирәк.
  • Сәләтсез сәнәк сындырыр,

Көчсез көрәк сындырыр.

  • Сыер сөте белән,

Кеше эше белән...

  • Тел белән урган уракка бил авыртмый.
  • Теләсәң күмәч, тутырма, мич башында утырма.
  • Тере кеше ач булмас.
  • Тик йөрү туйдыра.
  • Тик торган тиле булган.
  • Тик торганчы каткан туныңны уа тор.
  • Тиктормаста бәла бар.
  • Тик торсаң сөяк тутыга.
  • Тик яткан үләксә булган.
  • Тик ятсаң, кабыргаң каеш булыр.
  • Тик ятарга кабердә өлгерерсең.
  • Төнге эштән көндезге эш көлгән.
  • Тырыш аста калмас,

Аста калса да бер өскә чыгар.

  • Тырышкан тамчы таш тишкән.
  • Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

  • Тырышу бушка китмәс.
  • Тәвәккәл тау ега.
  • Уйламыйча башлама,

Башладыңмы — ташлама!

  • Уйна да көл, эшләргә дә бел.
  • Эшкә вакыт, уенга сәгать.
  • Уйчы уй уйлаганчы, тәвәккәл судан үтеп китәр.
  • Ун бармак белән тотынмаган эш ун елга калыр.
  • Уңган кеше авызы белән кош тота, арты белән йон тетә.
  • Уңган кеше кулына туфрак учласа да алтын итә.
  • Уңган кеше уяну белән сикереп торыр.
  • Утырган җирдән утын кисмиләр.
  • Ут янмый төтен булмас,

Ярты эш бөтен булмас.

  • Үзе кылалмый,

Кылган кешене күрәлмый.

  • Үз эшеңә иренмә, кеше эшенә тыгылма.
  • Үз эшеңә үзең җавап бир.
  • Хезмәте барның хөрмәте бар.
  • Хезмәт — кеше канаты,

Канатлы бул, канатлы!

  • Хезмәт төбе — хәзинә.
  • Хәлеңә карап эш күр,

Борыныңа карап төчкер!

  • Хәрәкәттә бәрәкәт.
  • Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Һәрбер әгъзаң хезмәт итсен, һичбер буш тормасын!

  • Һәрбер эшнең вакыты бар.
  • Һәрбер эшнең җае бар,

Ботканың да мае бар.

  • Һәркем үз эшен үзе белә.
  • Һәр көннең үз эше бар.
  • Һөнәре бар — терек,

Һөнәре юк — тере үлек.

  • Һөнәре бар үргә йөзәр.
  • Һөнәрнең аламасы да урлашудан яхшы.
  • Һөнәрсез һөнәр тапкан,

Тәмәкесен урап капкан.

  • Чабатасын ясаган,

Киндерә тагасы калгач ташлаган.

  • Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың.
  • Чынлап тотынсаң, һәр эшне дә җиңеп була.
  • Читтән карап торуга һәрбер эш ансат.
  • Элек мин йоклармын, син каравылларсың,

Аннан син каравылларсың, мин йоклармын.

  • Элек җиңелен эшләсәң, соңыннан авыры кала.
  • Элек эшлә, аннан сөйләрсең.
  • Эш беләктә түгел, йөрәктә.
  • Эш белән вакыт тиз үтә.
  • Эш белмичә акыл белмәссең.
  • Эше барның көче бар.
  • Эш бетми җан тынмый.
  • Эшеңнең авырын алга куй,

Җиңелен артка куй.

  • Эш кешене кеше итәр.
  • Эш беткәч уйнарга ярый.
  • Эше юк эт сугарыр.
  • Эше юк эш чыгарыр,

Каш ясыйм дип күз чыгарыр.

  • Эшен белгән кешегә

Алтындыр ла бу дөнья, Эшен белмәгән кешегә Ялкындыр ла бу дөнья.

  • Эш — кешенең көзгесе.
  • Эш кешене ныгытыр.
  • Эшкә киткән көч икелә кайтыр.
  • Эш каты булса да, тырышкач йомшый.
  • Эшкә булса — уф табаным,

Ашка булса — китер табагым.

  • Эшкә ялкау, сабакка аңкау (аңгыра).
  • Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
  • Эшле кеше эш арттырыр,

Эшсез кеше эш калдырыр.

  • Эшленең кулы тынмас

Телчәннең теле тынмас.

  • Эшләгәнең илеңә яхшы,

Өйрәнгәнең үзеңә яхшы.

  • Эшләгән тимер тутыкмый.
  • Эшләгән туңмас,

Эшләмәгән уңмас.

  • Эшлә дигәндә эшләмәсәң,

Эшләмә дигәндә эшләрсең.

  • Эшләмәгән кешедән күкәй салган тавык яхшы.
  • Эшләп ашасаң тәмле булыр.
  • Эшләнеп бетмәгән эшнең бәясе тишекле бер тиен.
  • Эшләсәң эш каршы тормый.
  • Эшне башлаганда ахырын уйла.

Эшне башлаганчы, бетермә!

  • Эшне башлама,

Башласаң ташлама.

  • Эшне бер башлап җибәрү генә, аннары үзе китә.
  • Эшнең тәме ахырында.
  • Эшнең боткасы тәмле.
  • Эш сөйсәң үз анаң, сөймәсәң — үги анаң.
  • Эшне эшләп чыксаң эш,

Эшләнмәсә оятыңа көч.

  • Эшне үзем башладым, бетерешергә кил, абзый.
  • Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт.
  • Эшсез кеше — акмас су.
  • Эшсез килеп эшленең эшен калдырыр.
  • Эшсезлектән эч пошкан.
  • Эш сөйгәнне ил сөйгән.
  • Эшсезнең көне узмый,

Эшлегә көн җитми.

  • Эшсез таз күпер башында ат өркетер.
  • Эшсез эткә станса юк.
  • Эш сөймәсне ил сөймәс.
  • Эштә булса батырлык —

Шунда була матурлык.

  • Эштә сүзгә мавыкма.
  • Эш тукмагы — аш.
  • Эш үзе өйрәтә.
  • Эш үтермәс.
  • Эшчән кеше — имәндәй,

Ялкау кеше — яфрактай.

  • Эш эшкә өйрәтә.
  • Юнен тапкан айга очар,

Юньсез тигез җирдә абынып үләр.

  • Юньсез итеген майлар,

Итеге итәген майлар.

  • Юньсез кеше — уҗым бозавы.
  • Ялкау, ач ишекне,

— Кисәү агачы алып бир!

  • — Ялкау, ашарга тор,

Ашыйсы килә дә чәйнисе бар. Йомырка ашыйсыңмы? Әрчегәнме соң?

  • Ялкау бер эш эшли белә —

Чалкан ятып мышный белә.

  • Ялкау әйткән: — Бүгенгә ял итим, иртәгә ныклап эшләрмен.

Тырыш әйткән: — Бүген тырышып эшлим дә иртәгә ял итәрмен.

  • Ялкау кешенең җилкәсе чокыр булыр.
  • Ялкауның кулы куеныннан чыкмас.
  • Ялкауның көн дә башы авырта.
  • Ялкауның ялы биш көн.
  • Ялкау чаттан чатка барган:

Бер сәяхәт итим әле, дигән.

  • Ялкауның эшкә бик барасы килә дә, иртә торасы бар шул.
  • Ялкау ята белмәс,

Ятса тора белмәс.

  • Ялкау яткан җирдән кеше өйрәтер.

Ялкау: — Уф, арытты ла, Нәрсә, эш эшләдеңме? Юк, абый эшли, мин арыйм.

  • Ялкау ятып эшли,

Утырып йоклый.

  • Ялкау яткан җирдән әвен суга.
  • Ярты эш йөзгә оят.
  • Ярык кайда — җил шунда,

Ялкау кайда — тел шунда.

  • Яратмаган эш авыр була.

Кыңгыр эш, хыянәт

[үзгәртү]
  • Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар.
  • Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.
  • Хыянәтче кеше куркак булыр.

Кеше һәм кешене тану, аралашу

[үзгәртү]
  • Адәм адәмгә сыенмыйча, агачка, ташка сыенмый.
  • Адәм адәмгә иш,

Хайван хайванга иш.

  • Адәм бар кем — адәмнәрнең нәкышыдыр,

Адәм бар кем — хайван аннан яхшыдыр.

  • Адәм бәгъре таштан каты, майдан йомшак.
  • Адәмнең кыйммәтен адәм белер.
  • Ун адәм салган күперне бер адәм бозар,

Бер адәмнең яккан утына ун адәм җылыныр.

  • Йөз кешенең йөзен таныганчы бер кешенең атын бел!

(Йөзен — төсен.)

  • Кеше арасында кеше бул!
  • Кеше булыр баланың

Кеше белән эше бар, Кеше булмас баланың Кеше белән ни эше бар?

  • Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, ди.
  • Кеше кешегә бер кирәк.
  • Кеше кешесез яшәми.
  • Кеше кешегә бурычлы.
  • Кеше кеше өчен дөрләп янган утка, ургып аккан суга керә.
  • Кеше күпкә сәләтле.
  • Кешенең даруы — кеше.
  • Кешенең эше — көзге.
  • Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра.
  • Кешене эштә сына.
  • Кеше тун җиңе түгел — йә дигәндә әйләндереп карый алмассың.
  • Әрәм булу җиңел,

Адәм булу авыр.

  • Кеше булу кыен түгел,

Кешелекле булу кыен.

  • Кеше дигән исем кешегә лаек.
  • Кеше кешелеге булса гына кеше, булмаса — меше.
  • Тутый сөйләшергә өйрәнсә дә кеше булалмас.

Кеше белән кеше аермасы

[үзгәртү]
  • Бер ат аркасында мең ат су эчкән.
  • Берәү бар — Иделдән ил кичергән,

Меңнәр бар — ник туганын белми гомер кичергән.

  • Берәү бар — меңгә биргесез,

Берәү бар — бар икәне дә билгесез.

  • Берәү белмәгәнне берәү белер.
  • Бернең бәласе меңгә тия.

Кешегә хөрмәт һәм кечелек күрсәтү, үз кадереңне үзең белү

[үзгәртү]

Текст заголовка

[үзгәртү]
  • Адәмнең хөрмәт күрүе дә хурлык күрүе дә үз кулында.
  • Гөл кадерен былбыл белер.
  • Дуңгызны табынга утыртсаң, аягын өстәлгә куяр.
  • Җимешле агачның башы түбән.
  • Иелгәнгә иел,

Башың җиргә тигәнче, Чалкайганга чалкай, Башың күккә тигәнче.

  • Иелгәнгә иел,

Ул да сиңа кол түгел; Эреләнгәнгә эре тор, Ул да әллә кем түгел.

  • Иелмәгәнгә бөгелмә!
  • Йолдыз бик югары да, ул да кое төбенә төшә.
  • Ишәккә җәймә түшәк, ишәк түшәк кадерен белмәс.
  • Кечегә шәфкать итеп юл бир,

Олыга хөрмәт итеп кул бир.

  • Кечеләр олыга буйсына,

Энеләр агага буйсына.

  • Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.
  • Кешегә кечелек итәм дип, башыңны идәнгә бәрмә.
  • Кешегә кече бул,

Үзеңнең кеше икәнеңне дә онытма!

  • Кешегә ярыйм дип ярылып үлеп булмый.
  • Кешегә ипи алып кайту гына әйбәт. (Ошатмаса үзең утырып ашыйсың.)
  • Кеше үзен-үзе җуймаса, аны кеше җуймас.
  • Кеше үз кадерен үзе арттырыр.
  • Кадерләгәннең кадерен бел.
  • Кадерләсәң кешене,

Кадерләрләр үзеңне.

  • Олы булсаң, кече бул!
  • Олыларны олыла,

Үзең дә олаерсың.

  • Олылар сүзен тыңламасаң,

Олыгайганчы игелек күрмәссең.

  • Син үзеңне зурлама, кеше сине зурласын.
  • Төлке тиресе белән, былбыл өне белән кадерле. (Өне — авазы.)
  • Үз кадерен белгән кешене кадер ит.
  • Үз кадереңне үзең бел!
  • Үз кадерен белмәгән кеше кадерен белмәс.
  • Хайваннарны хөрмәт кыл, кешеләрне үзең бел.
  • Тук башак аска иелә,

Буш башак өскә үрелә.

  • Һичкемне үзеңнән түбән уйлама.

Үзеңне белү

[үзгәртү]
  • Үзен белгән инсаф белер.
  • Үзен белгән кешене дә белер.
  • Үзен танымаган кешене танымас.
  • Үзеңне үзең бел!
  • Үзең нинди — көзгең шундый.

Кешегә салынмау

[үзгәртү]
  • Кеше авызына карама,

Кеше табагын ялама!

  • Уңсаң да үзеңнән,

Туңсаң да үзеңнән!

  • Үзеңне үзең уйламасаң,

Сине кеше уйламас.

  • Кешедән күрмә, үзеңнән күр.

Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт

[үзгәртү]
  • Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.
  • Гадәт гадәткә тарта.
  • Гадәтне сәләт җиңә.
  • Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың.

Яманга күнсәң, әрәм булырсың.

  • Кеше эшкә күнегер,

Күнекмәгән дөмегер.

  • Өйрәнгән җиренә сыер да кайта.
  • Таякны чи чагында бөгеп кал!
  • Тегермән ташын ялаган эт яламый торалмый.
  • Үзен күндерә алмаган башкаларны күндерә алмас.
  • Үрдәк йомыркасын тавык басар,

Бәбкәсе суга качар.

  • Һәркемнең үз гадәте.
  • Чөйне чөй белән,

Гадәтне гадәт белән (чыгаралар).

  • Чучка үлә ятса да, мыркылдавын куймас.
  • Яман чир тиз йога,

Яман гадәт тиз керә.

  • Яхшы гадәт адәм итәр,

Яман гадәт әрәм итәр.

  • Яхшы гадәт яман гадәтне куар.