Сәяхәтче кыз

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Сәяхәтче кыз

(татар халык әкияте)


Безнең якларда ашлыкларны, урып-җыйгач, зур-зур кибәннәр итеп ындырга өяләр. Бер елны безнең кибәндәге башакларны чукырга ниндидер кошлар ияләште. Һәркайсы зур-зур күркә хәтле булыр. Һич биздерә алмыйбыз үзләрен.


Әти уйлады-уйлады да, бер чиләк бал кайнатып, кибән башына куйды.


Иртән дус кызларым белән кибән янына барсак, кошлар, канатларын салындырып, җирдә ята. Без аларның тәпиләрен бәйләп куйдык. Ышанычлырак булсын өчен, бауның бер башын мин билемә урадым. Берзаман кошлар, айнып китеп, елгага су эчәргә юнәлделәр. Мине дә өстерәп киттеләр - кечкенә идем бит әле ул чакта.


Туйганчы су эчтеләр дә, мине алып, һавага күтәрелделәр. Байтак кына очкач, бау өзелеп китте. Мин ниндидер саз уртасына килеп төштем. Батуын батмадым, тик чыга да алмыйм бит. Сизәм: камышларны чыштырдатып, минем якка кемдер килә. Аю булып чыкты бу. Әтинең: «Аю күрсәң, селкенмичә ят, ул сиңа тимәс», дигәне бар иде. Ятам, тын да алмыйм. Аю мине иснәп-иснәп карады, аяк-кулларымны ялады да, яныма ятып, йоклап китте. Шунда мин сыңар күземне генә ачып карадым да, «шалт!» - моны койрыгыннан эләктереп алдым. Аюым сикереп торып чабып китмәсенме! Койрыгына ябышкан килеш мин дә саздан суырылып чыктым.


Күзенә ак-кара күренми, чаба торгач, Аю маңгае белән бер каенга килеп бәрелде. Ул бер якка, мин икенче якка чәчрәп киттем. Карасам - кулымда Аю койрыгы. Шуннан койрыкны тотып өйгә кайттым инде.


Аюлар әнә шул заманнан бирле койрыксыз йөри дә инде.