Татарстан - туган җирем

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Кәримова Алсу Равил кызы

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен олыгая барган саен ныграк аңлыйсың.

Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, кырлар – урманнардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар узган саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.

Без яшәгән район, туып-үскән авыл Татарстан җиренә урнашкан. “Мин - Татарстаннан, мин - татар”,- дип, горурланып әйтә алам.

Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә!

Татарстан – бай һәм күләме ягыннан да шактый зур республика. Халык саны ягыннан – иң зур төбәкләрнең берсе. Туксаннан артык милләт бар. Аның табигате дә күптөрле: калын урманнар, елга – күлләр, тигез далалар, иксез-чиксез кырлар, болыннар... Башкаласы – Казан. Районнар, авыллар да бик күп.

Татарстаннын табигате бик бай. Калын урманнарында төрле җәнлекләрне очратырга мөмкин. Поши, бурсык, төлке, куян, бүреләрне әйтәсе дә юк. Республиканы Идел, Кама һәм башка елгалар да ямьләндерә. Кечкенә инешләр, челтерәп аккан чишмәләр дә үз урыннарында бик матур.

Һәр якның, һәр шәһәрнең, һәр авылның үз күрке, үз яме бар. Буа, Апас, Әтнә, Арча, Саба яклары үзенең тын гына аккан елга- инешләре, тәбәнәк кенә таулары, яшел урманнары, иркен болыннары белән матур.

Әйе, һәр як үзенчә матур. Әмма кайсы як кына булмасын, ул, барыннан да элек хезмәт кешеләре белән, тыйнак холыклы, киң күңелле халкы белән матур.

Татарстан промышленносте һәм авыл хуҗалыгы зур үсештә. Машина төзү, нефть чыгару, завод – фабрикаларның эшләп торуы, кырларда игеннең уңуы, шәһәрләр төзелү, уку йортларының, сәүдә үзәкләренең, күп булуы, елдан – ел мәктәп, балалар бакчасы ачылуы – болар барысы да республикабызның, аның халкының казанышлары, горурлыгы. Шундый бай, матур республикада яшәү – зур бәхет бит ул.

Татарстан – күпмилләтле. Шуңа да карамастан, халык дус – тату яши. Республикабызда бердәмлек хисе һәр өлкәдә чагыла. Игенчелек, промышленность, мәдәният, мәгариф, спорт һәм башка өлкәләрдә дә күрергә була.

Татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын торгызу, телен үстерү, саклау буенча да зур эш алып барыла. Төрле милләт мәдәнияте дә гаҗәеп үзлеккә ия: ул кешеләрне берләштерә, мәрхәмәтлерәк итә. Татарстан көннәре – халкыбызның дуслык бәйрәменә әверелде. Бу – безнең халкыбыз өчен бик сөенечле хәл.

Татарстанны бүген бөтен дөнья таный. Республикам өчен кичергән горурлык хисләремне шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның шигъри юллары аша белдерәсем килә: Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты туган илем, Бәхет биргән җирем – Татарстан.