Эчтәлеккә күчү

Сөһәйл вә Гөлдерсен

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Сәйф Сараи

Тулы исеме Сәйф Сараи
Һөнәре язучы


Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,

Ике гашыйк турында, булган эш бер.

Дәвернең сөйлим аглап бер җәфасын,

Бер ирнең кыйссасын, газап-хафасын.

Тимерләнг Үргәнечкә яу китергәч,

Колак тонды, ә күзләр булды күрмәс.

Сугыштан купты бар галәмдә туфан,

Агызды, су кебек, җир өстенә кан.

Игенче өйләрен яндырды утта,

Бодай тапталды, туфрак булды ботка.

Үлеп калды сугышта Туктамыш хан,

Туганнан аерылып калды туышкан.

Сөһәйл – гаскәр башы әсир ителде,

Бу хәл һәркемгә зур кайгы китерде.

Сугышчылар кылалмый калды чара,

Бу кайгы булды бар күңелгә яра.

Йосыфтан да егет матур чырайлы,

Йөзендә балкыйдыр алманың алы.

Гаҗәп сыйфатлары бар, сүзе татлы,

Гашыйк итәр Шириндәй пәри-затны.

Ләкин язмыш ташы төшеп башына,

Башын салган егет гаме кашына.

Залимнәрдән рәхим-шәфкатьме тапсын,

Моңын кемгә сөйләп, эчен бушатсын!

Моны күргәннәр аһ итә, елаша,

Очар кошлар аның хәлен сораша.

Гөлестан җырчысы-былбыл тыналмый,

Өзеп моңлы итеп сайрый да сайрый.

Башын игән тулып алтын башаклар,

Башакларны җыярга җитте чаклар.

Игәр илгә дип ашлык гел игенче,

Аның бар иккәне-бәхет һәм энҗе!

Агачларда үсәр татлы җимешләр...

Бу җирне бик дөрес оҗмах димешләр.

Сөһәйл юлдан бара, йөзе ваемлы,

Кара көйгән җаны, күзләре дымлы.

Аның күңеле боек, йөзендә яшьләр,

Күренми күзенә гөлләр, агачлар...

Сөһәйлнең чокырда ятуы

[үзгәртү]

Аяк-кулы аның чылбыр-богауда,

Кадакланган баганасы да янда.

Төшерделәр тирән зинданга аны,-

Колакка кермәде һич аһ вә зары:

Кояш дөнья йөзеннән җиргә батты,

Өзелгән гөл кара туфракка ятты.

Күренмидер чокырда яктылык-нур,

Үлек черер урын бу, җанлыга – гүр.

Ләкин чын ир-егет һич монда үлмәс,

Батыр җаннарга бер дә курку килмәс.

Бу дөнья әйләнеп, вакыт килер бер,

Гаделлек орлыгы чәчәк бирер бер!

Сөһәйлнең төш күрүе

[үзгәртү]

Сөһәйл зинданда. Бик кыйналды җаны,

Хәле китеп, йокысы килде аның.

Йокыда күрдеге дәһшәтле төштән

Югалтты ул исен, еш язды һуштан.

Бусында бер пәри кызы күренде:

Җыя-җыя чәчәкләр багда йөрде.

Сөһәйл әйтте: "Нигә гөлләр җыясың?

Үзең – гөл, кайсы гөл тиңдәш сиңа соң!

Затың кем, әйт, пәриме йә адәм-зат?

Атыңны әйт миңа, мәңге итим яд.

Кылам Аллага мин мең-мең шөкерләр,

Миңа биргән өчен кояш кебек яр".

Җавап көтте, гыйшыктан мае булып (исереп.-X. М.) ул,

Ә тәкъдир чыкты тиз бирмәс булып кул.

Гүзәл кыз чапты да күздән югалды,

Сөһәйл җанын кабызды – утка салды.

Сөһәйл чапты төшеп сылу эзенә,

Җитәм дип ай кебек пәри кызына.

Җиталмый ай чырайлы мисле хурга (хур кызы кебеккә.-X. М.),

Йөгергәндә барып төште чокырга.

Уянып белде шунда төш икәнен,

Сагыш уты йөрәгенә тигәнен.

Шаһ кызы Гөлдерсеннең аны күрүе

һәм гашыйк булуы турында

Чирәмдә шаһ, гүзәл чатыр эчендә,

Җиңүдән шат, масайган үз көченә.

Бар иде шаһ кызы Гөлдерсен атлы,

Тел әйләнмәс: гаҗәп сылу сыйфатлы.

Табылмас гөл бу Гөлдерсеннән артык,

Йөрәгендә гыйшык диңгездән артык.

Сәер итеп (күңел ачып. – X. М.) утырганда багында,

Ничә яраннары берлән янында.

Китерделәр чокырга дип батырны,

Күреп, кыз әмерен әйтте: бар да тынды.

Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,

Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.

Сөһәйлне-былбыл, үзен гөл санады,

Сөйде, тагын күрергә булды аны.

Ләкин читлектә бит былбыл, ни чара!

Чәчәк тә ихтыярсыз шул, бичара.

Сөяр былбыл гөлен, гөл былбылын гел,

Күзен яшьле итәрме һич аның гөл?! –

Килә кыз күңеленә кинәт бу сүзләр,

Үтә көннәр-моңа чара ул эзләр...

һәм эзләп шундый яхшы чара тапты:

Савытка салды икмәк, дару якты;

Аны сакчыга ул бирергә булды,

Сөһәйл ярын шулай күрергә булды.

Гөлдерсеннең чокырга төшеп, Сөһәйл белән сөйләшүе

[үзгәртү]

Кичен сакчы янына кыз йөгерде,

Теләген әйтте аңа, нанны бирде.

Йокыга чумды ашап сакчы ашын,

Карады кыз чокырдагы кояшын.

Ни күрсен күзләре: туфракта шул чак

Ята аунап Сөһәйл, ал гөлгә охшап.

Елап бу хәленә аның гүзәл кыз,

Янына килде, куйды йөзенә йөз.

Сөһәйл башын күтәрде – күрде аны,

Әсирдән патшага әверелде җаны!

Өнендә төштәген күргәнгә ул шат,

Сынык күңеле сатыштан булды азат.

Алар куешты шунда йөзгә йөзне,

Алалмыйча юнәлтеп күзгә күзне.

Вә Гөлдерсен диде: "Сиңа фидамын!"

Сөһәйл аңа: "Ә мин – синең гидаең.

Әгәр син булмасаң – галәм караңгы

Үлем дә куркыталмас безне мәңге.

Җаным мең булса да – сиңа, сөйгән яр!"

Шушы дуслыктан артык җирдә ни бар?!

Сөһәйл белән Гөлдерсеннең чокырдан чыгып качулары

[үзгәртү]

– Бу кич сиңа да миңа килде бер киз, –

Диде Сөһәйлгә Гөлдерсен, торып тиз,-

Чокырдан без чыгып ерак качаек,

Бу җирдә агламый, күңел ачаек.

Сөһәйл киде торып кызлар киемен,

Чокырдан карады-юк иде беркем.

Алар икәү аяк атлады юлга,

Тирәне алтын ай күмгәндә нурга.

Икәүләп китте гашыйклар еракка,

Эләкми юлдагы корган тозакка.

Юлыкты сахрага ике адашкан, –

Җәһәннәмдәй иде сахра кояштан.

Юк анда су һәм икмәк алларында,

Мәгәр булса да акча яннарында.

Очып килмәс иде кошлар бу җиргә,

Табылмас бер йотым аһ орган иргә.

Сусап егылды ач Гөлдерсен анда,

Бу чүлдә кем бирер ярдәм аларга?!

Сөһәйл азык, сусын эзләп юл алды:

Яры җан биргәнен күрми дә калды...

Сөһәйл шул буш далада калды ялгыз,

Бу хәлне күрде тик ай һәм дә йолдыз.

– Миңа кирәк,-диде,-яр берлә үлмәк,

Газаплар берлә калмак кемгә кирәк?!-

Шулай дип орды ул хәнҗәр үзенә:

Күренми калды киң галәм күзенә...

Сөһәйл аһ итте,-купты ком бураны,

Каралтып күк йөзен япты тузаны.

Алар өстен күмеп комнар өелде...

Бу хәлне бары тик бер сахра күрде.

Сөһәйл ирләрчә үлде, куркусыз-шәп!

Ни хәл итәр иден гәр калса йомшап?

Булыр микән сөю моннан да көчле,-

Ике корбан хәяттан бергә күчте...

Хатын – дустыр, газиз ир, син сөеп дәш,

Авыр чакларда бергә ул, чын иптәш.

Дусы бул син аның, күңел биреп сөй,

Акыл-киңәшләрен-җәүһәрләрен җый.

Килеп күңелгә Мәҗнүн, Ләйлә яды,

Бу сүзләрем кәгазь өстенә яуды.

Булыр бу сүзләрем тарихка ядкарь,

Аларның ялганы юк, бар да хаклар.

Минем язмамны укыр барлык илләр,

Сөһәйл вакыйгасен шуннан белерләр.

Бу Сәйфи Сарайны, тәңре, кызган,

Фани дөньяңны коткар син золымнан.

Җиде йөз туксан алты (1394 ел-X. М.) нәүрүз ае,

Төгәлләде моны Сәйфи Сараи.

Сагышлар диңгезенә кермә, Сәйфи,

Беренчелекне бер дә бирмә, Сәйфи.

Моны җитмеш беренчедә алыстан

Якын телгә күчерде Н. Арслан.

Әман, тәкъсир! Каты күңелле булма

Маһирлекне үзенчә дәгъва кылма.

Кабул ит, мин-фәкыйрь алдында зари,

Ерактагы бабам Сәйфи Сараи.

Күзләрең (газәл)

[үзгәртү]

Корыб кашы йәсен кара күзләрең,

Атар керпек укын мәңа күзләрең.

Бер ук берлә Рөстәмне атдан йыкар,

Ничә атса, кылмас хата күзләрең.

Каракчы бәла кылса төз йазида,

Кылыр даим илдә бәла күзләрең.

Алыр сабыр җандан, күңелдән карар,

Кемә бакса бер киз кыйа күзләрең.

Күңелләрне баглаб кара зөлфенә,

Усанмасмы, җанлар ала күзләрең.

Ни йулдан бу Сәйф-е Сарайиның уш,

Түкеб канын эчәр кана күзләрең.

Әгәр "һай!" димәсәң, җәһанны хараб

Кылыр гамзә белән йәнә күзләрең.