Сяпай нияте (шигырь)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Валит Ильясов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Тулы исеме Ильясов Валит Искәндәр улы
Һөнәре язучы, шагыйрь

Сяпай күрше боел сугым суйгач,

Өйләнергә ахры ниятли.

Дәргач базарыннан алган кастюмнарын,

Фасонына китереп эрәтли.


Кәнтәй апа күрше Сяпаема,

Кәлюк, Мәрзыясын димләгән.

Кәлюк бабай, Сяпай сорасада,

Мәрзыясын аңа бирмәгән.


Бирәм дигән, әгәр машинамны,

Машинамны минем ясасаң.

Тәмәкеңне, безгә харамбулган,

Аракыңны балам ташласаң.


Мин ишмәдем, сүз биргәнди Сяпай,

Кәлюкларга артык бармаска.

Мәрзыясын үзе китерсәдә,

Хатын итеп үзенә алмаска.