Тапшырылмаган хатлар

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Гадел Кутуй

Тулы исеме Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист, язучы


Искәндәр!

Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым. Бу сагыну хатыңны укыган чакта, минем күз алдымда аерылышкан көннәрдәге тар холыклы, бозык күңелле Ис-коидәр түгел, бәлки моннан 8 ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», — дип килеп танышкан Искәндәр иде.

Нинди матур истәлек! Әйе, минем беренче мәхәббәтем дә, кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым да, сиңа, синең белән танышу вакытына барып бәйләнә. Миндә яңа хисләр тудырган, күңел күзләремә матурлык буяулары биргән бу кадерле минутларны мин бик еш искә төшерәм. Тормышның тис-коре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам әгәр шул рәхәт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям.

Исеңдәме беренче танышуыбыз?

Мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым, шатлык дулкыннарында йөзә башладым. Чынлап та, корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү — охшашы булмаган матурлык бит. Үземне, гомумән, кешеләрне чәчәккә тиңләштерү дөрес үк булмаса да, ләкин минем хәл ул чагында шуңа бик якын иде.

Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем доктор.

Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел.

Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә... тына... тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр. Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм. Янымда утырган җиде яшьлек Кадриям дә:

— Әнкәем, шундый матур музыка... ә син тыңламыйсың, — дип тора. Улым Рафаэль йоклый. Нинди тыныч йоклый ул! Рафаэль дә, синең кебек үк, учларын яңак астына куеп йоклый. Әнә ул төшендә нәрсәгәдер матур итеп елмайды. Ә без аналы-кызлы, Кадрия белән икәү, Шубертны тыңлыйбыз. Хәер, Кадрия нәрсә уйлый торгандыр — белмим. Ул бик акыллы булды. Күпне белә башлады. Шулай да бала күңелен аңламассың: йә «Әткәем ник озак кайтмый?», йә «Әнкәем иртәгә нәрсә китерер икән?» — дип уйлана торгандыр. Без Шубертны эндәшмичә тыңлыйбыз. Бу музыкада сагыну моңы да, ярату-яратмау тавышы да, җил-давыл да — бар да бар. Рәхәтләнеп тыңлыйм әле. Үзәк калалардан бик ерак урнашкан Әдрәс авылында Шуберт симфониясе аеруча матур яңгырый.

Шатлыклы туган илем! Шуберт, Бетховен шикелле композиторларның иң тирән моңнарын ерак авылларга ишеттерүең өчен сиңа җылы рәхмәт яусын.

Искәндәр!

Хатымны дәвам итәм.

1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Ка-чанда университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны университет белән бер бинада урнаша иде.

Беренче дәресләрне тыңлау белән үк, мин бәхеттән, шатлыктан, нәрсәгә тотынырга белмичә, шашып йөри башладым. Рабфакка барганда да, кайтканда да бик еш: «Шушы урамнар, шушы коридорлар буйлап кайчандыр китап, дәфтәр тотып Ленин йөргән, шул бинада Толстой укыган. Шунда укырга дип, яшь Горь-кий хыял корган. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан. Мин укый торган бүлмәләрдә аларның да тавышлары яңгыраган», — дип уйлана башладым. Рус әдәбияты буенча керим I укытучы Морозов та беренче лекциясен шул фикерләр белән башлады.

Ә кайчагында университетның ап-ак колонналарына сөялә идем дә, башымны югары күтәреп: «Иптәшләр, күрәсезме мин нинди бәхетле... Мин — Чулак Фәхри кызы — Ленин... Толстой укыган йортта укыйм», — дип кычкырып, бик каты кычкырып җибәрәсем килә иде.

Шушындый бөеклеккә ашуыма, тормышка юл табуыма мин шат идем. Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр бергә, минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек, матурлык көчен генә хис иттем. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым. Ә киләчәкне күрү, шуны күрәм дип хис итү иң авыр минутларны да җиңел һәм күркәм итә.

Менә шунда, бәхеттән шашып рәхәттә йөргән чагымда, мин сине очраттым, һәрбер сөю һәм сөелүнең: — «Эх, яратасы иде, соясе... сөеләсе иде», — дип, хисләр ташкан чагы була. Алмагач та, тула һәм пешә башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра башлый. Шомырт та чәчәк ата. Сандугачлар да сайраша. Чияләр дә вакыты җиткәч кызаралар, тулылыктан матураялар. Мин дә үземнең матурлык тойгыларыма тулганымны сиздем. Минем дә яратасым, яраткан кешем белән: «Нсз нинди бәхетле, безгә шундый рәхәт», — дип, тын беткәнче кочышасым килде.

Озак вакыт үтмәде — студентлар арасында зур кичәгә әзерлек репетицияләре башланды. Ул елларны мин рабфакның Ос-тровский урамындагы тулай торагында тора идем. Без бер бүлмәдә биш кыз тордык. Без бишәвебез биш төрле милләттән булсак та, безнең арадагы революция туганлыгы җыр белән дә әйтеп бирә алмаслык дәрәҗәдә тирән иде.

Без күбрәк киләчәкне уйларга яратабыз. Бүгенгенең матурлыгы, киләчәкнең тагын да сокландырырлык булуы аркасында, үткән заманны күздән кичерергә бик аз вакыт кала. Ә уйлана башласаң — чәчләр агара. Элек, 17 нче елга хәтле Казан университетының йөзьеллык тарихында без бары биш-алты гына татар студенты күрәбез. Ун елга бер татар студенты да туры килми. Болары да аксөяк нәселеннән. Ә хәзер анда ярты мең татар студенты укый.

Мин бик еш татар музыкасының, җырының акрын үсүе турында уйлаганым бар. Башка сәбәпләр белән бергә, каһәр суккан заманда рәсем ясый башласаң: «Бу рәсем теге дөньяда синнән җан сорар, бирерлек җаның булмагач, ул синең үз җаныңны алыр, рәсем ясама, ташла»; җырлый башласаң: «Җырлама, фәрештәләрне качырасың... тукта», — дип куркытканнар. Ә хәзер безнең бәхеткә, безнең шатлыкка үлчәү юк. Кичә була дигәч тә, без бөтен бүлмәбез белән анда катнашырга язылдык. Беренче репетиция ТКУ студентлары тулай торагында билгеләнде. Без барып кергәндә, син анда идең инде. Сине күрү белән үк без синең турыда яшерен сер итеп сөйләшә башладык. «Бу кем?» — дип соравыбызга шундагы бер студент:

— Артист Искәндәр, — дип җавап бирде. Яшермим, син безнең күбебезгә ошадың. Хәтта егетләрнең матур булу-булмаула-рын билгеләүдә аяклы градусник булып йөргән Лиза да түзмәде, кычкырып ук:

— Нинди чибәр, үбәсе килә каһәрне, — дип куйды һәм сине сөйләтеп карар өчен яныңа барды. Биш-алты минуттан соң Лиза безнең янга кайтып, синең тавышың, күзләрең, тешләрең турында сөйләде.

Әйе, син матур идең. Безнең бүлмә кызлары исә синең бу матурлыгыңны хыял буяулары белән тагын да бизәргә, бизәп баетырга тырыштылар. Син сиздеңме, юкмы — белмим, әмма репетицияләрдә кызларның чиктән тыш күп булулары аларның сиңа карата җылы мәхәббәт тотуларына да бәйләнгән иде. Ә репетицияләр булмаган көннәрдә, афишада синең фамилияңне күргән саен, без, актык тиеннәребезне җыеп, театрга чаба торган идек.

Сөю кешегә шатлык һәм көч бирә. Чөнки кичәгә әзерләнеп йөргән көннәрдә мин рәтләп йоклаган чагымны да һәм шул ук вакытта арыганлыгымны да хәтерләмим. Бу зур кичә өчен мин «Тормыш турында җыр» әзерләдем. Бу җыр минем башымда бик күптәннән бирле йөрсә дә, көен таба алмыйча җырламый тора идем. Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар.

«Тормыш турындагы җыр»га мин үземдә булган бөтен иркәлегемне бирергә тырыштым. Мин аның һәрбер сүзе, һәрбер ава-чы турында озак-озак уйландым. Әллә күп уйлап йөргәнгә, колак гөбемдә гел шул көй яңгырап торды. Бу җырда мин азатлык һәм матурлык, табигать һәм сөю турында күп кенә нәрсә әйтергә теләдем. Мин җырымның һәрбер сүзенә ачык буяу һәм тавыш яктылыгы бирергә тырыштым. Кырга чыгып, буш биналарга кереп, репетицияләр ясадым. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Минем җырымны илебезнең матурлыгы бизәде. Иртәнге завод гудоклары аңа аккордлар бирде. Хезмәтем бушка китмәде. Зал мине тиз аңлады. Минем җыр, ямь-яшел үләннәр, ал, зәңгәрсу чәчәкләр арасыннан атылып чыккан чишмә кебек, аккан саен арта, киңәя барып, диңгезгә кушылган зур елга төсен алды... Чәчәкләр арасыннан чыккан чишмә диңгезгә кушылган кебек, минем җырым да шәхес лирикасыннан, аерым кеше тойгысыннан җиңүче сыйныф лирикасына, җыр диңгезенә әйләнде. Мине кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ә мин, нишләргә белмичә, сәхнә артына чыгып, үзем тудырган җыр тәэсиреннән исереп, декорацияләр арасына кереп качтым. Шул вакыт берәү:

— Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы, — диде.

Бу «берәү» — син идең. Мин, синең шулай якын булуың шатлыгыннан бернәрсә дә әйтә алмыйча, синең зәңгәр күзләреңә карадым. Иотыла-йотыла матур итеп карарга тырышканымны хә-чср дә хәтерлим. Шул ук вакытта бу зур бәхеттән әллә кая качасы, чыгып китәсе килгән иде. Ләкин баскан урынымнан кузгала алмыйча тордым. Чөнки сул аяктагы оегымның сүтеге ботинкама тыгып куелган иде. Менә шул чыккан төсле тоелды. Мин аны, сиңа күрсәтмәс өчен, уң аягым белән капларга тырыштым.

Концерттан соң танцылар булды. Син вальска чакырдың. Танец вакытында син:

— Галия, сезгә артистка булырга кирәк... Сез үзегездә булган галантның кадерен белмисез... Мин сезне шефка алырга телим... Сез атаклы җырчы булырсыз... Сезнең җырыгыз бөтен Союзга, бөтен җир йөзенә ишетелер... Мин сезнең кара күзләрегезне яратам... Алар әллә ничек ягымлылар... Сезнең күзләрдә мин үземне күрәм. Рөхсәт итсәгез, мин сезне озата барыр идем, —- дидең. Мин шатлана-шатлана риза булдым.

Икәү бергә залдан чыгып киткәндә, мин, әллә кемне эзләгән сыман, як-якка карандым. Юк, мин берәүне дә эзләмәдем, бу бары тик хатын-кыз табигатенең «күрәсезме, мин кем белән чыгам!» дип масаерга тырышуы иде. Без чыгып киткәндә, безгә таба бик күп күзләр текәлделәр. Безне озаткан күзләр арасыннан аермачык күренгәне студент Вәли Сафиуллинның кара күзләре булды. Сафиуллин мине ярата иде. Дөрес, ул үзе бу турыда миңа бервакытта да әйткәне юк. Киресенчә, ул һәрвакыт миннән качарга, миңа күренмәскә тырыша иде. Иптәшләремнең әйтүләренә караганда, аның һәр иртө-кич шахмат тактасына карап уйлана-уйлана җырлый торган җыры шагыйрь Тукайдан алынган.

Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? —

сүзләреннән гыйбарәт булган. Ә мин Сафиуллиннан көлеп йөрдем. Мин бу акыллы студентта, бөтен фәннәрдән иң алда барган укучыда, хатын-кызларның байтагын сокландырган кыюлык, батырлык сыйфатларын күрмәдем. Ул күп вакытта йокымсырап йөри иде. Минем каршымда мондый йокымсыраган, салмак кеше озак яши алмас, хәрәкәт яраткан заманыбыз андый кешеләрне онытыр дигән фикер туган иде. Безне озатып калган чагында да, Вәли Сафиуллинның күзләрендә әнә шул бетү, сүнү эзләре күренде.

Искәндәр!

Бу кичне син гаҗәп игътибарлы идең. Сүзләрең җылы, тавышың йомшак иде. Айлы кичтә яуган беренче кар тәңкәләрен син, чәчәкләргә охшатып, сүзне киң күңелле, батыр йөрәкле, тирән хисле зур акыл ияләренә бордың. Син бу кичне байтак даһиларның үзләрен һәм аларның әсәрләрендә булган каһарманнарны телгә алдың. Бөек кешеләр турында булган сүзләрең мине канатландырып, самолетта очырткан кебек, югарыга таба күтәрделәр. Төн буе сине тыңлыйсы килде. Мин бу кичне сине култыклап барганда: «Нинди бәхет! Мин үземнең киләчәк тормышымны күрәм. Акыллым Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын», — дип уйладым.

Син мине тулай торакка хәтле озаттың. Таңга хәтле янында торырга, синең белән бергә булырга теләдем. Ләкин: «Бик соң инде, иртә торасы да бар, бүгенгә җитәр», — дип китәргә ашыктым. Ә үзем: «Ник киттем?» — дип үкендем.

Парадный төбенә җиткәч, син йөрәккә ятышлы гаҗәеп бер елмаю белән минем иреннәремә карадың. Ә мин оялып читкә борылдым. Син: «Галия... син нинди акыллы... бу онытылмаслык кичәнең дәвам итүен телим», — дип, мине кочагыңа алдың. Бертуктаусыз үбә башладың. Минем тыным бетте. Тыштан: «Кирәкми, җитәр, нишләвең инде?» — дисәм дә, эчемнән бу беренче үбешүнең озаграк дәвам итүен теләдем. Чөнки синең үбүең шул минутта бар нәрсәдән дә өстен иде. Чөнки синең кочагың ана кочагыннан да җылырак иде. Шушындый рәхәт кочактан соң бас- буйлап ничек менгәнемне, бүлмәгә ничек кайтып кергәнемне дә хәтерли алмыйм.

Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәгә керү белән үк мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең йөзем-кы-яфәтем белән канәгатьләндем. Шатлык кызыллыгы белән бизәлгән бит алмаларым кара күзләремнән сибелгән нурлар яктысында һәм чәчелеп төшкән бөдрә чәчләрем астында тагы да матуррак булып күренделәр.

— Мин матур... «трал-лә-лә», — дидем мин. Хәтерлисеңме, «трал-лә-лә» дип, Фатыйма Ильская бер рольдә сәхнәгә чыга иде. Мин аның шулай «трал-лә-лә» дип әйтүендә оллә нихәтле тәм табам. Анда ниндидер җылылык, матурлык бар. «Трал-лә-лә» дигәч, ничектер күңелле булып китә.

Шулай «трал-лө-лә» дип чибәрләнеп торганда, мин үземне: «Галия, боларны бит син Искәндәр өчен эшлисең», — дигән фикердә тоттым. Кинәт:

— Ә шулай булса соң?! «Трал-лә-лә», — дидем дә төнге сәгать бердә урындык алып биергә тотындым. Биеп туйгач, өстәл ;шдына утырып, бергә тора башлавыбызны, син талантлы артист, мин врач булып, яраткан кешеңне тирән итеп сөяргә, теләгәнчә тат яшәргә мөмкинлек биргән Советлар иленә хезмәт итүебезне уйларга керештем.

Төнге сәгать икедә бүлмәдәшләрем кайттылар. Алар, өстәлгә күз төшерү белән үк:

— Оһо, эш зурга киткән икән. Хәер, зарар юк, егете чибәр, — диделәр.

Мин, уйланып утыра-утыра, өстәлгә җәелгән кәгазь өстен «Искәндәр», «Искәндәрем», «Искәндәрчегем» шикелле бөдрәле сүзләр белән язып тутырганмын. Әйе, бу кичне мин сине чиктән тыш дәртләнеп ярата башлаганмын. Ә Лиза, чынлап яратудан курыккан Лиза, миңа карап, немец телендә Гейненың бер шигырен укыды. Иптәш кызым Фатыйма: «Бу шигырьнең русчасы да бар бит», — дип, түбәндәге юлларны декламировать итте:

Старинная сказка, но вечно Останется новой она, И лучше б на свет не родился Тот, с кем она сбыться должна.

Менә шунда, гомеремдә беренче мәртәбә мин Гейненың бу фикерләренә каршы чыктым. Дөрес, мин яшь идем әле. Ләкин әдәбият укытучыбызның дәресне күңелле итеп алып баруы аркасында, күп кенә әсәрләр белән танышырга өлгергән идем. Аннары рус теле һәм әдәбияты кабинетында көтепханәче булып эшләвем дә үсүемә аз ярдәм итмәде. Мәхәббәт турында сүз чыккач, мин үземдә булган бөтен белемемне җыеп, әлеге шигырьнең соңгы ике юлын шатлыкка, бәхеткә борып үзгәртергә теләдем. Илебез белән бергә безнең хисләребез дә үзгәрә... Без мәхәббәттән курыкмыйбыз. Безнең тойгылар тагы да баерлар, матураерлар... без матур итеп, җылы итеп яратырга өйрәнәбез, дидем мин.

Иртәгесе көн — ял көне иде. Шунлыктан бу төнне минем белән бергә Фатыйма да йокысыз үткәрде. Без төн буе синең турында сөйләшеп чыктык. Фатыйманы онытмагансындыр бит. Ул соңыннан да безгә килеп йөрде, хәзер Бондюгта инженер булып эшли.

Беренче мәхәббәт яраткан кешеңне матур итеп күрсәтә. Чөнки бу төнне мин синең турында уйлаганда, синдә бер генә дә кер, начар як күрмәдем. Тик Фатыйма гына:

— Яхшы кара, Галия, ул синең җырыңа гына гашыйк түгелме? — диде.

Икенче тапкыр кайда һәм ничек очрашу турында без сүз куешмадык. Репетицияләр дә билгеләнмәде. Ә күрешәсе килә. Шуның өстенә кичәге кадерле минутлар да өзелеп калган матур төш булып кына тоелдылар. Мин иртүк, беркемгә бернәрсә әйтмичә, урамга чыктым. Кабан күле буе урамына киттем. Ник? Белмим. Әллә булмаса, син сүз арасында үзеңнең шул урамда торганыңны әйткән идеңме? Шулай бугай шул. Ләкин урам—озын, йортлар — күп. «Минем бәхетем шундадыр, ул да мине уйлый торгандыр», — дип, мин тәрәзәгә күз төшердем. Әмма син күренмәдең. Бу көнне дөнья — якты, көн җылы иде. Кабан күле күперенә барып, бик озак басып тордым. Миңа карап, күп кенә халык үтте. Узып баручыларның берсе янындагы иптәшенә:

— Күрдеңме кошны... кашыкка салып кына йотарлык бит... Каһәр суккан җенес... Аларның һәрберсе шул. Син аларга ирек кенә бир... эләккән бер иргә тагылачаклар, — диде дә миннән ике-өч адымда туктады. Бераз карап торды. Аннары иптәшенә: — Телисеңме, валлаһигазим, хәзер алып китәм үзен, — дип, мактана-мактана сөйләшеп китте.

Юк, юк, мин гомеремдә дә андый ирләр колы булмам. Мин үземнең хисләремне чүпрәкләтмәм. Мин бер генә кешене сөяргә, бер генә кешене үбәргә телим..

Шулай уйланып торганда, янымнан ирле-хатынлы бер пар үтеп китте. Эх, кешеләр дә соң... Баруларына гына кара: берсе — алдан, икенчесе — арттан, эт белән мәче шикелле, ырылдап-мырыл-дап баралар. Кем белә? Бәлки, алар да беренче очрашканда гыйшык сатканнардыр, алар да, бәлки, бер-берен тизрәк күрер өчен озын төннәрне сәгатькә карап уздырганнардыр. Ә хәзер — карарга чирканыч!

Искәндәр!

Бу уйлар мине хәзер дә ташламыйлар. Менә шушы хатны язганда да: «Соң нигә бездә матур семьялар аз?» — дип сорау бирәсем килә.

Минем Маркс турында аның кызының истәлекләрен укыганым бар, Маркс һәм аның хатыны Женни иң авыр минутларда да, шәһәр-дон шәһәргә куылып йөргәндә дә, бер-берсен яратып, үзара ихтирам тотып, күтәренке рухта яшәгәннәр. «Капитал»ны язып кешелек допьясына яңа гыйлем ачкан Маркс үзенең иптәше өчен иң ягымлы, иң шигъриятле җырларны җыйган, аларны «Минем йөрәгемә» дип, аңа, сөекле дустына багышлаган. Материалист Маркс иптәшенең ми турлыгы, күркәмлеге, зифалыгы белән мактанган. Ә кичләрен балалары өчен Шекспир әсәрләрен, «Небелунги» поэмаларын кат-кат укып чыгарга вакыт тапкан. Женни Маркс әсәрләрен акка күчергән, аларны массага таратырга булышкан, Маркс өчен хатлар язган. Димәк, ул Маркс белән бергә тору гына түгел, Маркс белән бергә бер Гюрәк, бер хис, бер уй булып яшәгән. Дөньяда ул заманны алардан да шат, алардан да көләч һәм күңеллерәк яшәүче кеше булмаган. ] һжин бу бөек кешеләрнең төп максатлары үз бәхетләрен кайгыртуда! I күп югары булган. Алар кешелек дөньясын коллык богауларыннан азат итәр өчен, аны бәхетле ясар өчен яшәгәннәр. Шунсыз мин аңлаган семьяның бәхетле булуы мөмкин дә түгел.

Искәндәр!

Хатым бер-ике көн өзелеп торды. Инде дәвам итәм.

Әйе, матур семьялар да бар. Ләкин аларны күп итәсе килә. Юкса начар семья аркасында тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар җәмәгать эшенә начар тәэсир итә. Бездә семья )шенә җиңел карап иртә өйләнү, иртә кияүгә чыгу, ике-өч ел бергә торганнан соң, «характерлар белән килешә алмадык» дип аерылышулар бар. Мондый бозык семьяларның иң авыр ягы эшкә 1юм яшь буынга төшә. Менә сиңа 12 яшендә семья эшен кайгырта башлаган пионерка А.И.Мойкинаның хаты. Бу хат «Работница» журналында басылган:

Барлык эшчеләрдән, эшче хатын-кызлардан һәм «Работница» журналын укып баручылардан миңа минем әтиемне табып бирүдә ярдәм күрсәтүләрен үтенеп сорыйм. Минем әтием—Мой-кин Иван Петрович. Мин дөньяга тугач та, ул мине һәм әниемне ташлап качып китте. Шуннан соң аны бик тиз таптылар һәм ул ике ел әниемә булышып килде. Ләкин тагын качты. Хәзер менә ун ел инде аның кайда качып йөрүе безгә билгеле түгел. Зинһар, табарга ярдәм итегез.

Пионерка А. И. Моикина

Семья турында уйлана алган киң күңелле кеше өчен бу документ йөрәк әрнетерлек нәрсә.

Үзем хат язам, үзем Кабан күле күперенә басып торгандагы-дай уйланам. Яңадан күз алдыма шул чагымны китерәм. Күзләремне йомып, онытыла башлаган күренешләрне хәтерләргә тырышам. Әнә бер пар бара. Нинди бәхет! Бу ике кеше, бер-берсенә кысылып, чит кешеләр ишетмәсен дигәндәй, нәрсә турындадыр сер итеп сөйләшеп баралар. Тукта... Әллә күзләрем саташамы? Булмас, ялгышамдыр...

Әйе, күпме генә аһ-ваһ итсәм дә, бу ике кешенең берсе син идең. Бу күренеш, дөресе — сине тану, минем иң матур уйларымны пычратты. Күпме катып торганмын, ачык хәтерләмим, ләкин шул минутта күз алдымнан нинди картиналар узганы исемдә. Әле мине үпкән эзләрең бетәргә дә өлгермәгән... инде аны, яныңда бара торган кызны, үбәсең, кочасың төсле тоелды. Миңа сөйләгән сүзләрне аңа да сөйлисең кебек ишетелде.

Син мине күрмәдең. Ә мин сезне театр урамына хәтле озата бардым. Көлешкән чактагы кыланышларың, театр урамы чатында аның белән саубуллашуларың — синең ул вакытта ук ирләрнең бозыкларыннан икәнлегеңне күрсәттеләр.

Шуннан соң без гаҗәп озак тоелган ике атна буенча очрашмый тордык.

Мин тормышта, Искәндәр, сөйләп бетергесез кыенлыклар күрдем. Сигез яшемдә мин ата-анасыз калдым. Тугыз яшемдә туганнарым тәрбиясенә күчеп, бала чагымны, сабый көннәремне бишек тирбәтеп үткәрдем. Әнә шуңа, шушындый авырлыклар корбаны булганга күрә, мин «Уралда гына» җырын бөтен нечкәлекләре белән бирелеп җырлыйм. Син бу җырны бик ярата идең. Сүзләрен язып җибәрүемне дә сорагансың. Мин аны кичке тынлыкта, синең Кабан күленә караган бүлмә тәрәзәләреңне ачып, моңга чумып җырларга ярата идем. Күзләреңне йом да күз алдыңа шулай җырлавымны китер. Менә мин җырлыйм, ләкин бу юлы хат аркылы гына... Тавышымны хәтерләсәң, ишеткәндәй булырсың:

Уралда гына микән өй туфани, Әйләнәсе алты ла чакрым. Тауга гына менеп, ташка басып, Еглый микән Зәлифә факырым. Зәлифөкәй кайда?.. Су читендә... Су сибә лә микән бакчага?.. Зәлифәкәй мескен — нихәл итсен. Үз агасы саткачтын акчага?..

Мин үксез балалар белән бергә урамда йөрдем. Хаксызга кыйналганым, гаепсезгә иң әшәке сүзләр белән сүгелгәнем бар. Ләкин болар бар да синең ялганыңны белүдән җиңелрәк иделәр.

Кайбер җиңел карашлы кешеләр арасында якын күреп йөргән иптәшенең хәленә, уйларына керә алмау, тирән тойгылар белән хисаплашмау бар. Мин моны, ихтимал, врач булганга кү-ро, артык дәрәҗәдә югарыга күтәреп әйтә торганмын. Чөнки үз миен яраткан врач авыруны тиз аңлый торган сизгер күзләргә дә, ягымлы йөрәккә дә ия булырга тиеш. Синең ялганың турында яза башлап әллә кая сикергәнмен. Әйтергә теләгән сүзем: кешеләр стандарт түгелләр. Бер уйда, бер фикердә йөргән кеше-лор арасында да характерда, башкада аерымлык була. Герцен да бит (нинди зур кеше!) яраткан иптәше — хатыны белән икесе арасында семья фаҗигасе күтәрелгәч, исемен пычратудан курыкмыйча, шул вакыйганы матбугатта язып чыгып, дуслары хөкеменә бирә.

Синең ялганыңны сизгәннән соң, мин ябыктым, суырылдым.

Икенче очрашуыбызда мин синнән кем белән булуыңны сорадым. Син: «Күрше йортта торучы танышым», — дидең. Аннары сораганны көтмичә үк: «Аның белән минем арада шикләнер-иск бернәрсә дә юк», — дип, шикләндерерлек әйберләр сөйләдең. Яшермим, мин сиңа ышанмадым. Чөнки кешеләрнең бозык өлешендә булган әхлаксызлык аларны ялганларга өйрәтә. Ялганлау сезне кызартмый да. Сез, ирләрнең бозык өлеше, бер үк «сөям» сүзен ике-өч көн эчендә өч-дүрт кешегә әйтә аласыз. Кайбер ир-иорнең семья, мәхәббәт мәсьәләсендә булган бозыклыклары шул дорәҗәгә җитә ки, — алар ялган белән дөреслекне дә аера белми башлыйлар. «Яратам» дигән минутта сез — бозык ирләр — чын күңелдән яратам дип уйлыйсыз. Сез, Гогольнең Хлестаковы шикелле, үз ялганыгызга үзегез ышанасыз. Сез, ирләрнең бозык холыклы өлеше, бер кичлек хисләр, сатып алынган «бәхетле» минутлар колы булганда, озакка сузылган матурлыкны, тирән тойгыны аңлаудан бик ерак һәм түбән буласыз. Болар бар да иске заман тәрбиясеннән, хатын-кызга курчак, чәчәк итеп караудан кил-

Бу карашлар үткән заманда үзенең фахиш шагыйрьләрен дә тудырган иде. Андый шагыйрьләр:

Хатын-кыз — матур чәчәк. Син аны хуш исле чагында, Чәчәк атканда өзеп алырга тырыш. Өзмөсөң үкенерсең, шиңәрләр алар... —

дип җырлаганнар иде.

Хатын-кызларның кайбер өлеше үзен шулай мактауны (ә мактау хатын-кызның байтак өлешен бик тиз буйсындыра әле), чәчәкне өзеп ташлаган шикелле, үзен үтеп барышлыдан өздерүне матурлыкка санады һәм ирләр хөкеменә бирелде. Ялган ярату күп кенә хатын-кызны курчак итте. Ә чын ярату ире белән бергә урак урган крестьян хатынында, ата-аналары сөйгәненә бирмәгәнгә протест итеп суга ташланган кызда, иренә булышлык итеп станокка баскан, дөнья батырларын тәрбияләгән эшче анада, ире артыннан Себергә киткән декабрист хатыннарында иде.

Казан университетында укыган чакта, мин җәмәгать эше буенча Елга аръягы эшчеләре арасына йөрдем. Анда миңа Галиәкбәр дигән бер эшчене өенә йөреп укытырга туры килде. Гаҗәп бәхетле семья иде бу. Галиәкбәр абзый революциягә хәтле Бондюгта, аннан соң Алафузов заводында эшләгән. Тәүлегенә унике-ундүрт сәгать эшләгәндә дә, аның семьясы ачлыкта-ялан-гачлыкта михнәт чиккән. Салкын барак өч баласын тереләй кабергә керткән. Ә хәзер квартирасына керсәң — чыгасың килми: коры һавалы, яп-якты өч бүлмә, ванна, кухня. Зур улы Кызыл Армиядә командир, икенче улы — инженер-төзүче, бер кызы — инженер-химик, Леруна исемле иң кече кызы музыкага өйрәнә.

Беренче баруымда Галиәкбәр абзый, бер миңа, бер карчыгына карап:

— Балаларың командир да инженер булгач, надан калу ничектер килешми. Нехорошо! Хәреф танып булмасмы дим, карчыгым, самоварыңны куеп җибәрсәң, ничек булыр икән? Сабактан соң эчәсе килер бит, — дип, дәрес арасында үзенең тормышын сөйләп китте. Миннән дә сөйләтте. Мине тыңлап бетергәч, ул:

— Без икебез дә бер алмагачтан икәнбез, — диде.

Ул өч ай эчендә укырга-язарга өйрәнде. Матур итеп сөя-сөя, үзе белән бергә китапка хатынын да тартты. Менә шушы карт белән карчыкның, Советлар илендә яңадан яшәргән, яшьлек белән чәчәк аткан ике кешенең, шатлыгын күрсәң — шаккатыр идең. Хәтта тик торганда сабыйларча шаярган чаклары да еш була. Мин аларга бик тиз ияләштем. Алар да мине үз кызлары кебек йөртә башладылар.

29 нчы елны Галиәкбәр абзыйның заводта эшләвенә утыз ел тулу уңае белән зур бәйрәме булды. Завод управлениесе аңа, кызының музыкага өйрәнүен белеп, пианино һәм тагы да башка нәрсәләр бүләк итте. Хөкүмәт Хезмәт батыры исемен биреп олылады. Бәйрәмгә картның бөтен балалары җыелдылар. Басмачыларга каршы көрәштәге батырлыклары өчен орден белән бүләкләнгән улы турында Кызыл Армия дивизиясеннән котлау хаты да килде. Клубтагы тантаналардан соң, без — Галиәкбәр абзыйның якын дуслары — аның квартирасына җыелдык. Монда татыган шатлыгымны мин хәзер тыныч яза алмыйм. Аннары син аны бик тиз генә аңлый да алмассың...

Искәндәр!

Беренче хатымны сиңа җибәрмәдем.

Өзек-өзек җөмләләр белән язылган фикеремне аңлата алмыйм тосле. Әйтергә теләгән төп фикерем әйтелмичә кала кебек. Хагымны җибәрерменме, юкмы — анысын да белмим. Менә хәзер до синең өчен түгел, үзем өчен язам, үземнең тормышым белән сойләшкәндәй утырам.

Икенче очрашуыбызда син:

— Галия, мин сине генә яратам. Минем матур тормыш төзисем килә. Яшермим, мин бик күп хатын-кызны күрдем. Ләкин андый тормыштан туйдым. Хәзер бер генә кешене яратасым килә. Ул бер кеше — син, әйдә, бергә тора башлыйк, — дидең.

Француз язучысы Анатоль Франс яхшы ярату өчен күп яратырга кирәк дигән фикерне әйтә. Сәхнә кешесе булганга күрә син мохәббәттә дә репетицияләр ясадың, ахры, чөнки син: «Сиңа хәтле булган гыйшыкларым сине күбрәк, тирәнрәк ярату өчен булырлар, иске танышларым онытылырлар», — дигән идең. Мин ышанмадым. Чөнки ирләр үзләренең ярсып сөйгән ярларын бик тич онытучан булалар. Ирләрнең бозык өлеше биш-алты елдан соң яраткан кешеләренең исемнәрен дә хәтерләреннән чыгаралар. Андый фахиш донжуаннар үзләре белгән хатын-кызларны бармак бөгеп мактана-мактана: «Полячка, марҗа, еврейка, татар-ка, чувашка, украинка», — дип, милләт белән генә саный башлыйлар. Нинди кабахәтлек!

Мин сине, Искәндәр, артык якын күрдем. Шуңа күрә сине бу кабахәтләр арасына кертергә теләмәдем. Аннары үзең дә үзгәр-ти, бунтарьлыгың басыла төшкән кебек тоелды. Без еш очраша башладык, һәрбер очрашуыбыз матур төш шикелле үтә иде.

Башта мин бу очрашулар укуыма зарар китерер дип уйладым. Ләкин көчле ярату эшне яратуга да бәйләнгән. Сине күргән саен, мим үземдә яңа көч артканын сизә идем. Синнән кайту белән дәресләремне әзерләргә тотынып, бик кыска вакыт эчендә иң авыр материалны бик тиз үзләштерә идем.

Илебезгә кара! Кыска вакыт эчендә аның искиткеч уңышларга ирешүе — эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләренең партияне, тормышны, туган илне яратулары, киләчәккә ышанулары нәтиҗәсендә булган нәрсә түгелме! Әйе, чын ярату кешене генә түгел, илне дә үстерә.

Шушындый кадерле минутлар белән матур кыш үтеп тә китте. Яз... чәчәкле яз... мәхәббәтле яз җитте. Сирень агачлары чәчәк атты... Беренче Май байраклары җилфердәде... Урам шауларга тотынды. Сандугачлар сайравы ишетелде... Бакчаларда музыка яңгырады... Май костюмнарына киенгән яшь йөрәкләр, йолдызларга карап, төрле телләрдә, төрле тавышта «сөям», «яратам» сүзләрен әйтә башладылар.

Бу яз минем хәтердән бик озак чыкмас. Бу язда мин рабфакны бетердем. Бу язны без бергә кушылдык.

Хәтерлисеңме, бу язны синең урамыңны су баскан иде. Кабан күле тирәсе чын-чынлап Венециягә — су шәһәренә охшап китте. Ләкин бу матурлык шәһәребезгә күп кенә зарар да китерде. (Матурлыкның да ямьсез ягы була икән. Кешеләр урам буйлап көймәләрдә йөрергә тотындылар. Мин дә көнаралаш кичке кояш нурлары астында көймәдә, көймә булмаса, аякларымны салып, итәкләремне җыеп, сиңа, синең бүлмәңә ашыга идем.

Очрашу кичәләре гадәткә кереп киткәнгә, син мине, зур самоварыңны куеп, тәмле күчтәнәчләреңне әзерләп көтә идең. Тора-бара оялуым да бетте. Квартира хуҗаларына да ияләштем.

Шул кичәләрнең берсендә син миннән «Гыйшкым» көенә җырлавымны сорадың. Ярату тойгысы көчле булганга күрә, ахры, мин аны бөтен тәнем, рухым белән җырладым. Шуннан соң син мине «Гыйшкым» дип кенә йөртә башладың. Бу кичәләрдә байтак матур китаплар укылды, күп кенә рольләр өйрәнелде. Мандолина белән көймәдә йөргән чаклар да исемдә әле. Спектакльләр булганда, син театрга китә идең, ә мин синең бүлмәңдә, ялгыз калып, китаплардагы каһарманнар белән сөйләшә-сөйләшә, синең кайтканыңны көтә идем.

Ярату миңа күп көч бирде. Синең алда кечкенә булып калмау, иптәшләрең белән очрашканда күздән югалмау өчен, мин үземнең белемемне арттырырга өйрәндем. Дәрес китапларын укып арыган сәгатьләрдә дөрестән тыш әсәрләр белән дә таныша килдем. Әдәбият, фән, техника китапларын, тарих-политика журналларын һәрвакыт күздән кичереп бардым. Иң яратып укыган китапларым —бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм алар турында язылган истәлекләр иде. Хәзер дә мин аларны яратып укыйм. Син дә укы. Алар сине дөньяда ничек яшәргә, нәрсә өчен көрәшергә өйрәтерләр.

Ләкин культура югарылыгына омтылган, эшкә чумган кеше өчен вакыт җитмәве — зур бәла. Бу нәрсә бигрәк тә хатын-кызларның алдынгы өлеше өчен кыен хәл. Мин монда утыз яшькә җитмәс борын үз-үзләрен оныткан хатын-кызларны кертмим. Андый хатыннар, заманга иярүне ялгыш аңлап, башларына кепка, аякларына итек киеп, тәмәке тартып, ирдәүкә булырга тырышалар.

Мондый хатын-кызлар, шулай кыланып, болай да кыска бул-I ип гомерләрен тагы да кыскарталар. Андый хатын-кызларга мыек үстерәсе генә кала. Мондый типларның: «Без — җәмәгать мичесе, без — совет хатын-кызлары. Без мещан түгел», — дип, мссы күкрәкләренә суга-суга сөйләүләре ялган. Мин эш-белем тыннан алдынгы ирләр белән бер югарылыкта торган, күркәм һам сылу рус, грузин, татар, еврей, төрекмән, украин, казах ха-н.ш-кызларын беләм. Коллык чадраларының ертылып ташлануына аз гына вакыт үткән булса да, эшлекле, талантлы, матур инженер, агроном, врач, профессор, эшче, колхозчы хатын-кызлар бездә хәзер искиткеч күп бит.

Яшермим, мин алдынгы совет хатыны гына түгел, гүзәл хатын (>улырга да теләдем. Менә шуның өчен дә мин сине театрдан кайтканда белемемне арттырып кына түгел, матурлыгымны сакларга тырышып та каршы ала идем. Син дә мине буш итмәдең. Бик еш гримыңмы да сөртмичә миңа, минем яныма, кочагыма ашыга идең. Нигә болай? — диюемә син, мине үбә-үбә: Галиям, мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине соеп, синең турында уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. Ьүген иптәшләр дә, таныш тамашачылар да, яныма кереп, к ү иммим кыстылар, рәхмәт, диделәр. Залда яңгыраган алкыш бер м 11 ца гмна түгел, сиңа да иде. Аңладыңмы инде ни өчен мин гыйш-м.гма чаптым? — дип җавап бирдең.

Кайбер көннәрне мин дә спектакльгә бара идем. Синең белән (юрга шатлана һәм кайгыра торган идем. Синең яхшы уйнавың — минем өчен дә шатлык, синең начар уйнавың — минем өчен дә |йгы була торган иде. Ләкин син, Искәндәр, сәхнәдә генә түгел, •рмышта да артист булгансың. Бу ягың белән син татар совет и кәсенең чын артистларыннан, алдынгы көчләреннән аерыла-,щ. Бер язарга керешкәч, тәртип белән языйм инде.

Артистлар тормышы белән якынтын таныша башлаганда, язның соңгы айларында, мин рабфакны бетердем. Рабфакны бетер-гон көнне үк сиңа күчендем.

Көз көне мин Казан университетының медицина факультетына укырга кердем. Бу көзгә хәтле безнең тормыш яхшы барды. Ә коч көне иртә чәчәк аткан мәхәббәтебезнең хуш исле яфраклары арасында сары яфраклар күренә башладылар.

Иң элек син минем укырга керүемә каршы тордың. — Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул... 1>слсмең болай да җитәрлек... Күгәрченнәр күк гөрләшеп торыйк, укыма, — дидең.

Бу беренче бәрелешүдә синең сүзләреңдә ата-бабаларыбыз-пың тавышлары ишетелгәндәй булды. Ләкин мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итәрлек дәрәҗәдә түгел идем. Чөнки мин, синең әмерләреңә карамастан, университетка кердем. Ә сәхнә мине кызыктыра алмады.

Шуннан соң без бер бүлмәдә бергә торсак та, сирәк, бары тик төнлә белән генә очраша торган булдык. Иртә белән мин дәрескә киткәндә, син йоклап кала идең. Ә кичләрен сине театрдан көтә-көтә, мин йокыга китә идем. Чөнки син уникедә кайтасы урынына бик еш икедә-өчтә кайтырга өйрәндең. «Гыйшкым» белән башланган матур тормышыбызның шушындый төс алуы турында мин байтак уйландым. Җимерелә башлаган семьяны ныгыту өчен «Семья дәфтәре» уйлап чыгардым. Минем уемча, без бу дәфтәргә семья эчендә булган барлык кимчелекләрне яза барырга, шуны укып төзәлергә тырышырга тиеш идек. Бу дәфтәр миндә хәзер дә саклана әле. Менә аның беренче бите:

Искәндәр!

Хәзерге чорда да семья — җәмгыятьнең кирәкле бер ячейкасы. Семьяны буржуаларча аңлаудан арчынып, яхшы совет семьясы төзергә кирәк. Быел без шушындый җаваплы эшкә керештек. Гарип семья өчен без бер-беребез алдында гына түгел, ил алдында да, балаларыбыз алдында да гаепле булачакбыз. Яхшы уйла, акыллым, чөнки начар семья эшкә зур зарар китерә.

Менә бу дәфтәр семьябызның көзгесе булсын. Семья көзгесенә карап, үзебезнең яхшы якларыбызны да, яман якларыбызны да күрик. Бәлки, бу романтикадыр. Булса соң! Минемчә, семья һәм мәхәббәт романтикасыз булмый.

Бу дәфтәргә мин үземне кызыксындырган, икәвебез өчен дә кирәк булган барлык фикерләремне, уйларымны яза барачакмын. Син аларны илтифат белән укы һәм үзең дә яз. Кайчагында тел белән әйтә алмаган сүзләрне каләм белән әйтүе җиңелрәк була. Бу дәфтәр үзебез өчен файда китермәгәндә дә — балаларыбызга, киләчәк буынга ата-аналарының тормышлары турында бер документ булыр. Дәфтәрдән яхшы әйбер тапсалар — җылы итеп искә алырлар, начар нәрсә күрсәләр — туйганчы көләрләр.

Галия

«Семья дәфтәре» әнә шулай башланган иде. Ләкин син бу дәфтәргә бары бер генә тапкыр карадың. Чөнки «Дәфтәр» языла башлаган елларны «мещан» сүзе бик модада иде: танец — мещанлык, духи — мещанлык, чәчәкләр — мещанлык, галстук — мещанлык... күп нәрсәне мещанлык дип «аңлаучылар» бар иде. Син дә минем дәфтәремне «мещанлык» дип пычгаттын. Менә синен жавабын

Галия!

Бу эшең миңа ошамый. Бу — чеп-чи мещанлык. Дәфтәр белән ,-<7/.> семья төзеп булмый. Тизрәк ташла үзен. Күз алдында тотма. Кеше-фәлән күрсә, көлкегә калырбыз. «Дәфтәр»сез дә торыр-1ч,11 ме. Кеше сокланырлык тормыш кору өчен күп нәрсә кирәкми. Минем характерымны өйрән, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт... Яхшы семья өчен шулар ч>;ит<).

Искәндәр

111ушы язуыңнан соң син «Дәфтәр»гә әйләнеп тә карамадың. < > мин сиңа болай дип җавап биргән идем:

Ялгышасың, акылсызым!

Ьу мещанлык түгел. Бу фәкать синең куркуың гына. «Кеше ку/м-а. көлкегә калырбыз», имеш. Аннары «минем характерымны <>п/>.)н, сорауларыма игътибар ит, ярдәм күрсәт» дигән сүзләреңне ничек аңларга? Нигә мин сине өйрәнергә тиеш тә, син мине ту.ч-л? Синең бу сүзләрең: «Миңа буйсын, миңа кол бул», — дию (><'1ц>п бер бит. Бу бик иске караш. Шулай ук мин синең турыда '(I.-винтыммыни?

Галия

Әйе, ялгышканмын шул. Чөнки без икәвебез дә ул чакны мә-хобботнең нәрсә икәнен аңлап җитә алмаганбыз. Көрәшчеләр гсмьясын, совет семьясын кору өчен табигый һәм идея сайланышыннан туган мәхәббәтнең булуы кирәк. Табигый сайланышка (ышкы матурлык, тән байлыгы, сәламәтлек, төс, күз, йөз, тавыш, порү күркәмлеге керә. (Әлбәттә, кемгә кем ошый. Кемдә нинди зә-1Н.1К.) Ну сайланышка без икебез дә җавап бирәбез. Безне башта әнә шул табигый сайланыш бәйләде дә. Без бер-беребезгә сокландык. шуның исереклегендә икенче сайланышны, идея сайланышын, аның кироклеген сизми калдык. Идея сайланышына тормышка, җәмгы-нтько, эшкә карашның бер булуы, сәяси караш бердәмлеге керә. Шушындый ике сайланыш булмаганда, семьяда талаш, кычкырыш туа, 1ыр кон нервлар какшый, фаҗигаләр башлана, ата-аналар тарафыннан балалар ташлана. Дөрес, матди як та зур урын тота. Ләкин бу иорсо баштагы ике сайланышка нык бәйләнгән була. Безнең арада идея сайланышы юк иде. Киресенчә, бу сайланыш урынына синдә, 11скопдәр, бергә тора башлагач та, тышкы матурлык астына яшеренгән иске карашлар чәчәк атарга тотындылар.

Озакламый мин балага уздым. Бу хәл икенче бәрелешүгә, та-плшуга сәбәп булды. Башта син, чыраеңны сытып, ике-өч көн эн-ч<иммичә йөрдең. Ә соңыннан артистлык талантыңнан файдала-

нып, мине сөяргә, назларга, назлаган булып, аборт ясатырга киңәш бирергә тотындың, хәтта куша да башладың:

— Без әле яшь. Синең укыйсың да бар. Мин артист, мин иҗат кешесе. Бала икәвебез өчен дә тере богау булачак, — сүзләреннән, — мине яратсаң, минем белән торырга теләсәң, бала китермә! — дип куркытуга күчтең.

Әгәр дә мәрхүм Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»н берәр генә ел иртәрәк белгән булса идем, мин аның түбәңдәге шигырен алтын кара белән язып сиңа бүләк иткән булыр идем:

...Шулай, дустым!

Сезнең песи халкы

Балаларын ташлап китәләр.

Песи халкы гына түгел,

Этләр, аюлар да,

Кешеләр дә шулай итәләр...

Ярый әле, сезнең песи малайлары

Ни булса да тере туалар.

Ә кешеләрнең күбесе,

Бала табудан куркып,

Корсакта чакта ук буалар.

Әйе, киләчәк буынны корсакта чакта буарга, аборт өстәленә ятарга мин риза булмадым... Кысыр булып яшәүдән кешеләр нинди кызык табалар соң? «Тыныч» тормышларын, «рәхәт» көннәрен бозарга теләмичә, сәламәтлекләренә зарар китереп булса да, күбесенчә ирләренең кушуы белән, гомер буена баласыз яшәгән хатын-кызларны беләм мин. Алар (алар белән бергә ирләр дә) ко-ча-коча эт асрыйлар. Эт үбеп, үзләрен юаталар. Ял көннәрендә, кешеләр балаларын күтәреп йөрергә чыкканда, алар этләрен җитәкләп чыгалар. Эт белән бергә йокларга яталар һәм шуны югары культура нечкәлегенә хисаплыйлар. Ә мин киләчәк тормышка эт түгел, батыр егет, көрәшче үстерергә теләдем. Балага узгач, мин ниләр генә уйламадым! Беренче мәртәбә үзен ана итеп хис кыла башлаган хатынның татлы хыялларын, тәмле уйларын аңлата алган кеше бармы икән!

Карынымда чакта ук мин баламны әллә кем итеп күрдем. Менә ул — егерме ике яшьлек егет, инженер, сыйныфсыз җәмгыятьнең атаклы кешеләреннән берсе, Советлар иленең яшь галиме, имеш. Шул ук минутта мин аны кыз дип тә күрдем. Чибәрлегенә исең китәр. Ул — рәссам, имеш. Аның картиналарында илебезнең шатлыгын, эшчәнлеген күрсәткән иң якты буяулар күзләргә рәхәтлек бирә.

Мин кыз таптым.

Бала да булгач, кыз да тугач, син әллә нишләдең. Дөрес, елмайган булдың. Хәлемне сорадың. Ләкин синең һәрбер кы-

Җәмәгать эшен ташлау, заман агышыннан аерылып калу, синең «чапрещаю»ларыңа буйсыну минем өчен үлем белән бер буны р иде. Дөрес, мин бик күп нәрсәгә төшенеп җитә алмый идем |>лс. Шулай да җәмгыять хисе, җәмгыять өчен яшәү фикере синең «'<;шрс1цаю»ларыңа буйсынудан өстен булырга тиеш икәнлеген мин гипоп идем инде. Минем семья, мәхәббәт турында булган караш-нарым да әнә шул хисне — җәмгыять өчен файдалы булу тойгысын үстерергә теләүдән туган нәрсәләр. Идея сайланышы булмау аркада безнең семьябызның җимерелүенә дә төп сәбәп — җәмгыятыш карата мөнәсәбәтне төрлечә аңлау булды. Мин үзем моны бик соң аңладым, һәм шуны яхшы итеп аңлагач кына, семья фаҗигасе мотиҗәсендә туган яраларым тиз һәм җиңел төзәлделәр.

Балама мин Кадрия дип исем бирдем. Бу да сиңа ошамады.

- Кадрия-я-я... ха-ха... Кад-ри-я-я-я... — дип, баланы куркыт-1.1П чакларың еш булды.

минем өчен ул кадерле иде, кадерле булганга күрә Кадрия дим атадым да. Мин аның өчен төн саен биш-алты мәртәбә тора манышыңнан «менә көтмәгән бәла» дигән фикерне укып була иде.

Кайберәүләр, хатыннары бала тапкач, семьяларын ташлап качып китәләр. Син качмадың. Ләкин барлыгын белән юклыгың бер иде.

Бала туу белән, семьяга бала караучы кирәк булды. Син көн саен диярлек:

— Бүген дә рольне өйрәнеп булмады. Бу шау-шуда иҗат итеп буламыни?! — дия башладың. Күңел өчен генә булса да, әллә ни-чо айлар буена баланы кулыңа алып карамадың. Балага исем кушарга кирәк булгач, син теш арасыннан әче көлү белән:

- Дездемона, Розалия, Луиза, Офелия кушыйк, — дип, йө-рокко тоз салдың. Чөнки бу исемнәрне тезгән чагында синең танышыңда «син, бичара татар кызы, Офелияләр үстерә аласыңмыни!» дигән каһкаһә бар иде.

.)йс, семьяда бала тавышы яңгырагач, син мине татар кызы булуым өчен дә тирги башладың. «Татар кызы матур итеп сөя белми. Татар кызы үзеңдә болай да аз булган матурлыкны балага биреп, үче буш кала» шикелле сүзләр синең төп сүзлегең булып кит-•гслор. Шул рәттән үк минем җәмәгать эшенә катнашып йөрүемне до топкыйть итә башладың:

Җил куып йөрисең шунда. Шайтан кушамыни сиңа әллә кемнәрне укытып йөрергә? Җыелышларга чабарга берәү дә кушмый, үзең чабасың. Миннән чибәррәкне таптың, күрәсең. Дәрес-го11 башка җиргә йөрергә мин сиңа запрещаю! — дип, бармак янадың.

идем. Ә син, Искәндәр, минем хәлемне беләсе урынга, әллә нигә бер уянганда да:

— Кешегә тынычлык бирмисең... — дип, баланы йоклатыр өчен кухняга чыгып китәргә мәҗбүр итә идең. Шунда да мин сиңа сүз әйтмәдем. Иптәшләрең алдыңда:

— Дөнья кызык ул: бер генә ел элек ялгыз идем, ә хәзер — өйләнү белән — дүрт кешелек семьяны кайгыртырга туры килә.

— Кызлар бар да яхшы, тик менә начар хатыннар кайдан килә? — кебек күгәргән авыр сүзләреңне шаяруга, шаярып әйтелгән сүзгә әйләндерергә тырыша идем.

Дөрес, сиңа җиңел булмады. Ләкин син бер генә тапкыр да семьяның кытыршы яклары турында күзгә-күз карап сөйләшергә, аңлашырга теләмәдең. Тик расходның күплеге турыңда гына зарлана идең. Хәтта көндәлек расходка бирелгән акчаның кайда һәм ничек тотылуы турында тиененә хәтле хисап алудан да тартынмый идең. Авырга алма, Искәндәр, бергә торган чагында мин сине чыгышың, тәрбияң белән шелтәләмәдем. Инде хәзер күп нәрсәне аңлый алганнан соң, тормыш күренешләренә тикшерү ясый алганнан соң, ул елларны син бик еш атаң мөәзингә охшап китә идең, дип әйтә алам. Син бит балага сөт алырга биргән акчаны да, садака акчасын караган шикелле, әйләндереп-әйләндереп, мең кат карый идең.

Шулай да мин түздем. Чөнки бер ел эчендә бер-береңне аңлап матур семья кору эше җиңел түгел икәнлегенә төшенгән идем. Вакытлы кыенлыкларга карап семьяны җимерергә, Кадриямне ятим итәргә теләмәдем. Мин бик еш: «Искәндәрнең яхшы яклары да күп, ул үзгәрер әле», — дип уйлый идем. һәм, кулымнан килгәнчә, сине үзгәртергә тырыштым. Йомшак мөгамәлә күрсәтү, баланы Галиәкбәр абзыйларга илтү, студентлар арасына катнаштыру, яңа китаплар уку... төрлечә тырышып карадым. Мин сиңа төшкән расходны җиңеләйтү өчен аз сәгатьләр белән генә чикләнгән ялымны төрле учреждениеләргә плакатлар, лозунглар язып үткәрдем. Бу да ярдәм итмәгәч, бала караучымны чыгарып, Кадриямне яслегә йөртә башладым.

Хәзер шуларны уйласам, үземнең түзүемә гаҗәпләнәм. Кышкы салкында, әче буранда, иртәнге сигездә бер кулыма китаплар кыстырып, икенче кулыма бала күтәреп, яслегә ашыга идем. Дәрескә соңга калмас өчен, ясле белән университет арасын ун минутта үтим дип чаба-чаба шабыр тиргә бата идем. Син татлы йокыда кала идең. Миңа булышу түгел, «Болай торуның ахыры булырмы, юкмы? Ашарга әзерләмичә киткәнсең», — дип, тиргәү сүзләрен генә әйтә идең. Рәхәт чагым — ял көне була торган иде. Ял көннәрендә син бик озак йоклый идең, йокыдан торгач, кырынып, сөртенеп ипкипләреңә дип чыгып китә идең дә төнге 12 гә, 1 гә хәтле кайтмый идең. Ә мин, Кадриямне сөя-сөя, аның көндәлеген язам, дәрестән артта калмыйча таза бала үстерүемә гаҗәпләнеп шатланам, кайчандыр синең өчен җырлаган «Гыйшкым» җырын Кадриямә җырлыйм. Минем кардәшләрем юклыкны син яхшы бе-лосең. Ял көннәрендә миңа бары университеттагы иптәшләрем гсно киләләр иде. Кайчагында үзем Галиәкбәр абзыйларга барып чыга идем. Ләкин эчке серләремне берәүгә дә сөйләмичә, үземдә гс1 ю тота идем. Мин аларны «Семья дәфтәре»мә, «Баламның көн-долсге»нә яза идем.

Искәндәр!

Ана мәхәббәтенең зурлыгын, тирәнлеген, җылылыгын аңлатырга көч җитми. Бу мәхәббәт шигърияттән өстен. Аны бары тик кешелек дөньясының зур акыл ияләре генә аңлата алалар. Бу турыда Ленинның ата-аналарына язган хатларында иң матур, иң пшгьриятле юллар бар. Шул хатларны укып, ата-анамның иртә үлүенә бик кайгыра идем. Назсыз, иркәсез үскән сабый чагымны хәтерләп, баламны әнкәем өчен дә иркәләргә, сөяргә тырыша идем.

Эх, шул тойгыларны китап итеп язсалар иде! Революция өчен короштә корбан булган аналарның да иң беренче җылы сүзләре балалары турында булган. Ольга Делевская — шуларның берсе. Ул 1919 елны Төмәндә аклар тарафыннан кулга алына. Шуннан соң аны ярминкә мәйданында газаплап үтерәләр. Ольга Делевс-кмяпың төрмәгә утыртылу алдыннан язган соңгы хатын татарчага шрҗсмә итеп күчерәм. Бу хат сиңа, минем балага булган тирән ютымны һәм синең тойгыга ярлы булуыңны аңларга ярдәм итәр. Менә ул:

Александра Николаевна! Бу хатны мин минем кулга алынуымнан соң укырсыз дип язам. Сезгә Ирина турында кайгыртырга туры килер. Беләм, утенмәсәм дә, сез моны эшләрсез. Мин сездән Сн'1> <'снә нәрсә турында үтенер идем: мин улгәч, сез дә минем кечек үк Ирочканы иртә-кич сөегез, иркәләгез. Мин аны, ихтимал, <1/)/пык назлаганмын. Зинһар, каты сүз әйтеп ачуланмагыз. Үләр минутларымда Ирочкамны җылы итеп иркәләуче калмады дип уйлау минем өчен бик авыр булыр иде. Минем уемча, революцио-нсрка йөрәгендә Ирочкага карата да җылы мәхәббәт һәм иркә-1Ц'к табылыр. Әйтергә теләгән сузем шул гына иде. Тонык һәм пин-сез сүзләр. Матур сүзләр эзләргә хәзер соң инде. Бу хис — кетенең иң тирән һәм йөрәккә иң якын хисе. Мин аны аңлата алмыйм. Үзегез сизегез дә Иринаны сөегез.

Ольга Делевская

Менә шушындый хатларны укып, мин семья эчендә тупаслана башлаган хисләремне матур кешеләрнең тойгылары белән бизәргә, Ольгалар өчен дә Кадриямне сөяргә, иркәләргә тырыштым. Мин баламның «Көндәлек» дәфтәрен язудан, язылганын укудан рәхәтлек таба идем. Дәфтәрне язган чагында, бик еш Ольга хаты тәэсире астында Ирочканы уйлый идем. Менә хәзер дә, күзләремне йомып, күз алдыма аны, Ирочканы бастырырга, матур итеп күрергә тырышам. Хәзер 34 нче ел. Димәк, хатның язылуына 15 ел вакыт үткән. Ирочка әнкәсеннән 4—5 яшьтә калган булса, хәзер аңа, аз дигәндә, 19—20 яшь булырга кирәк. Әнкәсенең хаты аның өчен иң яхшы дәрес китабы булгандыр. Бу хат Ирочкада илебезгә, илебездәге эшкә — әйтеп бетергесез мәхәббәт, дошманга — ачу тойгысы тудыргандыр.

Ирочка Делевская, син хәзер кайда? Сине күрәсем, синең белән сөйләшәсем килә.

Ирочка турында уйлау баламның көндәлеген баетты. Ләкин син, Искәндәр, бу дәфтәргә бер генә тапкыр да күз төшермәдең.

— Андый мещанлык белән шөгыльләнергә минем вакытым юк, — дип кырт кистең.

Соңга калып булса да, «Көндәлек»нең кайбер урыннары белән таныш. Безнең арабыз ерак хәзер. Ләкин Кадрия синең дә балаң бит. «Көндәлек»нең кайбер өземтәләрен уку файда китерүе мөмкин. Менә алар:

2 ай, 20 көн.

Кадриям аңлырак була башлады. Үзенә эндәшкәндә, тулы елмаю белән җавап кайтара. Әле күптән түгел генә бер тавышлы итеп елый иде. Хәзер төрле авазлар чыгарып елый. Аныц сәламәт елавы мине куандыра. Тик Искәндәр генә бу елауга ачулана.

3 ай, 10 көн.

Кадриям мине һәм миңа еш килеп йөрүче иптәшләрне таный, таныш булмаган кешене күрсә — кашларын җыера, ачулана. Нинди шатлык! Димәк, кызымның башы эшли. Тик Искәндәргә ияләшмәве генә мине борчый. Хәер, монда бала гаепле түгел. Искәндәр үзе гаепле. Ул әле һаман да кулына алып баланы сөйгәне юк. «Егармын дип куркам», — ди.

4 ай, 24 көн.

Бүген ял көне. Көн буе балам белән сөйләшеп утырдым. Кич белән Галиәкбәр абзыйларга барып кайттым. Әнкәм семьясындамыни! Шундый күңелле булып китте.

Бүген Кадриягә бер букет чәчәкләр алдым. Кадрия ачык, якты, ялтыравыклы әйберләр ярата, «бым-бым» авазларын әйтә. Шатлануын шулай белдерәме? Әллә: «Әнкәем, сиңа бик авыр, — .ипк,)й аңламаса да, мин аңлыйм... Түз, мин тиз үсәрмен һәм сиңа җиңел булыр», — дип әйтүеме?

6 ай, 20 көн.

Мин биегән чагында, Кадриям кычкырып көлә. Качыш уенын • >,/ ислә кебек. Башын күкрәгемә куеп, өйдәге кешеләр белән качып уйнарга ярата. Яследә дә үзен бик яраталар. «Бер дә еламый, аяк-Ш/1Һ1 белән тик уйнап утыра», — диләр. Мескенем. Исән үссен


7 ай, 18 көн.

Кадрия «Әннэннә» дип әйтә башлады. Бүген (ял көне) көн буе чпымда шаярып утырды. Мин стена газетасына килгән мәкаләрләрне төзәттем, ул, кечкенә көзге алып, көзге артыннан үзен табарга тырышып, бертуктаусыз сөйләнеп утырды.

10 ай, 20 көн.

Кадриягә тешләр чыга. Яследә калдырганда, мине моңаеп озата. Алырга баргач, кочагыма керә, күкрәгемә кысыла. Куллары гиш битләремнән сыйпый: «Әннә ү-ү», — ди. Уенчыклар белән <1ңпы рәвештә уйный. Күбрәк кәгазьләр белән уйнарга ярата.

Искәндәр бүген беренче тапкыр Кадрияне кулына алды. Лә-мш нишләргә белмәгәнгә: «Улым... улым... ә, улым түгел лә, кы-и,1 м... ә... син бит кызым», — сүзләреннән башка бернәрсә әйтә ачмады. Нишләп улым дип ялгышты икән? Әллә берәр җирдә улымы? Йөрәк сызлый.

11 ай, 18 көн.

Ьүген көн буе Ирочканы уйлап йөрдем. Кем белә? Бәлки, Олъ-.' эчендә теләгән бер кешеңне табып сөйләшергә мөмкин бу-пччак. Ирочка турында мин сиңа үземнең уйларымны яздым. Әгәр дә мин үлеп китсәм, Ирочканы эзләп тап. Минем урыныма ул сиң булыр.

Кер яшь.

Советлар иленең кечкенә гражданкасына бүген бер яшь тул-<)(./. Тазалыгына сокланмаган кеше юк. Чисталык һәм сәламәт-'н-к ярышында бүләкләделәр үзен. Бүген мин аңар яңа күлмәкләр мн'1>ттем. Күчтәнәчләр китердем. Иптәшләр дә котларга кил-<)(•>/;)/>. Тик Искәндәр генә Кадриянең туган көнен оныткан. Ул бү-,г// тонге икедә кайтты. Күптән елаганым юк иде. Бүген еларсың.

Кер яшь, 2 ай.

Кадрия йөри башлады. Бик матур итеп ладошки уйный. Мичем китап алып утырганымны күрсә, ул да китап сорап йөдәтә. ач, рәсемнәрен карарга тотына, сөйләвемне сорый. Шырпы савыты белән уйнарга ярата: бер бушата, бер тутыра. Шырпыга охшашлы уенчыклар сатмыйлармы икән — карарга кирәк.

Бер яшь, 4 ай.

Кадриям кызамык белән авырый. Ләкин куркыныч тугел — җиңел уздыра. Шулай да больницага салдым, һәр көн янына барып йөрим. Өйдә шундый күңелсез...

Бер яшь, 5 ай.

Баламны больницадан алдым. Хәле яхшы. Бик көчләнеп кенә качыш уенын уйнады. Шундый сагынган уземне: көн буе итәгемдә утырды. Ләкин Искәндәр Кадрия авырган чагында һич пошынмады төсле. Ул, артык мәшәкатьтән котылу өчен, ихтимал, баласының үлуен дә теләгәндер. Бар бит шундый аталар. Китегез, таралыгыз, юләр фикерләр!

Тагын Ирочканы уйладым. Аны да сөясе килде.

Бер яшь, 9 ай.

Кичә Кадрияне демонстрациягә алып чыктым. Кулына кечкенә кызыл флаг тоттырдым. Башта халыкның куплегенэ, музыка тавышына аптырады булса кирәк — дәшми йөрде. Тора-бара ияләште. Флагын кутәреп кычкырырга, уйнарга тотынды. Өйгә кайткач, бик озак «шулай, шулай» дип, урамдагыча маршлап йөрде.

Искәндәр!

Бергә торган чагында син бу «Көндәлек»не укырга теләмәдең. Ә хәзер хатыңда балаларның көндәлек тормышлары, ничек тәрбияләнүләре турында язуымны сорыйсың. «Миндә дә аталык хисе кузгалды», — дисең. Эч пошканнан гына әйтелгән сүз түгелме бу?

Балаларым яхшы үсә. Атасыз үсүләреннән башка зарланырлык нәрсәләре юк. Авыл дигәч тә, ала торган тәрбияләре шәһәр-дәгедән бер дә ким түгел. Кадриям МТС янындагы балалар бакчасына йөри. Көз көне укырга башлый. Ләкин хәзер дә бик шәп укый, яза, рәсем ясый. Бик күп җырлар белә.

Кичләрен без аның белән икәүләп җырлыйбыз. Безгә карап Рафаэль дә җырлаган булып кылана.

Үткән ел радио куйдырдым. Бу радио балаларга гына түгел, үземә дә, күршеләргә дә зур шатлык булды. Райздрав үземә ашлык җыю вакытында медицина эшләрен яхшы куюым өчен патефон бүләк итте. Ул хәзер тулысыңча Кадрия иркендә. Көзгә пианино алырга уйлыйм.

Искәндәр!

Хатыңны син бик нечкә, әйтергә яраса, бик төче язгансың. Ләкин аерылышкан минутлардагы чыраең һаман күз алдымда тора.

Рафаэль тугач нинди тамаша ясаганыңны хәтерлисеңме? Аны оныту ы кыен. Син бит больницага мине каршы алырга да бармадың. I [төшләремнең ярдәме белән кайтырга туры килде.

Француз халкында гаҗәп яхшы бер мәкаль бар. Бу мәкальне (юлай тәрҗемә итәргә мөмкин: «Кеше үзенә күрергә туры килми юрган кайгыларны, фаҗигаләрне кайгыртып картая, газап чигә». ( 'ни дә юкны, булмый торган нәрсәләрне була дип пошына идең нит. Бу ике баланы ничек тәрбияләрмен, артистлык талантым бет-ю, нишләрмен, дип уйламый идеңме? Син киләчәктән курка торган кеше түгел идеңме? Әйт, Искәндәр, сине нәрсә борчыды? Бәлки, берәр пычракка баткан булгансың.

Мин больницадан кайтып хәл җыярга да өлгермәдем, син:

— Сиңа, Галия, артист хатыны булырга түгел, яслегә бала караучы булып керергә иде, — аннары бераз йомшарып, — хәер, мин сине гаепләмим, мин үзем гаепле, уйламыйча өйләнүем өчен I пепле, сәхнә кешесе һәрвакыт ирекле булырга тиеш... Ә мин семья белән, балалар белән богауландым... Язмыш шулай, күрәсең. Мине яшьтән үк бәхетсез, диләр иде... Дөрес сүз... Мин синең белән артык тора алмыйм. Үсмәгән балалар өчен үземне корбан итә алмыйм... Хуш... Мине эзләмә, — дидең дә ташлап чыгып киттең.

Дөрес, йөрәгемнең әллә кай почмагында сиңа карата җылы хисем бар иде әле. Шулай да мин сине туктатмадым. Син, ихтимал: «Бу елар, муеныма асылыныр, миннән башка тора алмас, чакыртыр, ялварыр», — дип уйлагансың. Чөнки синең шикелле түгел и кешеләр үзләренә баш июне яраталар.

Мин ялварырга да, тезләнергә дә теләмәдем. Башта миңа бик кыен булды. Син чыгып киткәндә, минем бөтен байлыгым, шатлыгым — ике балам иде. Урамда елаган чакларым булды. Бер ба-наммы бакчага, икенчесен яслегә йөрткәндә, рухи авырлыктан, иаскан урынымда катып кала идем.

Әллә укуымны ташлыйммы дип икеләнгән чакларым да булды.

Мин синнән бер тиен дә сорамадым, үзең аңлап бирмәдең. Хәер, сине хәзер театрда эшләми, киткән дип тә сөйләделәр. (Алимент түләүдән качмагансыңдыр бит?)

Мине бәладән коткаручы кешеләр университет директоры Дау-гон иптәш белән партком секретаре Николаев булдылар. Галиәк-бор абзый белән студентлар коллективы да күп кенә ярдәм итте-лпр. Аларның миңа күрсәткән туганлыклары сыйнфый туганлык иде. Иптәшләрем күңелсезләнергә бирмәсәләр, башкалар матди егылудан саклап калдылар.

Даутов белән Николаев иптәшләрне мин бик озак онытмам. Алар гаҗәп яхшы җитәкчеләр. Галиәкбәр абзый минем нинди хәлдә калуымны белгәч тә, Даутовка барып сөйләгән. Алар 14—15 нче елларны Бондюг заводында бергә эшләгән булганнар. Шуннан Даутов иптәш мине үзенә чакыртып алды. Николаев та шунда иде. Нинди сизгер кешеләр — алар минем семья тормышым турында бөтенләй сорашмадылар. Ярага тоз салып әрнетергә теләмәделәр, күрәсең. Бары уку турында гына сөйләштек. Шул көннән башлап миңа йөз илле сум стипендия билгеләнде.

Галиәкбәр абзый үзе дә, хатыны да бик еш хәлемне белә башладылар. Артта калган дәресләрдән куалап җитү өчен үземә ярдәмгә иң яхшы студентларны беркеттеләр.

Бу соңгы бер ел эчендә без бөтенләй күрешми тордык. Ахы-рысында институт тәмам булды (бу вакыт медицина факультеты аерым институтка әйләндерелгән иде инде). Дәүләт имтиханнарын биреп бетергәч, мин Даутов иптәшкә барып (ул башка хезмәткә күчерелгән иде), зачет книжкамны күрсәтеп, аңа һәм аның аша партиягә, хөкүмәткә рәхмәтемне белдердем.

Галиәкбәр абзыйларда институтны бетереп врач булу хәбәре зур бәйрәмгә әйләнде. Ял көне туры килгән иде. Көне буе балаларым белән шунда сыйланып, кунак булып утырдым.

һәм бер айдан соң, ике баламны күтәреп, Әдрәс районына врач булып эшләргә киттем. Китәр алдыннан Кадриям белән «Швейцария» бакчасына бардым. Анда татарча спектакль куела, спектакльдә Искәндәр катнаша, дигәннәр иде. Син үзеңнең яраткан ролеңдә идең. Без сиңа күренмәс өчен бик сакланып утырдык. Кадрия сине онытмаган икән, таныды:

— Әнкәй, әтием бит бу, — диде.

— Юк, акыллым, әтиең түгел... охшаган гына... Синең әтиең еракка, бик еракка китте. Синең әтиең хәзер артист түгел инде, — дидем мин.

Спектакльгә бару сиңа соңгы сәлам калдыру иде.

Син миңа күпме генә газап-михнәт китерсәң дә, миндәге йомшаклык һаман үзенекен итә килде. Казаннан киткәндә, ничектер, күңелсез тоелды. Пароход кузгалгач, Ольга Ковалеваның яратып җырлаган:

...Люди добрые, поверьте, Помню, что было. Расставание хуже смерти: Его я не забыла... —

дигән җырын җырладым. Ләкин бик тиз:

—Җитәр, Галия, ташла... Искәндәр сиңа тормый,—дип, үземне кулга алдым да башымны югары күтәреп, алга, күп кайгы күргән Иделнең тынычлыгына карадым.


Искәндәр!

Мин сиңа моннан ике атна элек ике хат язган идем. Ләкин җибәрмичә калдым. Менә бу хатым белән бергә җибәрермен, мхры.

Син үзеңнең хатыңда: «Тормышың ничек уза? Балалар мине I агынамы? Искә төшерәләрме? Үзең нәрсә эшләп ятасың? Авылда күңелсез түгелме? Берсен дә калдырмыйча яз», — дисең. Кы-(ыксынуың өчен чын күңелдән рәхмәт.

Мин район үзәге булган Әдрәс авылына килеп төштем.

Бу авыл миңа бик ошады. Монда иске авыл эзләрен күрсәтеп торган мәчет тә, фәлән дә юк. Авыл уртасыннан боргаланып-сыр-галанып агым су үтә. Шунда шатлана-шатлана бәбкәләре белән качлар, үрдәкләр һәм нәни балалар коена. Су буена алмагачлар, чия һәм шомырт агачлары тезелгән. Яз көннәрендә авыл ап-ак чәчәкләргә күмелә. Авыл өстенә хуш ис — аромат җәелә. Күрше таулардан чишмәләр ага. Тау өстендә урман шаулый. Авылдан километрда урман эчендә ял йорты урнаша. Ял йортының флагы көндезге кызыл йолдыз сыман җем-җем итә, җилферди. Бу ял йортына һәр ел саен илебезнең төрле почмакларыннан ял итүче-лор җыела.

Көн саен авыл өстеннән һава яңгыратып корыч кошлар оча. Лныл уртасыннан безгә дөнья яңалыкларын китереп, сәлам хат-нарын калдырып, поездлар уза. Поездда баручылар, чәчәкле авылга карап, яулык селкәләр. Поезд тавышына кушылып, бүртә баш кырларда тракторлар җыры яңгырый. Ак тасмадай сузылган таш юлдан грузовик һәм җиңел машиналар йөри.

Авылның җәйге күренеше әнә шул төстә. Ләкин авылда тора оашлау белән миңа бик күп кыенлыкларга да очрарга туры килде.

Иң әүвәл ике ай буена амбулаториянең кечкенә генә бер бүл-мосендә урнашып тордым.

Мин килеп төшкәндә, амбулатория — врач пункты ташландык хәлдә иде: бинасы җимерек, пычрак, салкын—кичләрен җил-лор ыжгырып тора. Миңа хәтле пункт белән бер фельдшер мөдирлек иткән. Ул пунктка килгән спиртны эчү һәм ялган справкалар язып өләшүдән башка бернәрсә белән дә кызыксынмаган. Мин килер алдыннан гына аны, шундый эшләре өчен һәм дәүләт ашлыгын урлау эшенә катнашуда гаепләп, кулга алганнар.

Мөдир үзе бозык булгач, пунктның башка медицина эшчеләре дә: фельдшер Николай Яковлев, акушерка Хәдичә Таһирова, санитарка Мәрьям Галиева, чәчәк салучы Петров та эшкә салкын карарга гадәтләнгәннәр. Хезмәткә соң чыгалар, иртә китәләр, пунктка кергән авылларга барып йөрмиләр.

Райздрав урындыгына вакытлыча утырган тәҗрибәсез 20 яшьлек кыз үзеннән чыгып бернәрсә дә эшли алмый.

— Монда мин ничек эшләрмен икән, — дип котым очты. Шуның өстенә балаларымның авырулар килеп йөргән җирдә яшәүләре дә йөрәкне әрнетә башлады. Райбашкарма кешеләренең пункт эшләре белән җитәрлек үк кызыксынмавы ачуны китерде. Аптеканың ярлылыгы эчне пошырды. Берничә тапкыр «Әллә ташлап, качып китимме?» дип тә уйладым. Ләкин китмәскә, киртәләрне җимерергә булдым.

МТС эшчеләренең ярдәме белән тиз арада гына амбулатория бинасын чистарттым, түшәмен һәм стеналарын агарттым. Аптека мөдиренә кискен рәвештә иң кирәкле даруларны булдырырга куштым. Авыруларны караган чакта:

— Кай җирең авырта, апа?

— Башым.

— Мә алайса, шуның белән аптекадан порошок алырсың. Көнгә өч тапкыр эчәрсең.

— Синең нәрсәң авырта?

— Аякларым сызлый. Салкын тиде, күрәсең. Эчем дә рәтле түгел.

— Мазь булыр. Йоклар алдыннан сөртерсең, — дип кенә карауларны туктаттым. Авыруны тыңлап карау, градусник куллану, авыруга карточка тутыру шикелле нәрсәләрне керттем.

Билгеле, шушындый кечкенә әйберләр дә башта каршылыкларга очрады. Җыелыш уздырырга туры килде. Пунктның эчке тәртибен төзеп аңлаттым. Авылларга чыгып йөрергә план төзедем. Эшнең иң күп өлешен үземә алдым.

Ләкин иң курыкканым — авыруны белә алмау, дөрес диагноз куймыйча ялгышу иде. Икенче көнемдә үк үземә тилерә башлаган 6 яшьлек бер ир баланы китерделәр.

— Күптәнме авырый?

— Кичәгенәк бик яхшы иде әле. Бүген кичкә таба шулай булды, — диде анасы.

Аптырадым бит. Баланы тыңлаган булдым, температурасын карадым, пульсын санадым. Ләкин нәрсә белән авырый — белә алмыйм. Фельдшер да юк. Ә бала тилерә: акыра, куллары белән баш әйләндергеч хәрәкәтләр ясый, күзләрен акайта.

Бу беренче бәладән мине врачлык сизгерлегем коткарды: авыруны коендырырга, юеш простыня белән төреп тотарга куштым һәм нервларны тынычландыра торган дару биреп җибәрдем. Ике- өч көннән соң бала элекке сәламәт хәленә килде. Ул, мескен, ти-лсборән үләне ашаган икән.

Ашлык җыю вакыты җитте. Авылда берүзем калып, эшчеләремне участокларга беркетеп, төрле авылларга чыгарып җибәрдем. Ерак авыллардан монда килеп ат куып йөргәнче, халык үзенә кирәк беренче ярдәмне урында алсын, дидем.

Шул вакыт эчендә районыбызда медицина эшен югары дәрәҗәгә күтәргән өч вакыйга булып алды. Шуның аркасында врач исеме бик озак телдән телгә сөйләнеп йөрде.

Беренче вакыйга — 6—7 яшьлек бер кыз баланың Әдрәс суыма бату вакыйгасы. Бу кызны мин элегрәк тә белә идем. Аның исеме Нәфисә. Ул бик еш минем Кадриям белән бергә уйный иде. Ьеркөн Кадрия артыннан аларга кергәндә, семьялары белән дә танышып чыктым. Атасы ашлык хәзерләү пунктында механик Һулып эшли. Бик яхшы эшче. Партия члены. Анасы Зәйтүнә ки-оскыда газета-журналлар сата. Тату торган менә шушы семьяның бердәнбер балалары — Нәфисә, йөзә белмичә су кереп, тирән чокырга очрап баткан. Балалар шау-шуына җыелган халык аны бер-мпчо минуттан соң гына судан үлек килеш чыгарган. Атасы миңа чапкан. Мин өйдә юк идем. Амбулаториягә килделәр.

Бату хәбәрен ишетү белән үк, мин, чемоданымны эләктереп, су янына йөгердем. Ләкин баланы өйгә алып кайтканнар иде инде.

Хәзер дә күз алдымда. Әнә ул өстәлдә ята. Тәне күгелҗем төс-ко керә башлаган, иреннәре каралып бөрешкән. Аяк бармаклары арасына үлән кысылган. Нинди матур бала иде. Әле иртә белән гепо безнең тәрәзә янына килеп, шатлыклы күзләрен уйната-уй-Н11 га:

- Кадрия, әйдә уйнарга!.. — дип кычкырган иде. Уйнарга, сикерергә, көләргә әзер иде. Ә хәзер үлек. Аның баш очында, ба-иасының юеш чәчләрен үбә-үбә, ана елый. Зәйтүнә апаның үксеп еланы үлем кайгысын тагы да авырайта. Аяк очында нәрсә эш-лоргу дә белмәгән ата:

- Доктор, берәү генә бит... Бердәнбер балабыз иде... Шулай ук үлдемени? — ди. Нәрсәдер әйтергә тели. Ләкин сүзен әйтә алмый, тотлыга. Аның сүзен ана дәвам итә:

- Мин... мин генә гаепле... мин карамадым... Бәгырем, ник мине калдырдың?.. Каты сүз әйткән идемме әллә?.. Зинһар... зинһар... доктор...

Өй эче халык белән тулган. Болар барысы да минем күз алдымнан ике-өч секунд эчендә үткән нәрсәләр. Халыкны чыгарырга, ананы алып китеп тынычландырырга куштым. Баланың авы-чын ачып, сулыш алу эшләргә тотындым. Пульс бөтенләй юк. Тәрәзәләрне ачтырып, һаваны алмаштырдым.

Бичара Нәфисә! Кадрия янында еш күргәнгә, мин аны яратырга да өлгергән идем. Ә хәзер үлек. Үзем сулыш бирү эшлим, үзем хыялланам. Гүя минем алдымда Нәфисә түгел, Кадрия ята... юк, икәве дә үлек яталар, имеш. Мин Нәфисәнең ике кулыннан тотып сулыш ясыйм. Иртә белән дә шулай иде бит: ул, кулыма сарылып, Кадрия белән бергә мине өйдән озата чыккан иде.

Тәрәзә төбендә Кадрия елый. Аның тавышын мин бик ачык таныйм. Ул Нәфисә өчен елый. Дустын кызгана. Мин Нәфисәнең атасына борылам:

— Кадрия елый, — дим, — ул бик сизгер. Ул Нәфисәсен сагына. Алар бергә уйныйлар иде. Судан чыгарганны да карап торган. Әйтегез, алып китсеннәр үзен. Нәфисә терелә, диегез, юатыгыз үзен.

Кулларым талганчы сулыш ясадым. Соңгы өмет итеп баланың тәненә камфора җибәрәм. Тагын бер тапкыр^авызын, борынын арчыйм. Күзләремнән яшьләр тамарга тора. Йомшаклыгыма ачуланам. Докторга болай изрәргә ярамый, дип, үземә батырлык кертергә тырышам. Ә үзем, сулыш ясый-ясый, авыз эченнән генә: «Терел, терел, бәгырем, яңадан уйнарсың, Кадрия белән йөрерсең, зур үсәрсең, илнең матурлыгын, тормышта яшәүнең күркәмлеген күрерсең... Терел...» — дим. Баланың атасы нәрсәдер сөйли: «Арыдыгыз инде, доктор, булмый, күрәсең»,—ди бугай. Ләкин мин ишетмим. Күрше бүлмәдә баланың анасы — Зәйтүнә апа акыра: «Баламны җәфалыйсыз гына... Харап булдым бит...» Монысын да ачык ишетмим, һаман сулыш ясыйм, һаман авыз эчен арчыйм.

һәм... шатлыгымнан күз яшем тамды... Йөрәк тибеше кузгалды.

Бөтен өмет өзелгәч, бичара ана елый-елый тавышсыз калгач, бала үзенең тере икәнен белдерде, сулыш алган кебек булды, авызыннан су акты. Күз кабакларын селкетте. Әйе, баланың йөрәге тибә башлады. Шуннан соң миндә көч арткандай булды. Мин бөтен көчемне баланы саклап калырга, тибә башлаган йөрәкне туктатмаска тырыштым.

Ата-ананың шатлыгын күрсәң иде.

Әйе, бала исән калды. Ун көннән соң ул яңадан Кадрияне уйнарга чакыра башлады.

Бу вакыйгага хәзер дүрт еллап вакыт узды. Ә Нәфисәнең ата-анасы хәзердә дә әле миңа рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Ерактан күргәндә дә, берәр урында тавышымны ишеткәндә дә, яныма килеп исәнлегемне сорашалар, бик озак итеп күзләремә карап торалар.

Икенче вакыйга күрше авылда булды. Беркөнне үземне Чым-ты авылына авыруны карарга алып киттеләр. 40—50 минуттан соң мин анда идем инде. Кечкенә генә бер өй янына тукталдым. ' )ш вакыты булуга карамастан, өй һәм ишегалды халык белән тулгап.

— Авыру кайда? — дидем. Күз яшен сөртә-сөртә, бер карчык (авыруның анасы булып чыкты ул):

- Менә, бәгырем, — дип, сәкегә күрсәтте. Карасам, сәкедә I олыплар белән томаланып, бармаклары белән мендәргә ябышып, анызыннан күбекләр чыгарып, 18 — 20 яшьлек бер кыз ята. Толыпларны алу белән пар күтәрелде.

- Авыруны торгызырга кирәк, халыкны чыгарыгыз, тәрәзә-лорне ачыгыз, — дидем.

Җыелган халык берәм-берәм чыга башлады. Ләкин әлеге карчык: «Юк, юк, болай гына авырый ул, кузгатмыйча гына кара-I ыч», — дип, авыруга кагылырга да бирми. Авыруның температурасын карадым — 39°. Пульсын санарга дип кулына сузылсам, тармакларым юеш бернәрсәгә тиде. Бу — кан булып чыкты. Ә карчык һаман саен:

- Кузгатмагыз, узар... Зыяндашлы бала ул... һәр ел шулай була торган иде, — ди.

Халык чыгып бетүгә, карчыкны читкә этеп җибәрдем дә авыруны, күлмәкләрен күтәреп, йөзе белән үземә әйләндереп, карарга тотындым. Ул кан эчендә иде. Карчык елый-елый кулларыма ябышты:

- Зинһар, хур итә күрмәгез... чыгып китегез... сездән башка да терелә ул, — ди.

Мин карчыкны тагын этеп җибәрдем. Ачу катыш:

— Балагыз үлә бит, күрмисезмени? — дип кычкырганымны сизми дә калдым.

Кулларымны юып, авыруга ярдәм бирергә тотындым. Ул бала тапкан. Ләкин соңгылыгын алмыйча калдырганнар. Мин тиешле ярдәмне күрсәттем дә карчыкка:

- Авыруга тынычлык кирәк, беркемне дә кертмә, — дип, аныл советына киттем.

Урамга чыгу белән, үземне карт-карчык, бала-чага сырып алды. Әле анысы, әле монысы!

- Нәрсә бар?

- Тереләме?

- Нишләттегез үзен?

- Бала табамы? — дип, сораулар белән ябырылдылар. Авыл советына кызның бала тапканын, баланың юкка чыга-

рылуын һәм акт төзергә кирәклеген әйттем. Милиционер килде. Акт төзелде. Карчык елый-елый кызның балага узу тарихын сөйләде:

— Улым Габделхак авылда комсомолда эшли иде. Гәҗитләргә дә яза иде. Шәкүр бай семьясының калдыклары булган теге Низам, Гаязларны да язган, дип әйттеләр. Авылдан куарга кирәк, дип язган, диделәр. Шуннан соң улым шәһәргә эшкә китте. Хәзер дә шунда. Ә теге явыз Низам Маһинур кызым белән йөрергә тотынды. «Мин сине үземә алам, өйләнәм», — дип сөйләгән, күрәсең. Кызым ышанган. Ә Низам Габделхактан үч алу өчен генә шулай йөргән икән. Соңыннан әллә кая качып китте. Маһинурым балага узды. Кызым, үзен хурлыктан саклап калу өчен, төрле дарулар эчеп карады, бөтен серен миңа сөйләде. Ә мин «Габделхак ишетсә, нишләр?» дип, бик курыктым. Кызым эчен бәйләп йөри башлады. Күбрәк өйдә утыра торган булды. Халык сизмәде, ахры. Ул-бу бер дә ишетелмәде, һәм бүген таңда бала тапты. Ләкин бала үлек иде.

Шуннан соң без мунча янында җиргә күмелгән баланы казып карадык та тикшерү ясадык. Мин баланың чынлап та үлек тууын расладым.

Авыру бер атнадан аякка басты.

Ләкин мине кызның көлкегә калуы, анасы теле белән әйткәндә, «хур булуы» борчыды. Кыз терелеп җиткәч тә, беркая чыкмыйча өйдә генә утыра торган булды. Йомыш белән кергән күрше хатыннар:

— Тереләсеңме инде? Габделхак нәрсә яза?

— Кулак Низамны әйтәм әле... Төче телләнеп Габделхак се-ңелесен ничек алдый алган! — дип, ярага учлап-учлап тоз салалар.

Шуларны ишеткәч, мин кызның рухын күтәрергә, аны юатырга тырыштым. Ләкин күзләрендә ачу күрдем.

— Нигә син катнаштың? Үлеп котылган булсам, бу хурлыкны күрмәгән булыр идем. Тере калсам да, болай сөйләп йөрмәсләр иде, — дигән кебек, миңа чирканып, ачуланып карый. Мин аңлатырга тырыштым, ләкин файдасыз, кыз тыңламый да. Үзәгенә үткән, күрәсең. Тирән итеп кайгыра белә ул.

Болай ярдәм күрсәтә алмагач, мин икенче юлны кабул иттем. Бөтен мәсьәләне аңлатып, Габделхакка хат яздым. Кызны гайбәттән, «хурлыктан», үз-үзен үтерүдән саклап калу өчен аны хәзер үк шәһәргә алдырырга кирәклекне аңлаттым. Гадәтемчә, хатны йомшак сүзләр белән тутырдым. Хат тәэсир иттеме, әллә Габделхак шулай тиз аңладымы: ике атна эчендә ул Маһинурны үз янына алдырды. Хәтта рәхмәтләр белән тулган җавап хаты да яздылар.

Бу вакыйгадан соң авылда: «Доктордан яшереп кала алмассың, ул барысын да белә», — дип, бик озак сөйләделәр. Ә кызны алырга килгән Габделхак авыл советында, комсомол ячейкасында:

- Кеше үлем алдында булган, үлә башлаган, ә сез бәладән гпртмп аласы урынына, гайбәт чәйнәтеп аңа кабер казыгансыз. Ярый әле, шундый яхшы доктор туры килгән. Докторыгызның кадерен белегез, — дип сөйләгән диделәр.

Өченче вакыйга — төрле җирдә дәваланып та сәламәтләнә ал-м;и ан бер картның Әдрәскә килүе булды. Аны әлеге уңышлы эш-иорсмнән соң туганнары: «Бездә бик шәп доктор бар, сине шул 11.) на терелтсә терелтер», — дип чакыртканнар. Бу карт Әдрәскә (ур өметләр белән килде. Ул берничә район больницасында булган. Аны: «Синдә рак», — дип куркытканнар. Карт миңа килгән-до бөтенләй ябык иде; яңаклары ябышкан, күзләре эчкә баткан, үзе көчкә йөри. Тыңлап карадым: йөрәге яхшы эшли, үпкәләре 1н ,)п. Бөтен зарланганы:

— Ашый торган ашымны йота алмыйм, кире чыгарам, — ди.

Шул уңай белән ике-өч көн эчендә үземдә булган бөтен әдә-Опитны яңадан карап чыктым һәм шуннан соң гына ышандырырлык рәвештә картка:

- Куркырлык бернәрсә дә юк. Синдә рак түгел, — дидем, — тулай да рентген нурларына күренәсең калган. Берәр атна хәл җый да Казанга рентгенга бар, — дип, кулымнан килгәнчә үзен доииларга тотындым. Нәрсә белән дәваладым? Җылы ванна. Аш юлын йомшарта торган дарулар. Сыек аш. Кишер сыгынтысы.

111ушындый чаралардан соң авыруым аз-аз гына булса да ашый һишлады, баш чатнавы бетте, үзе тышка йөрергә тотынды, һәм 11.ШЫЧ йоклый торган булды. Бер ай вакыт эчендә тәмам таза хә-исно керде.

Бу өч вакыйга минем рухымны күтәрде, кыюлыгымны арт-и.фды. «Укуым юкка булмаган, җәмгыятькә минем дә файдам тия», — дип, канатланып эшли башладым.

Доктор исеме халык телендә аеруча бер җылылык белән сөй-иопсә дә, райбашкарма председателе пунктка һаман да ярдәм кунып сузмады. Ремонт ясатырга дип төзелгән сметаны кире кай-гарды. Аптеканы башка бинага чыгарырга рөхсәт бирмәде. Катырак сөйләшә башлагач, райбашкарма председателе Галиул-лмн:

Ремонтка акча юк. Квартира өчен иртә тыпырчынасың. Юкны кайдан алыйм соң? Үз яныма торырга кермәссең бит, — дип, коточкыч сүзләр тезеп китте.

Шушындый юләр башның районда җитәкче булып торуына исем китте. Ул үзенә баш игәнне ярата икән. Йомыш белән кабинетына кергән кешегә урын да тәкъдим итә белми. Галиуллин бе-нои ярты сәгать сөйләшүдән соң, мин районның ни өчен койрыкта сөйрәлүен, чәчү буенча да, башка кампанияләр буенча да планның тутырылмау сәбәпләренә төшендем.

Галиуллин үткән ел Казанда эшләгән. Анда ул бер учреждениенең башында торганда эшчеләр, хезмәткәрләр арасында талаш, җәнҗал чыгарырга сәбәпче булган. Иң яхшы көчләрне үзеннән качып китәргә мәҗбүр иткән. Быел каты шелтә белән районга килгән. Ләкин ул монда да «Юл ерак, ишетелмәс» дип уйлагангамы, йә булмаса иске «гөнаһлары» бетмәгәнгәме, һаман үзенекен итә килде.

Мин үземә, эшемә дигән булышлыкны бары тик МТС директоры Кадыйровтан һәм райпо мөдире Латыйповтан гына күрә идем. Алар миңа байтак ярдәм иттеләр. Амбулаториягә ремонт ясаганда, материал табыштылар. Ат сораганда, ат бирделәр. Алар-ның киңәшләрен истә тотып, Галиуллин кабинетыннан мин райкомга киттем, һәм әле бер атналар чамасы гына районга килеп эшли башлаган райком секретаре иптәш Корбанов янына кердем. Ул, мин килеп кергәндә, нәрсәдер язып утыра иде. Бер бюрократтан икенче бюрократка эләктем, ахры, дип ачуым килде, һәм, тавышыма усаллык биреп:

— Мин, иптәш, Казанга кайтып китәм. Мин тик яту өчен вуз бетермәдем. Мин эшләргә килгән идем, ләкин сезгә эшчеләр кирәкми икән... Мин аңламыйм, Галиуллин шикелле булдыксыз кешеләрне эш башында нигә тоталар икән? — дидем.

Корбановның елмаюы минем сүземне бүлдерде. Ул, тагы да елмая төшеп:

— Гафу итегез, сүзегезне бүләм. Утырыгыз. Мин монда яңа кеше — ялгышмасам, без таныш та түгел әле. Сез кем буласыз? Мин — Сафа Корбанов, — дип, күрешергә кулын сузды.

— Доктор Галия Сафиуллина, — дип, мин дә кул бирдем. Оялуымнан битләрем уттай яна башлады. Яулык чыгарып, маңгай тирләремне сөртергә тотындым. Аның тыныч тавышы, күзлек аркылы миңа текәлгән соргылт күзләре йомышымны оныттырдылар. Ул:

— Килүегез өчен рәхмәт. Мин сезнең турыда күп кенә яхшы нәрсәләр ишетергә өлгердем. Халык: «Әдрәс доктор күргәне юк иде. Инде менә дигәне булды», — ди. Үзегезне бик яраталар. Нигә китәм дисез? Галиуллинга ник ачуландыгыз? Ярдәм кирәкме? Сөйләгез, мөмкин булган булышлыкны эшләргә тырышырбыз, — диде дә, урыныннан торып, бүлмә буенча йөрергә тотынды. Ул кечкенә буйлы иде.

— Сез минем ачуланып керүемә гаҗәпсенмәгез. Моңа мин гаепле түгел. Әдрәснең Галиуллиннары гаепле. Сезне күргәч, дөресе, сез торып йөри башлагач, ничектер җиңелрәк булып китте.


мышым шул: амбулатория ташландык хәлдә, шунда ук аптека да, квартиралар да. Кышка хәтле ремонт ясатырга кирәк. Ә Га-ппуллин бу турыда ишетергә дә теләми.

— Ярый, — диде Корбанов, — мин сөйләшеп карармын. Хә-11'рго бернәрсә ышандыра алмасам да, мөмкин булганын эшләргә тырышырбыз.

Корбанов яныннан мин тәмам тынычланып чыктым. Корба-шш минем белән сөйләшкән кебек үк, Галиуллин янына барып кына сөйләшәсем килде.

Шул ук көнне кич белән, мин күрше авылларның берсенә кит-кш! арада, Корбанов, Галиуллин һәм техник — өчәү амбулаторияне килеп караганнар. Ә иртәгесе көнне Галиуллин мине үзенә чакыртып алды да:

- Әмма усал да икәнсең. Усаллар эшлекле булалар. Мин үзем до усал. Ат докторына дип тоткан бер квартирам бар иде. Шуны гица бирәм. Барып кара. Ошаса, бүген үк күчәргә мөмкин. Иртә-го президиум утырышы була. Шул вакытка райздрав, техник һәм үчең — өчәүләп ремонт турында смета төзегез. Ләкин сметаң ике мең сумнан артмаска тиешле. Докладны үзең ясарсың, — диде.

Шаркылдап көләсем килде. «Квартирам бар, шуны сиңа би-ром, имеш». Корбанов каты кыздырган, күрәсең!

Ахырысында квартирага да күчтем. Мең бәла белән, аннан такта, моннан кадак, тегеннән бур җыеп, ремонтны очлап чыктым. Аптеканы икенче бинага күчердек. Ләкин бу эшләрнең ахырына чыгар өчен күп көч түгәргә, йокы калдырырга, аш вакытын истән чыгарып, онытылып эшләргә туры килде. Ә эш — муеннан: шилык җыю, допризывникларны әзерләү, ремонт алып бару һәм Гшшкалар. Менә болар һәммәсе дә медицина өлкәсе буенча беренче айларымда ук минем өстемә төшкән иде. Шул ук вакытта кем I саен авылларга да чыгарга туры килә иде. Аннан арып, тузанга буялып кайтасың. Өйгә килеп керү белән ике яктан ике балам гпрьша. Алар белән рәхәтләнеп, уйнап-көлеп йокларга ятасың. Из-ром йоклыйсың. Ләкин туйганчы йокларга бик сирәк туры килә иде. Чөнки бик еш төнлә белән авыруларны карарга алып китәме >р. М ин зарланмыйм. Иренмичә, татлы йокымны ташлап, караңгы тмдә сикәлтәле юллардан, кара урман аша, авыруга ярдәм кунып сузарга барам. Тик Галиуллин шикелле кешеләрне очраткач кына йөрәк әрнеп китә. «Автомобильне аның кебекләргә түгел, докторларга бирергә иде», — диясе килә. Соңыннан, тынычлангач, шундый фикерләремә үзем дә гаҗәпсенәм һәм кычкырып кө-ном. Шулай да яхшы эшләре өчен җиңел автомобиль белән бү-иоклонгән «Кызыл таң» колхозы доктор артыннан автомобиль җибәргәндә, шул автомобильгә утырып, киң кырлар аша барганда: «Берничә елдан соң минем матур илем һәрбер район врачын автомобильгә утыртып йөртер», — дип, шул нәрсәнең тормышта булуына ышанып уйланам.

Искәндәр!

Бу юлларны укып, син тагын: «Галия кызу эш аркасында балаларын да оныткан»,—дип уйлый күрмә. Балалар — минем шатлыгым. Бала караучы Наташа да аларны үзем кебек үк тирән ярату белән ярата. Үткән ел балаларым өчен радио куйдырдым. Җәй көннәрендә бу радио өй алдын клубка әйләндерде. Балалар гына түгел, зурлар да килеп кич буе концерт тыңлыйлар, җырлыйлар, бииләр. Хәзер Әдрәстә 40 радиоточка бар. Шулай да халык күбрәк минем радионы тыңларга җыела. Чөнки минем радио буенча теләгән бер шәһәрне тыңларга мөмкин.

Еш булмаса да, балаларым белән бергә су керергә барам, урманга чыгам.

Киләсе елга пианино алырга җыенуымны яздым шикелле. Ләкин балалар өчен болар гына җитми. Аларга тере кеше дә, ата да кирәк. Авыл тормышын күрмәгән кешеләр генә, крестьян балалары ата-ана мәхәббәтен күрмичә үсәләр, дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Әйе, авыл балалары күбесенчә үз ирекләрендә үсәләр. Ләкин ата-аналары бушаган минутта туйганчы сөеләләр дә, назланалар да.

Синең белән аерылуга өч еллап вакыт узгач, Кадрия бик еш:

— Әнкәй, нигә безнең әтиебез юк? Ул кайчан кайта? Минем әтием кемгә охшаган? Ник ул хат язмый? — дип сораштыра башлады.

Менә шуңа күрә дә эштән арткан һәрбер минутымны мин балаларыма биреп килдем. Миңа алар янында ана да, ата да була белергә кирәк иде. Ә бу бик кыен нәрсә. Балаларым — яшь, әтиләре турында дөресен сөйләсәм, аңлый алмаслар. Шул ук вакытта: «Без аерылдык», «Сез ятим калдыгыз», — дип, иске заман сүзләре белән кәефләрен дә бозасым килми. Ата турында сүз чыккан саен, мин аларга:

— Ул Москвада укый. Укып бетергәч кайтыр. Сезгә бүләкләр китерер, — дип сөйлим.

Балаларга шулай сөйләгәч, семья тормышым белән кызыксынган чит кешеләргә дә «ирем читтә» дип ялганларга өйрәндем. Кем белә. Бәлки, гайбәттән саклану өчен генә дә мин «ирем бар» дияр идем. Чөнки авылда тол хатынга, ире булмыйча балалар асраган кешегә начар күз белән карау бетмәгән әле.

Хатын-кызга хайвани теләкләрне ничек җиңелрәк үтәү күзлегеннән карау бетеп җиткәне юк әле. Үткән ел мин үзем шушындый типларның берсенә очрадым. Бу тип — әлеге Галиуллин.


Мәсьәлә яхшырак аңлашылсын өчен, мин сине бер вакыйга (кмюн таныштырып үтәм.

Безнең авылда бер автомобиль бар. Бу автомобильгә күбесен-чо райбашкарма председателе Галиуллин утырып йөри. Бу машина турында үткән елларны төрле-төрле әкиятләр сөйләнде, җыр-оостлор әйтелде.

Көннәрнең берендә миңа районыбызның иң ерактагы Ак каен /и 1ГОИ авылына эш белән барып кайтырга кирәк иде. Ат сорап йөр-гопдо, әлеге Галиуллинны очраттым. Ул, ат сораганымны ишет-коч:

— Ат көчен юкка әрәм итмәгез, хәзер шул якка машина китә. Сиңә генә урын табылыр. Машина белән үк кайтырсыз да,—диде.

Мин риза булдым. Башта дүрт кеше барырга тиеш булсак та, китү вакыты җиткәч, машинага шофердан башка Галиуллин бе-.110Н мин генә утырдык. Шушындый үзгәрештән һәм Галиуллин-пһщ минем белән бүген «сез» дип төче телләнеп, йомшак итеп сипләшергә тырышуыннан, мин үземә тиешле нәтиҗәләрне чыгардым. Юлда үземне мөмкин хәтле иркен тотарга булдым.

Авылны чыгу белән үк, Галиуллин, минем тормышым турында сүз башлап: «Ялгызыңа күңелсез түгелме? Менә сезнең ише усал хатыннар авылда күбрәк булса, без бик тиз үсәр идек. Юк тул, аз. Аннары матур хатын-кызга авылда яшәве дә күңелсез. Матурлар бик сайлаучан булалар. Бер сорау бирсәм, ачуланмассызмы? Юк. Физиологический потребностька ничек карый-смч?» — дип, бер-бер артлы өзек-өзек җөмләләрен тезеп китте. Шул арада тозсыз анекдотларын да сөйләп алды. «Туңмыйсызмы?» дип, җилкәмә салынган плащымны төзәткән булып, кулларын хәрәкәткә китерә башлады. Аннары үзен зур каһарманга исәпләп, шәхси тормышында, өй эчендә рәхәт күрәсе килгәнен, ләкин Г>у рәхәтнең, уңмаган хатыны аркасында, юклыгын аңлатты. Лә-кпн мин, аны кирәгенчә тыңламыйча, сорауларына җавап кайтармыйча бардым. Чөнки аның мәче күзләрен елтыр-елтыр китереп, мал карагандай сөзеп каравы, мышнаулары мине чиркандырды.

Ьср ярты сәгать барганнан соң, без куе урманга кердек. Га-ииуллин шоферга акрын барырга кушты. Ул бу урманның матурны, ып, чәчәкләрен, җиләкләрен мактады. Шул урман аркылы үткәндә, кулаклар тарафыннан үтерелгән ике коммунистның батырлыкларын сөйләде, һәм бераз эндәшми баргачтын, «Кара урмам» көенә җырлап җибәрде. Галиуллинның һәрбер кыланышы, җырлаган чакта җилкәләрен селкетүе, тавышы, мәче күзләремә моңлык кертүе — бөтенесе дә миңа ошарга тырышуын күр-союләр иде. Ләкин ул шулай ясалма кыланган саен, минем иофрәтем тагын да арта барды.

Урманны чыгабыз дигәндә, ул машинаны туктатырга кушты. Мин аңа киңәшмәгә барасын, үземнең дә ашыгуымны әйттем. Ул ярым гаҗәпсенү белән:

— Табигатьне яратмыйсызмыни? Миңа калса, сезнең шикелле матур хатын белән шушындый яшел урманда, чәчәкләр арасында, саф һава уртасында бергә булу өчен мин киңәшмәне генә түгел, бөтен дөньяны оныта алам, — дип, куе агачлар арасына кереп китте.

Мин машинадан төшмәдем. Биш-ун минуттан соң Галиуллин бер букет чәчәкләр һәм тамырлары белән үк өзелгән кып-кызыл җиләкләр китерде. Ул аларны:

— Теләсәгез ничек аңлагыз, миннән истәлек, — дип, миңа сузды.

Машина кузгалып китте. Галиуллин үзенең тактикасын үзгәртте. Турыдан-туры алырга мөмкин булмагач, йомшак мөгамәлә белән минем күңелемне табарга тырышты.

Ак каен авылында озак тормадык. Мин, балалар яслесендә смотр уздырып, шуның күршесендә үк бизгәк белән авырган бер хатынны караганда, Галиуллин килеп тә җитте.

— Киттекме, доктор? — диде.

Кире кайтырга дип машинага утырганда, караңгылык төшә башлаган иде инде. Бөдрәләнә башлаган болытлар яңгыр булып яварга җыеналар. Ашыгырга кирәк иде. Яңадан урман аркылы кайтырга туры килде. Юл буе Галиуллин үзенең киңәшмәдә булуы, анда нәрсә сөйләве турында мине таныштырып барды. Аның тавышында да, сүз сайлавында да «Күрәсеңме, мин сезнең белән ничек уртаклашам, сезне якын күрергә теләүдән шулай итәм бит» дигән нәрсәне аңлап була иде. Шуңа бәйләп, үзенең семья тормышын, хатынының булдыксызлыгын да сөйләде. Очраган бер кешегә хатынын, семьясын яманлап йөргән вак кешеләрне яратмыйм мин. Шуңа күрә бу сүзләрдән соң миндә Галиуллинга карата нәфрәт тагы да артты, үсте.

Урманга кердек. Урман уртасында машинабыз кинәт туктады. Шофер Ибрай:

— Их, шайтан алгыры, машинаның моторы бозылды бит, — диде.

— Ну? — диде Галиуллин.

— Инде нишлибез? Төзәтеп буламы? — дип соравыма, шофер борчылган кыяфәт белән:

— Өстемә карап тормасагыз, тиз төзәтермен, — диде дә, моторның калфагын алып, казынырга тотынды.

Галиуллин, мине култыклап:

— Минем шофер бик тискәре кеше, әйдәгез, бераз читкәрәк китеп тынычландырыйк үзен. Ибрай карап торганны һәм үз эше-I ю тыгылганны яратмый,—дип сөйләнә-сөйләнә, мине урман эче-по, юлдан читкә алып китте. Шофер, машинаны төзәтеп бетергәч то, быргы кычкыртырга булды.

Галиуллин ярым караңгыда миңа җиләкләр җыйды, чәчәкләр китерде. Ә мин быргы көттем, машина турында уйландым. «Машина ватылмаган. Бу бары урманда туктап тору өчен корылган чойлә генә. Галиуллин нинди планнар кора икән?» Минем бу уй-нмрымны Галиуллинның, яңадан бер кочак чәчәкләр китереп, яныма утыруы өзде. Ул бер чәчәк алды да, аның яфракларын берәм-(>ером өзеп, «Ярата-яратмый, ярата-яратмый» дияргә тотынды. ('үчне мәхәббәткә борып шаяра башлады. «Урманда сулавы рә-хот», — дип, кулларын бер күтәреп, бер төшереп, тирән-тирән суларга кереште. Аннары:

— Ә сез нигә суламыйсыз? Сулагыз, сезнең тирән сулавыгызмы карыйсым, тыңлыйсым килә. Хатын-кызларның, бигрәк тә сезнең шикелле матурларның, сулавы аеруча матур була: күкрәк бер күторелә, бер төшә... ягез, — дип, минем кулларымнан эләктереп инды, һәм ничектер җаен туры китереп үбәргә омтылды.

Мин:

- Бу нәрсә тагын?! — дидем дә бар көчем белән үзен этеп җибәрдем.

Ләкин Галиуллин кылануыннан тукталмады, мин этеп җибәр-I оч, шаярам дип белде, күрәсең, шаркылдап көлде дә:

— һо, сез көчле... карап карыйк... кайсыбыз көчлерәк икән, — дин, мине кочаклап алды.

Мин лач итеп аның битенә төкердем һәм каты кычкыру белән (шофер ишетсен дип) «кабахәт», «шакшы» дип, аны этеп җибәрдем. Үзем машинага йөгердем.

- Нигә быргы кычкыртмыйсыз?

Кычкыртырга гына тора идем, үзегез килеп җиттегез, — диде шофер.

Машина кузгалып киткәч, Галиуллин бөтенләй башка, гаепле кеше тавышы белән:

— Зинһар, гафу итегез... Мин белмәдем... Мин түзмәдем, назланасым килгән иде... Каршы тормассыз дип уйлаган идем, — диде.

- Сез кабахәтнең дә кабахәте икәнсез. Бер тапкыр этеп җи-йоргәч, нигә инде икенче кат сузылырга?

- Шаярасыз дип белдем. Хатын-кызлар бервакытта да: «Мин гппеке», — димиләр. Алар һәрвакыт: «Нишләвең инде бу? Ки-рокми», — диләр, ә үзләре кочакка кысыла баралар. Ә сез башка. ()иытыйк. Бу турыда бервакытта да искә төшермәгез, — дип ял-варды.


Шуннан соң безнең сүз, әллә ничек, бәйләнмәде. Мин Галиул-линның бу кыланышына әллә артык әһәмият биргәнгә, әллә аны өйрәтергә теләгәнгә машинаны туктатырга сорап, шофер янына күчеп утырдым һәм каһкаһә белән:

— Синең начальнигың, Ибрай, хатын-кызлар янында үзен тота белми, хулиганнарча кылана. Мин синең янында утырып барам, — дидем.

Галиуллин бер сүз дә эндәшмәде.

Төрле бәет, такмаза, җырларның тууына сәбәп булган Галиуллин машинасы әнә шул инде. Такмаза-җырларда төп каһарманнар булып әлеге Камал Галиуллин, МТС кешесе Мөстәкыймов һәм хатын-кызлардан яследә бала караучы Марфүзә һәм тимер юл станциясеннән Тамара исемле бер кыз йөри. Әйтелгән такмаклар, җырланган җырлар буенча да машинаның моторы бик еш бозыла икән.

Ләкин Галиуллинның бу «батырлыклары» озакка бармады. Чуан тиз тишелде. Эш Галиуллинның партиядән чыгарылуы, урыныннан алынуы белән бетте. Галиуллин китеп, яңа җитәкчеләр сайлангач, районыбыз бик тиз алга, югарыга таба күтәрелә башлады. Ышанмассың, быел урамнарга агачлар утыртылды, тротуарлар ясала. Колхозчылар да, Галиуллин куылгач, ничектер яхшырак эшлиләр кебек тоела. Корбановны бик яраталар. Ул — Галиуллинның киресе, онытылып эшли белә, тынычлыгы белән иң авыр бәлаләрне дә җиңеп чыга.


Искәндәр!

Бу хатны мин өзеп-өзеп, ялгыз калган минутларымда язам. Яза башлавыма байтак вакыт үтте, ә ахырына, соңгы сүземә һаман җитә алмыйм әле. Хатларымда аңлашылмый торган урыннар, әйтелеп бетмәгән фикерләр булса, гафу ит. Күрәсең ич, балалар турында яза башлаган идем. Галиуллинга күчкәнмен. Кайчагында шундый озын хатлар язуыма кәефем дә китә. «Ни өчен язам?» — дип, үз-үземә сораулар бирәм. Йөрәккә тулган шул. Бушанасым килә. Ә вакыт-вакыт хатларда кузгатылган мәсьәләләрнең тирәнлегенә төшенеп, аларны «Ана хатлары» исемендә газетага да язасым килә.

Мин сиңа балаларыма «әткәй» табуым турында язарга уйлаган идем. Бу гаҗәп эш болай булды.

Кичләрнең берсендә, студентка чагымнан калган дәфтәрләрне актарганда, корзина төбеннән бер рәсем килеп чыкты. Бу рәсем — минем белән бергә укыган, миңа яшерен мәхәббәт тотып йөргән рабфак студенты Вәли Сафиуллин рәсеме иде. Рабфакта чакта мин стена газетасында секретарь булып эшли идем. Шуннан эләгеп калган рәсем, ахры. Рәсемне кулга алып карый башлау оелән күз алдыма тере Вәли килеп басты. Кара күзләрен төбәп, оечнең залдан чыгып китүебезне карап калуын хәтерләдем. Кызгандым үзен. Аңардан көлеп йөрүемә ачуландым. Ләкин рәсем караган кичне, Искәндәр, мин сине уйламаска тырыштым. Ирек-не-ирексездән гел Вәли Сафиуллин тирәсендә әйләндем. Һәм ки-П01 яңа дөнья ачкан шикелле, «Вәлинең фамилиясе дә минем фамилиям белән бер, мин дә Сафиуллина бит. Кадрия: «Әткәй кайда? Ул кемгә охшаган?» — дип сорый. «Менә синең әткәең. Менә минем ирем», — дип, Вәлине үземә хыялый ир иттем.

Ачуланма, Искәндәр! Бу кичне мин сине бөтенләйгә оныттым. 1>у кичне мин Сафиуллин рәсемен, рамага куеп, стенага элдем. Ә иртәгесен Кадрия белән Рафаэльгә:

— Карагыз, әткәегез нинди чибәр! Ул тиздән кайтыр, — дип, алармы хыялый аталары белән таныштыра башладым.

Рәсем төшерергә яратуымны син яхшы беләсең. Тора-бара Вә-||и рәсемен мин берничә данә итеп эшләдем, зурайттым, кечерөйт-I см һәм Вәли рәсемен үз рәсемем белән янәшә куеп төшердем — икоү бергә төшкәндәй чыкты.

Ьервакыт үтенеп сорагач, син минем белән рәсемгә төшәргә (>арган идең. Шунда син Кадрияне итәгеңә алып төшкән идең. Бу росем миндә әле дә саклана. Алар икәү. Шуның берсеннән синең ((ашыңны кисеп алып, Сафиуллин башын куеп төшердем.

1>у рәсемнәрнең барысы да стенага эленделәр. Аларга үзем дә, Палалар да, күршеләр дә ияләштек. Ә Рафаэль, «Әткәең кайда?» диюч, «Менә» дип, бөтен рәсемнәрдән Вәлине күрсәтеп чыга. «Әт-косңмс ничек яратасың?» дип сорагач, «Менә ничек», — ди дә Мол имең рәсемен үбәргә тотына.

Ләкин кайчагында шушындый нәрсәне уйлап чыгаруыма үземнең дә исем китә. Шаярудан башланган әйбер чынлап та зурга китә.

Иң курыкканым Сафиуллинның тере булып чыгуы яки аның ашышларына очравым иде. Ләкин нишләптер күпмиллионлы халык арасында Сафиуллин югалгандыр, онытылгандыр, дөньяның антыдай бер өлеше булган киң Советлар Союзында Вәли минем (кмюи очрашмаслык урында эшләп ята торгандыр, дип, үз-үземне юрлечә тынычландырырга тырыша идем.

Яшермим, бик еш Вәлине күрәсе килгән көннәрем була. Хәт-1и, амбулаториядәге уңышлардан соң өйгә кайтып кергәч, аның росеменә карап: «Вәли, син хәзер кайда? Галия исемле «хатының» нарлыкны үзең беләсеңме? Галия — синеке!» — дип хыялланам.

Калаларга ата табылды. Ләкин хыялый атаны чын ата итеп өзлексез рәвештә саклап баруы бик кыен булды. Кадриянең «Әткәй 1111 к хат язмый?» дип соравына каршы, үз-үземә хатлар язарга туры килде. Соңра һәр ун көн саен мин башымнан уйлап чыгарып Вәлидән дип, үземә һәм балаларга сәлам хатлары китерергә өйрәндем. Хат алгач, җавап та язарга кирәк була. Айга бер-ике тапкыр минем белән бергә үткән җөйдән бирле Кадрия дә Вәлигә, дөресе — «атасына» хат яза. Менә аның бүген салып җибәрергә дигән яңа хаты:

Әткәйгә сәлам! Рафаэль дә сиңа хат язган булып утыра. Ул яза белми. Минем кәгазьләрне генә боза. Мин аңа ачуланмыйм. Рафаэль — кечкенә, ә мин — зур. Ләкин ул усал — таяк белән башка суга. Таяк белән кыйнашырга ярамый, дип әйтәм, аңламый.

Әткәй, син кайчан кайтасың? Тизрәк кайт инде. Икәү бергә урманга йөрербез. Анда бик куп матур чәчәкләр бар. Әнкәй күп эшли, бушамый. Наташа Рафаэльне карый, ә ялгызымны җибәрмиләр. Син кайтсаң, икәү йөрер идек. Син миңа рисовалъный дәфтәрләр, цветной карандашлар, пионерский галстук һәм скакал-калар алып кайт, Рафаэльгә дә ал. Алмасаң, ул елар, минекен сорар.

Кайт инде, әткәй. Мин сиңа үзем ясаган рәсемнәремне күрсәтермен. Үбәм.

Кызың Кадрия.

Тора-бара Вәлидән «килгән» хатларга мин газеталардан укылган хәбәрләрне, кызыклы вакыйгаларны алып, аларны хатлар итеп балаларга тәрбия бирерлек рухта язарга өйрәндем. Сирәк кенә булса да, «Вәлидән — атагыздан посылка» дип, балаларга бүләкләр китерә башладым. Ләкин бу эшнең ахыры куркыта. Балалар үскәнче бу «сер» ачылмасын гына иде. Ә үскәч, мин аларга үземнең юләрлегемне әкият итеп сөйләрмен. Ул чагында кешеләр дә бит бик нык үзгәргән булырлар.

Ләкин үткән ел — әлеге суга баткан Нәфисәнең анасы — Зәйтүнә апа, газета китереп, бик каты куркытты:

— Кара әле, Галия, монда синең иреңне язганнар. Рәсемен дә төшергәннәр, — диде.

Аптыравымнан нәрсә әйтергә белмәдем. Катып калдым.

— Нигә шатланмыйсың? Аны мактаганнар бит. Мә, укы, «укытучы Сафиуллин» дигән, — диде дә миңа газетаны сузды.

— Әткәйне язганнармы? Карыйм әле, — дип, Кадрия дә, йөгереп килеп, карарга тотынды.

— Нишләп шатланмыйм! Әлбәттә, шатланам. Ләкин мин бик арыганмын. Аннары Вәли бу турыда миңа хатта да язган иде, — дип, курка-курка гына газетаны укырга тотындым.

Мәли Сафиуллин, Казан рабфагын бетергәннән соң, Москвага киткән. Университетның физматыңда укыган һәм төннәр буенча математика өстендә утырган. МГУны бетергәч, Москва урта мәк-I ипләренең берсенә математика укытучысы булып кергән. Анда иучлар да сокланырлык рәвештә математика кабинеты оештыр-1: 111. У кыту эшенә үзенең модельләрен керткән, профессорның әй-I үсмә караганда, Сафиуллин математиканы иң күңелле, иң җиңел дорес иткән. Сафиуллин мәктәбе үрнәк мәктәпкә әйләндерелгән. Хокүмәт Сафиуллинның укыту хезмәтләрен, җәмәгать эшен ис-к» алып, аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләгән. Мокаләдә әнә шулар языла.

Чәйтүнә апа чыгып китте. Ә мин, Вәлинең газетада басылган россмен карап, төрле уйларга чумдым. Илебез Вәлинең йокым-гыранын югалткан, кешеләрдән качып йөргән Вәли партиягә кер-

Туган илем, син нинди көчле! Вәлине атаклы кеше булу дәрә-күтәргәнсең. Мине дә, мине дә, илем, үзеңнең кочагыңнан чыгарма.

Күпме уйланып утырганмын — ачык хәтерләмим. Тик болай Г>ул1 ачтын, Вәлинең «хыялый ата» булуы ачылыр, миннән көләр-лор, дип курка башлавым гына исемдә. Нишләргә? Аның ата бу-иумна үзем дә, балалар да, күршеләр дә ияләшкән идек инде. Аннары Советлар илендә Вәли шикелле атаклы кешеләр байтак • .итта. Вәлине Әдрәстә кем күрсен соң? дип, үз-үземне юатып та кундым, һәм:

Кадрия, Рафаэль, тыңлагыз, әткәегез турында сөйлим, — дип, олеге мәкаләне балалар теленә күчереп аңлата башладым.

Ярый. Тыныч йокы яки хәерле иртә, Искәндәр. Вәли турында уйлап, өченче хатымны шуның белән тәмам итәм.

Искәндәр!

Хатларымда язылган вакыйгалардан соң, үз-үземә ачуым артты, «Син, Галия, иске карашлардан арчынып бетмәгәнсең, семьяны бик югары күтәрәсең, романтикага бирелеп, тормыштан чит-ко тәгәрисең. «Врач хатлары», «Амбулатория хатлары» язасы урынга, Искәндәргә язасың» дип, үземне тиргәргә тотындым.

'["ик эштә генә онытыла алам. Амбулаториянең чисталыгын, килгән авыруларның газета-журнал карап утыруларын күргәч, присмда булган кайбер тәҗрибәләрне дәфтәргә яза башлагач кына, чын-чынлап рәхәтләнәм.

Ял көннәремдә балаларымны җитәкләп, Мәфтуха апайга барам. Ул колхоз председателе булып эшли. Без аның белән кичке лампа алдында колхоз турында, илебез турында сөйләшәбез. Кеч-кенә-кечкенә китаплар укыйбыз. Революция корбаннарына багышланган истәлекләрне актарабыз. Мин Мәфтуха апайның көннән-көн үсә барганын күрәм.

Кайчагында бу сөйләшү чөенә күрше хатын-кызлар да, хатын-кызлар баш булганны карап тору өчен ирләр дә керәләр.

Шушындый чәйләрнең берсендә мин җыелган халыкка түбәндәге документны татарчага тәрҗемә итеп укып чыктым. Бу документ 1920 елны Одесса шәһәрендә аклар тарафыннан үтерелгән кыз турында. Менә ул:

Кадерле иптәшләр!

Мин үземнең кечкенә тормышымны намус белән үттем, намус белән уләм дә. Буген кич мине атачаклар. Ә сигез көннән мица 22 яшь тула. Үлуем кызганыч тугел, революция өчен бик аз эшләдем — шунысы кызганыч. Үләсе килми. Чөнки мин уземне хәзер генә, төрмәгә эләккәч кенә аңлы революционерка һәм партия эшчесе итеп сизә башладым. Эшлисе килә.

Кулга алынганда һәм судта уземне ничек тотуым турында иптәшләр сөйләрләр. Алар: «Син узеңне егетләрчә тоттың», — диләр. Әнкәй бәгыремне кысып-кысып убәм. Әнкәй, тормышымның ахыры төрмә эчендә, пуля астында бетүе өчен елама. Советлар иленең эшчән анасы булырга тырыш. Дошманнар кулында улгән кызыңның истәлегенә кер төшермә — большевиклар яклы бул.

Без, үлемгә хөкем ителүчеләр, барыбыз да узебезне яхшы хис итәбез. Буген соңгы мәртәбә газеталар укыдык. Безнекеләр Пе-рекопка киләләр. Тиздән Украина иркен сулыш алыр. Кызу эш, иркен хезмәт, рәхәт көннәр башланыр. Илебез чәчәк атар. Тик мин булмам. Менә шунысы кызганыч.

Йә хушыгыз, бәхетле булыгыз!

Д. Любарская

Йомыш белән генә кергән 60 яшьлек Миңниса әби түзмәде. Җыерчыклар белән капланган бите буенча мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә:

— Кем яза дисең әле, доктор апа? — дип сорады.

— Любарская. Нигә сорыйсың, әби?

— Яхшырак кара, доктор, минем кызым Фәтхуллина түгелме? 22 яшь дигән бит. Аннары Украинасы да бар. Минем кызым Мәрьям дә атасы янына Донбасска киткән иде. Атасы турында хәбәрем бар. Безнекеләр кая киләләр дип укыдың әле?

Перекопка.

— Әйе. Картым менә шунда Перекопны алганда үтерелгән. Ә кычым турында һичбер хәбәрем юк. Бәлки, бу хатны ул мескенем и пандыр. Теле бик йомшак. «Әнкәй бәгырем» дигән бит. Минем м.пым да йомшак күңелле иде, — дип үксеп елый башлады.

Мин мөмкин хәтле җиңел итеп аңлатырга һәм юатырга тырыштым.

Мәфтуха апай төрмәдән язылган әлеге хатны үзенә бирүемне офады һәм башка хатны укырга кушты. Икенче хатны да, укыгач, үзенә алды.

Хатлар укылып беткәч, шул уңай белән без гражданнар сугышы һәм сугышта хатын-кызларның катнашулары турында сөйләшем алдык. Сөйләшү озакка сузылды. Киткән чагында, Мәфтуха Пай:

Мин син укыган хатларны изба-читальняга бирәм, — диде.

Мәфтуха апай бик зирәк кеше. Икенче баруымда, ул мине, авыру карарга дигән булып, Миңниса әбигә алып китте. Тик юлда юргамда гына:

- Син инде бернәрсә дә белмәгән бул. Миңниса әби сине (нпс ошаткан. «Докторны миңа алып кил», — ди. Кунакка чакыра үчгңпе. Башка хатын-кызлар да булачак. Син безгә авырудан сак-липу, балаларны ничек тәрбия итү турында сөйләрсең, — диде.

1>у турыда мин үзем дә уйлап йөри идем. Хәтта бер тапкыр Мофтуха апайга: «Берәр колхозница йортында әңгәмә уздырасы иде. Шәһәрдә хәзер җыелышларны ударниклар өендә уздыралар», дин сөйләгән идем.

1>ез барып кергәндә, Миңниса әби бер хатын белән өстәл хәс-торлоп йөри иде. Өе чиста. Идәннәр сап-сары итеп юылган. Тәрә-и>и,>ргә ап-ак пәрдәләр корылган. Стенада Ленин рәсеме.

Озакламый егермеләп кеше җыелды. Сүз ара сүз чыгып, мин ('шштария-профилактика турында сөйләп алдым. Миңниса әби, иске заманны искә төшереп, ачлы-туклы яшәвен, газап-михнәт 1'ц-мдо көн күрүен сөйләде. Ирен, кызын сагынды. Аның улы — рммомның иң яхшы тракторчысы — Мәрданша гармун алып уйный башлады. Арадан берәү ул уйнаган көйгә сүз кушты. Җыр күтәрелде.

Акылга килгәннән бирле бер генә тапкыр да җырлаганым юк иде. «Ьсзнең доктор җырчы икән» дип сөйләүләреннән курыктым. Докторлыгыма караганда, җырчылыгыма тизрәк ышаныр-лпр, дип уйлаган идем. Ә монда түзмәдем — җырлап җибәрдем.

Җыр бетүгә, гармун бию көенә сиптерергә тотынды. Комсомолка Галия һәм тагын берәү ду китереп бии башладылар.

Тәрәзә алды халык белән тулды. Бер минутлык тынлыктан файдаланып, Мәфтуха апай ашлык җыю кампаниясенең җитүе һәм ничек эшләргә кирәклек турында сөйләде. Үзенең колхозындагы алдынгы кешеләрнең исемнәрен дә әйтеп үтте. Шуннан соң ул җыелган халык арасыннан әллә кемне эзләп табып алды да аңа сорау бирде. Аңардан җавап алгач, икенче кешегә күчте, аннан өченчесенә, дүртенчесенә... Аның сораулары һәм алган җаваплары бу төстә булды:

— Камәр апа, синең Фатыйма исемле бер кызың бар иде, ул хәзер кайда һәм кем булып эшли?

— Беләсең ич. Буа районында агроном ул хәзер.

— Ә син нәрсә тик торасың? Синең дә бит, Гайшә җиңги, Шәм-синур исемле кызың бар иде. Кайда соң ул?

— Ул Казанда инженер булып эшли.

— Ә синең кызың Халисә кайда?

— Халисә Москвада укый. Судья була ул.

— Ә син, Җиһанша абый, ник дәшмисең? Тәрәзә төбендә торасың. Өйгә керер идең. Синең дә бит Майшәкәр исемле кызың бар. Ул хәзер кайда?

Җиһанша абый тиз генә җавап бирмәде. Башта мыек астыннан елмайды. Аннары «Рәхмәт, кызым Мәфтуха, мине дә телгә алдың» дигән сыман тамак кырды. Шуннан соң гына:

— Минем кызга берәвегез дә тормый. Минем Майшәкәрем трактористка. Менә минем кызым кем, — дип, мактанып җавап бирде.

— Күрәсезме, иптәшләр, — диде Мәфтуха апай, — безнең авыл хатын-кызлары арасыннан кемнәр чыга! Агрономнар, инженерлар, врачлар, судьялар, тракторчылар, председательләр. Бу безнең илдә! Ләкин дөньяда башка илләр дә бар. Хатын-кызлар анда ничек яши соң? Яле, доктор, син укыган кеше — аңлатып бир әле, — дип, һич көтмәгән җирдән миңа борылды да, — миңа сөйләгән нәрсәләрне сөйлә, — диде.

Искәндәр!

Мин үземне яхшы ораторлардан санамыйм. Ләкин сөйләр әйберең булганда һәм сөйлисе килгән чагында сүз үзеннән-үзе агып тора икән. Мәфтуха апай «сөйлә» дигәч тә, мин миңа текәлгән йөздән артык күзне күрдем.

Бервакыт мин Мәфтуха апай белән утырганда, аңа йөрәк өзгеч бер документ укыган идем. Бу документ чит ил хатын-кызларының ачы фаҗигасе, күз яше турында. Менә ул:

Договор

Ошбу договор күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) һәм шул йортка эшкә керүче (исем, фамилия) арасында, (исем, фамилия)нең, матди хәле начаршшу собәпле, ата-аналарының яки башка туганнарының рөхсәте белән, фахишә ьүиум турында төзелә.

111ушы договор нигезендә күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) фәнни тиен күләмендә (исе!*, фамилия)гө ссуда бирә. Бу ссуданы (исем, фамилия) фихишәлек итеп тапкан акчаларыннан һич тоткарсыз фәлән срокта түләп бетергә тиеш.

Фахишәлекнең һәрбер прием хакы фәлән күләмдә билгеләнә.

Япония үзенең фахишәлек «промышленностен» әнә шушындый договорлар белән үстерә. Мондый договорлар бер Аумари районында гына җиде мең крестьян кызы белән төзелгән. Буржуа матбугатында чыккан материалларга караганда, хәзер Япониядә регистрация аркылы узган илле мең өч йөз илле өч фахишә бар.

1 срмания фашистлары хатын-кызны моңарчы күрелмәгән хурлыкка калдырды. Анда хатын-кызларны университетлардан, институтлардан куалап чыгардылар да:

Синең эшең хатын булырга, синең эшең ирләрне назларга, сип милләтнең сөяркәсе, син эшләмә, укыма, синең урының кухня, чиркәү, кровать, — диделәр.

Искәндәр!

Миндә газета-журналлардан һәм үзем күргән вакыйгалардан җыелып барылган искиткеч документлар бар. Документ-нар нанкасы үзенең бөтен гомерен эшчеләр сыйныфына, кешелек дөньясының иң якты киләчәгенә багышлаган Ленин г>г 11 < • 11 бер сафта эшләгән Надежда Крупская, Клара Цеткин һәм Ппшка кешеләрнең исемнәре белән башлана. Минем папкамда юрле милләт хатын-кызлары бар. Менә Софья Ковалевская — ми тематика фәлсәфәсе буенча профессор, әнә гистология про-||мч I оры. Ә менә үзбәк кызы, күкрәгендә мактау ордены ялтырым Оно парашютта дөнья рекорды ясаган орденлы Фёдоро-ии, Менә салкын Котыпны өйрәнүгә күп көч куйган һәм орден гн-11,ц| бүләкләнгән гыйльми эшче Русинова. Әнә инженер. Мени очучы. Язучы.

()ч йөз битлек папка-журналым шушындый документлар бе-|.н1 тулган. Бу минем йомшак ягым. Кайберәүләр ташлар, күбө-и.нчмр җыя, икенче берәүләр маркалар коллекциясе төзи. Ә мин ||.| I ыр совет хатын-кызлары турында документлар җыям.

Мицниса әби өендә мин менә шуларны сөйләдем. Бик гади и I см I сойләргә тырыштым. Аңладылар ахрысы, чөнки япон кресть-нн км (ларын кызганып елаучылар булды. Чөнки парашютта дөнья рекорды куйган Фёдоровалар турында сөйләгәндә, тыңлаучылар к»р<по аша күккә карап тордылар. Колхоз председателе Мәфтуха апай [урында сөйләгәндә, «Безнең арада нинди шәп кешеләр бар» дигоп сыман, берничә тапкыр кул чаптылар.


Искәндәр!

Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында бу хат нәкъ 20 көн өзелеп торды. Шунлыктан Мәфтуха апай турында да язалмый калдым. Мин сиңа байтак нәрсә турында язарга уйлаган идем. Ләкин көтмәгән бер вакыйга килеп чыгып, хатымны чуалтты. Шуның аркасында башта язылган өч хатымны да җибәрми калдым.

Беркөн амбулаториядә авыруларны карап бетереп китәргә җыенганда гына, ял йорты докторы кереп:

— Ирең безгә ял итәргә килде. Синең турыда сөйләгәч, бик шатланды. Бүген яныңа килә, — диде.

Кулымда градусник иде — төшеп ватылды. Бер-ике минутка телсез калдым. Нинди ирем? Кем? Искәндәрме? Вәлиме? Нәрсә уйларга да, кемне күрергә дә белмәдем. Ял йорты докторы гаҗәп культуралы кеше. Ул канлы ярага тоз салырга яратмый — минем нинди хәлдә калуымны аңлады, күрәсең:

— Шатлыгыңнан шаккаттың бит, Галия. Ярый, мин киттем. Иреңне каршы алырга комачауламыйм. Аннары ашыгыч эшләрем дә бар. Икәүләп безнең янга мороженое ашарга барыгыз, — дип чыгып китте.

Ял йорты докторы чыгып киткәч, ярты сәгать чамасы кабинетымда бикләнеп утырдым. «Искәндәр булмас, аның белән бөтен нәрсә өзелгән, беткән. Ул булса — күрешермен, сөйләшермен дә бетәр. Вәли булса нишләрмен? Романтикага бирелеп тудырылган хыялый ирем юкка чыккач, халыкка, балаларга нәрсә әйтермен?» — дип уйландым. Авыр уйлардан башым авырта башлады. Өйгә кайтырга җыенып, амбулатория ишеген ачтым. Ишек төбендә Вәли Сафиуллин иде.

— Мөмкинме? — диде.

— Рәхим итегез...

Без кабинетка кердек. Ул бик нык үзгәргән. Йокымсыравы беткән. Олылык төсе кергән. Тик аның күзләрендә генә элекке Сафиуллин билгеләре калган. Йөзендә — шатлык.

— Әдрәстә очрашырбыз дип кем уйлаган?!

— Әйе.

— Йә, ничек торасыз? Сез мине оныткансыздыр да инде. Хәер, белмим. Ә мин рабфакны, рабфак белән бергә сезне дә бик еш искә төшерәм, — дип сөйләп китеп, мине уңайсызлыктан чыгарырга тырышты.

Бер ярты сәгать сөйләшкәннән соң: ;

— Буш булсагыз, мине чәй белән сыйлар идегез. Ял йортында чәйне көнгә бер генә тапкыр бирәләр, ә мин яратып чәй эчәргә ойропгән кеше. Семьягыз белән дә таныштырырсыз, — диде дә урымыннан кузгалды.

Кашта мин аны өемә чакырырга да, чакырмаска да белмәдем, чон ки балаларым әткәй дип Вәлинең муенына асылынулары мөмкин. Рәсемнәрне күреп, мине дә, үзен дә уңайсыз хәлдә калдырыр. Мин шулай уйладым. Ләкин шулхәтле озак күрешми торганнан соң, «вакытым юк» дип, Вәлине дә кайтарып җибәрергә сломодем. Тик амбулаториядән чыккач кына, башыма килгән фикерне ойтә алдым:

Әнә теге ак йортны күрәсезме? Мин шунда торам инде. Ирисмнан соң өс-башны алмаштырасы бар. Ун-унбиш минуттан гоң тунда килергә булсагыз, миң сезне вареньелап чәй белән сыйпармын, — дидем.

Ул риза булды.

Мим, өйгә кайтып, балаларны урманга җиләккә җибәрдем. Са-монмр куеп, өстемне алмаштырдым, һәм түземсезлек белән Вәли-и<- кою башладым. Стеналарга эленеп куелган рәсемнәрне куз-I и гмпска булдым. Сер ачылгачтын ахырына кадәр ачылсын, дидем.

('амовар өстәлгә менү белән, Вәли килеп керде.

Сезнең квартирагыз шәһәр квартираларыннан бер дә ким тугел, дип, керүенә бүлмәләремне мактый-мактый, күзен сте-мпнпрга, рәсемнәргә төшерде.

Рәсемнәрдә үзен күрүгә гаҗәпсенде. Ләкин эндәшмәде. Тик чой алдында гына, бер-беребезгә ияләшә төшкәч кенә, түбәндә-гсчо сойләшүләр китте:

Карагыз әле, Галия, — диде ул. — Мин ял йортына килеп юшконнсң икенче көнендә үк миңа: «Сезнең хатыныгыз биредә |ц и* юр булып эшли», — диделәр. Юлда йөргәндә, ял йортларында итканда, кеше белән нинди кызык нәрсәләр булмый! Тиз таны-ишсыц. Шунда моңарчы берәүгә дә сөйләмәгән серләреңне сөйлисең. Моннан соң мәңге очрамаслык кешеләр белән дусланасың. Ьу юлы да: «Мине берәр кеше белән бутыйлар, күрәсең, әйдә кы-1ык булсын», — дип уйладым да, «хатының монда» дип әйтүче-лорю: «Әйе шул, минем хатыным монда эшли», — дия башладым. Ләкин ял йорты докторы да шул ук сүзне әйткәч, «сезнең хининыгыз Галия Сафиуллина» дигәнне дә ишеткәч, борчылырга югындым һәм сезне күрәсем килде: «Фамилияләр бер булганга тулай әйтә торганнардыр», — дип уйласам да, «юк» дип җавап бирергә телем бармады. Чөнки рабфакта чакта мин хыял итеп йөрми 11 ал иямнең хәзер кешеләр тарафыннан «синең хатының Галия» дим йөртелүе минем өчен рәхәт иде. Инде үзегезне күрдем. Менә момда, сезнең өегездә утырам. Стенада үземнең рәсемнәремне күрәм. Ләкин бит мин сезнең белән бервакытта да рәсемгә төшкәнем юк. Миңа охшаган кеше кем ул? Ялгышмасам, сез артист Искәндәргә чыккан идегез. Аерылдыгызмы әллә? Искәндәрдән соң әнә шушы рәсемдәге кешегә чыктыгызмы? Нинди кәмит бу? Зинһар, аңлата күрегез.

— Искәндәр белән мин күптән аерылдым. Шуннан соң берәүгә дә чыкмадым, дияр идем, хата булыр. Чөнки рәсемдәге кеше «ирем» булып хисаплана. Балаларым аңа «әткәй» диләр.

— Кем соң ул?

— Ул — сез. Мин ул рәсемне рабфактан калган дәфтәрләрем арасыннан таптым.

— Димәк, сезне минем хатыным дип йөрүләре дөрес?

— Әйе, дөрес.

— Ләкин мин бернәрсә дә аңлый алмыйм. Бу эшкә сәбәп нәрсә?

— Әгәр дә бу эш сезне борчыса, мин хәзер үк рәсемнәрне алып яшерә алам һәм, телисез икән, ял йортына барып, «Бу Сафиуллин минем ирем түгел» дия алам. Ләкин сез монда күп булса тагын бер ай торырсыз. Авырсынмасагыз, мин сездән бу «кәмит»нең, «фаҗигале кәмит»нең, дәвам итүен сорар идем.

— Ягъни?

— Ягъни семьягыз турында сүз чыкканда...

— Мин өйләнмәгән, минем семьям юк...

— Минем турыда сүз чыкканда, дим мин...

— Әйе...

— Галия — минем хатыным, иптәшем, дип әйтегез.

— Ни өчен? Нигә? һич аңламыйм.

— Вәли, сез миңа бик авыр сораулар бирәсез. Курыкмагыз, мин сезгә ике баламны тагарга, сезгә кияүгә чыгарга уйламыйм. Бу бары сезне һәм үземне кешеләр алдында да кыен хәлдән чыгару өчен генә. Юкса йә сез, йә мин, икебезнең берсе хәзер үк моннан китәргә тиеш.

— Беребез дә китми. Мин риза. Тик үзем белмичә мин ничек итеп сезнең ирегез булганмын? Шуны беләсе килә.

— Анысын хәзергә сорамагыз. Мин аны сезгә... Димәк, риза?

— Риза.

— Рәхмәт, — дидем дә, кулымны суздым һәм аны балаларның яшьләре, исемнәре белән таныштырдым. Үз өенә килгән кебек миңа кереп йөрүен сорадым. Балалар белән әткәйләре шикелле сөйләшүен үтендем.

Шуннан соң ул көн саен безгә килеп йөри башлады. Балалар аңа бик тиз ияләштеләр. «Әткәй», «Әткәем», дип, артыннан калмыйча йөриләр. Бергә урманга, чиягә йөрдек. Шул вакытларны райздрав:


- Ирең дә кайткан, ашлык җыю вакыты да җитә. Син бер 15 кошч) отпускыга чыгар идең. Аннары кызу эш булыр, — дип, үзе-мп отпуск бирде.

Сез көн саен очраша торган булдык. Бергә төрле китаплар укылды. Студент чаклар искә төшерелде. Ләкин Вәли һичбер вакыт Галиуллин шикелле начар кыланмады. Мин үземнән курык-гым. Чөнки Вәлине чын-чынлап ярата башлаганымны сиздем. Лиың белән ничек саубуллашырмын, бергә кушылмас борын — ничек аерылырмын дип, йөрәгем сызлады.

Менә хәзер дә, шушы хатны язып утырганда да борчылам. Вәли ком саен миннән үземне аның хатыны дип халыкка белдерүемнең собәбен сорый. Мин «иртәгә», «иртәгә» дип сузып килдем. Соңгы соравына «китәр көнеңдә әйтермен» дидем. Иртәгә ул кич. Ничек аңлатырга! Кайчагында миңа ул мине элеккечә үк ярата теле тоела. Хәтта шаярып утырганда:

Галия, чынлап та, мин синең чын ирең — иптәшең булсам, ягыш без бергә кушылсак, ни әйтер идең? — дип, сораулар да бирә.

Локин мин мондый сораулар бирелгәндә, йә эндәшми калам, (ы шаярып әйтелгән сүзгә борам. Чөнки мин аның мәхәббәтенә җинап бирә алмам төсле. Ике балалы булуым, рабфакта аңардан I и 1сп йөрүем — синең белән торуым аның исенә төшәр, ул борчылыр, борчылса да әйтмәс. Әйтми калуы аңа газап булыр. Ә мин газап күрүен теләмим.

Иртәгә Вәлинең китү көне. Мин бүген эшкә чыктым. Башым һич ипләми. Гел аның турында уйланам. Аның белән аерылу — каушан киткән минутларыма караганда да авыррак буласын бе-ном. Бу хатны шунда өзеп: «Вәли, мин сине яратам бит, ләкин без синең белән хыялда гына ир һәм хатын булып калырбыз», — дип, 1 1 им аңа борасы килә.

Ьероү ишек шакый.

Иоли: «Иртәгә соңгы кич, озак утырырга килермен», — дигән

Ярыймы? — ди. Ул!

Искәндәр!

Күрше бүлмәдә Вәли утыра. Яза алмыйм, кулларым калтырый.

Мали:

Иртәгә китәм, Галия. Ләкин китәсе килми. Ияләштем. Шу-ни'| да китәм. «Хыялый ирең» булуымның сәбәбен беләсем килә. Пи ы да ярты айга калырга мөмкин иде. Калсам, бөтенләй китә «.имим, дип куркам. Серне ачыгыз, — ди.

Мин «хәзер» дип икенче бүлмәгә керәм һәм шушы сүзләрне и шм. Ьолай гына сөйләп, мин аңа барыбер аңлата алмам. Чөнки үземне бик начар хис итәм. Шуңа күрә дә сиңа язылган хатларны Вәлигә бирергә булдым. Укысын да теләсә ничек аңласын. Хәзер янына чыгам да:

— Мә, дустым, шуларны укып чык. Бу — минем тормышым. Шуннан барысын да аңларсың, — дим.

Хуш, Искәндәр. Сау бул! Хуш, Вәли! Синең белән саубуллашуы миңа бик авыр булыр.

Галия